Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

БАШКАЛА НИНДИ ТЕЛДӘ СӨЙЛӘШӘ?

Казан шәһәр Думасы 2008-2012 елларга башкалада яшәүче ха-лыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасының үтәлешен тикшерде. Казан шәһәре башкарма комитеты аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов докладында әйтелгәнчә, программаны үтәү буенча шәһәрдә планлы һәм максатчан эш алып барылган. Шуның нәтиҗәсендә планлаштырылган чараларның төп...

Казан шәһәр Думасы 2008-2012 елларга башкалада яшәүче ха-лыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасының үтәлешен тикшерде. Казан шәһәре башкарма комитеты аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов докладында әйтелгәнчә, программаны үтәү буенча шәһәрдә планлы һәм максатчан эш алып барылган. Шуның нәтиҗәсендә планлаштырылган чараларның төп өлеше тормышка ашырылган.

Программаны үтәү буенча алып барыла торган эзлекле эш милләтара низагларны кисәтүдә уңай нәтиҗәләр бирә һәм Казан шәһәрендә яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнү, саклау өчен кирәкле шартлар булдыруга ярдәм итә. Махсуслаштырылган милли балалар бакчалары һәм мәктәпләр оештыру турындагы бүлек программада аерым урын алып торды. Нәтиҗәдә шәһәрдә татар, урыс, яһүд, төрек телләрен һәм мәдәниятне тирәнтен өйрәтүче ун яңа гимназия оештырылды.

"Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе" мәгариф үзәгенең 21 милли бүлекчәсендә эш дәвам итә. Биредә әрмән, яһүд, украин, мари, чуаш, һәм башка милләт балалары үз туган телләрендә белем ала. Биредә 512 бала әти-әниләре белән үз туган телләрен, тарихларын, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын өйрәнә. Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең педагоглары, укучылары шәһәр һәм республика күләмендәге чараларда актив катнашалар. Алар Казан шәһәрендә яшәүче халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары белән танышалар. Якшәмбе мәктәбе укучылары ел саен Халыкара туган тел көне кысаларында үткәрелүче, шулай ук Шәһәр көне һәм Республика көненә багышланган чараларда катнашалар. Якшәмбе мәктәбе кирәкле укыту-методик әдәбият, җиһазлар белән тәэмин ителгән. Казан башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге һәм мәгариф идарәсе тарафыннан якшәмбе мәктәбенә төрле чаралар үткәрүдә ярдәм күрсәтелә.

Милли бәйрәмнәр, милли мәдәният көннәрен үткәрү традициягә әйләнде. Фестивальләр, конкурслар, смотрлар вакытында милли-мәдәни берлекләр үзләренең казанышларын һәм иҗади мөмкинлекләрен күрсәтә алдылар. Традицион фестивальләр, милли бәйрәмнәр, "Балтай" мордва, "Уяв" чуаш, "Семык" мари, төрки халыкларының "Нәүрүз", урыс халкының "Масленица", керәшеннәрнең "Нардуган", "Питрау" бәйрәмнәре, "Сабантуй" татар халык бәйрәме, "Каравон" фольклор фестивале, милли мәдәният көннәре үткәрелә.

Ел саен укучылар арасында "Татар кызы", "Татар егете", "Казан йолдызлары" шәһәр конкурслары, Г.Тукайга багышланган сәнгатьле укучылар, Ш.Мөдәррис исемендәге яшь тәрҗемәчеләр, "Ел укытучысы" конкурслары, "Казан-йорт", "Ягымлы яз", "Алтын каләм" фестивальләре үткәрү традициягә әверелде.

Милли мәгариф тармагы белгечләре, татар телендә белем бирүче мәгариф учреждениеләре директорлары, туган тел укытучылары өчен мәгариф идарәсе ел саен фәнни-гамәли конференцияләр, семинарлар оештыра. Февраль аенда Халыкара туган тел көне кысаларында мәгариф оешмалары җитәкчеләре, урыс, татар һәм башка туган тел укытучылары, белгечләр, методистлар өчен югары уку йортлары галимнәре җәмәгать эшлеклеләре катнашында туган телләрне саклау мәсьәләләре буенча төрле конференцияләр, форумнар, семинарлар уза. 2011 елның 18 февралендә "Җәмгыятьнең инновацион үсеше шартларында үсеп килүче буынның рухи-әхлакый яктан формалашуы" дигән темага педагогик форум, 2012 елның 14 февралендә "Русия гражданын формалаштыруның нигезе буларак күп мәдәниятле мәгариф" темасына фәнни-гамәли конференция зур уңыш белән үтте. Докладта 2008 елдан башлап ел саен "Туган телнең үсеше һәм кулланылышы" темасына югары һәм урта махсус уку йортларында белем алучы студентлар арасында тикшеренү эшләре конкурсы оештырылуы турында әйтелде. Әлеге конкурста Казан федераль университеты, Казан дәүләт икътисад институты, дәүләт ветеринария академиясе, медицина һәм педагогика көллиятләре, Казан медицина, фармацевтика, театр училищелары, энергетика техникумы һәм башка уку йортлары студентлары катнаша.

Хәзер Казанда урыс этномәдәни компонентлы 15 гимназия, 108 гомуми белем мәктәбе, татар телендә белем бирүче 40 мәгариф учреждениесе, яһүд этномәдәни компонентлы 1 мәктәп, төрки этномәдәни компонентлы 1 дәүләтнеке булмаган мәктәп эшли. Урыс телендә белем һәм тәрбия бирүче 220, татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 73 мәктәпкәчә балалар учреждениесе бар.

Барлык мәктәп яны һәм сәламәтләндерү лагерьларында ел саен туган телдә тәрбия бирү һәм аралашу төркемнәре булдырыла. "Елга аръягы" ("Заречье") сәламәтләндерү лагеренда татар телендә аралашу булган төбәкара лагерь оештырыла. Анда Русиянең төрле төбәкләреннән килгән балалар ял итә. Ел саен шәһәр лагерьларында "Күп милләтле якшәмбе мәктәбе" мәгариф үзәге укучылары өчен күп милләтле смена оештырыла.

2008 һәм 2010 елларда Телләр турында программа чараларын тормышка ашыру өчен билгеләнгән акча исәбеннән өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм китапханәләрдә эшләп килүче милли төбәкне өйрәнү бүлекләренә матди-техник ярдәм күрсәтү йөзеннән (милли костюмнар, музыка кораллары, мәктәп китапханәләре өчен матур әдәбият) финанс чаралары бүлеп бирелде. Сәнгать мәктәпләрендәге милли төбәкне өйрәнү бүлекләренең, мәктәптән тыш эшләр үзәкләренең, "Молодость" балалар - яшүсмерләр үзәгенең, "Олимп" балалар иҗаты үзәгенең матди-техник базасы ныгый төште.

Соңгы биш елда татар һәм инглиз телләренә өйрәтү курсларында 174 муниципаль хезмәткәр белем алган. Башкарма комитет бүлекләрендә гражданнарны кабул итү мөрәҗәгать итүче телендә алып барыла. 2009 елдан башлап Казан мэриясе порталы республиканың ике дәүләт телендә эшли. Җәмәгать транспорты ике дәүләт телендә автомат рәвештә мәгълүмат бирүче җайланмалар белән җиһазландырылды.

Казан шәһәре район хакимиятләре тарафыннан йортларга урнаштырылган адреслы атрибутикаларга урам һәм йорт күрсәткечләренең тәңгәллеге буенча мониторинг үткәрелә. Урам исеме һәм йорт номеры язылган аншлагларны кую яки алмаштыру күпфатирлы йортларда капиталь ремонт ясау буенча адреслы программаларны тормышка ашыру кысаларында, шулай ук йортлар белән идарә итүче оешмалар, шәхси йорт хуҗалары, йортны төзүче оешмалар һәм бюджет чаралары исәбенә башкарыла. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан торак пунктлардагы урам исемнәрен ике дәүләт телендә һәм инглиз телендә язу тәртибен билгеләүче нигезләмә эшләнә. Казан шәһәрендә туристлыкны үстерү программасы кысаларында мәгълүмат такталары, мәдәни мирас корылмаларында һәйкәл күрсәткечләре, ориентирлашуның мәгълүмат системасы элементлары әзерләнә. Мәгълүмат өч телдә урнаштырылачак: урыс, татар һәм инглиз телләрендә.

Программаны гамәлгә ашыруда башкарма комитетның барлык бүлекчәләре катнаша. Анда каралган чараларны үтәүгә шәһәр бюджетыннан 30 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Депутатлар Татарстан халыклары дуслыгы йортының яңа бинасы ачылу шәһәрнең милли-мәдәни оешмалары эшчәнлеген тагын да үстерүгә һәм шәһәрдә яшәүче халыкларның дуслыгын ныгытуга булышыр дип өметләнәләр.

Сессиядә программада каралган чараларның бер өлешенең үтәлмәве дә ачыкланды. Татарстанның дәүләт телләре халык белән эшләүдә, рәсми документлар әзерләүдә, шәһәрнең тышкы бизәлешендә тигез күләмдә кулланылмый. Шәһәр Думасы сессияләре дә урыс телендә бара, депутатлар өчен документлар урыс телендә генә әзерләнә. Татар теленең бүгенге җәмгыятьтә тоткан роле кими баруы берәүгә дә сер түгел. Түрәләр татарча сөйләшми, җитәкчеләр татарча белми, белсә дә урысча җавап кайтара, рәсми кәгазьләр язганда татар теленә мөрәҗәгать итүче юк.

Татар балалары өчен өзлексез белем бирүне һәм тәрбия эшен оештыру максатыннан, милли мәгариф һәм тәрбия бирү буенча шәһәр үзәге булдыру да көн тәртибендә. Милләтара низагларны кисәтү һәм Казанда яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнү һәм саклау өчен яңа перспективалы программа эшләү кирәклеге дә белдерелде.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

.Татарстан халыклары дуслыгы йорты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев