Мәдәни җомга

Арча кызы Миләүшә Вайссбах: "Иремнең Татарстандагы беренче сүзе "ашадым" булды"

Германиягә кунакка бара калсагыз, табын артына кыстаганнарын көтеп утырмагыз, югыйсә ач калуыгыз бар. Алман иленә яшәргә киткән Арча кызы Миләүшә Вайссбах та беренче көнне шундый хәлдә калган. Хәзер инде ул немецларның холкын, яшәү рәвешләре, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, аларга ияләшеп беткән.

Әлеге ил һәм анда яшәүчеләр белән инстаграм аша да таныштырып бара. Язылучылары арасында, сезнең сөйләгәннәрдән соң, әлегә кадәр үзем өнәп бетермәгән немец халкына карата мөнәсәбәтем үзгәрде, дип язучылары да бар. 

Миләүшә Арчаның Сеҗе авылыннан. Тугызынчы сыйныфтан соң Арча педагогика колледжының чит телләр факультетына укырга керә. Ике елдан Казан педагогика университетында немец һәм инглиз телләрен өйрәнә башлый. Бер ел укыгач, академик ял алып, телне өйрәнергә Германиягә китеп бара. Немец гаиләсендә яшәп, аларның хуҗалык эшләрендә булышып, берочтан телен дә хәйран гына шомарта.  
– Менә шуннан кызыклы да, үзенчәлекле дә, авыр да тормышым башланып китте. Әлеге гаиләнең үз кибете, рестораны һәм отеле бар иде. Гаилә башлыгы үзе шеф-повар, башта ярдәм итеп кенә торсам, соңрак аның уң кулына әверелдем, үзем дә ашарга пешерергә өйрәндем. Бер елдан кире Казанга кайтып, укуымны дәвам иттем, немец гаиләсе белән дә аралашуны дәвам иттем. Җәйге каникулларда алар янына барып йөрдем. Соңгы курсны тәмамлагач, Германия университетына укырга кердем. Ул чорда да шушы гаиләдә яшәдем, – дип искә ала Миләүшә. 

Ире Алекс белән университетның соңгы курсында укыганда кафеда таныша. Ике елдан Лас-Вегаска барып язылышып кайталар. Бүген алар ике бала үстерә. Йошуа Андреас – 10 яшь. Эмилиягә – 7 яшь. Алекс җирләр, йортлар сату белән шөгыльләнә торган компаниядә эшли, беренче баласы туганнан бирле Миләүшә өйдә генә тора. Гамбург шәһәрендә йорт салып, шунда яшиләр. 
– Гамбург Германиянең иң «яшел» шәһәре, чөнки шәһәр җитәкчелеге табигатьне саклауга бик зур игътибар бирә. Буш урында йорт салырга рөхсәт алу өчен шактый зур сабырлык, көч һәм вакыт кирәк. Һәр шәһәрнең өйләр салу буенча үз китабы бар. Анда билгеле бер участокта ничә квадрат метрлы өй салырга мөмкин булуы алдан язылган була. Безгә өйне 180 квадрат метрдан арттырырга ярамады. Участокта берничә еллык агач үсә торган булса, аны кисәр өчен рөхсәт кирәк. Табигатьне саклау оешмасыннан килеп карагач кына агачны кисәргә ризалык бирәләр. Күптән түгел өй салган танышлар рөхсәт алып бер агачны кисте, шуның өчен 5000 евро түләде һәм бер агач утыртты. Аны кабат килеп тикшереп китәләр. Агачларны марттан октябрьгә хәтле кисү тыела, чөнки бу вакытта кошлар оялар ясап, бала чыгара. Йорт сала калсаң, бу вакыт аралыгы үткәнне көтәсе була. Шәһәр яшеллектә утыргач, ишегалдына хәтта тиеннәр дә килә, – ди блогер.

Блогер дигәннән, блогны алып бара башлагач, аңа Германиягә укырга яки эшкә китәргә теләүчеләр киңәш сорап хатлар яза башлаган. Блогны алып баруның төп максаты да шул иде, кайчандыр үзем дә берни белми китеп бардым, ди ул, беренче тапкыр килгән вакытларын искә алып. 

Миләүшәнең әйтүенчә, немецларның күзгә ташланып торагн бер сыйфаты – алар кунакны кыстый белми. 
– Беренче килгән көнне мине кабул итеп алган гаиләдәгеләр өстәл янына утыргач, күмәчләр суздылар. Мин беренче тапкырда ук тәкъдим иткәч алып ашарга оялып, кыстап ашатуларын көтеп, юк, дидем һәм ач та калдым. Өстәлдәге ризыкны алдылар да куйдылар. Шулай итеп бер чынаяк чәй эчеп кузгалып киттем, ә күмәчләр бик кызыктырып калды. Ә инде төшке ашка утыргач, кыстаганнарын көтеп тормадым. Ирем исә бездәге кунакчыллыкка гаҗәпләнә. Аның берничә тапкыр Татарстанга кайтканы булды. Беренче кайткач иң беренче өйрәнгән сүзе “ашадым” булды. Мул табын артында кунакны кыстап-кыстап ашатуларын күреп исе китте. Каты итеп кыстагач, ашадым, дип әйтеп котыла башлады.

Германиядә режим белән генә ашыйлар: иртәнге аш, көндезге аш, сәгать икеләрдә чэй яки каһвә, һәм кичке аш. Өйләреннән чыгып киткәндә яхшылап ашап чыгып китәләр. Күршесенә керсә яки дустына барса, табын артына чакыру юк. Су яки башка эчемлек тәкъдим итәргә мөмкиннәр һәм моңа беркем дә үпкәләми. Суны тәкъдим иткәндә дә краннанмы яки газ беләнме, дип тә сорыйлар әле. Әнием кунакка килгәч, аны мин иң беренче яшәгән немец гаиләсенә таныштырырга алып бардык. Төшке ашны ашау вакыты үткән иде, безгә эчәргэ су китереп куйдылар. Әни исә ашау кайчан чыгар икән дип көтеп утырган. Ә шулай да немецлар кунакчыл халык. Алар сине өенә кунакка кичке ашка яки шашлык пешерергә чакыра икән, якты йөз белән каршы ала. Менюны алдан планлаштыра, әзерләнә. Ашауны кунак килгәч бергәләп заказ бирергә һәм һәр гаилә үзе өчен үзе түләргә дә мөмкин. Германиядә ашауга караганда аралашып утыруга күбрәк игътибар бирелә, – ди Миләүшә. 

Немецларның тагын бер сыйфаты – акчага бик сакчыл карыйлар. Әмма моны саранлык белән бутарга кирәкми. 
– Алар бүгенге көн белән генә түгел, алдагы көнен уйлап, киләчәген кайгыртып яши. Яшь вакытта ук пенсияләрен кайгырта башлыйлар. Хезмәт хакының бер өлешен аерым счетка салып куялар яки акцияләр сатып алалар. Ә кемдер йорт, фатир алып, арендага бирә. Пенсиягә чыкканчы ул түләнеп бетә дә өстәмә керем була. Акча туплап, 40-50 яшьтә үк пенсиягә китүчеләре дә бар. Акчалары никадәр күп булуга карамастан, үзләрен бик тыйнак тота. Бервакытта да акча турында сөйләшмиләр, чөнки акча тынычлык ярата. Немецлар яхшы, зур тизлекле, сыйфатлы машиналар ярата. Машина алырга, аның страховкасына, салымын түләргә күп акчалар тоталар. Кимендә елына ике тапкыр сәяхәткә чыгалар, – ди блогер. 

Немецларның төгәл булулары турында белмәгән кеше юктыр. Миләүшә кайнатасы турында да бик төгәл кеше дип сөйли. Үз йортлары белән торгач, килеп ярдәм итешеп тора. 
– Сәгать нәкъ ике тулуга кадаклый башлаган кадагын сугып бетерә дә, чәй эчәргә кереп китә. Өч кенә минутка да соңга калмый. Берәр төрле хезмәтне чакырганда сәгать сигездә киләбез дип әйтәләр икән, нәкъ шул минутта ишектә кыңгырау шалтырый. Немецлардан күреп, үзем дә төгәллеккә өйрәндем, – ди яңа танышым.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: