Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Чуар тел

Телемез гарәп кәлимәләренең һө­җү­меннән котылды инде дип торган вакытта, телемезгә икенче бер һөҗүм башланды.

Бер милләтнең теле югалса, бер милләт икътисади (экономик) җәһәттән җиңелсә, ул милләт үзе дә югала, бинаән галәйһи (шуңа күрә) тел мәсьәләсе гаять әһәмиятле мәсьәлә дип телнең әһәмияте хакында озын мөкаддәмәләр (кереш сүз) язып тормый, туп-тугъры телемезнең нинди җәһәттән үзгәргәнен, бетсә ничек бетәчәген язып китәсем килә.

Төрек-татар кавеменең иске лөгатьләренең әксәре (сүзләренең күбесе) онытылып беткән. Аларның күбесе истигъмальдән (файдаланудан) чыгып, алар урынына гарәби, фарси кәлимәләр кереп урыннашканнар. Шуларның мокабиле (алмашы, эквиваленты) үземезнең асыл төрек телендә булса да, алар югалганнар яисә истигъмаль кыйлынмыйлар. Чит кәлимәләр бездә шул кадәре күп, шул кадәре мәгълүм булып беткән, аларны чыгарып ташлап, алар урынына үземезнең иске төрек сүзләрен истигъмаль итү мөмкинлек дәрәҗәсеннән узган. Мәсәлән, дөнья, гакыл, гыйлем, илтифат, игътибар... вә башка кәлимәләрне һәркем кирәк кайда гына булса да истигъмаль итә, боларның нинди мәгънәдә икәнене дә һәркем үз теле кеби беләдер. Мондый сүзләрне татар теле арасыннан чыгарып ташлау гаять читен. Бу сүзләр үз сүземез кеби булган, әдәби телемездә урын алган. Халык, мәкъсудыны ифа иткәндә (максатын белдергәндә), боларны теләсә генә ничек истигъмаль итә һәм аңлый. Хәтта боларның бәгъзеләрене истигъмаль итми калу мөмкин түгел. Аларны катыштырмый язарга уйласак, көчләнеп кенә яза аламыз. Вә илля юк (башкача булса, югыйсә). Бу лөгатьләр асыл төрек телене вә шивәсене бозарга сәбәп булсалар да, бу көндә төрек-татар теле шулар катышкан көенчә төрек-татар теле булып киткәнгә, моннан соң тагы андай лөгатьләр кермәсә, безнең телемез моннан да артык бозылмый бер әдәби тел тәшкил итә алыр.

Үз фикеремчә, моннан соң телемезгә гарәби, фарси кәлимәләр катышып, ул яктан безнең тел бозылмас, фәкать асыл телемездә булмаган, бәгъ­зе фәнгә гаид (кайбер фәнгә караган) гарәби исемнәрең дә телемезгә артык зарар итә алмас. Ниһаять, әдәби тел дигәнемез татарчалашып беткән гарәби сүзләр белән катыш булыр, һәрбер телдә азмы-күпме әҗнәби (чит) лөгатьләр була. Моннан һичбер кавемнең теле местәсна түгел (читтә кала алмый). Бу әҗнәби лөгатьләр бигрәк тә фәнни, гыйльми һәм дә яңа ихтираг кыйлынган (уйлап табылган) берәр нәрсәнең исемнәре булалар. Бер нәрсә читтән керсә, аның исеме дә бергә килеп, тел арасында кысылып кала. Мондый нәрсәләрнең исемнәре үземездә әүвәлдән булмаганга күрә, болар, үз сүзләрене югалтып, аның урынына кереп калмыйлар. Мондый чит бер сүз керү белән үземезнең бер сүз югалып китми. Бәлки болар белән телемезнең байлыгы арта, лөгатьләре күбәя. Бер чит сүз кереп тә, үземезнең телдә шул ук мәгънәне аңлата торган сүзне югалтмаса, артык зарар юк, чөнки бу асыл татар сүзенең кимүенә сәбәп булмый, мәгәр чит сүз кереп урынлашып үземезнең бер сүзне югалтуга сәбәп булса, менә монда бик зур зарар булачагында шөбһә юк. Чөнки болар, барган гына саен күбәеп, меңнәрчә лөгатьләремезнең онытылуына, югалуына сәбәп була алалар. Мисал, бер вакытта кайдандыр «дөнья» кәлимәсе, кергәндә татарча аҗун сүзенең урынын алып, аны югалткан. «Игътибар», «илтифат» сүзләре кереп, шул ук мәгънәдә булган татар сүзләренең югалуына сәбәп булганнар. Шундый гарәпчә кәлимә керү сәбәпле онытылып киткән меңнәрчә татар сүзләрен табарга мөмкин. Шулай бара торгач, гарәпчә-татарча катыш ушбу күрдекемез тел мәйданга чыккан.

Бу шулай инде. Бу чит сүзләрне чыгарып ташлап, кире югалган татар сүзләрен урынына кую, халык арасына таратып истигъмаль кыйлдыра алу бик кыен. Бу хакта үкенеп, моннан соң сакланып барудан артыгы юк. Госманлы төрекләре дәрәҗәсендә калмаганымыз өчен шатланырга да урын бар. Чөнки аларның бу көндә әдәби лисан дип йөрткән телләренең яртысыннан артыгы гарәпчә белән фарсыча.

Әлхасил, безнең халкымыз әдәбият белән мәшгуль булмас борын, әллә ни вакытта телемезгә чит сүзләр кереп калган, алар күбесе үз лөгатемез кеби булып киткән, җыеп алып чыгарып ташлау дәрәҗәсеннән үткән. Дөрест язу, дөрест уку өчен боларның авырлыгы тия. Шулай булса да, безнең татар теле моннан соң моннан артык бозылмас. Госманлы төрекләре кеби безнең үз лөгатемез югалып бетә язмаган әле. Тугърысы, гарәпчә кәлимәләр ягыннан артык зур куркыныч юк. Татар теленә аз-маз гарәп кәлимәләре катышу белән әллә ни булмас. Булган эш булган, солы арасында үскән борай кеби булып торырлар. Язучыларымыз ихтыят (саклык) белән язсалар, шул күргәнемездән артык телемез гарәп кәлимәләре белән ­чобарланмас.

Телемез гарәп кәлимәләренең һө­җү­меннән котылды инде дип торган вакытта, телемезгә икенче бер һөҗүм башланды. Монысы борынгыга караганда да куркынычлырак. Бунысы, бик тизлек белән таралып, үземезнең асыл лөгатьләремезне халык арасыннан югалта башлады. Бу хәзергә беленми торса да, бара торгач, искиткеч дәрәҗәдә телемезнең тамырыннан какшавына сәбәп булыр. Моның сәбәбеннән ниһаятьсез күп сүзләремез югалыр. Югалмый калсалар да, шул лөгать китапларында гына калып, халык арасында истигъмаль ителмәс. Менә ике сатучының сөйләшкәнен тыңлап караек:

«– Ну, тавариш, ярминкәгә барасыңмы?

– Юк, нигә? Дахуты расхутка җитми торган нәрсә артыннан вримә тирәйт итеп йөрүе не стоит. Үткән ел ул ярминкәгә барып, тәк сибә бушка йөреп, расхутланып кайттым. Бармасаң, дватсат раз лутчы икән».

Менә дүрт-биш юл сүздә унбиш чит сүз бар. Хәлбуки, бу ике татар үз телләре белән сөйләшәләр. Рус кәлимәләренең сүзләре арасына кергәнен алар үзләре дә белми калалар. Чөнки табигый хәлгә әйләнгән. Бу сүзләрнең һәрберсе үз телемездә дә бар. Аларны хәтерләренә китерә алмый калганга күрә, чит сүзләрне ихтыярсыз китерәләр. Бу инде шәһәр җирендә, инде авылга кайтып караек. Ике агай сөйләшә:

«– Ул дуракка сереңне напрасна сөйләгәнсең, никагда сер тотмый ул.

– Чурт беләмени аның алай икәнен, муж бит, берни булмас.

– Фсудки, сөйләмәгән яхшы булыр иде.

– Ну, туган, эш үтте, ничава не падилаеш, терсәкне тешләп булмый».

Менә бу ике агай ни чаклы чит сүзне үз сүзләре кеби иттереп, сүзләре арасына катыштырып җибәрәләр. Бу чаклы рус кәлимәләренең татар теле арасына кысылуы өчен нәрсә әйтергә?.. Бу сүзләр бер вакытта күбәеп, гомуми булып китеп, ничаклы үз лөгатьләремезне югалтуларына кем шөбһә итәр? Рус теле үз алдына торганда бик әдәби, безнең өчен белүе гаять матлуб (кирәкле) булса да, телемезгә катышып китеп, телемезнең чуарлануы, шивә вә өслүб (стиль) җәһәтеннән үзгәрүе, лөгатемезнең югалуы игътибарга алынса, телемезгә катышуы матлуб түгелдер. Бу китеш белән барган, татарча, русча, гарәпчәдән мөрәккәб (оешкан) яңа бер тел дөнья йөзенә чыгар. Асыл төрки теле вә лөгатьләре лөгать китапларында гына калыр. Китапларымызда гына булса, бу билийятне (бәлаләрне) чыгарыр да ташлар идек. Ә бу алай түгел. Бәлки халык арасына тарала, андагы татарча сүзләрнең урыннарын аладыр.

Әле югарыда мисал итеп күрсәтелгән агайлар русча укымаганнар. Инде русча укыган татарларның ана лисаннары белән сөйләшкәннәрен тыңлап торсаң – ис китәр! Алар, шөбһәсез, яртысыны русча, яртысыны гына татарча сөйлиләр. Эшләр шулай барса, үз телемез белән укуның базары да төшә башласа, егерме-утыз елдан соң саф татар теле белән язылган китапны аңлаучы да булмый башлар. Татар сүзенең нинди мәгънәдә икәнен лөгатьләрдәй генә карап белә башлармыз. Без бу хәлгә төшмәсәк тә, болай барганда, балаларымыз шул хәлдә калыр. Ушбу киләчәкне уйлап, телемезгә чит сүзләр катыштырып сөйләшүдән, кызык яисә русча белгәнемезне кешегә белдерү өчен, телемезне чит сүзләр белән чобарлаудан ниһаять дәрәҗәдә сакланырга кирәк иде. Ике телне бергә катыштырып сөйләүдән бара торгач, бер бозык, эшкә яраксыз тел генә туар. Моннан безгә башка файда килмәс. Фән аркылы яисә берәр нәрсә белән бергә кергән кәлимәләрдә сүз дә юк. Алар ихтыярсыз керәләр. Чөнки аларның исемнәре бездә борыннан булмый. Алар безнең сүзләремезне югалтмыйлар. Кирәк вакытта аларны истигъмаль итми дә мөмкин түгел. Югарыда сөйләшкән агайлар истигъмаль иткән чит сүзләр берсе дә болай зарурәт сәбәпле кермәгән. Аларның мокабиле телемездә артыгы белән бар, шуларны истигъмаль (файдалану) итәргә, онытмаска, югалтмаска кирәк.

Беренче тапкыр «Шура» журналының  1911 ел 13 (1 июль) санында басылган.

  Газетага Разил ВӘЛИЕВ әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев