Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

2 июльдә Барнаул шәһәрендә Сабантуй була

2 июльдә Алтай краеның Барнаул шәһәрендә «Урман әкияте» паркында татар-башкорт бәйрәме Сабан туе билгеләп үтелә.

Барнаулда Сабан туе 26нчы тапкыр үткәрелә. Быел ул Россия халыкларының мәдәни мирасы елына һәм Алтай краеның 86 еллыгына багышлана. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Программага Алтай крае, Себер һәм Татарстан шәһәрләре һәм районнарының иҗади коллективлары чыгышы, халык уеннары, бәйгеләр, көрәш, Алтай крае осталары ясаган сувенир күргәзмәләре кертелгән. Шулай ук «Сабантуй гүзәле» конкурсы да булачак», – диелгән хәбәрдә.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев