Мәдәни җомга

Фәнис ЗЫЯТОВ: ТАТАРНЫҢ ТАТАРДАН БАШКА ДУСТЫ ДА, ДОШМАНЫ ДА ЮК

Фәнис Зыятов - үзе чит ил туфрагында гомер сөреп тә туган илдә үз кеше булып калган замандашыбыз. 20 елдан артык Төркиядә гомер сөрүче Фәнис Интернет челтәре аша Казан белән тыгыз элемтәдә яши: татар матбугатын даими укып бара, сайтларга фикерләрен яза, милләт гаме белән сугарылган шигырьләрен тәкъдим итә. Шуңа күрә безнең...

Фәнис Зыятов - үзе чит ил туфрагында гомер сөреп тә туган илдә үз кеше булып калган замандашыбыз. 20 елдан артык Төркиядә гомер сөрүче Фәнис Интернет челтәре аша Казан белән тыгыз элемтәдә яши: татар матбугатын даими укып бара, сайтларга фикерләрен яза, милләт гаме белән сугарылган шигырьләрен тәкъдим итә. Шуңа күрә безнең - аны күреп яки ишетеп белүче дуслары өчен ул гел арабызда кебек. Интернет аша элемтә бер нәрсә, ә күзгә-күз карашып аралашу бөтенләй башка инде. Юкка гына "Бер күрешү - бер гомер" димәгәннәр шул. Фәнис Зыятов та җай чыгуга Татарстанга, туып-үскән Арча якларына кайтып төшә. Өчиленең төшләренә кереп сагындырган яшел чирәмле урамнарын гизәргә, Сабан туйларында йөрәкләрне җилкеткән гармун моңнарын ишетергә, Ватанда гомер сөрүче дус-ишләр белән күрешергә ашкынып, менә тагын кайткан Фәнис. Бүген ул - редакциябезнең кунагы.


- Фәнис, газиз бер татар углының мөһаҗирлеккә китү тарихын бәян ит әле.

- 1993 ел иде. Татарстан белән Төркия арасында багланышлар көчәйгән чак. Бездән күпләп Төркиягә укырга китә башладылар. Мәгариф министрлыгы аша Арча районына да бер урын биргәннәр. Мин ул чакта Арча педучилищесында укып йөрим. Миңа шушы мөмкинлекне тәкъдим иттеләр һәм бер атна уйларга куштылар. Китәргә булдым. Башта Измирдә тел өйрәндек. Аннары Кония шәһәрендәге Сәльчук университетының хокук факультетына укырга кердем. Укуны тәмамлагач, шул ук университетта аспирантура бетердем. Хәзер мин хокук фәннәре кандидаты. Анталиядә яшим. Өч адвокат берләшеп, үзебезнең хокук офисыбызны ачып җибәрдек.

- Сезнең хезмәтләргә Русиядән килгән ватандашлар еш мөрәҗәгать итәме?

- Әйе, без нәкъ менә шул юнәлештә эшлибез. Русиядән һәм элекке Совет иле республикаларыннан килгән гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтәбез. Бигрәк тә күчемсез милек сатып алу мәсьәләсендә кәкре каенга терәтәләр русиялеләрне. Төрле рекламаларга ышанып, Төркиядә арзанлы торак юнәтмәкче булып, аферистлар кармагына капкач, безгә мөрәҗәгать итәләр. Төрекләр алар бик матур сөйли, әңгәмә корырга оста, кешене ышандыра беләләр. Әле күптән түгел генә Санкт-Петербург кешесенең дәгъвасы белән шөгыльләнергә туры килде - ул сатып алган фатирны өч тапкыр (!) сатканнар булып чыкты. Шуңа күрә Ак диңгез буеннан фатир сатып алырга теләгән ватандашларга без ышанычлы, документлары тәртиптә булган фирмалар белән килешүләр төзергә ярдәм итәбез, милекнең законлы сатылуын яхшылап тикшерәбез.

- Ак диңгез буена яшәргә күченеп килгән татарларны җыеп, "Мирас" дип аталган җәмгыять тә оештыргансыз икән.

- Әйе, соңгы елларда Анталиягә Русиядән күчеп килүчеләрнең саны артты. Алар арасында татар гаиләләре дә шактый. Мин белгән шундый 30-35 татар гаиләсе бар. Аларга еш кына хокукый ярдәм кирәк була, документлар белән кыенлыклар килеп чыга. Без илчелек белән элемтәгә кереп, аларның проблемаларын хәл итәргә тырышабыз, төпләнеп калырга теләүчеләргә булышабыз. Гаиләләрдә бала-чага күп, шуңа күрә динебез нигезләрен укытырга мәдрәсә, балалар бакчасы, татар мәктәбе ачарга да ниятлибез. "Мирас" - рәсми теркәлгән оешма, эшли башлаганыбызга 2 ай гына булса да, мохтаҗ гаиләләребезгә азык-төлек җыелмасы тапшырырга өлгердек. Иганәчеләр - үзебезнең татар егетләре, төзелеш фирмасы җитәкчеләре. Алар төзегән йортлардагы фатирларны да татар кешеләренә генә сатабыз, милләттәшләр бер тирәдә туплансын, дибез.

- Укып бетергәч, илгә кайтмаганың өчен бер дә үкенмисеңме?

- Үкенү кебек нәрсә чыннан да кайвакытта күңелгә килә. Ләкин мине белгән кешеләр: "Дөрес эшләдең кайтмыйча", диләр. Төркиядә яшәү бәлки җиңелрәктер дә. Туган якны, әти-әнине сагынуга да түзеп була, тик менә җыр-моңны сагыну үзәкне өзә. Мин бит җырлы-моңлы гаиләдә үстем. (Фәниснең әтисе - танылган укытучы Фәрхат Зыятов, тукайчы, курайчы. - Э.С.). Монда җыр-моңнарыбызны уйнап, рәхәтләнеп аралашырлык милли рухлы кешеләр сирәк. Узган ел җырчы Альберт Исмаил килеп чыкты. Аның белән җырлашып, гармуннар уйнап, курайларда сыздырып рәхәт чигеп утырган идем. Ләкин ул бик тиз кайтып китте.

- Гаиләң турында да бер-ике сүз...

- Студент вакытта ук Мөшфикабану исемле туташ белән аралаша башладык. Төркиядә Бөгределек дигән татар авылы бар, Конияга ерак түгел. Бу авылга күченеп килгән Себер татарлары нигез салган, 2008 елда авылның 100 еллыгын зурлап үткәргән идек. Хатыным шул авылда туып-үскән. Ул - рәсем укытучысы. Ике балам бар: кызым Рәйханга 13 яшь, улым Туфанга 7 яшь.

- Балаларыгыз татарча сөйләшә беләме?

- Ана теле дигән сүз юктан гына чыкмаган инде ул, балалар нигездә әниләре телендә - себер татар шивәсендә сөйләшә.

- Тукай 100 елдан артык әүвәл "Китмибез!" дип язган, ә син үз теләгең белән илдән китеп мөһаҗир булгансың. Милләт, туган тел, милли моң дип йөрәге өзелгән шигъри җанлы татар егетенең урыны Ватанда түгелмени?

- Адәм баласын ризык йөртәдер... Әти-әни, әлбәттә, илгә кайтуны тели, "Без исән чакта яныбызда булсаң иде", диләр. Ләкин хатыным өчен Төркия - туган ил, ул башка илдә яшәүне кабул итә алмый. Ә балаларны җәйләрен Өчилегә алып кайткалыйм. Әдәби татарчаны яхшы өйрәтер өчен "Сәләт" ише берәр җәйләүгә дә җибәрәсем килә.

- Читтән караганда, яхшырак күренә бит: милләтебезнең бүгенге сурәте нинди?

- Татарда бердәмлек юк. Төркиядә көрдләр гасыр буена үзләренә мөстәкыйльлек таләп итеп көрәшәләр. Алардагы бер- дәмлекнең, максатчанлыкның бер проценты гына безнең татарда булса, күптән илле халык булыр идек. Хәзер ислам дине тотучы яшьләребездә бер әйбер сизелә: туган телгә карата битарафлык. Дингә киләләр дә, "Диндә милләт юк", дип йөри башлыйлар. Аллаһ безне кавемнәр итеп яралткан лабаса. Татарны дөнья халыклары эчендә йотылып бетүдән ислам дине белән туган телебез бергәлектә генә саклап кала ала. Татарның үзеннән башка дусты да, дошманы да юк.

Әңгәмәдәш - Эльмира СИРАҖИ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: