Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Әдәбият тарихы да яңара

Күптән түгел сигез томлык "Татар әдәбияты тарихы"ның бишенче томы дөнья күрде. Аны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында тәкъдим иттеләр. Басмалар турында журналистларга Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов, өлкән фәнни хезмәткәр Равил Рахмани сөйләде. Гуманитар фәннәрне...

Күптән түгел сигез томлык "Татар әдәбияты тарихы"ның бишенче томы дөнья күрде. Аны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында тәкъдим иттеләр. Басмалар турында журналистларга Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов, өлкән фәнни хезмәткәр Равил Рахмани сөйләде.
Гуманитар фәннәрне үстерергә омтылган һәр милләт үзенең иҗат мәрҗәннәрен барлауны, башкача әйтсәк, үз халкының әдәбияты тарихын язуны аерым бер бурыч итеп куя торгандыр. Татар зыялылары да XX йөз башында ук татар әдәбиятының үткән юлын өйрәнеп, аны укучы кулына җиткерү, аны әзерләү һәм бастыру мәсьәләсен кузгата, бу хакта зур фикер алышулар була. Билгеле ки, әдәбият тарихын эшләү ул бер халыкның ерак гасырларда калган әдәби иҗат тамырларын барлау һәм зур бер әсәрләр массасын системага салу, аны классификацияләү, әлеге әдәби барыштагы һәр язучыны, аның әсәрләренең үз урынын, үз бәясен табып, анализлау дигәнне аңлата.
Әмма XX йөз башында башланган бу зур эш 1917 елгы инкыйлаб вакыйгалары белән өзелеп кала, әдәбият тарихын эшләү 1920-1930 еллар аралыгында башкарыла. Татарлар бу яктан башка төрки халыклар арасында аерым бер уңышка ирешә. Газиз Гобәйдуллин һәм Гали Рәхим эшләгән татар әдәбияты тарихы томнарында әдәбиятыбыз Орхон Енисей язмаларына, гомумән, төрки дөньяга бәйләп карала һәм Болгар, Казан ханлыгы чорлары, аннан соңгы дәверләрдәге әдәбиятларыбызны үз эченә алып, аны төгәл системалаштырып, төзек бер тарих чылбыры рәвешендә күзаллана. 1920-1930 елларда тәкъдим ителгән концепция бүгенге көндә татар мәдәниятен һәм әдәбиятын бәяләүдә төп юнәлеш булып кала. Мәктәпләрдә, урта махсус һәм югары уку йортларында белем биргәндә, гомумән, гуманитар фәннәр үсешендә шушы концепциягә таянып хәрәкәт итәләр. Әмма, кызганыч ки, татар әдәбияты тарихын эшләүче Газиз Гобәйдуллин, Гали Рәхим, Галимҗан Ибраһимов, Габдрахман Сәгъди кебек беренче зур галимнәр, зыялылар шәхес культы фаҗигаләренә эләгә. Шуннан соң бу эш күпмегәдер тукталып кала.
Шулай да татар әдәбияты тарихы концепциясе мәдәни мәйданнан китми, яшәвен дәвам итә. 1950-1960 елларда бу хәрәкәт тагын да активлаша. Татар әдәбияты тарихын системалы фән югарылыгында эшләү кирәклеге турындагы фикерләр тынып тормаса да, бу ният бары тик 1980 елларда гына мәйданга чыга. Әлеге эшне Тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре дәвам итә. "Татар әдәбияты тарихы"н әзерләргә алынган белгечләр Мөхәммәт Гайнуллин, Гали Халит, Ибраһим Нуруллин һәм башкалар элгәреләр салган нигезгә таяна. Нәтиҗәдә татар әдәбияты тарихының 1984-2001 елларда эшләнгән алты томлыгы дөнья күрә.
"Алты томлык әзерләнгән еллар - совет идеологиясенең гуманитар фәннәрдә хакимлек иткән вакыты буларак билгеле. Шуңа күрә бу томлыклардагы исемнәр бер яктан географик Татарстан белән генә чикләнсә, икенчедән, әлбәттә, алгы планга әсәрләрдәге социализм идеясенең бирелеше, социалистик реализм юнәлеше куела", - дип тәгаенләп үтте Д.Заһидуллина. Беренче һәм икенче томнарда бу бик сизелмәсә дә, бигрәк тә 1917 елгы революциядән соңгы, XX йөз башы әдәбиятын бәяләүдә, мондый җитешсезлекләр аеруча күзгә бәрелә. Алты томлыкның соңгысын әзерләгәндә үк, әдәбият галимнәре, үзгәртеп корулар алып килгән иректән файдаланып, "Татар әдәбияты тарихы"н яңадан әзерләү мәсьәләсен күтәрә, аны эшләүне бурыч итеп куя. Тел, әдәбият һәм тарих институтында (соңрак сәнгать) томлыклар әзерләү XX-XXI гасырлар чигендә татар әдәбияты тарихында моңа кадәр ак таплар булып калган, шәхес культына эләгеп, әдәбият тарихыннан төшерелеп калдырылган шәхесләрнең иҗатын тергезүне, шулай ук аларның әсәрләренә идеологик чикләүләрдән азат бәя бирүне күздә тота. XX-XXI гасырлар чигендә, бигрәк тә 2000 елларда Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, Казан дәүләт университеты галимнәре һәм башка белгечләр катнашында "Татар әдәбияты тарихы"ның концепциясен тикшерү, аның турында фикер алышулар булып уза. Томлык­ларның эчтәлеге, төзелеше билгеләнә. Ләкин ул чорларда, XXI гасырның беренче елларында ниндидер адымнар ясалса да, алар китап буларак әзерләнеп бетми.
Татарстан халыклары телләре турындагы программа кабул ителгәндә, "Татар әдәбияты тарихы"н әзерләү мәсьәләсе яңадан баш калкыта, аңа кабат әйләнеп кайталар. Нәтиҗәдә Татарстан Фәннәр академиясе томлыкларны шул программа кысаларында бастырып чыгару турында тәкъдим белән чыга. "Хезмәтне бастырып чыгару мөмкинлеге ачылгач, томнарны әзерләү эше дә җайга салына. Ел саен бер том эшләнеп килә. 2013 елда аның беренчесе дөнья күрсә, 2018-2019-2020 елларга сигез томлык тулысы белән басылып чыгачак", - дип дәвам итте Д.Заһидуллина.
Әлбәттә, сигез томлык "Татар әдәбияты тарихы"н эшләү әдәбиятыбызның үсешен, бүгенгесен, узганын, киләчәген билгеләүдә бик мөһим. Чөнки басма тарихыбызның төп үзенчәлекләре, аның үткәннәрендә нинди күренешләр әһәмиятле булуы, аның традицияләре турындагы сорауларга академик фән югарылыгындагы төп җавапны "Татар әдәбияты тарихы" бирә.
"Татар әдәбияты тарихы" - академик басма, ул, мәктәп­ләрдә, югары уку йортларында белем биргәндә монографик тикшеренүләр алып барганда, нигез булып хезмәт итә. Дәрес­лекләр, аерым диссертацияләр сигез томлыкта тәкъдим ителгән концепция нигезендә үстерелә. Бу инде томлыклар гамәли барлык проектлар өчен дә фундаменталь хезмәт булып тора, дигән сүз.
Ә.Закирҗанов бу томлык­ларның, әлегә кадәр эшләнгәннәреннән күпкә өстен булуын искәртте. Аларда татар әдәбияты, республикада яшәүче татар әдипләре иҗаты гына түгел, ә бәлки, әдәбиятыбыз өчен әһәмиятле барлык әдәби күренеш­ләр тарихы чагылыш таба. Монда эмиграциядә булган әдәбият тарихы да, Башкорт­станда, Төмәндә яисә башка төбәкләрдә яшәп иҗат иткән аерым авторларның әдәбият тарихы өчен мөһим әсәрләре хакындагы фикерләр дә урын ала. Әлегәчә дөрес бәяләнмәгән, тарихтан төшереп калдырылган яки бөтенләй телгә алынмаган әсәрләр, кешеләр, аларның еш кына фаҗигале язмышлары турында мәгълүматлар бирелгән. Галимнәр бу яктан караганда, әле генә укучы кулына барып кергән V томның аерым урын тотуын билгеләде.
Әдәбият тарихын әзерли башлаганда, басма җиде томнан торырга тиеш, дип ниятләнә. Ләкин беренче том үсә-үсә икегә әверелә. "Милләтебез, төрки халык буларак, әдәби әсәрләргә искиткеч бай. Безнең борынгы хәзинәбез бик борынгы чорлардан башлана. Томны географик яктан да, вакыт ягыннан да киңәйтергә туры килде. Борынгы чорлардан Кашгарый сүзлекләрен алыйкмы, Баласагуни, Бакыргани кебек Кол Галигә кадәр үк булган язучыларыбыз­ны искә төшерикме... Без бер бөтенлекне рухи кисәкләрдән җыябыз. Әйтик, Марсель Бакиров Кытай истәлекләрендә сакланып калган тәрҗемәләрне таба, шулар аша безнең җырларга килеп чыгабыз. Моннан тыш томнарда сурәтләүләр анализ белән бергә алып барыла. Әйтик, Һади Такташ шигърияте искергән, социаль яктан заманыбызга бармый, дигән фикер ишетергә туры килә. Шул ук вакытта Такташның эстетик яктан шагыйрьлеген, даһилыгын инкярь итеп булмый, аны күрсәтергә кирәк. Без үзебезнең анализ белән Такташ иҗатының эчке үсеш матурлыгын да үрнәк итеп күрсәтеп бирә алабыз", - дип сөйләде томлыкларның төзүчесе, баш редакторы Равил Рахмани.
Үз туган телен белмәгән кеше дә халкының мәдәнияте турында мәгълүматлы булырга тиеш. Шуннан чыгып, татар әдәбияты тарихын рус теле укучысына тәкъдим итү турында сүз алып барыла.
"Татар әдәбияты тарихы"ның 8 томлыгында 200ләп иҗат портреты, 1000гә якын әдәбият әһеленең исеме атала. Хезмәттәге материал чор-гасыр­ларга бүлеп урнаштырылган.
1 томга - борынгы чорлардан XV гасырга кадәр вакыт керсә, 2 том - XV-XVI гасырлардан XVIII гасыр ахырына, 3 том - XIX гасырга, 4 том - XX гасыр башына, 5 том - 1917-1956 елларга, 6 том - 1956-1985 елларга, 7 том - 1986 елдан гасыр ахырына, 8 том - XXI гасыр башына кадәрге әдәби барышны үз эченә ала.
Томлыкларны китапханә­ләрдән, мәктәп-гимназия­ләрдән, югары уку-йортларыннан табарга мөмкин.
Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X