Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Илгиз Халиков: Муса Җәлилнең әсәрләрен башка телләргә дә тәрҗемә иттерәсебез килә

«50дән артык телгә тәрҗемә ителгән Муса Җәлил иҗатын арттырырга иде», — диде Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә 50дән артык телгә тәрҗемә ителгән герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатын башка телләргә дә арттырасы килүен әйтте.

«Бәйгедә тәрҗемә номинациясен аерым булдырдык. Казан федераль университеты ярдәмгә килер дип ышанабыз, анда чит илдән килгән күп студент укый. Студентлар ярдәме белән 50дән артык телгә тәрҗемә ителгән Муса Җәлил иҗатын тагын да арттырык идек», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, камил дәрәҗәдә әдәби тәрҗемә булмаса, бу беренче адым булыр иде. «Төп максатыбыз — Муса Җәлил иҗатын дөньяның башка халыклары телләренә тәрҗемә итү. Илебездә Тәрҗемә институты да бар, алар белән дә элемтә урнаштырырга телибез», — ди ул.

Илгиз Халиков татар милләтеннән булмаган, татар телен белмәгән катнашучылар арта баруын, аларны Муса Җәлил шәхесе үзләренә тартуын сөйләде. «Урта Азиядән тыш, Төркия, Вьетнам, Гарәбстан кебек илләрдән дә катнашучылар булды», — диде ул.

Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе беренче тапкыр 2018 елда уздырыла. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла. 

 

Бәйге 3 этаптан тора. 1 этап — Татарстан районнары авылларында, регионнарда һәм чит илләр татар ижтимагый оешмаларында 10 ноябрьгә кадәр, 2 этап — Татарстан районнарында, регионнарда 1,2,3 урын алган катнашучылар арасында зоналарда уздырыла. 30 ноябрьдән дә соңга калмыйча төгәлләнергә тиеш.

Әлеге зоналар: Чиләбе, Оренбург, Башкортстан, Ульяновск, Киров, Свердлау, Иваново, Томск, Ерак Көнчыгыш регионнары зонасы. Татарстан буенча: Бөгелмә, Тукай, Алексеевск, Тәтеш, Кукмара районнары һәм Казан шәһәрендә ике зона.

3 нче этапка узган катнашучылар мәртәбәле жюри тарафыннан карала. Нәтиҗәдә, һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнә. Аларны тәбрикләү өчен, барлык җиңүчеләр февральдә гала-концертка чакырыла. Концерт шагыйрьнең туган көне датасына туры китереп оештырыла.

Барлык сораулар буенча бәйгенең электрон почтасына язарга мөмкин: congress.jalil.uku@yandex.ru. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев