Мәдәни җомга

ЧЫН-ЧЫННАН ЛАЕК

"Азатлык" радиосы хәбәрчесе Фәнис Фәтхи Уфадан хәбәр җиткерде: Салават Юлаев бүләгенә дәгъвачылар билгеләнгән. Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә 2012 елгы Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премияләренә дәгъва итүчеләр исемлеге бәян ителде. Бу юлы да анда каләм әһелләре күпчелекне тәшкил итә. Республикадагы шушы абруйлы бүләккә тәкъдим ителүчеләр арасында...

"Азатлык" радиосы хәбәрчесе Фәнис Фәтхи Уфадан хәбәр җиткерде: Салават Юлаев бүләгенә дәгъвачылар билгеләнгән. Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә 2012 елгы Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премияләренә дәгъва итүчеләр исемлеге бәян ителде. Бу юлы да анда каләм әһелләре күпчелекне тәшкил итә.

Республикадагы шушы абруйлы бүләккә тәкъдим ителүчеләр арасында аерым шәхесләр дә, иҗади коллективлар да бар. Исемлеккә тәфсиллерәк тукталыйк. Анда иң беренчеләрдән булып "Башкортстан" теле-радио компаниясенең телевидение студиясе журналисты Салават Хәмидуллин тора. Салават Юлаев бүләгенә аның урыс телендә баручы "Историческая среда", ягъни "Тарихи даирә" тапшырулар проекты тәкъдим ителә.

Күренекле татар язучысы Суфиян Поварисов абруйлы бүләккә төрле елларда дөнья күргән романнары - трилогия-эпопеясы өчен "Өмет" татар яшьләре гәзите коллективы тарафыннан күрсәтелә.

Икенче татар әдибе Муса Сираҗины исә Салават Юлаев исемендәге премиягә "Кызыл таң" гәзите тәкъдим итә. Дәгъвачылар исемлегендә талантлы татар шагыйре Мөхәммәт Закиров та бар. Әдәби тәнкыйть һәм шигърият сөючеләр тарафыннан югары бәяләнгән "Туган йорт" исемле китабы белән чыга ул иҗади көч сынашуга.

Әдәбият өлкәсеннән С.Юлаев бүләгенә тагын танылган әдипләр Рәшит Шәкүр, Риф Мифтахов, Талха Гыйниятуллин, Камил Җиһаншин, Сәлимҗан Бәдретдинов та тәкъдим ителә.

Театрлар арасыннан бу юлы Стәрлетамак шәһәрендәге башкорт дәүләт драма театры югары бүләккә дәгъва итә. "Мәскәү-Васютки" спектакле белән бәйгегә чыга бу данлыклы коллектив. Исемлеккә дүрт кеше кертелгән: баш режиссер Азат Җиһаншин, рәссам Альберт Нестеров һәм артистлар Миңниса белән Филарит Бакировлар.

Бәйгедә катнашучылар арасында дүрт рәссам һәм сынчылар төркеме дә бар. Танылган татар рәссамнары Вәсил Ханнанов белән Салават Гыйләҗетдинов та аерым-аерым кертелгән исемлеккә. Тагын билгеле рәссамнар Җәлил Сөләйманов белән Әмир Мәҗитов та бүләк өчен бәйге мәйданына чыккан. Сынчылар Дамир Мәгәфуров, Владимир белән Александр Дворниклар һәм Иршат Каһарманов та Салават Юлаев бүләген дәгъвалый. Алар Башкортстан дәүләт педагогика университеты каршында эшләнгән "Акмулла" сыны комплексы өчен шушы дәрәҗәле бүләккә тәкъдим ителә.

Иҗат әһелләре һәм аларның әсәрләре хакында фикерләр һәм мөрәҗәгатьләр 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Ә бүләкне тапшыру, һәр елдагыча, Башкортстан Республикасы көнен бәйрәм иткәндә -11 октябрьдә булачак.

"И туган тел..." фикере

Иң әүвәле без күренекле язучы-публицист, татар теле белгече, мөгаллим, гәзитебезнең һәм "И туган тел..." кушымтасының даими авторы Суфиян Поварисовны әлеге олуг вакыйга - аның Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәрәҗәле дәүләт бүләгенә тәкъдим ителүе белән сөенеп, ихластан котлыйбыз, бүләккә, һичшиксез, лаек булыр дип өметләнәбез; бу игелекле гамәлләре өчен Башкортстан җәмәгатьчелегенә, иң башта "Өмет" гәзите редакциясенә рәхмәт әйтәбез. Аксакалыбыз бу бүләккә чыннан да лаек дип санап, аңа тәгаенләнер дип ышанып калабыз.

Суфиян Поварисов - укучыларыбызга яхшы таныш, аның Галимҗан Ибраһимов турында өч томлык романнары, сугыш хатирәләре, гыйльми хезмәтләре Татарстанда да, Башкортстанда да басылды, җәмәгать эшлеклесе буларак та, педагог буларак та актив эшчәнлеге белән күпләргә үрнәк; шәкертләргә бай булуы белән дә башкалар көнләшерлек.

Остазга багышланган саллы гына язманы без "И туган тел..."дә аңарга 85 яшь тулуны билгеләп, 2009 елда бастырган идек. Шул язмадан кайбер юллар: "Галимҗан Ибраһимов иҗаты - аның төп иҗат чыганагы булды. Ул аны татар сөйләмен өйрәнү өчен нигез итеп алды - ул татар телен, аны образлы фикерләүдә, ягъни язучы иҗатында куллану үзенчәлеге сыйфатында өйрәнә башлады. Галимҗан Ибраһимовны үз итеп, аның нәкъ менә шушы кыйбладагы осталыгын ачып салды, ана теленең тасвир чарасы буларак бик нечкә мөмкинлекләрен яшь язучыларга, журналистларга, үзе язып күрсәтеп, үз мисалында җиткерә алды; шушы юнәлештә башта кандидатлык, аннары докторлык диссертациясе яклады, филология фәннәре докторы булды, дистәләгән монография, уку кулланмалары бастырып, төрки фәненең күренекле галиме булып танылды.

Боларны бит ул укытучылык эшеннән аерылмыйча башкарды. Монда да аңарга башкалар салган шома юлдан барырга насыйп булмады, аңа үз юлын сайларга кирәк иде - Башкортстан шартларында татар телен саклау, үстерү, аны укыту осталарын әзерләү шактый катлаулы шөгыль. С.Поварисов бөтен гомерен шушы катлаулы эшкә багышлады - Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасында гади укытучыдан башлап күренекле профессор дәрәҗәсенә җитлекте".

Бу күзәтүдән соң җиде ел үтеп тә киткән - озын гомернең кып-кыска бер мизгеле. Ә Суфиян абыйның соңгы шул чорда басылып чыккан хезмәтләрен барларга тотынган идек, озын бер исемлек тезелеп китте. Сөбханалла, күз генә тия күрмәсен. Әдәби эшчәнлектән башласак, Бөек җиңүнең алтмыш еллыгына багышлап, өч томнан торган сугыш эпопеясен тәмамлауга иреште. Фәнни эшчәнлеккә килсәк, бу - галимнең төп эше, өстәвенә әле ул, әйткәнебезчә, педагоглык хезмәте белән дә үрелеп бара, ягъни саф фәнни әсәрләр өстенә аларны пропагандалау, укыту алым-юлларын ачып биргән методик хезмәтләр дә язарга, бастырырга кирәк. С.Поварисовның үз фәнни кыйбласы бар, дигән идек. Бу биш елда да ул шул кыйбласыннан тайпылмады: татар теленең куллану өлкәсенең фәнни нигезләрен ачу, шул юлда бүген килеп туа торган бихисап тактик, көндәлек проблемаларны хәл итәргә булышу юнәлешендә барды. Татар теленең образлы фикерләүдәге, ягъни матур әдәбият әсәрләрендә, беренче чиратта, күренекле классигыбыз Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендәге хәзинәсен анализлау юлында ачышларын дәвам иттерде, шуларны укытучыларга, студент, яшь галимнәргә җиткерү өчен Уфада һәм Казанда, татар, башкорт, урыс телләрендә биш саллы кулланма бастырды ("Г.Ибраһимов поэтикасында фразеологизмнар", "Г.Тукай поэтикасында чагыштырулар" (урысча), "Тел рухиясе", "Г.Ибраһимов һәм татар теле" (урысча), һ.б); Уфа, Казан, Стәрлетамакта үткән алты төбәкара фәнни-гамәли конференциядә саллы доклад-чыгышлар ясады. Биш елда матбугатта гына да аның 128 фәнни-методик мәкаләсе басылырга өлгергән инде. Кыскасы, С.Поварисов татар сөйләмен өйрәнүнең Л.Җәләй, В.Хаков, Х.Курбатовлар белән бергә башлап җибәргән традицияләренә тугры кала биреп, татар лингвистикасына саллы өлеш кертүен дәвам иттерә. Татар әдәбиятенең телебез үсешенә керткән өлешенә дөрес фәнни анализ бирү юлында аның җитәкчелегендә лаборатория эшләп килә дию һич арттыру булмастыр.

Каян килә аңарга шушындый яшәү дәрманы? Бу сорау мәгънәле яшәргә теләгән һәркемне кызыксындырырга тиештер бит. Андыйлар аз түгелдер дип уйлыйм: Русиядә ирләр уртача алтмыш яшькә кадәр генә яши дигән рәсми статистика мәгълүматы татарларга кагылмый. Шөкер, бездә яшьләр белән өлкәннәр нисбәте киләчәгебезгә өметсез карарга сәбәп була алмый. Тик бу безгә тынычланырга нигез бирми. Сау-сәламәт озын гомер кичерү бөтен җәмгыятебезнең максаты, көндәлек бурычы саналсын иде. Суфиян абыйлар үрнәге, тәҗрибәсе барыбызга да, бигрәк тә яшьләргә, бик кирәк. Шулай да, каян ала соң Суфиян абый яшәү дәрманын?

С.Поварисовның дәрман чыганагы - аның гомерлеккә сайлап алган үз һөнәре булуы, үз кыйбласына гомерлеккә тугры калуы, шуннан тәм табып, гайрәт чигермичә яши бирүе. Иң бәхетле кеше - ул илһам белән мәхәббәтне үзеннән җибәрмәскә көч табып яшәүче. Суфиян абый кебек. Шундый сыйфаты булганнар гына бүтәннәрнең игътибарыннан читтә калмый. Бу биш елда әдипнең укучылары, яшьләр белән республиканың, илнең төрле почмакларында очрашулары, чыгыш ясавы турында матбугатта, радио-телевидениедә, шул җөмләдән Интернетта да, әллә күпме хәбәр бәян ителде. Үзең теләп кенә андый чаралар үткәреп булмый, бүтәннәрнең дә сиңең белән кызыксынуы, яныңа омтылуы кирәк. Ә моның өчен өр-яңа гамәлләр кылуың, яңа, кызыклы, файдалы фикер-тәкъдимнәр әйтә килүең зарур. Олылар яшьләрне гел тартып торса гына милләтнең киләчәге якты, рухый мохит сәламәт була.

Суфиян Поварисовның озын гомерле булуының, иҗат чишмәсенең саекмавының, ургылып торуының сәбәпләреннән янә берсе - ул үз хезмәтеннән, аның җимешләреннән тәм табып, кадерен белеп яшәү белән бергә бүтәннәрнең дә иҗат табышларын күрә-таный белү, аларга да хөрмәт белән карап, соклану-сөенү, ишәйсен дип кайгырту. Олыгайгач көнчелек чиренә бирешкән бәндәләр дә очрый; бигрәк тә иҗат әһелләре, малтабарлар арасында. Халыкның "Олы булсаң, кече бул" дигән канатлы фәлсәфи сүзен ихласый аңлау һәм аңа тугры булу җиңел түгел, күрәсең. С.Поварисовтан үрнәк аласы иде - ярты гасыр буена ул күпме студентны үз хезмәтенә, ана теленә, әдәбияткә тугры татар теле укытучылары, белгечләр, язучы, журналистлар итеп җитлектереп, тәрбияләп чыгарды. Күпме яшь галимгә үз кыйбласын табарга булышты. Аңа рәхмәт әйтүче галимнәр, язучылар, журналистлар бер мин генә түгел. Һәр студентка ул өметле укытучы, иҗатчы, тел белгече дип карый, экспедициядән бер генә яңа сүз, мәкаль табып алып кайткан, язма эшендә бер генә үзенчәлекле тасвир чарасын кулланган студентны да ул бәяләмичә, дәртләндермичә калмас.

Сизәмсез, аның эш-хәрәкәтләре турында күбрәк үткән заманнан, хәзерге заманга күчеп язабыз. Әйе, ул бүген дә хәрәкәттә, армас-талмас хезмәттә. Быел ул Казанга да килеп китте - Галимҗан Ибраһимовның 125 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә катнашты, коллегалары, яшь галимнәр, шәкертләре белән очрашты. Шушы көннәрдә генә редакциягә шылтыратып, Галимҗан Ибраһимовның тел үзенчәлекләре, осталык тәҗрибәсе турында яңа монографиясе басылып чыгуын хәбәр итеп, шатлыгы белән уртаклашты. Бу иҗади казанышы белән дә без аны ихластан котладык. Хезмәтне кулга алуга укучыларыбызга да мәгълүмат бирербез, иншаллаһ. Бәлки әле башка сөенечле хәбәрләр дә килеп җитәр.

Поварисовча яшәү рәвеше - татар олысының иң хөрмәткә лаек зат икәнен раслаучы, бәхәссез дәлилдер. Аныңча яшәргә тырышу - остазыбызга тугры калуның иң ышанычлы мисалыдыр. Бу үрнәкнең җылысы, яктылыгы арта барсын, әле озак дәвам итсен иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: