Мәдәни җомга

Илдар Низамов: Әлиф йоткан тилмермәс

Радионы кабызам. Пәйгамбәребезнең ана теле кадере турында әйткән хәдисен укыйлар. Бик изге сүзләр дә бит, тик радионы сүндерәсе килә – күпме тыңларга була бер үк җырны: тел дә тел, ел ярым – ике ел үтте инде. Тик  сүндерергә дигән кул туктап  кала, чөнки хәзер бу турыда Президент сүзен искә алмакчылар...

Ул арада ишек шакыйлар. Көтелгән шаку:  оныгыбыз Алия, әнисен эшкә озаткач, безнең бүлмәгә күчә: “Исәнме, нәнәй! Исәнме, бабай!”, ди. “Укыйк әле”, дип, китап шкафына төреп куелган хәреф өйрәткеч әсбап-плакатка үрелә. Саф үзебезчә “Укыйк әле!”, ди.   Минем бер колак аны тыңлый, икенчесе – Президент әйткәнне:   "Кызганычка каршы, без ана телебезне белмибез, аз кулланабыз. Моны кабул итәргә кирәк. Һәркайсыбызда татар теленә карата патриотизм хисе булырга тиеш. Менә шул җитми. Һәр кешенең бурычы бу. Ана телеңне белмәү сине бизәми”. Илбашы бу үтә зур гаепне журналистлар белән әңгәмәдә аларга ташласа да, дәүләт җитәкчесе булгач, ул бөтен халыкка адреслаган кебек фаразлана. Шәхсән үзем бу гаепне кабул итә алмыйм, танымыйм – мин менә бүген дә татарча уйлыйм, балаларым, оныкларым, күрше-күлән  белән авылда да, шәһәрдә дә ана телемдә аралашам, сиксән яшемә кадәр гомер буе татарча эшләдем, әле дә күпчелеге татарча газета-журналлар алдырам, үзебезчә радио­-телевидение тыңлыйм, кичә генә Камал театрында спектакль карап кайттым. Әле менә компьютерда Матбугат.ру, Татарстан радиосы, “Азатлык” сайтларында да ана телемдә аралашам.

Интернет димәктән, сайтларда Президент фикере белән килешмәүчеләр хәттин. Чаллыда яшәүче журналист Резидә Гасыймова да: “Мин танымыйм. Өйдә, эштә, балалар белән татарча сөйләшәм. "Без үзебез гаепле" кебек укны үзебезгә таба бору белән килешмим мин”, ди.

Нәтиҗә ясарга була. Телне белү-белмәү, татарча сөйләшә алу-алмау мәсьәләсе ике тарафлы икән: татарча уйлап, татарча сөйләшеп яшәүчеләр; бүтән телдә уйлап, татарча  аралаша алмаучылар. Тел турында мәсьәлә кузгатылганда бу ике бүленеш искә алынмый. Теләсә кайсы оешма үзендә дә, бүтән оешмаларда, тулаем рес­публикада, хәтта үзе белән бәйләнештә торган бүтән мәмләкәтләрдә бу нисбәтнең һәркайсының исәбен, составын бик төгәл белергә, үз эшенең һәр юнәлешендә моны истә тотарга тиеш. 

...Алия тавышы компьютердан кубарга мәҗбүр итә: “Бабай, укыйк әле”. Бәй, Алиям инде дәрескә керешкән, ә мин әле, карт юләр, һаман буш сүз – сәясәт белән баш катырам икән. Сабыйның саф татарча “Бабай, бирәле, укыйк әле”, дигәненнән ләззәт кичереп, әсбап өстенә иеләм. Теге бүлмәдә “бир, кил” дигән иде. Бу бүлмәдә теленә татар рухы кайтты.  Телгә дә үз асылында яшәү өчен хәят, мохит кирәк. Президент та бит “сөйләшмибез” дигән гөнаһны таныгач, моның өчен мохит, ихтыяҗ бармы, дигән сорауны куярга тиеш иде кебек.

Тагын сәясәт... Алия җиңнән тарта: “А”ны өйрәндек ич инде, бабай, алма, агач, ат, бахбайны да беләбез”. Сабыйдан уңайсызланып, җәһәт кенә  инде үткән хәрефләргә күз йөгертеп алам. Сабакка керешүебез болай булды: оныгыбыз Алиягә ике яше тулганда, ул авазлар әйтеп, сүзләр “терки”, аларны да бер-берсенә бәйләмәкче була башлады. Ягъни теле ачылырга тора. Уенчыклары арасында нәниләргә дигән китап та күп булганга, күбрәк шулардагы рәсемнәргә генә түгел, сүзләренә, хәрефләренә дә игьтибар биреп, әти-әнисеннән, әби-бабасыннан шуларны әйттерергә ярата. Кешедән, телевизордан ишеткәннәрен хәтерендә калдырып, шуларны да кабатлый.

“Говорящая азбука” дигән микрофонлы әлифба алып кайтып, аны сабый буе биеклегендә стенага элеп, бала аның белән кара-каршы “сөйләшә” дә  башлагач, хәреф-сүзләрне үзләштерүе  кызыклырак булып китте. Көн саен диярлек үзе теләп, күнегү ясарга килеп җитә. Үзе теләгән балага ничек булышмыйсың! Телгә көчләп өйрәтергә ярамый. Өйрәтү, укыту  – үзенә бер тема. Шулай да монда тайпылышка юл куелмаска тиешле бер хакыйкать бар: баланың фикерләве дә, сөйләме дә ана телендә ачылырга тиеш. Кеше милли үзаң белән табигать кушканча үссен-яшәсен өчен бу – иң беренче шарт. Беркемгә, бернинди ташлама да була алмый. Искәрмә ясала икән, димәк, ул шәхес барыбер ниндидер кимчелек, зәгыйфьлеккә дучар  булачак! Беләбез, тик белә торып шундый казага юл куябыз, чөнки безнең гаиләдә әлеге  шартны үтәп булмый: Алия шәһәр баласы –  әти-әнисе  шәһәрнеке; шушында туып-үскәннәр; бала бакчасы, мәктәп, югары  белем – тулаем шәһәрчә, ягъни фикерләү, аралашу урысчалы-татарчалы. Безнең гаиләдә өлкәннәр, күпчелек туган-тумача авылныкы; аралашу да татарча.  Тик Алиянең әти-әнисе  музыка белгечләре булып, аларның  аралашу даирәсе милли мохиткә шактый якын  саналса да, төп фикерләү чарасы барыбер ана теле булмаганга, өйдә татарчалык  хакимлек итми. Шулай да, җәй буе  авыл белән аралашып торганга, көз кереп, әби-бабасы Казанга күчеп килгәч, өйдә күбрәк татарча сөйләшенгәнгә, баланың да ачылып кына киткән сөйләмендә татарчалык  көчәя башлаган иде. Шуңа  русча “азбука”ның бик үк кулай түгеллеген вакытында сизеп алган әнисе кәнсә товарлары  кибетеннән тагын бер әлифба-плакат кайтарып салды. Ул татарча иде – барыбызга да кызык. Балага да. Тик эләргә көйләнмәгән, сабыйга карарга бик җайсыз, тавышлы да түгел – баланың кызыксынуы сүрелә төште. Моңа бүтән сәбәпләр дә бар икән. Төпченә башлагач, гамәли һәм нәзәри сорауларга төртелдем. Бала үзе бик теләмәгәч, аны “дәрескә” йөртү җаен табарга кирәк. Димәк ки, ихтыяҗ, ихтыярый һәм мәҗбүри укыту дигән төшенчәләр  ике яшьтән үк башлана икән. Теләсәк-теләмәсәк тә, бу хакта сүз куертырга кирәк булачак. Фикер-күзәтүләр дә җыела бара. Бу мәҗбүри ихтыяҗдан эшләнә – менә бер ел инде интернетта утырам; кырык ел татар телен, дөресрәге, татар сөйләмен югары уку йортында укыткан тәҗрибәмнән интернетчыларга да берәр файда булмасмы дип, Матбугат.ру сайтына “Ана теле” сәхифәсен тәкъдим иткән идем, атнага бер тапкыр яңа язма биреп барам. Даими укучыларым - 300–400. Фикер алышу, дискуссиягә караган язмалар да бирәбез, аларда катнашучылар күбрәк. Монысы да табигый – бездә бит интернетны сәясәт чарасы дип санарга күнегелгән; аңа тартылу да көчлерәк. Ә бу безнең язмаларның  да – төп максаты сөйләмне,  телне өйрәнү саналган чараларның да тарту, тәэсир көчен шактый киметә. Моңа аерым тукталып алыйк әле. Әлеге анализда кайбер язмаларыбыз телебезнең үзенчәлекле  берәмлекләреннән саналган неологизм һәм архаизмнар турында булып, төп дикъкать аларны бүгенге сөйләмдә ничек куллануга юнәлтелгән иде. Күпчелекне борчыган мәсьәлә түгел. Битараф калдылар дию дә дөрес булмас; очрашып сөйләшүләрдә интернет язмалары да искә төшерелде. Менә, авыл мәктәбенең татар теле укытучысы  бу хакта сорашканда: “Әй, сәясәткә баттык әле, телне уйлаган да юк”, дип шаяртты. Ул еларга җитешеп елмайды, ә мин уйга калдым. 

Уйланырлык ич: 2017 елның сентябреннән башлап, иң өстәге – җитәкче оешмалардан алып,  татар теле укытылучы мәктәп, гимназия, көллиятләрдә, югары уку йортларында;  матбугат,  радио, телевидениедә, интернет сайтларында, ана телебезнең  рәсми дәүләт теле икәнен искә төшереп, аның бүген гамәли  кулланылуы  хакында күп сөйләнелә. Һәр сәяси кампаниянең максаты булмый калмый. Бу юлы максат: җәмгыятьтә “соңгы 25 елда, ягъни үзгәрешләр чорында татар телен дәүләти куллану кыйбласында алга китеш булмады, хәзер эшкә тотынырга кирәк”, дигән нәтиҗә ясаттыру бугай. Гел шуны тукыйлар. Телне сакларга кирәк, югыйсә ул бетә, ул беткәч, милләт тә, халык та бетә дип өркетү, үгет-нәсихәт, кыскасы,  гомуми  “кызыл сүз”. Телне, аны куллануны  җитди өйрәнүдән игътибарны читкә юнәлтү, вакыт, көч исраф итү белән хәтта зарарлы шау-шу, ыгы-зыгы, сәяси буш сүз китте. Чирек гасырлык үкенечле сабактан нинди гыйбрәт алырга, бүген иң кирәкле кайсы  гамәлгә өстенлек бирергә, моны кем эшләргә тиеш – уйлану-гәпләшүне менә шул  кыйблага юнәлтергә кирәк тә бит. 

Телебезне кайгырткан язмаларыбызга милләттәшләребезнең, аеруча яшьләрнең дикъкате берникадәр  сүрелүгә кәеф  китсә дә, аның сәбәпчесе – әлеге сәяси тузгып алуга гамьсез калмаска дигән карарга килдек. Телебезгә зыян китерә торган теләсә нинди гамәлгә каршы чыгу мәслихәттер. Хәер, бу кыйблада  безнең чирканчык алган бар бит. Хәтерлим: заманында  дәүләт теле дип  бушкуык вәгазь, нотыклар белән зиһен томалау көчәйгәч, матбугатта “Сәясәт – бер көнлек, телләр – мәңгелек” дигән язма белән чыгыш ясарга мәҗбүр булган идем. Моннан чирек гасыр элек бәян ителгән фикерләр бүген дә ярарлык түгелме соң?! “Дәүләт теле югарылыгына күтәрелеп, шундый вазифа үти ала торган тел, әлбәттә, шөһрәтле, дәрәҗәле, дәүләткүләм кирәкле. Без бүген татар теле дә шундый булыр дип өметләнеп яшибез. Хәзер дә аның Татарстанда дәүләт теле дәрәҗәсендә рәсмиләштерелүе, иҗтимагый күренеш буларак үсүенең югары баскычына күтәрелүе турында сөйлидер. Ул шушы вазифасын гамәлдә, чынбарлыкта да үти башласын иде. Чын-чынлап дәүләт теле булганда гына ул илкүләм дәүләти сәясәт үткәрү коралы була ала, халкыбыз, нинди генә милләт кешеләреннән тупланган  булуга карамастан, аны чын мәгънәсендә җәмгыяви, дәүләт эшләре башкару өчен фикерләү, хәрәкәт  итү, аңлашу-аралашу максатында куллана алыр. Гомумән дә, дәүләт теле дигән төшенчә ул безнең аңда нәкъ менә халыкларның дәүләткүләм, илкүләм дәрәҗәдә, эшчәнлекнең төрле өлкә-даирәләрендә фикер йөртүе, аңлашу-аралашуы өчен кирәкле, дәүләтнең, аның хакимиятенең, җәмәгать оешмаларының халык белән аралашуы өчен кирәкле, яраклы тел. Шушы телдә дәүләтнең рәсми канун, кагыйдәләре игълан ителә, идарә, мәхкәмә эшләре, дипломатия башкарыла, белем алу гамәлгә ашырыла, матбугат, радио, телевидениедә, интернетта хәбәр алмашу, мәдәният, тәрбия, дин эшчәнлеге шушы телдә бара. Тел менә шушындый иҗтимагый-социаль, шулай ук фәнни яссылыкта эш йөртүгә сәләтле икән, ул инде сәясәткә турыдан-туры катнаша башлый, ягъни сәясәт үткәрүдә корал буларак аның көче һәм тәэсире эшкә җигелә”. 

Сәясәтне “кызыл сүз”дән бүген гамәли чараларга  юнәлтү мөмкинлеген күрсәткән мисаллар үзебездә дә бар. Мәсәлән, Президентыбызның әледән-әле тел әхвәлен искә төшергәләве, кайбер гамәлләре белән үрнәк күрсәтүе, әйтик, бүтән мәмләкәтләрдә милләттәшләр белән очрашканда саф татарча сөйләве, аларга милли сәнгатебез, мәдәниятебез үрнәкләрен күрсәтергә тырышуы,  үзебездәге чараларда да ара-тирә милли сәнгать, мәдәният турында, шул вакыт телне дә искә төшереп, сөенеп йә борчылып татарчалап  кыю, үткен генә фикер әйтеп куюы күңелдә өмет кузгатып куя бит. Хәер, элегрәк тә, 25 ел буена, мондый адымнар ясалмады түгел. Тик татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә ашыру программалары  (Дәүләт Советыныкы, Министрлар Кабинетыныкы, аерым дәүләти һәм җәмәгать оешмаларыныкы) кабул ителеп, аларның үтәлешенә рәсми рәвештә хисап тотылгаласа да, аерым  рәсми җаваплы шәхесләр башкаруында гамәлгә ашырылмады, гаеплеләр җавапка тартылмады. Хәзер бу кыйблада Президент үзе борчылып, ихтыяҗына инанган,  үтәлешен  үз җаваплылыгына ала алган, гамәлгә ашырылуын  чыннан да гарантияләнгән тәкъдимнәрдән хасил программага тотынуы  зарурдыр. Аның мондый адымнары фәнни, дәлилле, дәүләти кануннарга нигезләнгән, халык фикеренә тәңгәл,  үтәлүе гарантияләнгән булырга тиеш. Аның “бездә эш кәгазьләре мәҗбүри ике телдә булырга тиеш” дигән күрсәтмәсен фәрман итеп рәсмиләштерер­гә, үтәтү чараларына керешергә иде. Бу кыйблада янә бер өмет нуры кабынды бит: Президент кушуы буенча татар халкының стратегиясе дигән документ әзерләнә башлады. Аны “Татар халкының өметнамәсе” дип атарга, дикъкать белән, үтә җаваплылык тоеп башкарырга кирәк. Ана теленең киләчәге мәсьәләсе анда үзәктә булырга тиеш...

Күрдегезме, һич теләмәсәк тә, елан авызына суырылып кереп киткән җәнлек кебек, без дә ирексездән сәясәт шаукымына бирелеп алдык. Ярый әле Алиябез, телгә ихтыяҗын белдереп, безне кирәксез сәясәттән коткарып тора – сабакны дәвам иттерәбез.     

“А”дан башлавыбыз әле дә истә. Авазны әйтергә өйрәнү өчен аның тулы әйтелә торганын, ягъни  сүзнең башындагысын алу зарур. Сүзнең эчендәге (иҗек башлаучы) авазны әйтергә дә күнегергә кирәк.

Өлге мисалга сайлап алынган сүз ана телебезнең үз халкына гасырлар буе хезмәт итеп килгән, төрле төбәкләрдә, төрле һөнәри өлкәләрдә көндәлек кулланыла торган, әйтергә теләгән фикер-төшенчәңә иң туры, тәңгәл килгән, әйтергә дә язарга да уңай берәмлек булырга тиеш. Бала бу төшенчәне иң әүвәле күреп, тотып, тәмләп, иснәп карап, аның асылын үз тоемлавы белән хис итеп, аны белдергән сүзнең дә мәгънәви җисемен зиһенендә беркетеп калырга тиеш. Менә бу очракта уенчык ат сурәте тәкъдим ителә. Дөрес, күпчелек бала аңында бу төшенчә (төп сүзе белән) береккәндер: ара-тирә өлкәннәр сөйләмендә очрап куя, уенчыклар бар, шуларга бәйләп исемен дә әйткәлиләр, телевизорда, мультфильмнарда уенчык ат кына түгел тере атларны да күрсәтәләр, җыр, шигырьләрдә дә ишетелгәли. Тик бу чын ат үзе түгел, аны кайбер баланың шәһәрдә түгел, авылда да  күргәне юк. Шәхсән үзем алма яисә агач сүзен һәм сурәтен тәкъдим итәм. Чын алманы табыннан аласың да тоттырасың: тота, капшый, тешләп карый, төсеннән, исеннән, тәменнән ләззәт алып, төшенчәне зиһененә сеңдерә.   

Табыннан торып, урамга чыккач агач янына басып, аны төбеннән алып очына кадәр күзәтәбез, кайрысын сыйпыйбыз, коелган яфрагын биткә тидереп аласың, исен, төсен бергәләп әйтәбез. Агачына карап берәр җырны да көйләп алырга була. 

Әңгәмә барышында җай табып ай, адым, автобус, бала, кара әле, балак, сары, өйгә кергәч, ак, апа, аш, аппарат, акча, алты, ана,  артист, аяк сүзләрендәге а авазына басым ясатып әйттертәсең.   

Татарчалык – иң башта һәр авазның (димәк, һәр иҗекнең, һәр сүзнең) бер үк вакытта калын да, нечкә (йомшак) дә әйтелүе. Шушы үзенчәлеге булганга, мөстәкыйль татар теле яши. Шуңа күрә бу төп сыйфат әлифбада канунлаштырылган. Иң беренче: үзгә хәрефләр билгеләнгән. “А”ның нечкә әйтелеше “Ә” дип языла. Безнең әсбапта ул “А” белән янәшә булыр­га, әлифба “Ә” белән башланырга тиеш иде, чөнки татар теле йомшак әйтелешле, аның “А” белән языла торган сүзләре дә нечкә әйтелә. (Әкрен, әз, әзәрбәйҗән, әллүр,  әртил, әрчү, әче, әчкеч...)  

Чү, бу әсбапта татар әлифбасының 1997 елда яңартылып расланган рәсми тәртибе бөтенләй бозылган лабаса – “Ә”  хәрефе хан заманындагы кебек иң азакта теркәлгән. Законны болай тупас бозарга кем юл куйган да, кем рөхсәт биргән!? “Әсбап кисеп кулланырга көйләнгән, хәрефләрне теләсә ничек куя аласың”, дип акланып та була. Тик кискәләнмәгән хәлендә аны ничек законга сыйдырасың?! Татар телен санга сукмауны ничек аклыйсың?

Дөресе әлегә кул астында булмаганга, баланы ана теленә өйрәтүне туктатып торырга ярамаганга, сыкранып булса да монысын куллана торырга кирәк. “Б”ны өйрәнәбез. Ба-лык диелгән. Нигә ике иҗеккә бүленгән, аңлашылмый. Монысы да уенчык сурәте. Тере балык сурәте күзалларга кулайрак буласы да бит. Тере балыкның үзен күрсә, уйнап караса, биг­рәк тә яхшы, менә хәзер генә аны каян аласың, аквариумлы гаиләләр шәһәрдә дә сирәктер; боз астыннан тотып кайтучылар бигрәк тә.

Оныкка бармак ошады: үзенекеләрне – кулларыныкын, аякларыныкын сыйпап, барлап чыкты, минекеләрне исемнәрен әйтә-әйтә санадык, эштән кайткан әнисенекен барлап, яңа белеменә хисап тотты. Нечкә “Б”гә бияләйне тәгаенләп, бармак­ларны да эшкә кушып, аны мактарга өйрәндек. Табынга утыргач, сөйләмебезгә бал, бәлеш, балык, бәрәңге, көнбагыш, уйнаганда бала, баш, башлык, бака, бер, бәрелү, бергә, бүре, бәти, бөркет, урамга чыккач, бакча, базар, балан, балкон, балчык, баскыч, белдерү, буран, бүрек, бөреләрне кабатлый-кабатлый сөйләмебезне чарладык.

“Дәрес”не уенга борсаң, сабый үз сукмагыннан китә инде – бияләйләр, бүтән уенчыкларга бирелеп тә китте. Ә без янә ... сәясәт сукмагыннан.    

Бу юлы телне укыту, сөйләмгә  өйрәтү турында. Монда нинди сәясәт булырга мөмкин дип, буш лыгырдауларны кырт туктатырга кирәк тә бит, юк шул  “методика дөрес түгел, грамматика белән баш катырмаска сөйләшергә өйрәтергә кирәк”, диләр. Татарны йөз ел укытып кеше иткән мәгариф тәҗрибәсе, дәреслекләр хәзер бөтенләй ярамый имеш. Балага башлангыч тел күнегүләре генә түгел, тел белеме нигезләрен дә биреп, татар милләтен меңнәрчә  ел яшәткән, үз ана  телендә бик күп милләтләргә үрнәк булырлык милләт тәрбияли алган тәҗрибә бит ул. Тагын уйлап бетермичә, сынау-тәҗрибә үткәрмичә бер чиктән икенчесенә ташлану кәсәфәте. Ул “бала ана теленә  әнисе белән бергә яшәп, гаиләдә өйрәнә башларга тиеш” дигән һәркем үтәргә тиешле хакыйкый кагыйдә-тезисны ачыш ясаган булып тәкрарлаудан башлана. Ә халык аңында аның  күз уңыннан төшкәне булмаган да.  Бүген дә шул караш һәркайсыбызның аңында, зиһенендә береккән. Монда бүтән юл-алым юк!  Монда икеле-микеле караш була алмый. Шуңа күрә ул хакыйкый тайпылышсыз үтәлергә тиешле. Моны мәнди анасы да белә.  Моны кабатлау – бушка вакыт әрәм итү, сафсата!

Шәһәр балалар бакчасы берничек тә баланы башлап сөйләшергә өйрәтә алмый, ул сабыйның аралашу активлыгын көчәйтә, берникадәр лексик маяны арттыра гына ала. Монда киләчәктә кирәк булачак фәнни төшенчәләргә кереш ясалуы мөмкин. Мондый белем кешегә гаиләдә, урамда гадәти көнкүреш аралашуы өчен генә җитә. Яңа даирә шәхесләре, үзе кебекләр белән яши башлагач, барыбер аңа сөйләм теленең яңа баскычына  күчәргә кирәк булачак, моңа өйрәнмичә мөмкин түгел, ә алда әле телне төп корал буларак кулланып яшисе озын бер гомер бар. Ул коралны ким дигәндә ишек алды себерүче, завод каравылчысы, ындыр табагын, ферманы чистартучы  вазыйфасында эшләгәндә дә, бер генә бала тәрбияләүче ана-ата булсаң да,   кухня кысаларына гына ярашлы дәрәҗәдә белү берничек тә җитми, ким дигәндә башлангыч сыйныф кимәлендә белү зарур. Ә ул белем фонетика, морфология, лексика, грамматика фәннәренең нигезен үзләштермичә бирелми. Монысы аксиома дип атала.    

Бу белемне бирү тәҗрибәсе бездә җитәрлек. Халык милләт буларак шул гомер, шул кысу, изүләргә карамастан, мөстәкыйльлеген саклый, алай гына түгел, дөньяның иң  алдынгы 14 милләте рәтендә яшәп ята алыр идемени? Революциягә кадәр үк бөек сәясәтче Ленин татарларны Идел буе халыклары арасында (урысларны да күз алдында тотып), иң белемле, мәгърифәтле халык дип таныган иде. Татар мәгарифенең ислам динен кабул иткәннән соң тәмам чарланып җиткән мирасына тугры булып, уңга-сулга тайпылмыйча, булган байлыкны бетермичә армый-талмый эшләргә генә кирәк.    

Шул нигездә телне төпле өйрәнмичә торып, заманча яшәп булмый, димәк ки, ана телен алга таба ничек яшәү, нинди һөнәр үзләштерүеңә карап урта белем, югары белем, шул рәттән югары тел белеме алу өчен махсус укырга тиешсең. Монда ана телеңне, аның куллану кагыйдәләрен, фәнни нигезләрен белү генә җитми, һөнәри эшчәнлегең, яшәү урының белән бәйле өстәмә телләрне (чит тел дияргә күңел тартмый) өйрәнми хәлең юк. Бездә бер чир яшәп ята: бүтән телләрне өйрәнү ихтыяҗын таныйбыз, өндибез, мәҗбүр дә итеп карыйбыз, хәтта ана телен өйрәнүгә зарар китерә-китерә булса да, бүтән телләрне өйрәнергә шартлар да тудырабыз, тик моңа  ирешү өчен төп шартның – башта ана телен белү мәҗбүри икәнен катгый кисәтмибез, шарт итеп куймыйбыз. Каюм Насыйриның “чит телләрне өйрәнү ана телен үзләштергән кешегә җиңел бирелә” дигән шигарен инде ике гасыр байрак итеп күтәреп торабыз, ә менә яшь композиторыбыз, ана телен Ульян төбәгендә үзләштереп, хәтта Казанда да  аңа тугры калган, күп кенә һөнәрдәшләре көнләшерлек дәрәҗәдә татарча фикер йөрткән Эльмир Низамов бер чыгышында “ана телен белмәгән кеше чит телне өйрәнергә алынмасын”, диде. Аның бу акыллы сүзен Насыйри баба байрагы белән янәшә күтәреп, дәүләти шигарь итеп канунлаштырсаң да ярый... 

Чират Вга җитте. Татарда нәкъ шушы хәрефкә тәңгәл аваз юк. Шуңа тартым аваз кайвакыт  авыз, вакыт, авыл, ватан, вагон, веранда, вәгазь, вак, валюта, вит­рина, вулкан сүздәге урынына, калынлыгы-нечкәлегенә карап төрлечә әйтелә, төрлечә  языла да (у, ү, ве, уве, инглизчә w, v, u белән). Башлыча, алынма сүзләрдә кулланыла. Бу әсбапта да вер-то-лет сурәте төшерелгән. Гомумән, татар телен өйрәтергә алынган әсбап, кагыйдә,  дәреслекләрдә мисал-өлге итеп алынма берәмлекләрне тәгаенләү тыела. Әлеге очракта искәрмә буларак рөхсәт ителсә дә, алынма татар теленең барлык кануннарына да буйсындырылып, тәмам үзләштерелеп бетерелгән булуы мәҗбүри. Вертолет андый берәмлек түгел, аның әле боралак рәвешендә синонимы да сөйләмдә очрый. Рус азбукасында шул аваз-хәрефкә тәкъдим ителгән велосипед та безнең  таләпкә җавап бирми, аның да сәпит варианты сөйләмдә очрап тора.  Хәер, телебездә бу аваз-хәрефкә тәңгәл килгән, бүгенге бала аңларлык, күз алдына китерерлек  төшенчә булмый калмас. Вәгазьче хәзрәтне, вулканны, веранда, вышка, бозваткыч, винегрет төшенчәләрен сурәт итеп тас­вирлап буладыр бит!    

Нәүбәттә Г хәрефе. Хәрефе берәү дә, ә авазы берничә. Әсбап та гөмбә ясап котылган, ә калын гны, каты гны ничек язарга? Югыйсә, әсбапның төп бурычы менә шушы төсмерләрне ачык өйрәтү. Җырларда гына да бер генә мәгънәле “ѓәзиз (гәъзиз) әниләрне” әллә ничә төрле әйтәләр (гәзиз, гаъзиз һ.б.). Бу да татар әлифбасының һаман ватыла алмаган чикләвеге, бу аерым зур тема, без бүгенге әлифбадагы Г хәрефенә кагылышлы яссылыкта гына гәп корырбыз. Иң башта әсбапка карата уңай фикер әйтергә дә җай чыкты: гөмбә бала күңеленә дә хуш килерлек, ул уенчык түгел, чын гөмбәгә тартым, бүген ул тозлы гөмбәне, яисә кипкән гөмбәне, китаптагыларын күрә, шуларга нигезләнеп тересен дә күзаллый ала. Хәер, авылдагы сеңлемнең улы урманга йөри башлаганчы, гөмбәне кеше сыйфатында күзаллаган икән – беренче тапкыр ул аны китап тышындагы күзлекле кеше рәвешендә хәтерләп калган булган. Нечкә Гне әйтергә  күнегер өчен янә гәүдә,  гөбәдия, гөл, гөрләвек, гөслә сүзләрен эшкә җигеп булыр. Алынма нечкә Гне өйрәнер өчен сөйләмебез груша, грипп, гран-при, галош, гантель, гимназия, гитара, гараж кебек берәмлекләргә бай.  Калын Гны гырылдау, гыжылдау тавышы чыгарып  төшендереп була (русча азбуканың ни өчен тавышлы булуын аңлавы кыен түгел), аларны ничек сурәтләү – чын сәнгатькәрләр эше. Гакыл, гарасат, гарык, гасыр, гарип, матбугатларны да аңлатып була булуын, язуы гына кыен. Үзебезнең алфавит кирәк. Аны булдыру да хәзер әллә ни проблема түгел, минем ноутбукта барлык авазларны да белдерә торган хәрефләр бар, тик әлегә аларны куллана гына алмыйм – газета, китап редакторлары барыбер үзләренчә үзгәртеп бетерә. Канун нигезендә кул тидерелми торган алфавит, орфография һәм орфоэпия кагыйдәләре кирәк!

Гөмбә сурәте күңелгә ятышлы дигәннән, әсбапта андый хуш килгән янә берничә сурәт бар: чынга охшаган нарат, шалкан, хат, чаңгы  рәсемнәре. Калганнары татарча сүзгә тәңгәл килми торган: гайре табигый, тормышчан түгел, милли мәгънәле булмаган яисә абстракт күренешләр, яисә бүтән милләт уенчыгы күчермәләре. Балага түгел, олыларга да аңлашылмый торган, ни өчен шушы хәрефкә тәгаенләнгәнлеге аңлашылмый торганнары да бар. Мәсәлән, З хәрефенә Зөбәрҗәт диелгән сурәт  нәрсәдер ул? Яисә Уга Учак сүзендә ачык һавада ялкынланып янып яткан утын пүләннәре. Нәрсә монда учак төшенчәсен белдерә?    

И авазын да, хәрефен дә төшендерү әллә ни кыен түгел, тик монда күзаллау өчен сайланган сүзнең бик төгәл мәгънәле булуы зарур. Икмәк берничә мәгънә төсмеренә ия сүз. Ипине аңлату да, әйтү дә җиңел. Монда бик ачык ясалган, төшерелгән сурәт тә ярдәм итә алыр иде.   

Авазның мәгънә төгәллеген ачык бирергә комачаулаган янә берничә фактор. Әсбапта төшенчәне тезмә, кушма берәмлек белән белдерергә ярамый. Озынборын, Җир җиләге, һава шары, Үгез бозау – бик уңышсыз мисаллар. Аларда максатка куелган аваз да, хәреф тә үзәктә түгел, сурәт тә ачыклык кертми – хәтергә иң башта нәрсәне сеңдерергә!?   

Ярар, анысын инде чын белгечләр, бу эш өчен җаваплылыкны үз өстенә алган “хуҗалар” уйласын. Ә без балага Днең ни-нәрсә икәнен өйрәтик. Дөя дигән. Уенчыгы ясалган. Уенчык уенчык инде ул, чын дөяне күрсәтергә иде бит. Менә хәзер генә, дәресне өзеп, зоопаркка чыгып китеп буламы? Барсаң да, күреп буламы  әле аны? Әнисе әнә кухняда дөге белән булаша, әтисе душта коенып ята. Үзебез диванда  утырып, дәрес алабыз; шүрлектәге  даруга үреләбез; дәфтәр кул астында гына, анда дүрт саны язылган, үр-дәк, бөд-рә, Ай-дар сүзләреннән дне чүплибез. Искә төшерәбез: иртән генә әти, әниләре дача, диңгез, дус, дулкын сүзләрен әйтеп, сөйләшеп утырдылар. Нәрсәгә безгә дөя?   

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: