Мәдәни җомга

Беренче утырышта

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышы узды.

Анда комиссия рәисе, Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов кереш нотыгыннан соң Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, «Татар ата аналары» төркеме координаторы Илсөя Әхмәтгалиева, Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова һ.б. чыгыш ясады. 


Милли Шура рәисе В.Шәйхразиев 2014 елда Татарстан хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән «Татар халкының үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын финанслау­ны елына 32 млн сумнан 100 млн сумга кадәр арттыру күздә тотылуын хәбәр итте, Татарстан Президенты Р.Миңнеханов моңа ризалыгын белдергән.

«Программаның Президент тарафыннан хуплануы – зур бурыч та, өмет тә. Финанс ягын арттыруның сәбәбе – татар җәмәгатьчелегенең үтенеч-гозерләре. Татар халкының үсеш стратегиясе буенча колачлы сөйләшүләр алып барганда, без милләттәшләребездән күп тәкъдимнәр ишеттек, тик аларны тормышка ашыру өчен матди чыгымнар таләп ителә. Кайбер тәкъдимнәр хәзерге программага кермәгән иде, шуңа без Президентка мөрәҗәгать иттек. 100 миллион сум финанслауны күздә тоткан яңа программа инде әзер, аны, татар җәмәгатьчелеге фикерләрен исәптә тотып, министрлыклар, ведомстволар һәм Бөтендөнья татар конгрессы берлектә төзегән. Яңа программа 2020-2023 елга билгеләнгән. Ул августта кабул ителер дип ниятләнә», – дип хәбәр итте вице-премьер.

Өстәмә акчаларның, мәсәлән, 8,5 млн сумы чит өлкәләрдә яшәүче татар оешмаларына милли кием һәм реквизитлар, милли музыка уен кораллары алуга тотылачак. «Без тел, милли кием, мәдәният, дин, моң, милли ризык, дибез, алар барысы да безнең милләтне алга алып бара. Без Илһам Шакиров исемендәге дәүләт премиясе бирү тәкъдиме белән чыктык, аны Президентыбыз та хуплады. Тиздән бу хакта указ дөнья күрергә тиеш. Татарстан күләмендә ел саен Илһам Шакиров исемендәге бәйге уздырылачак, һәркайсы 200 әр мең сумлык өч премия булачак. Беренче тапкыр дәүләт премиясенең берсе һөнәри осталыгы булмаган һәвәскәр җырчыга биреләчәк. Без бөтен моңлы татар халкын милләтне саклап калырга өндәячәкбез», – дип ачыклады В.Шәйхразиев. Милли Шура рәисе программага татар яшьләре форумы уздыру, татар китаплары чыгару, татарча кино-мультфильмнар әзерләү, шәҗәрәләр төзү, татарча диктантлар оештыру да кергәнлеген әйтеп узды.

Заманында Спас районын җитәкләгән Камил Ногаев үз чыгышында төп игътибарны татар теленең кулланылыш даирәсе, бу юнәлештә активлыкны арттыру кирәклеге мәсьәләсенә юнәлтте. «Мин үземне татар теле кулланылышы кимүендә гаепле дип саныйм. Район башлыгы булып эшләгәндә дә, гаиләмдә дә татар кешесе буларак тиешенчә эшләп бетермәгәндә гаеплемен. Ике улым татарча белә. Биш оныгым бар, олыраклары татарча аңлый, кечерәкләре татарча аңлап та бетерми. Моның сәбәбе нидә? Халык шуны аңларга тиеш», – дип сөйләде ул һәм интернет, телевидение йогынтысының бик зур булуын, балалар бакчасы тәрбиячеләрен, башлангыч сыйныф укытучыларын да ике телдә әзерләргә кирәклеген искә алды. К.Ногаев бервакыт Балтач районына сәфәр кылырга туры килгәнлеген һәм татар районына барып, русча сөйләүдән кыенсынуын хәтергә төшерде. Депутат русча фикерләп булса да, татарчага тәрҗемә итеп сөйләргә, Дәүләт Советында да татарча чыгыш ясарга дип үзенә бурыч куйган. К.Ногаев Дәүләт Советында 60 тан артык депутатның татар булуын искәртеп, татар теленең кулланылышын парламент утырышларында ук арттырырга өндәде. «Беркая татарча чыгыш ясарга ярамый дип язмаганнар. Тәрҗемәчеләр бик яхшы тәрҗемә итеп бирә. Президент та татарча чыгыш ясарга өнди бит. Кемнәндер кер эзләргә кирәкми. Үзебездән башларга кирәк», – диде ул.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов өченче ел рәттән рес­публика заказы буенча билингваль һәм полилингваль мәктәпләрдә эшләү өчен кадрлар әзерләнүе турында сөйләде. Бу заказ буенча 250 бала укый. Быел тагын 150 бала кабул итү планлаштырыла. Әлеге программаларның асылында балаларны, иң беренче чиратта, татар телендә эшли алырлык итеп әзерләү бурычы тора. Моннан тыш, алар фәннәрне рус һәм инглиз телләрендә дә укыта алачак. «Үтенечебез бар. Менә шул 250 балага, быел өстәләчәк тагын 150 балага респуб­лика, Казандагы татар театрларына, башка мәдәни чараларга билетсыз керү хокукын бирергә иде. Аларның күзләре яна, теләкләре бар, татар концертларына, театрларга керәселәре килә, ләкин акча түләп йөрергә мөмкинлекләре юк», – диде Р.Җамалетдинов. Ул 2023 елда КФУда лингвистларның халыкара конгрессы узачагын, әлеге конгрессның, карар кабул ителү белән, үз сайтында инглиз, рус һәм татар телендә пресс-релиз урнаштырганлыгын хәбәр итте. Бу вакыйганы институт директоры телебезне тагын да алга чыгару өчен бер адым буларак бәяләде.

Татар телен укыту өчен көрәштә башлап йөрүчеләрдән булган И.Әхмәтгалиева балалар бакчаларында татар төркемнәре, мәктәпләрдә татар сыйныфлары оештыру кирәклеген һәм аларны руслашудан саклау мөһимлеген ассызыклады. Татар телен уку-укытуны киңрәк җәелдерү мәсьәләсендә дингә бәйле чатаклыкны да телгә алып үтте. Хәзер дингә бирелгән бер төркем ата-ана исламда милләтләр беренчел түгел дигән сылтау белән, балаларының туган телен белүенә игътибар бирми, хәтта моннан баш тарта башлаган.

Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Л.Әхмәтҗанова үз тармагындагы кайбер уңыш­лар турында бәян итеп, көн кадагындагы мәсьәләләргә игътибар юнәлтте. Аның әйтүенчә, бүген Татарстанда 60 проценттан артык бала татар телен туган тел буларак өйрәнә. 679 мәктәп татар телендә эшләп килә. Татар телендә белем бирү 25 процент булса, тәрбия класслары белән бу сан 42 процент тәшкил итә. «Тәрбия сыйныфлары ул – фәннәр рус телендә укытыла, әмма чаралар татар телендә алып барыла», – дип аңлатма бирде министрлык вәкиле.

«Урта гомуми белем алу рус телендә, ләкин бүген 57 мәктәп 10-11 сыйныфларда татар телендә белем бирүләрен дәвам итә, татар телендә белем бирүне бетердек дип әйтә алмыйбыз. Комиссия алдында шундый максат куябыз: РФ гражданнары гаризалары буенча, туган телдә белем алуны төп мәктәптә генә түгел, ә урта мәктәпкә кадәр озайту кирәк», – диде Л.Әхмәтҗанова. Әлбәттә, бу эшне федераль үзәк белән бергә киңәшеп башкарганда гына ахырына җиткерергә мөмкин. 

Милли мәгариф идарәсе башлыгы төп дәүләт имтиханын татар телендә бирү мөмкинлеге булганын да искәртте. «Сигез фән татар теленә тәрҗемә ителә, бу эш өчен хөкүмәт акча бирә. Биремнәр татарча языла, ләкин былтыр 62 бала гына татарча дәүләт имтиханы тапшырырга теләк белдергән». 

Л.Әхмәтҗанова күп кенә ата-аналарда татар телендә белем алуга омтылыш булмавына аерым тукталды. «Былтыр җәй көне бер төркем әти-әниләр Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итте. Без балалар бакчасыннан бер төркем мәктәпкә татар телендә белем һәм тәрбия сыйныфына күчәргә телибез, безгә директор каршы, диләр. «Миңа 10-15 гариза алып килегез, безнең тарафтан ярдәм булыр», – дип озаттым. Ата аналардан гариза булып та, мәктәп директоры каршы килә икән, Мәгариф министрлыгы үз сүзен әйтәчәк. Кызганыч, теләкләре сүздә генә калды, әти-әниләр килмәде», – диде.

Л.Әхмәтҗанова былтыр Чаллыдагы бер мәктәптә булган хәлне искә алды. Анда унбер беренче сыйныф ачылган булган. Мәктәп җитәкчелеге татар сыйныфлары ачу мөмкинлеге барлыгы турында белдерү дә ясаган. Ник бер ата-ана баласын татар телле сыйныфта укытырга теләп гариза язсын! «300 дән артык бала килгән унбер сыйныфтан 2-3 төркем ачу мөмкинлеге бар иде, кадрлар да, дәреслекләр дә җитәрлек, мәктәп кызыксына, ләкин ата-аналардан теләк кермәде», – диде Милли мәгариф идарәсе башлыгы.

Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең беренче утырышыннан соң шунысы ачыкланды: бу максатларда эш өчен аерым акча каралмаган. Татарстан президентының матбугат сәркатибе Лилия Галимова онлайн брифингта болай дип белдерде: «Президент каршындагы комиссия киңәшмә органы булып тора, ул тәкъдимнәр җиткерер өчен төзелде. Комиссия составына кергән кешеләрнең төрле тармакта тәҗрибәләре бар. Алар татар телен саклау, үстерү, ныгытуда үз тәкъдимнәрен җиткерәчәк. Әлеге тәкъдимнәрдән чыгып, президент карар кабул итәчәк. Шуның белән беррәттән финанс мәсьәләләр дә хәл ителүе бар. Ләкин комиссия аерым бюджетка ия булачак дип әйтү дөрес түгел. Киңәшмә органы буларак, ул президентка татар телен сак­­лауда тәкъдимнәр юллый»...

И. ЗӘКИЕВ.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: