Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Германиядә яшәүче казахлар: Без татар телен бик яхшы аңлыйбыз

Берлинда «Абай йорты» мәдәни үзәге ачылган.

Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы уздырган «Нәүрүз» бәйрәмендә онлайн рәвештә Германия казахлары да катнашты. Алар татар телен аңлауларын әйтте.

«Безнең халыклар бик якын, уртак йолаларыбыз күп. Без татар телен бик яхшы аңлыйбыз», — дип сөйләде Берлиндагы Германия-Казахстан җәмгыяте башкарма директоры Галина Нуртазинова. 

 

 

Ул үзенең әнисенең татар булуын да ассызыклады. Аның сүзләренчә, татар белән казах халкы дуслыгы Берлинда да күзәтелә.

«Белгәнебезчә, татарлар бөтен дөньяга таралып яши. Ике-өч татар җыелган җирдә татар җәмәгатьчелеге барлыкка килә. Германиядә татарлар бик актив. Без алар үткәргән Сабантуй бәйрәмендә катнашабыз. Безгә дуслыкны сакларга кирәк», — ди ул.

 

 

Узган елның ноябрь аенда Берлинда «Абай йорты» мәдәни үзәге эшли башлаган.

 

Гөлүзә Ибраһимова 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев