Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Казан дизайнеры татар омонимнарына багышланган проектын туристларга тәкъдим итә

Булат Дәүләтов проектында «алма — алма», «кара — кара», «кер — кер» кебек омоним сүзләр бар.

Казан дизайнеры Булат Дәүләтов татар телендәге омонимнардан плакатлар ясаган. Аларны ул татар телен таныту максатыннан туристларга тәкъдим итәргә тели.

«Проектны туристлар һәм яшьләр арасында мемнар, плакатлар белән популярлаштырып була. Халык шушы сүзләрне күреп, тел белән кызыксына башлады. Плакатларны татар теле дәресендә омонимнарны өйрәнгәндә дә кулланып була. Шунысы бар — плакатлар юмор стилендә эшләнгән», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Булат сүзләренчә, проектка биш ел булган һәм ул әле дә Интернетта популяр. «Университетта укыганда лифтта барганда бер кыз „ябык“ дигән сүз әйтте. Шулчак, бу кыз ишекнең ябык булуын яки үзенең ябыгуы турында әйтте микән дип уйлап куйдым. Алга таба бу тема белән кызыксындым. Татар телендә исем һәм фигыль сүзләренең — омонимнарның күплеген ачыкладым», — диде дизайнер

Булат плакатларга рәсемнәрне үзе уйлап чыгаруын әйтте. «Дустым Ильяс белән рәсемнәр ясый башладык. Әзер булган рәсемнәрне социаль челтәрләрдә урнаштырдым һәм ул тиз вакыт эчендә күпләп таралды. Очраклы рәвештә башланган проектның татар телен танытуның бер ысулы икәнен аннары гына аңлап алдым», — дип сөйләде ул.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев