Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Диләрә Сөләйманова: “Татарстанда икетелле мәгариф кирәк”

Диләрә Сөләйманова Казан дәүләт университетында укыган, аннары Будапештта Үзәк Европа университетында магистрлык дәрәҗәсен алган. Кандидатлык диссертациясен яклаган, аның нигезендә "Татар йорты интерьеры: гореф-гадәтләр һәм үсеш" китабын чыгарган. 2013 елда Цюрих университетында антропология буенча докторлык диссертациясен яклаган. Хәзерге вакытта шул университетта укыта, фәнни эзләнүләр алып бара. Бер үк вакытта, ул Татарстандагы...

Диләрә Сөләйманова Казан дәүләт университетында укыган, аннары Будапештта Үзәк Европа университетында магистрлык дәрәҗәсен алган. Кандидатлык диссертациясен яклаган, аның нигезендә "Татар йорты интерьеры: гореф-гадәтләр һәм үсеш" китабын чыгарган. 2013 елда Цюрих университетында антропология буенча докторлык диссертациясен яклаган. Хәзерге вакытта шул университетта укыта, фәнни эзләнүләр алып бара. Бер үк вакытта, ул Татарстандагы икетеллелек һәм милли мәгариф мәсьәләләрен дә өйрәнә. Аның фикеренчә, Татарстанда бары тик татар телле мәгариф моделе инде яши алмый, шуңа икетелле мәгарифне үстерү кирәк. Цюрих университеты докторы, антрополог Диләрә Сөләйманова белән без менә шул хакта әңгәмә кордык.
- Диләрә, сез икетеллелек өлкәсендә нинди тикшеренүләр алып барасыз?
- Цюрихта яклаган диссертациям Татарстан мәктәпләрендә белем бирү сәясәтенә багышланган. Шул максаттан Татарстан район үзәкләренең берсендә тикшеренү уздырдым. Көн саен ике мәктәпкә йөрдем, дәресләрне күзәттем, укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре белән фикер алыштым, төрле чараларда катнаштым. Әлбәттә, авылларда торучы халык белән сөйләшүләрдә тел мәсьәләсе һәрвакыт калкып чыга. Бу БДИ кертелгән беренче ел иде. Кызганыч ки, бу күп кенә әти-әниләрне балаларын татар мәктәбеннән алуга китерде. Авылда нигездә татарлар яшәсә дә, халыкның күпчелеге балаларын рус мәктәпләре һәм бакчаларына бирүне өстен күрә.
- Татарстанда татар телен уку мәҗбүри. Әмма бер төркем әти-әниләр тарафыннан бу күренеш көчле каршылыкка китерә.
- Татарстанда татар телен мәҗбүри укытылуы белән мин риза. Татар телен саклап калуда һәм аның үсеше өчен дәүләт ярдәме булу зарури. Шул ук вакытта, мәктәптә телне укыту сәясәте җиренә җиткереп башкарылмау сәбәп­ле, ул зыян да сала. Мәсәлән, 1990 елларда кайбер мәктәпләрдә татар телен өйрәнү бары тик җирәнү хисен генә тудырды, чөнки укыту методикалары үсеш алмаган, төп басым грамматика белән ятлауга ясалган иде. Укытуда коммуникатив аралашу төп үзәккә куелырга тиеш. Телне ятлап түгел, шул телдә сөйләшеп өйрәнәләр ләбаса.
2009-2010 елларда тикшерүләр алып барган чакта, инглиз телен укытуга охшаш методикалар кулланылган дәрес­лекләр барлыкка килә башлаган һәм бу бик яхшы тенденция иде. Аерым әти-әниләрнең мәҗбүри укытуга каршы чыгуына гаҗәпләнмим. Моңа артык игътибар да итмәскә кирәк. Әти-әниләр, нигездә - прагматик кешеләр, алар рациональ максатлардан чыгып эш итә. Мисал өчен, мин өйрәнгән авылда әти-әниләр татарча камил белгән балаларын рус телле төркемнәргә күчерә иде. Сәбәбе - балаларына өй эшен азрак ясарга туры килсен һәм аларга яхшырак билгеләр куелсын. Рус мәктәбендә уку җиңелрәк булсын дип, кайбер әти-әниләр балаларын рус бакчасына бирә башлады. Шул ук вакытта өйдә аралашу бары тик татарча баруын дәвам итте.
Белем алуны ата-аналар беренче чиратта "иҗтимагый баскыч", үсәргә мөмкинлек буларак кабул итә. Алар балаларның киләчәге уңышлы булуын тели, ә моның өчен рус телен яхшы белү һәм БДИ-ны яхшы тапшыру кирәк. Шуңа күрә мәктәптә артык югары таләпләр куелса, бу ата-аналарның каршылыгына китерә. Бу каршылык митингларга чык­кан әти-әниләрдәге кебек ачык төстә, яки авыллардагы "тыныч саботаж" рәвешендә дә була ала. Әлеге каршылыкны киметү өчен татар теле дәресләрен мөмкин кадәр кызык итми булмый: балалар дәресләргә теләк белән йөрергә, телне "җырлап" өйрәнергә тиеш. Өйгә кайткач татарча җиңел сөйләшсәләр, әти-әниләр дә дәресләрнең нәтиҗәле булуын аңлар иде. Әлбәттә, бу укытучылар өчен бик зур хезмәт - шуңа күрә аларны яңадан укыту, заманча методикаларга өйрәтү мөһим.
- Европаның төбәк телләренә килгәндә, алар ничек итеп үсеш кичерә алды?
- Европада һәр телнең үз вәзгыяте һәм тарихы бар. Бу үсеш күренешләре күптән түгел, 1980 еллар тирәсендә генә башланды. Дөрес, барлык телләр дә мәгарифнең барлык баскычларында да кулланылмый. Үсеш, нигездә, бу илләрдәге көчле демократик институтлар һәм төбәкләргә күбрәк автономияләр бирү белән бәйле.
- Сез яшәгән Швейцариядә мондый мисаллар бармы?
- Мин шундый нәтиҗәгә килдем: тел яңарышы туган телгә карата уңай караш, хисси бәйлелек һәм горурлыкка бәйле. Швейцариядәге ретороман телен мисалга китерим. Бу телдә нибары 60 мең кеше сөйләшә, бу илнең 1%-ыннан да азрак. Элек бу телгә өстән генә, "таулылар" теленә караган кебек караганнар. Хәзер исә вәзгыять нык үзгәрде, тел ретороманнар өчен горурлык билгесенә әйләнде. Ретороман теле игътибар һәм кызыксыну үзәгенә эләкте. Бу "экзотик" тел туристларда һәм швейцариялеләрдә зур кызыксыну уята, аны актив рәвештә туристик продукциядә - плакатлар, китапчыкларда кулланалар. Бу телдә мәдәният тә барлык­ка килде - әдәбият, шигырьләр, хәтта, рэп җырлары. Бу мәдәни продуктлар тел яңарышы өчен шактый әһәмиятле. Һәм ул "астан", яшь, алдынгы карашлы кешеләрдән килә.
- Икетеллелек - чынбарлыкта реальме? Иртәме, соңмы "көчлерәк" тел "көчсезрәкне" йотачак дигән фикерләр бар бит.
- Әлбәттә, икетеллелек реаль. Аның мисаллары да күп: шул ук Швейцария, Канада, Каталония һ. б. илләр. Ассиметрик икетеллелек дигән төшенчә бар, бу очракта һәр тел үз урынын били. Мисал өчен, "көчле" тел иҗтимагый өлкәләрнең күпчелегендә урын ала, "көчсезрәк" тел исә куллану өлкәләрен генә били һәм шул кысаларда үсә.
- Читтән караганда, Татарстандагы татар теле хәлен сез ничек бәялисез?
- Россия кысаларында татар теле, мөгаен, рус теленнән соң үсешкә иң сәләтле тел. Әлбәттә, татарның күпмедер проценты чынбарлыкта татар телендә сөйләшә, тик аларның туган телне белүе нинди дәрәҗәдә - бу хакта статистик мәгълүматлар җитеп бетми. Моның уңай һәм тискәре яклары бар. Мисал өчен, татар телендә белем бирү хәле - куркыныч хәлдә. Димәк, икетелле мәктәп мәгарифе моделен үстерергә кирәк, чөнки бертелле, бары тик татар телле белем бирү моделенә инде ихтыяҗ юк, һәм, рәсми статистика башкача әйтсә дә, ул Татарстанда инде юк дәрәҗәсендә.
Бүгенге көндә татар телендә альтернатив яшьләр мәдәнияте үсү мөһим - бу яктан бездә уңай мисаллар бар. Глобаль күренешләрдә катнашкан, социаль медиаларда актив кулланылган, сыйфатлы мәдәни һәм мәгълүмати продукт булган телләр генә исән калачак. Дөресен әйт­кәндә, интернетта бирелеп, "чумып" укырлык татарча сайтлар юк. Бу нык аяныч. Inde сайты кебек, ләкин татарча эшли торган шәһәр яшьләренең медиа­-продукты кирәк. Сыйфатлы балалар китаплары, мультфильмнары, тапшырулары кирәк. Бу яктан соңгы вакытта бераз үсеш күзәтелә, аны активлаштыру мөһим.
- Сезнеңчә, татар булу өчен татар телен белү мөһимме? Яки милли үзаң күпкә әһәмиятлерәкме?
- Моңа һәркем үзе өчен үзе җавап бирә. Берәр вакыт милли үзаң телне өйрәнүгә китерергә мөмкин. Андый кешеләрне этәреп, "чын татар түгел" дисәк, үзебезгә генә зыян салырбыз. Минемчә, телне хисси ярату, якын итү әле тиешенчә өйрәнелмәгән. Татар телен белмәгән яки начар белгән татарларда аңа карата бик нечкә һәм ягымлы караш, җылы истәлекләр бар. Менә бу ярату, хисләр - чынбарлыкта, телне үстерү, кешеләрне телгә тарту өчен көчле ресурс. Һәм аны кулланырга кирәк.
Закир ӘМИРХАН.
"Азатлык" радиосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев