Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Флоридада 2023 елның беренче Сабан туе узды

Узган ялларда АКШның Флорида штатында 2023 елның беренче Сабан туе узды. Быелгы бәйрәмгә милләттәшләребез аеруча күпләп җыелды. Бирегә Татарстан һәм Башкортстаннан тыш, Пенза, Оренбур, Чиләбедән килеп урнашкан татарлар килгән.

Сабантуй балалар тарафыннан әзерләнгән “Дуслар йорты” спектаклен тәкъдим итү белән башланып китте.  Аннары бәйрәм капчык киеп йөгерү, аркан тарту, кашыкка йомырка куеп йөгерү һәм башка ярышлар белән дәвам итте. Соңыннан исә милләттәшләребез татарча җырлап, биеп күңел ачты.

Әйтергә кирәк, күпчелек кеше бәйрәмгә милли ризыклар әзерләп килгән. Халык өчпочмак, гөбәдия, кыстыбый, кош теле, бәлешләр белән сыйланып, аралашып  яңа элемтәләр булдырды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев