Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Кадрия Идрисова татар телен белмәгән татарларга: Җанисәптә «татарча беләм» дип языгыз

«Яшьләр татарларның дәүләтчелек белән эш иткәнен белә, үз милләте белән горурлана ала икән, алар үзеннән-үзе татар булып языла», — диде ул.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова татарча белмәүче татарларны җанисәптә «татар телен беләм» дип язарга чакырды.

«Җанисәптә татарча беләсеңме, дигән графа бар. „Беләм“ дип языгыз. Беләм дип язуыгыз да татар телен өйрәнергә этәрәчәк. Милләтебезне саклыйк, горур, мәгърур, ышанычлы халык булып яшәргә чакырам», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына.

Аның фикеренчә, һәр яшь кешегә тарихны, үткәнне белергә кирәк. «Нинди горур, көчле ихтыярлы, дәүләтле татар халкыбыз булган. Яшьләр татарларның дәүләтчелек белән эш иткәнен белә икән, үз милләте белән горурлана ала икән, алар үзеннән-үзе татар булып языла, „мин — татар“ дип горурланып йөри ала», — диде ул.

«Әгәр балалар, яшьләр тарихны белми, аны өйрәнми икән, бездә горурлык хисләре булмый», — дип өстәде Кадрия Идрисова. 

 

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев