Мәдәни җомга

БЕР-БЕРЕБЕЗДӘН ӨЙРӘНИК ВӘ ГЫЙБРӘТ АЛЫЙК

(Район газеталарына күзәтү) Казан (Идел буе) федераль университетының Попечительләр советы утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов университетның бер төркем галим, хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының бүләкләрен тапшырды. Университетның Гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Васил Заһит улы Гарифуллинга Президент "Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе" исемле дипломын...

(Район газеталарына күзәтү)


Казан (Идел буе) федераль университетының Попечительләр советы утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов университетның бер төркем галим, хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының бүләкләрен тапшырды. Университетның Гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Васил Заһит улы Гарифуллинга Президент "Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе" исемле дипломын тапшырды.

Күренекле тел белгече, "И туган тел..."нең актив хәбәрчесе Васил әфәндене олы бүләк белән ихластан котлыйбыз, яңа иҗади уңышлар телибез һәм укучыларыбызга аның өр-яңа фәнни язмасын тәкъдим итәбез.


Җирле матбугатның, район матбугатының иң зур өстенлеге - аның аудиториягә якын булуы, реаль кешеләрнең эшләрен, тормыш-язмышларын яктыртуы, аларның конкрет проблемаларын чишә алуы. Менә шул өстенлекне югалтмаска, аны нәтиҗәле файдаланырга кирәк, димәк. Югыйсә кайберләребез район-шәһәр гәзитләрен җирле хакимиятнең эш-гамәлләрен яктырту, җирле түрәләргә дан-шөһрәт җырлау чарасы буларак файдалана. Кемнәрдер инде радио-телевидениедән әллә кайчан яңгыраган, үзәк матбугатта аркылыга-буйга сөреп чыгылган темаларны яңа мәгълүмат буларак үзенең җирле укучысына тәкъдим итәргә омтыла. Кайбер наширләребез аз-маз гына булса да редакциянең керем маддәсен арттыру максатында болай да кеп-кечкенә гәзит битенең ярты мәйданын белешмә-игъланнар, реклама урнаштыруга сарыф итеп бетерә. Нәтиҗәдә җирле басманың абруе кими, тираж туплау проблемасы кискенләшә.

Соңгы елларда район матбугаты системасында шактый гына уңай күренешләр дә күзгә ташлана. Беренче битнең даими кунагы булган баш мәкалә, авыл хуҗалыгы сводкалары, рәсми хәбәр һәм хисапларны күп кенә басмаларда көнүзәк темага җитди язмалар, җиңелчә репортажлар, фоторепортажлар алыштырды. Беренче бит күпкә җиңеләйде, укылышлыга әверелде. Республикабызда чыгып килә торган кайбер район гәзитләренең узган 2012 елгы саннарына күз салгач, әнә шундыйрак нәтиҗәгә килдем.

Җирле аудиториянең көндәлек мәнфәгать-ихтыяҗларын күз уңында тоткан район басмаларын кулга алу белән шушы төбәк тормышы тулаемы белән күз алдына килеп баса. Урыннардагы даими авторлары белән элемтәне өзмәгән, укучылар хатларына даими урын биреп барган район гәзитләре оттырмый. Барыбер иң кызыклы, халыкка якын темаларны күбрәк гәзитнең үз хезмәткәрләре түгел, урындагы хәбәрчеләр тәкъдим итә бит . "Татарстан яшьләре" гәзите, мәсәлән, әнә шундый даими авторлар хисабына тематик төрлелеккә ирешә, популярлыгын саклап килә. Шундый энтузиаст-иҗатчылар белән шактый уңышлы эшләп килә торган басмалардан Кукмара районының "Хезмәт даны", Алабуга районының "Алабуга нуры", Мамадыш районының "Нократ" гәзитләрен атап китәргә кирәктер.Аларда укучылар хатларыннан торган махсус рубрикалардан тыш, гәзит санының күп кенә үзәк язмаларын штаттан тыш авторлар иҗаты тәшкил итә. Бу - аудитория белән тыгыз элемтәдә торуның иң ышанычлы юлы.

Мондый элемтәне ныгыту нисбәтеннән "Теләче" гәзите оператив "Халык авазы" рубрикасын алып бара, ягъни редакциягә килгән хатларга җавапны сорау белән бергә үк укучыга тәкъдим итә. Биредә әле укучылар арасында даими анкета сораштырулары да уздырыла. Аларның бик саллысы, җитдие, "Җиде сорау - җиде җавап" рубрикасы белән, мәсәлән, 12 октябрь санында бастырылган.

"Хезмәт даны"нда "Алло, тыңлыйсызмы?" рубрикасы белән "Кемгә ачыйм күңелемне?" дигән исем астында даими турыдан-туры элемтә эшләп килә. Редакция хезмәткәрләре айга ике тапкыр телефоннан аудиториянең сорауларын, зарларын кабул итә, оператив рәвештә тиешле оешмаларга мөрәҗәгать итеп, телефон аша яңгыраган проблемаларны тикшерә, җавапларны гәзиттә бастырып чыгара, кем дә булса рәсми җавап бирүдән баш тартса, гәзит бите аша чаң кагарга да күп сорап тормыйлар. Укучылардан килеп ишетелгән проблемаларның кайберләрен өйрәнеп, журналист тикшерүләре дә уздырыла. Афәрин!

"Нократ" гәзитендәге "Җаныгыз ник әрни?" рубрикасында укучылар язмалары туплап бирелә. Кызыклы язмалар күп. Гомумән, гәзиттә актуаль темаларга язмаларны күпләп табарга була. Вәрис Миңнегалиев, Алсу Спиридонова, Николай Михайлов кебек тәҗрибәле журналистларның язмаларында район халкын борчыган проблемаларның барчасын да табарга була. "Нократ"та авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать, социаль тармаклар проблемалары гына түгел, тарих, әдәбият-сәнгать, традицияләр - киң яктыртыла торган темалар. Гәзитнең бизәлеше шактый оригиналь булуы күзгә ташлана. Кайбер кызыклы баш исемнәренә дә игътибар итмичә кала алмадым: "Авыр икмәк" (2012, 10 окт.), "Шүрәлеле урман хуҗалары" (шунда ук), "Табигать үпкәләрен үпкәләтмик" (2012, 17 окт.), "Париж гына түгел, Мамадыш та матур" (2012, 10 окт.), "Аяклы китап" (2012, 17 окт.), "Өч миллионның көле күккә очты" (2012, 10 окт.) һ.б.

Андый игътибарга лаеклы баш исемнәрен һәрбер гәзиттән табарга була анысы. "Алга карасаң да кәләш, артка карасаң да кәләш", "Җир бирәбез, кем ала" ("Алабуга нуры", 2012, 26 сент.), "Кичә бирдем, бүген алдым, яки Ике кило май кыйссасы", "Көзләрегезне ничек җылытыйк?" ("Теләче", 2012, 5 окт.) һ.б. Шул ук Алабуга гәзитендә астрологик фараз өчен кызыклы рубрика исеме уйлап тапканнар: "Өлкәннәр өчен әкият" дип атала ул. Шулай итеп, атнага бер тапкыр "Өлкәннәр өчен әкият" басылып чыга. Ә менә шул ук гәзиттәге "ТКХ" рубрикасын күңел бик үк кабул итеп бетерми. "ЖКХ" аббревиатурасы халык телендә бик популяр булса да, татарча варианты гәзит өчен бармый кебек.

Инде хәзер баш исемнәренең уңышсызларына игътибар итик. Ни кызганыч, алары сан ягыннан күпчелекне били дигән тәэсир кала. Иң беренчесе - тапталган-каешланган исемнәрнең күп булуын әйтергә кирәктер. Мәсәлән, Укытучылар көнендә берничә район гәзите "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" дигән язма бастырып чыгарган. "Ничек яшисең, авыл?", "Ничек яшисең, ветеран?" кебек схемалар еш кабатлана. Иң еш кимчелек калька, ягъни турыдан-туры тәрҗемә аркасында килеп чыккан уңышсызлык. "Зур юл этаплары" ("Тәтеш таңнары", 2012, 17 окт.), "Актив яшь институты" ("Алабуга нуры", 2012, 28 сент.), "Ясалма продукциягә - юк!" ("Биектау хәбәрләре", 2012, 12 окт.), "Ветераннарга игътибар белән" (шунда ук), "Көндәшлеккә сәләтле булып җитешү мөһим" (шунда ук), "Эшебез төрлеләнә" ("Биектау хәбәрләре", 2012, 5 окт.), "Ветеран укытучылар хөрмәтләнде" ("Теләче", 2012, 5 окт.) һ.б.

Урыс телендәге басмаларда урынлы яңгыраса да, татарча гәзитләрдә иясе булмаган җөмләләр, ягъни тел белемендә бер составлы фигыль җөмләләр дип билгеләнә торган җөмлә төрләрен куллану уңышсыз килеп чыга. Бу инде урысчадан калькалаштырылган схема буенча баш исеме ясау. Мәсәлән, "Тәтеш таңнары" гәзитенең бер рубрикасында шундый юл белән дүрт баш исеме ясалган: "Канәгать булдылар", "Ятимлекләрен искә төшерделәр", "Бәйрәм бүләк иттеләр", "Юмартлыклары белән сөендерделәр" (2012, 5 окт.). "Теләче" гәзитенең бер санында мондый тип баш исемен өч тапкыр кулланганнар: "Бәйрәмдә булдылар", "Игелек кылдылар", "Лаеклы каршыладылар" (2012, 12 окт.).

Татар телендә шундый закончалык булуы һәркемгә мәгълүм: җөмләдәге күплек кушымчасы иядә һәм хәбәрдә кабатлануы мәҗбүри түгел. Мәсәлән: Укучылар мәктәптән кайтты (кайттылар түгел). Бу - телнең экономия принцибы белән бәйле. Журналистларыбыз бу кагыйдәне еш кына истән чыгара, нәтиҗәдә яңгырашы табигый булмаган баш исемнәре ясала: "Көндәшләр үкчәгә басалар" (кирәк: Көндәшләр үкчәгә баса), "Әгәр агачлар сөйли белсәләр" (кирәк: Әгәр агачлар сөйли белсә) ("Тәтеш таңнары", 2012, 15 авг.), "Кешеләр киләчәккә ышандылар" (кирәк: Кешеләр киләчәккә ышанды) ("Тәтеш таңнары", 2012, 17 авг.).

Кире очрак, күплекне сорамый торган исемнәр бар, аларга күплек кушымчасы кушып кую ясалмалылыкка китерә: "Уҗым культуралары орлыклары сыйфатлы булсын" (Кирәк: Орлык сыйфатлы булсын) ("Биектау хәбәрләре", 2012, 8 авг.), "Агачлар утырттылар" (Кирәк: Агач утырттылар) ("Биектау хәбәрләре", 2012, 10 окт.), "Агачлар утырту дәвам итә" (Кирәк: Агач утырту дәвам итә) (2012, 3 окт.).

Баш исемендә стилистик чатаклыклар, иҗади якын килмичә, формаль карашка юл кую белән бәйле җитешсезлекләр дә очрый: "Өченче мәктәптә өлкәннәрне зурлау һәм хөрмәтләү көне" ("Биектау хәбәрләре", 2012, 12 окт.), "Кышкы чорда продукция кимүгә юл куелмасын" (шунда ук, 28 сент.), "Юл кагыйдәләрен үтәргә кирәк" (шунда ук), "Араларның ераклыгын кем якынайта" ("Алабуга нуры", 2012, 28 сент.). Ә инде түбәндәге баш исеме бөтенләй аңлашылмый: "Өстәл артында ашау - үлемгә тиң" (шунда ук). Өстәл артында ашап кемнең үлгәне бар. Текстның үзендә югыйсә эш урынында, эш вакытында ашау турында сүз бара.

Бу - аеруча күзгә ташланган кайбер кимчелек һәм кытыршылыклар. Шунысын да искәртик, бик матур иҗади баш исемнәре уйлап табып та, тиешле бизәлеш, кычкырып тора торган шрифтлар кулланмау аркасында полосада батып, күзгә бәрелми торган булып кала торган очраклар да еш кабатлана. Баш исеме укучының күзенә бәрелми, аны үзенә тартып, җәлеп итеп, ә кайвакыт "кычкырып" тормый икән, никадәр иҗади эшләсәң дә, тырышлыгың бушка китә дигән сүз. Бу уңайдан Апас районында чыга торган "Йолдыз" гәзите хезмәткәрләренә уйланырга нигез бар. Кайбер баш исемнәрегез текстта кулланыла торган шрифттан да кечерәк үлчәм белән бирелгән бит, каләмдәшләр!

Гомумән, бездә район гәзитләре территориянең тарихи-географик үзенчәлекләре белән дә, аудиториясе белән дә, тематикасы, авторлар составы, бизәлеш үзенчәлекләре белән дә бер-берсеннән шактый аерылып тора. Күбесенең башкалардан өстен яклары, үрнәк алырдай сыйфатлары бар. Менә шул уңай тәҗрибәне бер-беребездән өйрәнү - алга таба камилләшүнең иң үтемле юлыдыр.

Васил ГАРИФУЛЛИН,

Казан (Идел буе) федераль университетының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, профессор.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: