Мәдәни җомга

ЭШ СӨЙГӘННЕ ИЛ СӨЯ

Наҗия Әхмәтҗанова турында укучылары "Аның белән теләсә кайсы темага туйганчы сөйләшеп була", - диләр. Коллективтагы хезмәттәшләре дә: "Бал корты кебек тырыш, ышанычлы, күңел биреп эшләүче кеше", - дип бәялиләр. Күптән түгел Казанның ул хезмәт куючы 5 нче лицеена барып чыккан идем. Наҗия ханым урыс балаларына да, татарларга да татар телен...

Наҗия Әхмәтҗанова турында укучылары "Аның белән теләсә кайсы темага туйганчы сөйләшеп була", - диләр. Коллективтагы хезмәттәшләре дә: "Бал корты кебек тырыш, ышанычлы, күңел биреп эшләүче кеше", - дип бәялиләр. Күптән түгел Казанның ул хезмәт куючы 5 нче лицеена барып чыккан идем. Наҗия ханым урыс балаларына да, татарларга да татар телен укыта икән. 36 ел укыткан. "Бер урыс баласыннан да татар ясый алмадым, әмма телебезгә хөрмәт, аның матурлыгына соклану уята алдым. Минем дәресләрем факультатив кына булганда да хезмәт, физкультураны ташлап дәресемә киләләр иде. Беркайчан да балаларны эзләп йөргәнем булмады", - дип сөйләде ул миңа. Сабыр, бераз гына моңсу карашлы Наҗия ханым үзенең тормыш юлы турында: "Русия кешесе күрергә мөмкин булган барлык хәлләрне дә күрдем инде", - диде. Ятимлек, фәкыйрьлек, авыр хезмәт, йортсызлык, бала күтәреп укырга йөрү, дәреслексез дәрес укыту, татар теле укытучысы булганы өчен кимсетелү һәм башкалар. Хәер менә шул гади татар хатынының үткән юлына күз салу һәркайсыбыз өчен тормыш сабагы булыр.

"Мин 1942 елны Свердлау өлкәсенең кечкенә генә Красноуральски шәһәрендә туганмын. Миңа 6 яшьләр тирәсендә әти вафат булды. Чит җирләрдә бер үзенә тормыш йөген тарту авыр булгандыр инде, әни сеңлем белән мине алып туган авылы, Мамадыш районы Югары Ушмыга кайтты. Озакламый үги әти йортына күчендек. Үз әтием дә Сабирҗан исемле булгангамы, Сабир абыйны без бик тиз үз иттек. Ул чорның сугыш күргән, ут астыннан чыккан ир-атлары - күңеленнән "исән калсам гомерем буе берәүне дә рәнҗетмәс идем", дип ант иткән кешеләр. Дүрт кыз бала үстек, беребезгә дә күңел кителерлек бер сүз дә әйтмәде әтиебез. Җидееллык мәктәпне тәмамлаган елны авылда кичке 8 нчене оештырдылар. Аны тәмамлагач, әни күрше авылга 9, 10ны укырга төшереп җибәрде. Олы яшьтәге бер апага фатирга кердем. Фатир хуҗасы күп итеп мал асрый, хуҗалыгында эш баштан ашкан. Ул чакта авыл баласы эшкә карусыз була иде - мәктәптән кайтуга җиң сызганып эшкә тотынасың, арып бетеп соң гына йокларга ятыла. Дәрес хәзерләргә вакыт та юк. Үз авылында гел "5"кә укып килгән кеше булсам да, тәмам түбән тәгәрәдем, "2"леләр алам. Ярты ел шулай батырып эшләп йөрдем дә, барыбер начар укыйм дип, авылга кайтып киттем. Мин киткәч, хуҗа апаем капка төбенә чыгып елаган: "Атым китте", - дигән ди.

Кая барсам да, мине эш көтеп торды. Укымагач - фермага дуңгыз карарга мендем. 17 яшь - җиләк кебек вакыт, яшьтәшләр дә колхоз эшендә. Авылдан китәргә берәүгә дә паспорт бирмиләр. Дуңгыз көтүче Равил белән кичләрен очраша башладык. Минем укыйсым килә, дим. Син укысаң, мин дә укырга керәм, ди. Тәвәккәлләп Алабуга мәдәни-агарту училищесына укырга кердем. Аның да миннән каласы килми - Казан химия-технология институтына имтиханнар тапшырып кайтты. Безнең гаиләдә гел хатын-кыз, сеңелләр кечкенә - мине тормыш баса. Бер ел гына укып калдым, калганын читтән торып тәмамларга туры килде. Әлеге студентыма кияүгә чыктым. Күңел бернигә карамый, укыйсым килә. КДУның татар теле һәм әдәбияте бүлегенә имтиханнар биреп кайттым. Укуы шундый рәхәт. Улым тугач, ял алырга туры килде. Бала белән өйдә утырганда университетны сагынып киләм. Бөтен дөньяга "Минем дә укыйсым килә" дип кычкырырлык булам. Бала исәя төшкәч, тагын да сәләтлерәк төркемгә килеп кушылдым. М.Мәһдиевләр белән бергә 1975 елны диплом алдык. Хуш, кереп эшләргә ул чакта Казанда татар мәктәбе бармы? 5 нче урыс мәктәбенә факультатив рәвештә, теләгән балаларга гына татар телен өйрәтерсең дип эшкә алдылар. Кабинетым подвалда, вахтердан бушаган кечкенә бер бүлмә. Курчак өе кебек итеп матурладым мин аны. Йә, ходай, дәреслекләр юк, татар балаларын үзләре теләсәләр генә чакырып кертерсең диделәр. Хәзер уйлыйм, мин әти-әни булсам, гомердә дә хезмәт, физкультураны калдырттырмас идем. Ә балалар, рәхмәт төшкерләре, минем дәрескә керәләр иде. Төн йокламый, дәреслексез, бернинди методик ярдәмлексез үзем әзерләгән дәресләремне яраталар, телне өйрәнәләр иде. 4тән алып 11 нчеләргә кадәр берүзем укыттым. Араларында бик акыллы татар балалары бар иде. Үзебезнең әдәбиятне өйрәнми калалар дип җан әрни. Педсоветларда иң ахырдан гына миңа сүз бирә торган директордан ялынып-ялварып ачык дәресләр үткәрергә рөхсәт сорыйм. Рөхсәт юк. Алланың рәхмәте, нишләп каршы килгәндер инде. Бервакыт шулай ялынып - ялварып "Каз өмәсе" бәйрәме оештырдым. 80 нче еллар - мәктәптә магнитофон юк, татарча бер язма да юк. Музыка укытучысы татар көйләрен уйный белми, өйрәнергә теләми дә. Яшь чакта минем тавыш шәп иде. Үзем өстәлне барабан итеп кагам, үзем җырлыйм, тезеп бастырган балаларым мине күтәреп ала. "Каз өмәсе" дигән бәйрәм барлыгын бөтен мәктәп баласы шунда белде.

Татар теленең иң нык изелгән елларында Наҗия Сабирҗан кызын Казанның Вахитов районы татар теле укытучылары методик берләшмәсенә җитәкче итеп билгелиләр. Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә берәр мәктәптә семинар үткәрелә. Анда укытучыларның эше, һөнәри осталыгы, ялгышлары тикшерелә, ачык дәресләргә анализ ясала. Ничек тә мәгариф җитәкчеләренең игътибарын җәлеп итәргә, күбрәк хокуклар яуларга омтыла берләшмә җитәкчесе. Бервакыт укытучылар белемен күтәрү институты белгечләре Закирә Хәбибуллина, Фирая Шәйхиева белән бергәләп, иң матур, татар теле кабинетын ачыклап йөриләр. "Бер мәктәпкә килеп керсәк, татар теле укытучысы без киләсен белмәгән, чыгыш ясарга әзерләнмәгән. Шуннан директорның, "шул татар телең аркасында мәктәпнең дәрәҗәсен төшерәсең", дип укытучыга очып кунганын күрсәгез... Бичаракайны ашап бетерә күрмәсен дип, эшчәнлегенә "5"ле куярга мәҗбүр булдык. Ничек тә аларны рәнҗеттермәскә, җил-яңгыр тидертмәскә тырыштык", - дип искә ала ул. Тырышлыгын, карусызлыгын күрепме, тагын бер түләүсез хезмәтне иң башына салалар аның. Татар теле укытучыларына аттестация үткәрү комитетына билгелиләр. Тагын төннәр буена сузылган җыелышлар, ястык калынлыгы папкаларны өйрәнеп чыгып анализ ясау һ.б. Өстәвенә мәктәптә дә татар телен укыту буенча директор урынбасары - бөтен мәсьәлә аның аша үтә. Эш-мәшәкать белән сугарылган шул авыр елларының да матурлыгын күреп, сагынып искә ала өлкән укытучы. "Ул заманда ата-ана белән эшләве җиңел иде. Әгәр татар балалары ялкауланып китеп, "мин урыс төркеменә күчәм", дип дуласа, мин әти-әниләргә "Мин үлгәч күчәрсез татардан урыска", - дип җибәрә идем. Берәү дә кабат йөрми иде. Хәзерге ата-анага алай әйтеп булмый шул инде".

Менә шулай милләт тормышының иң авыр елларында йөкне үз җилкәсендә салган, шул еллар буена шәмне сүндермичә безнең көннәргә алып килгән батыр кешеләрнең берсе ул Татарстанның әйдәп баручы укытучысы Наҗия Әхмәтҗанова. Аның ягымлы йөзе, йомшак бәрхет тавышы йөзләгән Казан баласының хәтеренә уелып калгандыр. Үзе дә мәктәпне, балаларны яратуын болай сурәтли: "Бер елны подвалдагы кабинетым бик суык булды. Үпкәмә салкын тиде. Озак дәваланганнан соң табибләр 1 ел мәктәптә эшләргә рөхсәт итмәделәр. Шул чакта ярты ел тирәсе Милли китапханәдә эшләп алдым. Андагы тынлыкка нервыларым чыдамыйча, башларым авырта башлый иде. Мин балалар укыту өчен яратылган инде". 7 нче дистәне тутырганда да сабыйларның 100ләгән сорауларына җавап биреп, һәр көнне дәфтәр тикшереп, дәрес планы язып баручы тырыш кешегә сокланмый нишлисең!? Наҗия апаның тормыш юлы һәрбер татар хатынына үрнәк бит.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: