Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Истанбулда «Россия көне»ндә Татарстан бәйрәмнәре сурәтләнгән картиналар күрсәтелде

«Россия көне» бәйрәм чарасына татар-төрек рәссамы Айгөл Окутан «Күп милләтле Россия» дип исемләнгән күргәзмә әзерләде.

Россия Федерациясенең Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Генераль консуллыгы оештырган «Россия көне» бәйрәм чарасындагы рәсем күргәзмәсендә татар-төрек рәссамы Айгөл Окутанның Татарстан бәйрәмнәрен сурәтләгән «Сабан туе» һәм «Каравон» картиналары тәкъдим ителде.

«Conrad İstanbul Bosphorus» кунакханәсендә оештырылган «Россия көне» бәйрәм чарасына милләттәшебез Айгөл Окутан «Күп милләтле Россия» дип исемләнгән сәнгать күргәзмәсе әзерләде. Анда чыгышлары белән Россиядән булган, хәзер Төркиядә яшәүче 8 рәссамның хезмәтләре урын алды.

Алар арасында Башкортстанда туып үскән милләттәшебез Илдар Әхмәтвәлив тә бар. Аның Санкт-Петербургка багышланган «Ак төннәр» һәм «Җәйге бакча» дип исемләнгән ике иҗат эше тәкъдим ителде. Күргәзмәдә барлыгы 18 картина һәм дүрт сынлы сәнгать әсәренә урын бирелгән.

Айгөл Окутанның Татарстан бәйрәмнәренә багышланган картиналары әбру сәнгате нигезендә эшләнгән. Алар рәссамның яңа гына төгәлләнгән соңгы әсәрләре.

«Бу күргәзмәдә без Россиянең күп милләтле ил булуын ассызыкларга тырыштык. Рәссамнарның туган төбәкләренең үзенчәлеген яки милли йолалары, гореф-гадәтләре, көнкүрешләрен чагылдырган әсәрләренә өстенлек бирдек. Әйтик, Адыгея рәссамы - үз халкының мәшһур бер легендасын, Ханты-Мансийск рәссамы - үз төбәгенең табигатен, Удмуртия рәссамы удмурт йортын киндергә төшергән. Бер рәссам исә рус халык әкиятеннән илһамланган», - диде әлеге күргәзмәнең кураторы Айгөл Окутан.

Россия көне уңаеннан Россиянең Истанбулдагы Генераль консуллыгы оештырган тантанада дипломатик корылыш вәкилләре, җирле хакимият җитәкчеләре, эшкуарлар, иҗтимагый һәм фәнни оешма вәкилләре, галимнәр, журналистлар катнашты.

Россия Федерациясенең Истанбулдагы Генераль консулы Андрей Буравов кунакларны «Россия көне» белән котлады. Хәзерге авыр шартларда Россия үзенең бәйсезлек һәм иминлеген саклау хокукын якларга мәҗбүр булуын, руслар һәм рус телендә сөйләшүчеләрнең милли үзенчәлекләрен саклау, үз телләрендә иркен сөйләшү, милли каһарманнарын хөрмәт итү хокукларының да сакланырга тиешлеген әйтте. Тантана җыр-биюләр белән үрелеп барды.

 

Рушания Алтай

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев