Мәдәни җомга

ҖИР ЧИТЕНДӘ ДӘ ТАТАР ЯШИ

Узган гасырның 50 нче елларында Кукмара районының Арпаяз авылында яшәүче Кафия апага Кытайдан хат килгән. Хатны, гадәттә, хат ташучы тапшыра, ә бу юлы аны хәрби киемдәге бер офицер китерә. Кафия апа ул хатны алмый: "Безнең Кытайда бернинди туганнарыбыз да юк", - ди. Бу турыда күптән түгел Казанга килеп киткән бертөркем...

Узган гасырның 50 нче елларында Кукмара районының Арпаяз авылында яшәүче Кафия апага Кытайдан хат килгән. Хатны, гадәттә, хат ташучы тапшыра, ә бу юлы аны хәрби киемдәге бер офицер китерә. Кафия апа ул хатны алмый: "Безнең Кытайда бернинди туганнарыбыз да юк", - ди. Бу турыда күптән түгел Казанга килеп киткән бертөркем Кытай һәм Австралия кунаклары белән очрашу вакытында безгә филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин сөйләде.

Хәзерге буынга СССРда хөкем сөргән «тимер пәрдә» заманнарын күз алдына китерү дә кыендыр. Бүген безгә читтә яшәүче татарлар, туганнарыбыз, кардәшләребез белән аралашу, кунакка йөрешү өчен тулы мөмкинлекләр бар. Күптән түгел Русиянең мактаулы энергетигы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты Фәнир Галимов һәм Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов та Кытайда һәм Австралиядә кунак булып кайта. Кунак ашы - кара каршы, дигәндәй, алар бертөркем Кытай һәм Австралия татарларын тарихи ватаннарына кунакка чакыра, Башкортстанда һәм Татарстанда истәлекле урыннарны күрсәтә, әби-бабалары туган авылларга алып бара, туганнары белән очраштыра.

Кытайның Өремче шәһәрендә яшәүче Малик Газизуллин Татарстан хөкүмәтенә бик рәхмәтле. Аңа балаларын Казандагы югары уку йортларында укыту насыйп була. Малик абый үзе ветеринария фәне белгече. «Уйгыр телендә кош багып үстерү, сыер, тавык, сарык авыруларын дәвалау турында китапларым бар, - ди ул. - Эшемне бик яратам. Өйдә бары тик татар телендә генә сөйләшәбез, урамга чыккач уйгыр, кытай, үзбәк, казах телләренә күчәбез. Өремче шәһәрендә 56 милләт вәкиле бергә дус һәм тату яши. Кытай хөкүмәте һәр милләткә хөрмәт белән карый, ярдәм итә. Сабан туйлары, Нәүрүз бәйрәмнәрендә генә түгел, бик еш үзара очрашып, кунакларга йөрешәбез. Татар җырлары җырлап утырабыз».

Малик Газизуллинның әби-бабалары 1870 елларда Апас районының Урта Балтай авылыннан Кытайга сәүдә белән йөри торган була һәм шунда төпләнеп тә кала. Гомумән, ул болганчык елларда алдан күрүчән кайбер кешеләр 15-16 яшьлек малайларын сәүдәгәр туганнарына ияртеп Кытайга җибәрә. Өремче шәһәрендә туып-үскән, хәзерге вакытта Австралиянең Аделаида шәһәрендә гомер итүче Сафия Вәлиеваның әби-бабалары да чыгышы белән Урта Балтайдан. Сафия ханым кытай, инглиз, татар, казах, кыргыз, үзбәк, уйгыр телләрендә җиңел аралаша. "Татар телен онытмавыбызның төп сәбәбе - әти-әниләребезнең гаиләдә бары татарча гына сөйләшүендә, - диде Сафия ханым. - Шуңа күрә алар татар телен саклап кала алган". Ул үзе дә тел белгече. Кытайда педагогика институтын тәмамлаган. Австралиягә күченеп килгәч тә, шул эшен дәвам иткән. Сафия ханым Австралиягә күченеп килгән балаларга ярдәмлек дәресләре бирә. Инглизчә белем алуга җайлашу процессында тәрҗемәче-укытучы хезмәтен башкара.

Сафия Вәлиева - Арпаяз авылында мәчет салдырган Фатыйма абыстай Вәлиеваның кызы. Мәчет салу тарихы турында Сафия ханым менә ниләр сөйләде: "1993 елны әниемне алып, Арпаяз авылына кайттым, - диде ул. - Туганнарны эзләп таптык. Монда әниемнең әтисе салган бер мәчет булган, әмма ул 1956 елда янган икән. Әнием: "Мин пенсия акчамны җыеп барып, әтиемнең мәчетен торгызам", - диде. Ул бөртекләп җыйган акчасын авылга җибәрде. Авылдашлар мәчет салып чыккач, әнигә хәбәр иттеләр. Әни туганнарына, якташларына елый-елый рәхмәтләрен әйтте, дога кылды".

Фатыйма абыстай 3 ел элек вафат булган. Сафия Вәлиева, чикләр ачылгач, Татарстанга еш кайтып йөри башлый. Узган кышта Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена да килеп киткән. Ә менә аның туганнан-туган сеңелләре, әнисенең энесенең кызлары Халидә һәм Халисә Сафиналарның тарихи ватанга беренче генә кайтуы икән. Кытайда гомер кичерүче бу ханымнарның әти-әниләренә туган җирләрен кайтып күрү насыйп булмаган. Апалы-сеңелле Сафиналар Арпаяз авылына барулары, туганнарының каберләрен зыярәт кылулары турында елый-елый сөйләде.

Сафия Вәлиева бабасы туып-үскән йортның нигезен күргәч, ул бу урында йортны кире торгызып, музей ачу ниятенә килә. Музей мөһаҗирләрнең язмыш юлы турында, авыл тарихына, татар халкының мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә багышланган материалларны да үз эченә сыйдырыр, иншалла. Профессор Фоат Галимуллин Арпаяз авылы халкы, җитәкчелеге белән бу мәсьәләгә мөнәсәбәтле рәвештә элемтәгә кергән. Алар Сафия ханымга бабасы нигезен кайтарырга бишкуллап риза.

Чит ил кунаклары йомшак табигатьле, һәрвакыт елмаеп торулары белән дә үзләренә игътибарны җәлеп итә. Кытайның Чәүчәк шәһәрендә яшәүче Мәфәт Маннапова милләте буенча казах. Татарда кияүдә. Ире белән 5 малай, 1 кыз тәрбияләп үстергәннәр. "Балаларыгыз татар белән тормыш кордымы соң?" - дип соравыма каршы ул: "Юк шул, инде оныкларым татар белән өйләнешер дип өметләнәм", - диде. Мәфәт ханым татарча шактый чиста сөйләшә. Алар гаиләдә бары татарча гына аралаша. Ләкин анда саф татар гаиләләре кими бара икән. Теләк булса да, татар милләтеннән кәләш-кияү табу җиңел түгел. Бу хәзер Австралиядә дә җитди проблема булып тора. «Безнең Аделаида шәһәрендә татарлар күп түгел, - диде Сафия Вәлиева. - 300-400 чамасы гына. Аларны да үзара туганлык - кардәшлек җепләре бәйли. Яшьләргә үз милләтебездән пар табу шактый авыр мәсьәлә».

Читкә китеп төпләнгән татарларның берсе дә төшеп калганнардан түгел. Илдус Әхтәмов, мәсәлән, эндокринология авырулары белгече, профессор. Кәшифә Әхтәмова - университет мөгаллимәсе, Хисаметдин Хәсәни - танылган баянчы. Очрашуда Хисаметдин Хәсәни Малик Газизуллин белән Кытай татарларының яраткан җыры - «Баламишкин» көен башкарды.

Чит илдә яшәүче милләттәшләребезнең сәфәре барышында тагын бер зур вакыйга булды - Башкортстанның Туймазы районы, Төмәнәк авылы турында "Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай?" дигән китап дөнья күрде. Бу китапның авторы - язучы һәм журналист Илфак Шиһапов. 300 елдан артык тарихы булган бу авыл - Фәнир Галимовның туган ягы. Алар китап чыгару турында күптәннән ниятләп йөргән. "Безнең Урал буенда татар белән башкортны аеру авыр, - диде Фәнир әфәнде үзе. - Аны элек тә, хәзер дә аерып булмаган. Читтән килгән кешеләр бу турыда белми дә. 1989 елгы халык саны алу вакытында шул билгеле булды - башкортның өчтән бере татар белән никах корган икән».

Бу китапта Фәнир Галимов белән Фән Вәлиәхмәтовның Кытай һәм Австралиягә сәфәре вакытында милләттәшләребез белән бергә төшкән фотосурәтләр дә урын алган. Гомумән, теге яки бу авыл тарихы турындагы китап - ул тарихи документ. Дөнья буйлап сибелгән халкыбыз тарихын өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. Җир читенә барып төпләнгән милләттәшләребезнең туган телнең чисталыгын, сафлыгын энҗе бөртеге кебек кадерләп саклавын күрү халкыбыз белән горурлану хисе уята.

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

.Кунаклар Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай бүләге иясе Рушан Шәмсетдиновның (сулдан беренче) музей-фатирында.

.Габулла Тукайның каберенә чәчәкләр салганда.

Рушан Шәмсетдинов фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: