Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Фәндәс САФИУЛЛИН: Мәктәп китсә, ни калыр?

Ил китәр дә ни калыр? Ил киткәндә йорт калыр, Йорт китәр дә сөт калыр, Ак күкрәктән сөт имгән Сүзе татлы тел калыр. Тел китәр дә ни калыр? Язганнан язган хат калыр. Баш китәр дә ни калыр? Буында типкән кан калыр; Буыннан буын чабылса, Ул чагында ни калыр? ("Идегәй") Мәктәп -...

Ил китәр дә ни калыр?
Ил киткәндә йорт калыр,
Йорт китәр дә сөт калыр,
Ак күкрәктән сөт имгән
Сүзе татлы тел калыр.
Тел китәр дә ни калыр?
Язганнан язган хат калыр.
Баш китәр дә ни калыр?
Буында типкән кан калыр;
Буыннан буын чабылса,
Ул чагында ни калыр?
("Идегәй")
Мәктәп - бәләкәй чагымның иң якты хатирәсе, телем ачылганда ук аңыма-хәтеремә сеңеп калган ядкяр. Биш яшем тулмаганда сугышка озаткан, аннан кире кайтмаган әтием укытучы иде бит.
Өч мәктәптә укырга туры килде миңа. 1944 елдан башлап I-IV классларны үзебезнең нибары 40 хуҗалыклы, 20 ел элегрәк кенә туган авылыбыз Актүбәдә, V-VII классны бездән сигез чакрым гына күрше Мәлбагышта, унъеллыкны 1954 елда Бөгелмә татар мәктәбендә тәмамладым. Өчесен дә сагынып искә алам. Ул заманның укытучылары безгә, әтиләрсез үскән сугыш чоры балаларына, гомерлек тәрбия, тормыш дәресләре бирүче остазларыбыз булды.
Авылыбызның башлангыч мәктәбе ике бүлмәле, калай түбәле гади авыл йорты иде. Дүрт класска ике укытучы. Дүртесенең саны хәзерге бер класс нормасыннан артмагандыр. Авылча, борынгыча бер смена укыйбыз, ике бүлмәдә икешәр класс. Дәрес икесенә дә берьюлы алып барыла. Кышның бик салкын көннәрендә, яисә укытучыларның берәрсе килә алмаса, дүрт класс бергә утырабыз. Дәреслекләр юк диярлек. Булганы да сугышка тикле басылган. 1944 елның беренче класс укучыларына безнең мәктәптә бөтен уку елына икешәр дәфтәр, ике корыч каләм, ике карандаш бирделәр. Язарга караны мич корымыннан ясый идек...
Хәзерге мәктәп белән чагыштырганда, чигенә җитеп терәлгән хәерчелек. Ул тормыштан бүген котылдык. Ә нәрсәсен югалттык?
Хәтта шул елларда да бер мәктәп тә ябылмады, класслар, укытучылар саны киметелмәде, бернинди «оптимизация» үткәрелмәде! Без бәхетлерәк булганбыз - урыслаштыру белән кимсетелмәгән, мәктәпләребезне татар мәктәбе булган өчен генә түбәнсетү куркынычы янамаган ирекле мәктәптә укырга насыйп булган безгә!
Ә бүген, баеп чери башлаган илебездә мәктәпләрне, класс­ларны, укытучылары белән бергә, йөзәрләп-меңәрләп «кыс­карту», «кыскармаганнарын» урыслаштыру бара. Илгә үлем куркынычы янаганда да, сугышчы әтиләребезгә Идел ярларына тикле чигенергә туры килгәндә дә, халкыбызның иң зыялы, иң гайрәтле, иң алдынгы катламын кырып бетергән Сталин заманында да, илбасар Гитлерның хәленнән килмәгәнне бүген үзебез БУЛДЫРАБЫЗ. Тарихи оят һәм хурлык.
Дәүләтең нинди, мәктәбең дә шундый була торгандыр инде. Илеңне төзүче, ныгытучы, дошман явыннан саклаучы, үз тормышын үзенең тырышлыгы белән матурлап, бердәм гаилә булып яшәүче халыкка мәктәп тә бик ихтыяҗ булгандыр. Әгәр халыкның дәүләткә, ә дәүләтнең халыкка кирәге бетә башласа, баланы, урысчалап әйткәндә, просто «укыталар», «чему-нибудь и как-нибудь». Бүген: «Россиядә бер генә тел, бер генә милләт калырга тиеш!», дигән дәүләти максат инде законлашкан рәвештә, ачыктан-ачык, котырып тормышка ашырыла. Россия илендә бу яңалык түгел. Мәсәлән, 1908 елның 3 апрелендә Россиянең мәгариф министры А.Н.Шварц ул максатны каты куйган булган:
«Необходимо неуклонно отстранять всякие притязания инородцев на какую бы то ни было обособленность и национализацию школы. Руководящим началом должна быть единая русская государственная школа, на всех её ступенях и для всех без исключения инородцев империи».
Патша премьер-министры Петр Столыпин, бик тырышса да, бу идеяне ахырына җиткереп өлгермәде. Совет хакимияте дә милләтләрне руслаштырудан баш тартмады, «интернационализм» сүзе белән халыкларның күзен буяп, авызын каплап, вакыты җиткәч үзләре бетәрләр дигән сыманрак, ашыкмыйча дәвам итте.
«Яңа Россия» XXI гасырга аяк басканда, реакцион патшачылар васыятен яңартып, 100 ел элек куелган ниятне ахырына җиткерергә кереште. 2001 елның 15 февраль көнендә Россияне күпмилләтлектән «коткару» идеясе Дума рәисенең урынбасары дәрәҗәсендәге җитәкче депутат парламент трибунасыннан яңгыратылды:
«Мы не должны радоваться, что у нас многонациональная страна. Это наша беда!»
«Бәладән» котылу юлларын да озак эзләп тормадылар. Беренче итеп, латин графикасы нигезендә яңартылган татар әлифбасын Россиянең иминлегенә, бөтенлегенә куркыныч тудыруда, Татарстанны татар хәрефләре аша «Төркия экспансиясенә» юл ачуда гаепләп, татар халкы үз ана теленә үзе хуҗа булу хокукыннан мәхрүм ителде. Бик кызганыч, ул законны кабул итүгә каршы тора алмадык. Аерым депутатлар, галимнәребезнең: «Әгәр бу законга каршы эндәшми генә чигенсәк, алдагылары мәктәпләребезне бетерүгә юнәлтеләчәк», дигән кисәтүләре дә «ишетелми» калды. Законы белән бергә, республикабыз һәм халкыбыз өстенә ташланган, «Россия Федерациясенең иминлегенә, латиница аркылы куркыныч тудыру» турындагы провокацион яла да безгә ышанычсызлык тамгасы рәвешендә беркетелеп калды. Ни гаҗәп, шуны аңларга теләмәүчеләрне татар укытучылары арасында еш очратырга туры килде.
Ул законны әзерләү һәм кабул итү ике ел дәвам итте. Татарстанның, татар җәмәгатьчелегенең кискен реакциясеннән шикләнеп юри суздылар, сүлпәнлегебездән файдаланып, кабул итеп тә куйдылар.
Нәкъ менә шушы, безнең ихтыярны сынаучы федераль закон, ә законның үзеннән бигрәк бердәм күтәрелеп аңа каршы тормавыбыз, өстебезгә ташланган ялага битараф калуыбыз монысыннан соң кабул ителәчәк, мәктәпләребезгә бәрәчәк законнарга киң юл ачты.
Мәктәпнең дәүләт стандартыннан милли компонентны чыгарып ташлау, мәктәпләребездә туган телебезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне укыту-өйрәнүне федераль законнар тарафыннан якланудан төшереп калдырды.
Милли компонентны бетерү - милли мәктәпләр системасына үлем хөкеме дигән сүз. Хөкүмәт карары белән, законын үзгәртмичә генә, бетерелгән компонентны өлешчә кире кайтарган сыман итү - вакытлыча чигенү генә! Ә татарча укыган балаларга урысча ЕГЭ (БДИ) дигәннәре - шул хөкемне гамәлгә ашыру ул. Бандитларча әйткәндә - «контрольный выстрел».
Милли мәктәпләрдә рус теле буенча БДИ нормасын рус мәктәпләренә тиң иң югары категория дәрәҗәсендә, ана теле югарылыгында кую - монысы инде рус түгел халыкларны, аларның балаларын турыдан-туры, ирексезләп үз туган теленнән, үз милләтеңнән баш тартырга мәҗбүр итү! Ягъни, укып «кеше буласың» килсә - урыс бул!
Урыс булырга борылу башланды инде. Татар мәктәп­ләре урысча укытуга күчеп бетте. Мәктәпләребез өчен татарча укытучыларны әзерләү дә туктатылды.
«В начале было слово» диел­гән сүзләр белән башлана хрис­тианнарның изге китабы. Россия XXI гасырга аяк басканда, ил җитәкчесе дә ташка уеп калдырырлык сүзләр ычкындыр­ган иде:
«Полная дурь и бред, если кто-то, где-то запрещает в многонациональной стране родной язык или препятствует этому. Абсолютно недопустимо, вредно для страны в целом. Россия - сосредоточие такого национального, культурного, языкового богатства, которого в мире нигде нет. В этом как раз сила нашего государства».
Бу фикер В.Путинның 2002 елның 30 август көнне Казанда, Бөтендөнья татар конгрессының III корылтаенда әйтелгән сүзләре.
Әлбәттә, милли мәктәпләребезгә карата кылынган башбаштаклыкка Президент авызыннан «полная дурь и бред» дигән бәяне ишетү халыкта куа­нычлы өметләр уятты. Монысына да ышанырга тырыштык. Ләкин ахыры бөтенләй перпендикуляр, капма-каршы, киресенчә килеп чыкты. Биш-алты ел үтүгә, «дурь и бред» федераль закон статусына күтәрелде.
Судсыз-нисез, «төрек шпионнары» эзләгән булып, татар-төрек лицейларын юкка чыгардылар. Милли мәктәп­ләрдән сәяси шикләнү, аларны дошманнарга тиңләп гаепләү Россия хакимиятенең рәсми карашына әверелде. Ике фактны гына мисал итеп китерәм.
2008 ел, ноябрь ае. Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы Казанда барлык республикаларның рәсми вәкилләре катнашында үзенең күчмә утырышын үткәрә. Көн тәртибендә: милли мәктәпләр проблемасы. Ми­нистрлык исеменнән укылган док­ладтан өзекләр (тәрҗемәсез):
«Может ли национальная школа стать массовой в респуб­лике?Конечно нет! Потому что, во-первых, в настоящее время нет ни одного моноэтнического субъекта; во-вторых, школа всегда получала и получает от государства заказ на формирование общероссийского сознания.
Докладчик:
«Школа на родном языке обучения - это особая школа... В зависимости от реализации воспитательных задач и в зависимости выстраивания содержания она может выполнять или функцию консолидации, или функцию конфронтации, … создания межэтнического напряжения».
Докладтан берничә аерым җөмлә:
- «в ряде субъектов РФ компонентный принцип использовался для достижения самостоятельных политических целей»;
- «в ряде субъектов выстраи­вается национальная этническая система образования, что противоречит Конституции РФ»;
- «сделав школу фактором культурной автономизации этноса, школы используются как институт этнической мобилизации молодежи».
- «в 82 случаях из 100 детей школьного возраста, проживающих в Республике Татарстан, отсутствует понятие «Я живу в России. Я гражданин России».
Россиянең Мәгариф министрлыгы милли мәктәпләрне дошманнар әзерләүдә шикләнүен яшереп тә тормый!
Тагын бер, башка сыймаслык, өр-яңа факт. 2016 елның гыйнварында Дәүләт Думасы "Концепция преподавания русского языка в общеобразовательных организациях России" дигән закон кабул итә алмый калды. Депутат Разил Вәлиев инициативасы буенча, Татарстан Дәүләт Советы бу "Концепциягә" каршы кискен протест белдереп өлгерде. Татарстан позициясенә башка берничә республика да кушылды.
Менә нәрсә язылган иде аның проектында (РФда барлык мәктәпләр дә урыс телендә генә укытуга күчә, дигән өлешен китереп тормыйм):
"Однако существующее положение дел свидетельствует о том, что не во всех регионах интегративная функция русского языка реализуется в полном объеме. Так, на сегодняшний день более 4 тыс. школ РФ дают образование не на русском языке, что ставит граждан России в неравные условия. Игнорирование данной проб­лемы неизбежно приведет к ситуации утраты языкового единства государства, усилению социального расслоения и нарастанию напряженности, что является прямой угрозой национальной безопасности".
Монысы инде, пистолеттан аткандай, шартлатып әйтелгән: "Милли мәктәпләр - Россия дошманнары!"
Ул проект дуамал депутатларның җүләрлеге түгел. Ул бик югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Авторлар командасында: Думаның тулаем бер комитеты, проект тирәсендә шул ук, безне дошман итеп күрүче министрлык. Ә авторлар группасының җитәкчесе - Дума рәисе Нарышкин!
«Концепция» йомшартылып кабул ителде. Ләкин милли мәктәпләрне дошманнар рәтенә рәсми рәвештә кертү нияте суд хөкеменә дә тартылмады, тәнкыйть тә ителмәде, беркемгә бер шелтә белдерелмәде. Димәк, үз вакытын көтеп, исән-сау калды. Нинди нәтиҗә ясарга тиеш булабыз?
Милли мәгарифебезне сак­лап калу турында Татарстанда нинди генә планнар төзесәк тә, нинди карарлар, программалар кабул итсәк тә, мәктәпләребезне Россиянең потенциал дошманнарына тиңләүне кирегә үзгәртмичә - милли мәгариф проблемасын хәл итеп булмаячак! Безнең мәктәпләребезне, телебезне саклап калу өчен тырышуыбыздан һаман шул «дошманлыкны» саклап калу ниятен генә күрәчәкләр.
«Россиянең мәктәпләребезгә мөнәсәбәте үзгәргәнне көтеп, тик утырыйк» дигән сүзем түгел бу. Россия акылга утырганчы нинди сәяси шартларда көрәшергә туры киләчәгебезне истән чыгарырга ярамый икәнен кисәтү генә.
Спортча чагыштырып әйткәндә, безнең «командага» аерым, ярышып җиңү кагыйдәсе түгел, ә көрәшеп исән калу «кагыйдәсе» куелган. Мисал өчен: йөзүчеләр марафонында «өлкән туганыбызның» командасы елгада иркен хәрәкәт белән, агым буйлап - өске яктан аска йөзә. Ә безнекеләрне - агымга каршы, кулларын-аякларын бәйләп ыргыталар. Ике төрле кагыйдә ике командага ике төрле максат тудыра. Берсенә - дистанцияне үтеп призлар алу, икенчесенә - батып үлмичә, исән калу.
Әлбәттә, Россиянең милли мәктәпләргә карашын кешелекле итеп үзгәртү - ул аерым сәяси проблема һәм икенче зур тема. «Укытучыларның монда ни катнашы булырга мөмкин?» дигән сорауга җавап итеп кенә әйтер сүзләрем бар. Әлбәттә, бу - сәяси мәсьәлә, иң беренче чиратта, аны Дәүләт Думасында Татарстан халкы сайлап җибәргән депутатларыбыз күтәреп чыгарга тиеш. Моңынчы алар, 2004 елдан башлап, һәр чакырылышта, республикабызның хокукларын кыса торган, милли мәктәпләребезне бетерә торган законнарны, хәтта, республикабызның үз президенты булмасын дигән законны да, эндәшмичә хуплап, бертавыштан яклап утырды. Ә сайлаучыларны тавыш бирергә кыстаучы агитаторлар кем соң? Күпчелеге укытучылар түгелме? Сайлау алды җыелышларында булачак депутатка укытучылар тарафыннан: «Нигә син, иптәш кандидат, инде 3-4 мәртәбә сайланып, бер сүз дә кыстырмыйча, мәктәпләребезгә каршы законнарны хуплап, кнопкага басып утырасың?» - дигән сорауны бирүчеләр бармы?
Киңәш-тәкъдимем. Сайлаулар алда да булачак бит әле. Шунда үзегезнең мөмкинчелекләрегезне, бәлки, башкарак төрле кулланып карарсыз? Процентларны 95 кә күтәрү урынына 35кә төшереп димим, ә дөреслекне халыкка җиткереп, кандидатларга сораулар яудырып, оят тойгысы югалтмаганнарын оялтып... Кандидатларны сайлау­чыга тәкъдим иткән партиянең Татарстан обкомына да, бәлки, сорауларыгыз булыр?..
Милли мәгарифебезне исән калдыру юлында көрәшне «нәрсәдән башларга?» дигән сорауга да җавап-тәкъдимем бар: УНИВЕРСИТЕТТАН! Татар дәүләт милли университетыннан! Һәм аңа өстәп, Пединститутны, КФУ «колхозыннан» аерып, яңартып торгызудан.
"Татарстан Югары Советының Татар милли дәүләт университетын 1995 елда булдырырга" дигән 1994 елның 20 июлендә кабул ителгән № 2186-XII карары тормышка ашырылмаса да, әле исән, гамәлдән чыгарылмаган. Ул карар Татарстан Респуб­ликасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча гамәлдәге дәүләт программасында, "Татар дәүләт милли университетын төзү эшен дәвам итәргә", дип язып калдырылган. Федераль хакимияттән дә бер уңай яңалык булды: Федерация субъектларына үз ВУЗларын булдырырга законлы рөхсәт бирелде.
Милли университетыбызның төп вазифаларын мин үземчә күрәм:
- татар телен фән, мәдәният, сәясәт, дәүләт белән идарә итү теле дәрәҗәсенә күтәрү;
- милли кадрлар әзерләү;
- татар мәктәпләрен саклап калуда һәм аларның дәрәҗәсен үстерүдә, аларны алга тартучы локомотив итеп, милли мәгариф системасының ышанычлы нигезен булдыру;
- төрле милләт вәкилләрен татар культурасына, теленә, тарихына якынлаштыру, һәм шуның нигезендә күп милләтле Татарстан халкында үзара хөрмәт һәм аңлашылып яшәүне ныгыту.
Сүз уңаеннан: Мәскәүдә һәм Петербургта 3 яһүд университеты эшләп ята. Нигә алардан үрнәк алмаска? Мәскәү каршы булганда, нигә алар мисалына таянып, катырак тормаска?
Татар халкының да милләтен, милли мәгариф системасын, культурасын саклап, заманча яшәешкә хокукы башка бер халыкныкыннан да ким түгел.
Балалар бакчасыннан башлап, милли университетлар белән тәмамланган тулы милли мәгариф системасын булдыру - халкыбызны милләт буларак исән калдыру өчен иң кичектермәс, иң кайнар, иң мөһим проблема, тарихи язмышыбыз алдында бүген иң җаваплы бурыч.
Әгәр дә мәктәпләребезне дошманга тиңләп кимсетелүгә, көчләп руслаштыруга баш иеп, буйсынып, телебезне, мәктәбебезне халкыбыздан тартып алуга битараф калсак, ул киләчәгебезгә үзебез үк кул салуга тиң. Үз-үзенә кул салган кешене рухыбыз таза чорларда зиратка кертмәгәннәр. Ә үз-үзенә кул салган халыкка дөнья тарихында урын булмас. Тарих арбасыннан төшеп калуыбыз да бик ихтимал.
Мәктәпнең үлеме, ул - милләтнең үлеме!
«Без сугышта юлбарыстан көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез», дип, горурланып, Россия тарихында татар халкының зур хөрмәткә лаек­лы икәнен искәртеп язган иде Габдулла Тукай. Ә киләчәктә кирәк булмас микәнни Россиягә безнең юлбарыстан артык көчебез? Кирәгебез беткән икән, кем файдасына аттан артык эшлибез?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X