Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Чин иле татары

2005 елда Кытайга Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре килде. Алар бездән имтихан алып, Татарстанда бушлай белем алырлык татар яшьләрен сайлап алды. Без, 38 яшь кеше, бирегә укырга килдек.

Нәгыйулла Гыйззәтулла улы Хәсәнов – Кытайда туып үскән милләттәшебез. Татарча искиткеч яхшы сөйләшә. Һөнәре буенча – кытай теле укытучысы.


– Нәгыйулла, күпләр өчен Кытай – бик ерак җир. Сез менә соңгы тапкыр туган якларыгызга кайчан кайта алдыгыз?

– 2019 елның декабренда кайтып килгән идем, шуннан бирле кайта алганым юк. Әүвәл локдаун башланды, аннан соң да карантинның катгый таләпләре йомшармады. Әйтик, якын туганыбызның улы Казанда белем алып бетергәч, 2021 елда, очкычка утыру өчен, өченче тапкыр билет алгач кына Кытайга кайтып китә алды. Анда килеп төшүгә үк, аны да, башкалар белән бергә, 15 көн карантинга ябып куйдылар. Үз хисабына, билгеле. Аннары Башкалага юл тотты, тагын 15 көнлек карантинга тыктылар. Аннары үз шәһәре янәшәсендә тукталды, анда шулай ук 15 көн карантинда тоттылар. Өй бусагасын атлап кергәч тә, тагын 10 көн беркая чыга алмады, өй карантинында утырырга мәҗбүр булды. Җиңел түгел хәлләр...

– Инде 2021 елда шундый таләпләр саклангач, 2020 елда алар нинди иде соң?

– 2020 елда кешеләрне йортлары белән бикләп, йорт ишегенә мөһерле кәгазь ябыштырып куялар иде. Ул кәгазьне беркем дә ертып урамга чыкмады. Һәр йорттагылар үзләренә кирәк ризык, дарулар хакында исемлек язды, дәүләт структурасы хезмәткәрләре, махсус төркемнәр, шуларны җыеп, ябыштырылган кәгазьне алып, сораган товарларны биреп, яңадан мөһер сугылган кәгазь ябыштырып, бикләп китте. 

– Бездә мондый хәл булса, урамга чүплек канализациясе аша төшеп булса да чыгарлар иде, валлаһи...

– Кытайда тәртип көчле, дисциплина нык. 2022 елда да вирус афәтенең янә яңа дулкыны узды бит әле... Әти-әнием, туганнарым җәй айларында тагын озак вакыт – 100 көн каратинда утырды.  

– Нәгыйулла, сез балачактан ук татарча шулай камил сөйләшәсезме?

– Әйе, чөнки гаиләбездә татарча гына аралашу кабул ителгән. Безнең нәселнең өченче буыны Кытай дәүләтендә туды, шунда яши. Мин 1983 елда туганмын. Без гаиләдә 3 ир бала үстек: мин, энекәшләрем Әсгать һәм Вәлиулла. Нәселебездә Кытайга сәүдә эшләре буенча барып йөрүчеләр анда беренчеләрдән булып, инкыйлабка кадәр үк, татар хатын-кызлары өчен мәктәп төзеткән. Ул мәктәп бинасы хәзер дә бар, аны беркем дә сүтми, тарихи бина ул. Аның бер бүлмәсен татар җәмгыяте өчен бирделәр. Татарлар шунда бергә җыелышып, үз мәдәни чараларын үткәрә.

 Нәселебездәгеләр анда мәчет тә төзеткән. Әниемнең әтисен, Фәйзрахман бабамны исән чагында күреп калдым. Ул зур мулла иде. Инкыйлаб купкач, безнең нәселдәгеләрне Кытайдан кире чыгармаганнар, алар шунда калган. Әмма өметләрен Ватан белән бәйләп: «Кайчан да булса туган илгә кире кайтырбыз әле», дип фикер йөрткәннәр, Голҗа каласында төпләнгәннәр. Мин дә шунда тудым. Бу шәһәрдә төрле милләттәге миллионга якын халык яши. Ул Или елгасы ярында урнашкан, Или-Казах автоном өлкәсендәге кала өязе, Кытайның Шәнҗан-Уйгыр автоном районына керә һәм Казахстан белән чиктәш. 

 Безнең гаилә өчен Казан, гомумән, татар иле һәрвакыт изге җир булып саналды. Дәү әтием Фәйзрахман да еш кына: «Менә вафат булырмын, шуннан соң мине Татарстанга кайтарып җирләгез!» – ди торган иде. Әтием Гыйззәтулла Әнвәр улы бу хакта һәрвакыт истә тотты. Әтием 40 елдан артык кытай теле укытучысы булып эшләде. Ә әнием Хәлимә баштарак сәүдә өлкәсендә хезмәт куйган булган, аннары, без тугач, үзен бала үстерүгә багышлады. Әти дә шуны теләде.

– Сезнең Татарстанга килү тарихыгыз нинди?

– Минем әти электән үк Татарстанга бара алсагыз, шунда яши алсагыз, яхшы булыр иде, укыгыз, чит илдә дә яхшы һөнәр кирәк, дия килде. 2003 елда, 20 яшемдә, мине Казахстанга, шундагы туганнарыбыз янына чыгарды. Анда эшли башлау­га, татар җәмгыятен табып кушылдым, җирле «Сарман» ансамблендә, төрле концертларда җыр­ладым...

 Әти-әнигә гомер буе бик рәхмәтлемен! Әйткәнемчә, әтием татар телен оныттырмаска тырышты. Әнием матур җырлый, әтием баянда уйный. Әти безгә атнага бер тапкыр татар җырларын мәҗбүри рәвештә җырлата иде. Ә без кечкенә, үзебез яшендәге туганнарыбыз да бар бит әле... Әти кулына баян алгач, төрлебез төрле якка качып бетәбез, тик ул безне барыбер бергә җыя иде дә татарча җыр­лата башлый. Әгәр дә өйдә энем белән, онытылып китеп, кытайча сөйләшә башласак яисә кытайча җыр сузырга тырышсак, әти шундук кулына... камчы ала да эләгә безгә. Кытайча без урамда гына сөйләшә ала идек. Аның камчысы һәрвакыт түр башында эленеп торды. Шунысы да бар, без укыган чорда мәктәпләрдә укытучылар балаларны камчы белән кыйный ала, бу рөхсәт ителгән иде. Хәзер бу хәл рәсми рәвештә гамәлдән чыгарылды, әмма укыту барыбер шулай ук дәвам итә. Укытучылар хәтеремдә явыз булып истә калган. Берәрсе өй эшен эшләмәсә, яки аңламаса, укытучы тәнәфестә аңа өйрәтә, аңлата да, берүзен бер бүлмәгә бикләп куя, бала өй эшен эшли иде. Ашаганмы ул, ачмы – анысы укытучыны борчымый, өй эше эшләнгән булырга тиеш. Мин үзем җиңел укыдым. Хәтерем бик яхшы. Кытайның борынгы шигырьләрен дә бер укуда ятлый идем. Башка телләргә сәләтем булуын да тиз аңладым.

Әти сүзе – минем өчен канун. Аның киңәшен һәрчак тыңладым, сүзеннән чыгарга курка идек. Хәзер дә шулай, әти-әни фатихасында булу – бик мөһим. 

Кытай мәктәпләре 1-6 сыйныфка кадәр – башлангыч, 7-9 сыйныфкача – урта белем, 10-12 сыйныфка кадәр тулы урта мәктәпне тәмамлаучылар төрләренә бүленә. Аннары имтиханнар нәтиҗәсе буенча югары уку йортында бушлай яки түләп уку мөмкинлегенә ия булуың билгеләнә. Бары да баланың үз тырышлыгыннан тора. Әтием миңа: «Кытай педагогика институтының кытай теле факультетына кер», – диде. Шул белгечлекне алдым. Ни гаҗәп, 17 елдан соң менә шушы белемемнең кирәге чыкты да. 

2005 елда Кытайга Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре килде. Алар бездән имтихан алып, Татарстанда бушлай белем алырлык татар яшьләрен сайлап алды. Без, 38 яшь кеше, бирегә укырга килдек. Әтием дә 2005 елда Казанда узган зур тантаналарга делегат булып сайланды, Казанга безнең белән килде. Милләтебез безне бик яхшы каршы алды! Кан тарту бар икән, сиздем. Татарстанның тискәре якларын күрмәдем дә. Бар җирдә татарча сөйләшәләр, татарча киенгәннәр... И, рәхәт булды күңелгә! Казан дәүләт педагогика универститетының татар теле факультетында укый башладым. Бик сөендек! Аеруча әтием шатланды. Бу әле мәрхүм бабабызның васыятен үтәргә мөмкинлек тә туды дигән сүз. Аның кабер туфрагын алып кайтып татар җиренә сиптек, машаллаһ! 

– Сезнең нәсел шәҗәрәгез төзелгәнме? 

– Ул бик төгәл түгел. Татарстанга килгәнче үк, биредәге үз туганнарыбызны эзли башлаган идек. Татарстанга күп хатлар юлладык. Ниһаять, 2000 елларда безнең хатлар кирәкле инсаннарга ирешеп, беренче тапкыр җавап алдык, фотосурәтләр дә килде. Әние­без нәселе Башкортстанның Бакалы районына барып тоташа. Андагы туганнарыбызны эзләп таптык, берничә елдан соң күрештек. Әти ягыннан бабабыз исә: «Без – Хәсәновлар. Казан арты ягыннан», – ди торган булган. Төгәл сорап калынмаган. Татар матбугатына, радио­га да мөрәҗәгать иттек-итүен, тарихчылардан да сораштым, нәтиҗә генә булмады, әти ягы туганнарын таба алмадык.

– Энекәшләрегез дә биредәме? 

– Энем Әсгать Кытайда – табиб, операцияләр дә ясый. Ә Вәлиулла Татарстанга килеп, Казанда ике югары белем алды. Башта инглиз теле белгеченә укыды, аннары – журналистлык­ка, быел менә өйләнде, Казанда яшәп эшли.

– Нәгыйулла, сез тагын нинди телләрдә яхшы сөйләшәсез? 

– Казахча яхшы сөйләшәм. Инглиз, француз телен дә бераз беләм, русчам начаррак, ә менә уйгырча сөйләшә башласам, уйгырлар ялгыш сөйләшәсең, ди... Яшь чакта сәфәрләр кыласы килә бит инде ул. Мин романтика белән дус идем... Биредә бер ел хәзерлек курсында белем алдым, бер ел татар теле факультетында укыдым һәм аннары француз теле факультетына күчеп белем ала башладым. Әмма II курста укыганда, кытайлылар миңа бик яхшы хезмәт хаклы эш тәкъдим итте (Алар белән очраклы рәвештә генә урамда танышып, сөйләшеп киткән идем). Бик озак уйлангач, укудан китәргә булдым. Бу хакта әтигә әйтергә курыктым. Эш буенча күп калаларга командировкаларга йөрергә туры килде. Башта мине тәрҗемәче буларак, Чиләбегә юлладылар. Аннары Пермьгә, Ниҗгарга, Новосибирскига... Компания филиаллары директоры булып хезмәт куйдым. Казанда да филиал ачтылар. Ул, яхшы нәтиҗәләр аркасында, хәтта миңа була ачылды. Мин – тырышып хезмәт куючы реалист. 10 ел шушы юнәлештә эшләдем. Соңрак компания эше буенча Мәскәү, Петербургка, Балтыйк буе дәүләтләренә дә барылды. Эш кытай товарларын халыкка тәкъдим итү белән бәйле иде. Эшли башлап, бер ел узгач, әти-­әнигә мул итеп акча салдым, укуны өзүем хакында әйттем. Әти ачуланды. Аннары гына Кытайга кайтып килергә җөрьәт иттем. 

– Сезнең җәмәгатегез дә татар милләтеннәнме? 

– Айгөл белән 2010 елда гаилә кордык. Шул ук елны Кытайда туй иттек, безнең туйга 800 кунак килде. 
Казанда берничә мең кытайлы яши бит, аларның барысы да студентлар түгел. Башта алар өчен генә караоке-клуб ачтым. Кытайлар, гомумән, башка милләт вәкилләрсез генә ял итәргә ярата, бергәләп җырлап, күңел ачуга мөкиббәннәр. Турист булып килүче кытайлар өчен Казанда эскурсияләр оештырырга булдым. Борынгы биналарның тарихы үзем өчен дә кызык иде. Дүрт ай буе экскурсоводлыкка укыдым да: «Сертификат имтиханын йә татарча, йә кытайча гына бирәм», – дидем. «Русча начар сөйләшәм, миңа Татарстанда яшәү өчен татар теле бик җитә», – дидем. Шуннан алар кытайча белүче рус кешесен эзләп тапты, кытайча имтихан бирдем. Тик пандемия башланды, бер ел эшсез утырдым. Хәзерге көндә балаларга кытай телен укытам, бу эшемне бик яратам. Белем бирү – минем өчен шатлык, шушы эшкә алынгач, балаларны нык яратуымны аңладым. Әтием бик талантлы укытучы иде бит, әгәр дә аның югарылыгына ирешә алсам, миңа бик җиткән!

Улларыбыз Әмирхан һәм Айтуганга милли тәрбия бирәбез. Моннан 17 ел элек мине Татарстан колач җәеп каршы алган иде. Язмышым Татарстан белән бәйле булуына бик куанам. 

– Хәзерге ата-аналар арасында балалары белән бер көн – татарча, икенче көн – русча, өченче көн – чит ил телендә сөйләшүчеләр бар. Сезнең гаиләдә дә шулай түгелме?

 – Юк. Баштарак улларыбыз­дан: «Кытай телен өйрәнәсегез киләме? Кытай теле сезгә кирәкме?» – дип сорадык. Икесе дә: «Кирәкми», – дип җавап бирде. Җавапларын видеога яздырып алдык. Аларны хәзер дә мәҗбүриләмим. Баланың үз теләге булырга тиеш. Аннары, өйдә мин әти генә буласым килә, өйгә кайткач та укытучы булып, кытай теленә өйрәтеп утыру арытыр иде. Әмирхан кытай телен, уку программасы буенча, дәресләрдә өйрәнә, олимпиадаларда җиңүләр яулый. Ул инде 1800-2200 иерог­лиф белә.

Зур агач тамырсыз була алмый. Тамырлары булмаса, ул үлә. Шуңа күрә без дә улларыбызның татар телен яхшы белүен телибез. Алар туган телне мәктәптә яхшылап өйрәнер, дип фикер йөртмибез. Гаиләбездә гел ана телендә сөйләшәбез. Айгөл дә Лаеш районының Кече Елга авылы кызы бит. 

– Нәгыйулла, әти-әние­гез бу көннәрдә ни белән шөгыльләнә? 

– Алар – лаеклы ялда. Әтигә – 62, әнигә – 61 яшь. Әтием гомере буе дәүләт эшлеклесе булды. Дәүләт хезмәтендә булгач, аның пенсиясе зур. Анда дәүләт хезмәтендәгеләр эшләгән чакта нинди хезмәт хакы алган булса, шул ук күләмдәге пенсия хакы ала. Башкалар исә үз пенсияләрен алдан кайгыртырга мәҗбүр. Дәүләт эшендә булмаганнар эшләгән чакта, пенсия өчен дип, алдан ук үз акчаларын түләп куя, аннары хөкүмәт аны пенсия яшенә җиткәннәрнең үзләренә беразлап түли башлый. Әниебез, мәсәлән, шундый пенсия ала. Алар белән «Вичат» махсус кушымта аша атнасына 3-4 тапкыр видеоэлемтә аша сөйләшеп, хәл-әхвәлләрен белешеп торабыз.

Әтием бу көннәрдә генә Г.Тукай шигырьләрен кытай теленә тәрҗемә итте! Шагыйрь хакында, аның иҗаты хакында мәкалә язып, Кытай газетасында бастырып та чыгарды. Минем әтием депутат та булып эшләгән иде, ул тик утыра торган зат түгел.

– Сезнең тагын нинди хоббие­гез, яраткан шөгелегез бар?

– Мин татар җырларын җырлаудан тыш, төрле уен коралларында уйнарга яратам. Менә өч атна эчендә тальян гармунында уйнарга өйрәндем. Гомумән, әти безне кечкенә чагыбыздан ук төрле уен коралларында уйнарга өйрәтте. Мин гитарада да, пианинода да, аккордеонда да уйный беләм.

Татарча җырларга кушсалар, татар халык җырларын гына җырлар идем. Яшь барган саен, күңелем шуларга тартыла. Тел очында тора бит алар! Истә кала! 

– Кытай яшәешен барласак, әлеге илдәге ир-атлар хатын-кызлар саныннан 30 миллионга артыграк булгач, хәйран күп ир-атлар шул сәбәп­ле гомер буе өйләнә алмый, дип әйтү дөресме?

– Бу чыннан да шулай. Кытай ир-атларының күбесе парсыз кала дисәң дә була. Чөнки урамда танышу да юк диярлек. Алар күп эшли, аз күңел ача дигәндәй, танышу өчен дип музейларга, кафеларга да атлыгып тормый. 27 яшьтә гаилә кору гадәти күренеш булып саналса да, яшьләр үзләре дә әлеге адымны ясарга ашыкмый. Алар тыйнак та, ата-аналар хәзер үз кызларына булачак җәмәгатен кияү базарлары аша сайлый. Анда дистәләгән анкеталар тутырылып куела, тик булачак гаилә башлыгының матди хәле яхшы булу да зур йогынты ясый. Ә бар ир-атлар да бай түгел. Ярлыга чыгарга теләүче аз. Андагы кытай кызлары: «Үз йортың, машинаң бармы? Акчалы эштә эшлисеңме?» – дип турыдан сораштыра. 2005 елга кадәр гаиләдә бер генә бала булырга тиеш, дигән канун бар иде, шуңа күрә гаиләдә ир бала, нәсел дәвамчысы туу яхшырак дип саналу сәбәпле дә, ир-атлар саны артканга күрә дә, инде хәзер ата-аналарга туачак баланың җенесен алдан әйтү дә тыела. 2015 ел статистикасы кытай ир-атлары, хатын-кызлар белән чагыштырганда, 33,66 млн га күбрәк дип раслаган иде. Хәзер инде кытайларга ике бала табу рөхсәт. Ә татарлар өч бала таба ала. Гомумән, андагы аз милләтле халыкка өч бала табу – рөхсәт.

– Хәзерге Кытайда төрки халыкларның, шул исәптән татарларның хәле авырмы? Мөселман динен тотучылар кыерсытыламы? 

– Кытайда бар халыкның туксан проценты – кытайлар, ун проценты – илле биш милләт вәкиле. Бүген анда нибары 4000 нән артык кына татар гомер итә. Аларның күбесе Шәнҗан-Уйгыр автоном районында төпләнгән. Гади халык мөселман динен тота, аларны тынычсызлаучылар юк. Шунысы да бар: дәүләт социализм кысаларында, шуңа да карамастан анда мәчетләр ябылган еллар булмаган. Безнең мәчет тә эшләгән. Кытайлар сөйләшкәндә дә: «Татарларны сакларга кирәк!» – ди. Кытай кануннары нигезендә, дин тоту тыелмый. Анда буддизм, христиан динендәгеләр дә яши. Әлбәттә, уйгырлар үз дәүләтләрен төзергә омтыла, ләкин бит бу һич мөмкин була торган вакыйга түгел. Алар яшәгән җирләр – инде бихисап еллар Кытай дәүләте территориясе. 

– Кытай теленә әйләнеп кайт­сак, Кытайда чыннан да тулы бер җөмләләр саннар белән язылып кына да аңлатыламы?

– Әйе. Бу ысул без мәктәптә укыганда ук кулланыла иде. Мәсәлән, иң мәгълүм сүзләр – «Мин сине яратам» – сан белән 520 дип языла ала. Яисә 5201314 – «Мин сине яратам һәм сине гомерем буе яратачакмын» дигәнне аңлата. «Сине сагынам» – 360. «Сау бул» – 88. «Тизрәк» – 777. Бу төр язылыш хәзер башлыча кәрәзле телефон язмалары өчен кулланышта. 520 санының әйтелеше кытай­ча «Мин сине яратам» дигән сүзләр әйтелешенә бик охшаш. Берәр кәгазь битенә 520 дип яза идек тә, дәрес барганда, берәр кызның кулына сала идек. Укытучылар барыбер аңламый иде... 

– Милли үзенчәлекләр... Кытай белән безнең гореф-гадәтләрдәге, кануннардагы аермалык шактый. Шуңа берничә мисал да китереп үтик әле, Нәгыйулла.

– Әйтик, кыргый табигатьтә нибары 1600 панда яши дигән мәгъ­лүмат бар. 1962 елдан башлап пандаларны аулау катгый тыелган. Әгәр дә берәрсе панданы үтерсә, дәүләт кануны буенча, ул кеше зур җинаять кылган булып санала, чөнки Кытайда панда – милли хәзинә. Аларны әле бик күреп тә булмый, пандалар берничә зоопаркта гына яши.

Кытайда саннарга да мәгънә салынган. Мәсәлән, 6 саны – уңыш, 8 саны бәрәкәт мәгънәсенә тиң. Пекиндагы Халык­ара Олимпиаданың 8.08.2008 елда, кичке 8 дә башланып китүе дә шуның белән бәйле булды. 4 санының кытайча әйтелеше «үлем» дигән кытай сүзеннән тон буенча гына аерыла, шуңа күрә алар аны өнәми һәм 4 санындагы йортлар да анда күпкә арзангаракка сатыла. Кытайлар бәйрәм бүләген җөп санда бүләк итүне дә үз күрә. Моннан тыш, Кытайда бер кулдагы биш бармак белән гадәттәгечә бишкә кадәр санагач, шул бер кулдагы бармак­лар белән 6 дан алып 99 га кадәр ишарә белән санау да бар әле. Мин дә шулай саный алам. Аның тарихы еракка барып тоташа. Дәү әтием Фәйзрахман әйтә иде: «Ике сәүдәгәр очрашса, бер-берсенең киемнәрендәге хәйран киң җиңнәре эченә бер-берсенең кулларын тыгалар да, сатырга теләүчесе кирәкле бәяне ишарә белән генә аңлата, ә алырга теләүчесе риза яки риза булмавын шулай ук кул ишарәсе белән генә әйтә. Тирә-юньдәге халык та берни ишетми. Сәүдәгәрләр бәяләрне үзара килешкәнче шулай ишарәләп кенә сатулашалар».

Гомумән, кытайча тыныш билгеләре язылышы да башка, әйтик, татарча күп нокта билгесе өч ноктадан торса, кытайча ул өч нокта итеп тә, шулай ук алты нокта итеп тә языла, соңгысы кешенең әйтер сүзе тагын да күбрәк булуын аңлата. 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев