Мәдәни җомга

Гөлфия Шәвәлиева: Нәнәем “Ана телегез – татар теле, белеп үсегез», дип өйрәтеп үстерде...

Күпләргә таныш җырчы, композитор, алып баручы Гөлфия Шәвәлиева редакциябездә кунак булды. Ул Башкортстанның Уфа шәһәреннән. Баксаң, тамырлары Татарстаннан икән. Казан, җыр сәнгате, Гөлфия ханымның иҗаты турында үзе белән сөйләштек.

- Гөлфия ханым, тамырларыгыз ничек Татарстанга барып тоташа?
- Мин Башкортстанның Дәүләкән районы Иске Яппар авылында туганмын. Әнием Хәлимә Сәрвәр кызы Башкортстанның атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы иде. Бабам Казаннан  булган. Чукындырудан качып ике көтү дөя, эре мөгезле мал туар белән  Башкорстан якларына күченеп килгәннәр. Без өч бала үстек, шөкер бүген дә үзара тату яшибез.

- Моңлы тавышыгыз сокланырлык, бу талант әти-әниегездән күчтеме икән? 
- Әткәем бик шигъри җанлы кеше булган. Саратов гармунында өздереп уйный иде. Әнием җырларга яраткан. Нәселебез белән укытучылар.  Шуңа да мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт педагогика университетының рус филологиясенә укырга кердем. Укытучы булып та эшләдем. Тик хыялым икътисадчы булу иде. Соңрак ул белгечлекне дә үзләштердем. Башкортстан дәүләт телекомпаниясендә дә хезмәт итәргә туры килде. Репрессия елларында Сәрвәретдин бабам белән әтисен кулга алып сөргенгә озаталар. Нәнәем 7 баласы белән  ачы язмыш кулына кала. Ул безгә гел: “Ана телегез – татар теле, белеп үсегез»,  – дип өйрәтеп үстерде.

- 2000 елдан бирле сез сәхнәдә. “Яшиселәр бар әле” җырыгыз сезне танытты дисәң дә була, аның язылу тарихы ничек?  
- Мине диктор буларак белгән тамашачым алдында беренче тапкыр җырладым. Бу җыр миңа бик авыр вакытта иҗат ителде. Ул чакта иремә катлаулы операция ясадылар. Реанимация ишеге төбендә булачак җырның сүзләрен кабатладым. Аннары машинага чыккач шофердан каләм сорап тизрәк күңелдәгесен кәгазьгә төшердем. Өйгә кайтып җиткәнче “Яшиселәр бар әле” дигән җыр туды. Халык аны яратты.

- Ирегезнең хәзер хәле ничек? 
- Шөкер, Рим Миннулла улы –  табиб, энәләр белән дәвалый.  Аның үз клиникасы бар. Аңа Америкадан, Европадан, Израильдән киләләр. Салават, Азат исемле ике ул үстердек. Өч оныгыбыз бар. Рим миңа иҗатымда нык ярдәм итә, кайсы җырга клип төшерәсен, башка темаларда да аның белән киңәшләшәм. 

- Заказга җырлар язасызмы? 
- Берсендә заказга җырлар язганда илһам киләме? дип сораганнар иде. Заказга язганда илһам түгел, акча килә, – дип көлдек. Әгәр акчаны гына уйлап язасың икән, иҗат бер төрлегә, штампка әйләнә. Ә мин һәр җырны күңел аша үткәрәм. Язасы вакыйганы өйрәнәм, кеше язмышларын тыңлыйм, героемны күрергә, аның эшләренә  сокланырга кирәк миңа. Кешеләргә көч бирә алган, сагышлар, шатлыклар  салынган җыр – ул тере. Аның халык тарафыннан кабул ителүен күзәтәм. Әгәр җырга карата бер җылы сүз язалар икән, бу иҗат итүче өчен зур бәхет инде. “Бердәм булыйк, татарлар” җыры яңгырагач та, “татар булуым белән горурланам, балаларыбызны, оныкларыбызыны да татар рухында тәрбиялик дигән комментарийләр килә башлады. Моны күреп күңел сөенә. Җырның бәясен, кирәклеген аңлап, бу сәнгатне хөрмәт иткән кешеләргә рәхмәтем зур. Бик күп акча эшләгән чакларым да булды, мин газета чыгара идем, ләкин тормышта акчадан кадерлерәк нәрсәләр бар икәнне аңладым.  

- Такмакларыгыз да бар? 
- Берсендә сәхәргә торгач,  16 куплет такмак яздым. Ирем: “Тизрәк аранжировка ясат”, –  ди. Мин башта каршы килдем, “Нурлы Казан”, “Бердәм булыйк, татарлар” кебек патриотик җырлардан соң такмак җырлыйммы янәсе, барыбер  яздырдык. Баянчы Илфат Шәехов аранжировкасын ясады. Такмаклар бик тиз популярлашты, халык аны кабул итте. Бер сәнгать төрен дә кимсетергә ярамый. Блогер Руслан Фәизов  шул такмакларны ютуб каналга урнаштырган булган. Аны аз вакыт аралыгында 400 меңнән кеше карарга өлгергән.

- Сезнең концертлар мәгънәле, матур уза, шаккатыру да юк кебек. 
– Шоу корып ут, зур тавыш белән концертлар куеп моңны куркытабыз дип уйлыйм. Кызганыч, хәзер яшьләргә ярау, Европага йөз тоту күзәтелә. Клиплар караваттан ары китми, җыр темасы дә мәхәббәткә корылган. Җырны түбән кимәлгә төшермәсәк иде. Ул кешене тәрбияләргә тиеш. Шул мәсьәлә өчен борчылып йөрәгем яна. Җырларны, клипларны  сайлап алырга худсовет кирәк. Радионы ачсаң, татарның үз көе юк та, әле төрек, әле молдован, башка милли көйләр яңгырый.Татарның мелодикасы искиткеч бит. Аннары тагын бер борчыган нәрсә: концертларга хатын-кыз сумкасына коньяк, аракы тыгып килә. Тамашачымны хөрмәт итәм, әмма бу гамәлләрен хуплый алмыйм. Чакмагышта концерттан соң бер әбинең “Фәридә Кудашевалардан соң мондый концерт күргәнем юк иде рәхмәт, балам” диюе, Кара Иделдә имамның сәхнәгә менеп: “Кеше шау-шудан куркып концертларга йөрми башлады. Сезнең тамашага абыстаем белән килгәнгә үкенмибез”,–  дигән сүзләре минем өчен зур бәя.  Шайтан туе ясап та концерт куеп була, халык күңеленә кирәген аңлап  рухын күтәреп җибәрерлек акыллы концерт та куярга мөмкин. Мин икенчесен сайлыйм.  Сан артыннан куймыйм. Тормыш куып, җыр җырлап Алланың барлыгын онытмыйк дип гел кабатлыйм. Без үсәргә, камилләшергә тиешбез. Үсү –  ул иманга килү...

 

Эльвира Мозаффарова

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: