Мәдәни җомга

ЗЫЯЛЫ НӘСЕЛ КЫЗЫ

Туксанынчы еллар башында мин фәкыйрегезгә Казан педагогика институтының тарих-филология факультеты деканы, аннан соң татар әдәбияты кафедрасы мөдире вазифаларын башкарырга насыйп булды. Коллективта югары әзерлекле фән докторлары һәм кандидатлары эшли, арада дәрәҗәле исемнәре булганнары да бар. Алар эрудицияләре белән үз фәннәренә карата студентларда мәхәббәт уята белә. Шулай да кафедрада бер йомшаграк...

Туксанынчы еллар башында мин фәкыйрегезгә Казан педагогика институтының тарих-филология факультеты деканы, аннан соң татар әдәбияты кафедрасы мөдире вазифаларын башкарырга насыйп булды. Коллективта югары әзерлекле фән докторлары һәм кандидатлары эшли, арада дәрәҗәле исемнәре булганнары да бар. Алар эрудицияләре белән үз фәннәренә карата студентларда мәхәббәт уята белә. Шулай да кафедрада бер йомшаграк урын бар иде. Ул да булса - укыту методикасы буенча эш итәрдәй кеше таба алмыйбыз.

Бервакыт, күренекле әдәбият галиме Флүн Мусин белән сөйләшеп утырганда, шул хакта сүз чыкты. Ул, яктырып, шундый бер кешене белүен әйтте:

- Әдибебез Нурихан Фәттах иҗатын өйрәнеп, фән кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ия булган бер ханым бар - Әлфинур Нәҗипова-Зиннәтуллина. Фәнни эше әдәбият белеме һәм тарихы буенча булса да, методика мәсьәләләре белән дә мавыгып яши. Конференцияләрдә әлеге юнәлеш буенча чыгыш ясаганын да тыңлаганым бар. Фикерле шәхес. Мәктәптә укыту тәҗрибәсе дә бай гына. Кандидатураларның берсе буларак, аны күздә тота аласыз.

Кафедрага укытучы сайлап алу - бик җаваплы адым. Югары уку йорты укытучысына гомере буена бик тә җитди вазифаны җилкәдә алып барырга туры килә. Моның өчен көчле ихтыяр, фәнни-тикшеренү эшенә һәвәслек, башкарган эшеңә тугрылык кебек сыйфатларга ия булу кирәк. Г.Ибраһимов исемен йөртүче Тел, әдәбият һәм тарих институтында (хәзер исеме бераз үзгәрде) шундый танылган галим җитәкчелегендә аспирантура үтеп, галимә дигән дипломга ия булган ханым безгә кирәкле зат була ала, әлбәттә.

Кызыксына торгач, билгеле булды: Әлфинур ханым Чүпрәле районының Яңа Кәкреле авылы кызы икән. Шул авылда сигезьеллык мәктәптә укыган. Иске Кәкреледә урта белем алуны тәмамлаган. Кызны шушы ук мәктәптә пионервожатый итеп калдыралар. Ул эшне Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып уку белән бергә алып бара. Тора-бара аңа белгечлеге буенча дәресләр дә бирәләр, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. Күңелендә белемен тагын да тирәнәйтү теләге көчәя бара. Ниһаять, Казанга килеп аспирантурага керү, фән дөньясына аяк басу омтылышы чынга аша. Н.Фәттах иҗатын өйрәнергә алыну да зур кыюлык таләп итә иде. Классик әдибебез аның тикшеренүләренә хәерхаһлы булды. Диссертацияне уңышлы яклавы белән дә тәбрик итте. Галимә "Мәк­­тәп китапханәсе" сериясеннән Н.Фәттах әсәрләренең хрестоматиясен дә төзеп бастырды.

Мәктәптә дә, институтта да Әлфинур Нурмөхәммәт кызы турында әнә шундый җылы сүзләр генә ишетергә туры килде. Нәтиҗәдә ул үзе өчен яңа булган коллективта - татар әдәбияты кафедрасында эшли башлады. Аңа, илленче-алтмышынчы еллар әдәбияты курсын алып бару белән бергә, әдәбият укыту методикасы да тапшырылды. Ул бу курсны психология, педагогика фәннәренә нигезләнеп, әдәбият укытуның үзенчәлекләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, методика өлкәсендә эшләүче башка галимнәрнең тәҗрибәсен өйрәнеп эшләде. Лекцияләрен, гамәли дәресләрен әйбәт әзерлек белән уздырды. Шул ук вакытта кафедрада методика мәсьәләләренә игътибар юнәлттерүче булып китте. Нәзари-методик семинарларга үзенең докладларын тәкъдим итә торган булды. Студентлардан курс һәм квалификация эшләре яздыра башлады.

Кешегә мондый сыйфатлар каян килә? Көтмәгәндә аның ата-бабалары турындагы язмаларга юлыктым. Баксаң, аларның нәселләре ике яктан да белемгә омтылып, затлылыкларын исбат итеп яшәгән. Әнисе Миннебануның анасы Төке авылы муллалары токымыннан икән. Туганнары тирә-юньдәге авылларда, Сембер губернасы якларында да мөгаллим булган. Әбисенең бертуган апасы, мәсәлән, кызлар мәктәбендә белем биргән. Әбисе үзе дә Коръән сүрәләрен Мисыр мәкаме белән укый торган булган. Өйләрендә гарәп язулы китаплар күп була.

Әтисе кызы Әлфинурны "бу бала табиб булыр" дип сөя. Әмма кыз укытучы булырга хыяллана. Әле биш яшендә үк туганнары белән уйный-уйный гына укырга өйрәнгәнен сизми дә кала. Димәк, укытучылык - аңарда нәселдән килә торган күңел халәте. Ул бу һөнәргә гомере буе тугрылык саклады. Үзенең гомер бәйрәмен дә ул доцент, монографияләр авторы булып каршылый.

Фоат ГАЛИМУЛЛИН,
КФУ профессоры.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: