Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Зиннур МАНСУРОВ: «Туган телгә” һәйкәл кирәк

Китап сөючеләр белән чираттагы очрашуларның берсендә миңа мондыйрак сорау биргәннәр иде: "Күп гасырлы татар әдәбиятында телдән төшми торган иң күренекле әсәрне атасагызчы?" Беркадәр югалып калу халәтендә ике-өч исемне хәтергә китердем. Әүвәл "Кыйссаи Йосыф" аң-зиһендә чагылып үтте. Бүтән язма җәүһәрләрне берәм-берәм искә алдым. Әмма әлеге көтелмәгән сорауны тәгаен җавапларга җөрьәт итмәдем....

Китап сөючеләр белән чираттагы очрашуларның берсендә миңа мондыйрак сорау биргәннәр иде: "Күп гасырлы татар әдәбиятында телдән төшми торган иң күренекле әсәрне атасагызчы?" Беркадәр югалып калу халәтендә ике-өч исемне хәтергә китердем. Әүвәл "Кыйссаи Йосыф" аң-зиһендә чагылып үтте. Бүтән язма җәүһәрләрне берәм-берәм искә алдым. Әмма әлеге көтелмәгән сорауны тәгаен җавапларга җөрьәт итмәдем. Кичә тәмамлангач кына кинәт уйга килде - халыкта киң танылганы "Туган тел" ләбаса! Төрле даирәләрдә сорашу үткәрсәк тә, без шундый нәтиҗә чыгарыр идек. Бу әдәби әсәрне күпләр яттан белә. Һичшиксез, ил-көн аны даим кабатлап тора, заманча атаманы кулланып әйткәндә, ул иң югары рейтингка ия.
Чыннан да, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Туган тел"е инде бер гасырдан артык халкыбызга хезмәт итә. Мондый мәхәббәтне казану табигый эзлеклелектә бара. Ошбу шигырь "Балалар күңеле" җыентыгында (1909 ел) беренче тапкыр гавам хөкеменә тапшырыла. "Туган тел" кыска гына вакытта мәктәп-мәдрәсә шәкертләренең яраткан әсәренә әверелә. Аны уку елы башлану һәм тәмамлану тантаналарында да, төрле бәйрәмнәрдә дә хор белән уку-көйләү гадәткә керә. Шулай итеп, газиз ана телебезне хакыйкый данлау баскычына күтәреп язылган үзенчәлекле мәдхия төбәктән төбәккә, халыктан халыкка, илдән илгә, кыйтгадан кыйтгага таралыш ала.
Мәгълүм булганча, Габдулла Тукай 1911 елның апрелендә Әстерханга барышлый "Тургенев" пароходы Саратов шәһәре пристанендә тукталыш ясый. Шулчак палубага Беренче мәхәллә кызлар мәктәбе мөгаллимәсе Мәүсүфә Яраева һәм кулларына язгы чәчәк бәйләме тоткан укучылар төркеме күтәрелә. Аларга "Туган тел" инде күптән таныш - шигырь белән остазлары китаптан укып таныштыр­ган. Истәлектә "китап" дип әйтелгәне, мөгаен, "Балалар күңеле" җыентыгы булгандыр. Ташка басылган әсәр шәһәрдән шәһәргә күчә. Габдулла Тукай Петербургка баргач та (1912 елның апреле) "Туган тел"не кызлар хоры башкара. Башкалада мондый чыгышлар соңрак та кабатлана. Мәсәлән, Петербург җәмгыяте хәйрия мәктәбе 1914 елның апрелендә шагыйрьнең вафаты җәһәтеннән искә алу мәрасиме үткәрә. "Туган тел"не сөйләгән хорга күпләр ихтыярсыз кушылып китә. Шигырьдәге мөкатдәс сүзләр аларның күңеленә уела.
Әле Габдулла Тукай үзе исән елларда ук бу шигырь Урта Себергә кадәр барып җитә. Ул чакта Иркутскидан 76 чакрым ераклыкта яманатлы каторга үзәк төрмәсе урнашкан була. Менә шушы Александровск авылында мәктәп тә эшләп килә. Биредә Мөбарәкҗан Әмиров тоткыннарның балаларын укыта. Мәгариф һәм мәдәният эшлеклесе үзенең истәлегендә шагыйрьнең тезмә әсәрләрен ятлатуы хакында сөйли. "Туган тел", "Бәйрәм бүген" шикелле шигырьләре дәрестән соң хор белән җырлана иде, - дип искә ала ул. - Зиндан биналарыннан туктаусыз богау тавышлары ишетелеп торса, мәктәп эчендә Г.Тукайның "Туган тел", "Пар ат", "Мәхбүс" кебек әсәрләре яңгырый иде".
И төрки татар йөзенә
Нурлы ямь чәчкән Тукай;
Гади халыкка "Туган тел"
Хак юлын ачкан Тукай!
Кырымтатар шагыйре Әмди Гәрәйбәйнең "Тукайга" дип исемләнгән әлеге ихлас багышлавында "Туган тел"нең башка төрки кавемнәр өчен дә кадерле булачагына ышаныч белдерелә. Шигъри фараз дөрескә чыга. Чын шигырьгә чик-киртәләр юк. Ике тапкыр Уфага сәфәр кылган шагыйрьнең язганын аерылгысыз бергәлектәге татар-башкорт галәме аеруча якын күрә. Бу уңайдан Башкорт­станның күренекле драматургы Нәҗип Асанбаевның эчкерсезлек белән искәртүен кабатлап узу да җитә. Аның кагыйдәгә торырлык мондый сүзләре бар: "Үзенең йөрәгендә Габдулла Тукайга олы ихтирам тойгысы сакламаган, кайнар рәхмәтен белдермәгән чын башкорт кешесе юктыр. Без дә, әлифбаның тәүге хәрефләре белән танышканда, шагыйрьнең "Туган тел"ен ятладык. Инде аны хәзер башка буын ятлый".
Җиңел кул белән милләткә һәдия кылынган "Туган тел" шигыре инде ерак Төркестанга - кардәш халыклар күпләп гомер иткән Урта һәм Үзәк Азия тарафларына канатланып оча. Биш меңле мәҗмуга, кулдан-кулга йөри-йөри, миллионнарга барып ирешә. Әдәбият сөючеләр арасында таралып кына калмый, шул илгизәр "Туган тел" уку йортларының түренә уза. Атаклы үзбәк мәгърифәтчесе Габдулла Авлони әлеге шигырьне мәктәп дәреслегенә кертә. Шул рәвешле "Туган тел" танылу офыкларын киңәйтеп, төрки кавемнәрнең уку программаларында лаеклы урын ала. Үзбәкстанның халык шагыйре Гафур Голәм бик хаклы төстә билгеләп үткәнчә, "Инкыйлабка кадәрге Россиядә яшәгән халыклар, патша хөкүмәтенең аз санлы милләтләрне кол итүгә юнәлтелгән милли сәясәтенә каршы барып, бер-берсе белән якынлашырга, Тукайча әйткәндә, бер-берсе белән "тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып" гомер сөрергә тырыша иде".
Казах халкы да аны үз шагыйре итеп таный. "Г.Тукай исемендәге мәктәп", "Г.Тукай уку өе"... Элеккерәк елларда казах-татар мәгърифәт учакларын шулай атап йөртү гадәткә кергән. Танылган казах шагыйре Җакан Сыздыков ошбу мәктәпләрнең берсендә белем алуын, "Туган тел"не хорга җыелып җырлауларын зур горурлык белән искә төшерә: "Асылташтай нурлы сүзләр тезгән, рухландыргыч зирәк остазым Тукайны мин һич онытмам".
Күренекле рус шагыйре, тәрҗемәче, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Семен Липкин узган гасыр­ның илленче еллары ахырында казах әдәбияты классигы Мохтар Ауэзов белән очраша. Әңгәмә барышында Габдулла Тукай әсәрләре, аерым әйткәндә, "Туган тел" шигыре искә алына. Дәһри идеология куштаннарының даһи шагыйрь мирасына оятсызларча тыкшынуы кысуларны хәтсез кичергән Мохтар Ауэзовны тәмам чыгырыннан чыгара. "Нишлисез, мин ул шигырьне балачагымнан ук яттан беләм, - дип ачуын кабарта әдип, Семен Липкинны гаепле санагандай. - Нигә соңгы ике юлны кисәсез?" Нинди шигъри сәтырларның күздә тотылуы хәзер инде һәркемгә дә мәгълүм. Аллаһ саваплы итсен, шуларны хәтергә төшереп үтик:
И туган тел! Синдә булган
Иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем
Һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!
Россия империясенең татарлар һәм башка төрки халыклар яшәгән төбәкләрендә галәбәле "Туган тел" мәдәният тарихында моңарчы күрелмәгән танылуга иреште. Ул рәсми виза-рөхсәт алмыйча гына чит илләргә дә үтеп керде. Төрле телләрдә рухани аваздашлык тапкан ошбу әсәр берьюлы байтак мәмләкәттә хокуклы рәвештә яши башлады. Чыннан да, аны үз иткән илләр дөнья йөзендә аз түгел. Алар безгә яхшы мәгълүм: Австралия, АКШ, Болгария, Германия, Канада, Кытай, Польша, Румыния, Төркия, Финляндия, Япония... Әлеге дәүләтләрдә гомер итүче тугандаш халыклар Габдулла Тукайның берләштерү көчен тоймыйча калмый. Безнең кавем дәвамчылары яши торган күп кенә төбәкләрдә "Туган тел" милли җәмгыятьләре эшләп килүен дә беләбез. Төрле мәкам белән көйләп башкарылган атак­лы шигырь көндәлек тормышта башка мөһим вазифалар да башкара. Шушы урында күренекле төрек шагыйре Мостафа Өнәрнең күпләр тарафыннан ихлас әйтелердәй сүзләре икә төшә. "Минем татар телен өйрәтүче хәлфәм, - дигән ул, - татар халкының кечкенә Апуштан бөек Тукайга әверелгән сөекле шагыйре Габдулла Тукай булды". Кардәш каләм әһелләренең уртак фикеренә Турсун Каһари драматик төсмер өсти: "Габдулла Тукай - Гоминьдан зинданнарында аның шигырьләрен татар телендә яттан сөйләгән күп кенә уйгур ша­гыйрь­ләренең остазы".
Халкыбыз хак искәрткәнчә, ил яшәве - җыр белән. Әлеге мәкаль "Туган тел"нең илаһилык югарылыгындагы тарихи йөкләмәсен, аның халык тормышындагы әһәмиятен аеруча тулылыкта ачып бирә. Чынлык­та ул җәмгыятебез яшәешенә шулкадәр тирән кереп урнашты ки, безнең бүгенге рухи-мәдәни хәрәкәтне инде аннан башка күзаллап булмыйдыр. "Туган тел" җыры төрле концертларда да, әдәби-музыкаль кичәләрдә дә, тантаналы бәйрәмнәрдә дә, рәсми форумнарда да бердәм рәвештә башкарыла. Татарстан җыр һәм бию ансамбле аны бөтен СССРга, шулай ук күп кенә чит илләргә дә таратты... Санауны дәвам итәргә мөмкин. Телебезгә хөрмәт белдерелгән чаралар болар белән генә чикләнми. Үзен милләт баласы итеп исәпләгән һәркем "Туган тел"не күңелдән көйли белергә сәләтле. Гавамча әйткәндә, олысы да, кечесе дә. Мәшһүр композиторыбыз Салих Сәйдәшев тә аны малайлыкта ук кальбенә беркеткән. Кайта-кайта гаҗәпләнеп куясың, ул халык ихтыяры җирлегендә үзенчәлекле гимнга әверелеп китте! Моның тәгаен шулай булуын дәлилли торган тәэсирләндергеч мисалны Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев хатирәсеннән дә китерергә мөмкин. Ул Бөтендөнья татарларының Казанда үткәрелгән (1992 ел) 1 нче оештыру конгрессын искә ала: "Шыгрым тулы зур залның аягүрә басып, сөенечле яшьләрен яшермичә: "И туган тел, и матур тел", - дип җырлавы хәзер дә күз алдымда тора. Җир шары буйлап электән сибелеп яшәгән милләтебезне Тукайның "Туган тел"е әнә шулай яңадан берләштереп куйды".
Ышанычлы төстә әйткәндә, шагыйрьнең шундый шаһ-әсәрне язар өчен бөтен яктан да әзерлеге булган. Һәм аңа ихтыяри теләге дә, әхлакый хакы да этәреш биргән. Нәкъ менә ул! "Туган тел"не бүтән авторның иҗат итүен инде күз алдына да китерәсе килми. Әйе, шулай расларга тиешбез, чөнки Габдулла Тукай яңа милли әдәбиятка, хәзерге татар теленә какшамас нигез салышкан. "Белгәнебезчә, Тукайның "Мөхәммәдия" дәвере, ягъни борынгы китаплардагычарак югары стильдә гарәп, фарсы сүзләрен мул кулланып иҗат иткән чоры бар, - ди Нәкый Исәнбәт, аның тырышлык­ларын танып. - Тукайга, бүгенге әдәби телнең нигезен салу өчен, элеккеге әдәби телне, аның традицияләрен ныклап өйрәнергә, иҗади үзләштерергә кирәк булган". Шушы юнәлештә иҗтиһат кылу күркәм нәтиҗәләргә алып килә. Җамал Вәлиди билгеләп үткәнчә, "Тукай татар теленә право, гражданство институты бирде... Бөтен милләткә татарча әдәби иттереп сөйләшү дәртен кузгатты". Ә Сибгат Хәким, фикердәшләрен тыңлап утыргандай, үзенчә гомумиләштерү ясый: "Туган тел - Тукай теле, татар теле, татар әдәбиятының теле. Менә Тукай теле нинди киң мәгънәдә кулланыла бездә!"
Милләтнең яшәүчәнлеген ныгыту юлында шулай җан атып йөргән фидаи шагыйрь ничек инде "Туган тел" кебек гасыр­лар кичәрлек шигъри әманәт калдырмасын?!
Гадәттә, дөнья гизәргә насыйп ителгән җырның ике канаты да, ягъни шигыре дә, көе дә көчле булырга тиеш. "Туган тел" бу яктан да мөкәммәл, югыйсә аны миллионнар яттан башкармас иде. Җыр сүзләре белән шулай табигый бәйләнешкә кереп, мәгъ­нәви тәңгәллеккә ирешкән көй каян килгән соң? Бериш сәнгать белгечләре әлеге мәгълүм шигырьнең "Сәлим бабай" көенә җырлануын алга сөрә. Татар музыкаль фольклорын җыючы һәм өйрәнүче күренекле галим Мәхмүт Нигъмәтҗанов исә "Туган тел"нең икенче канатын халкыбыз кичергән фаҗигале язмыш сәхифәләренә китереп бәйли. Ул Георг Шюнеманның 1918 елда Лейпциг шәһәрендә чыккан "Казан татарларының көйләре" исемле хезмәтенә юлыга һәм анда Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында әсирлеккә эләккән милләттәшләребезгә багланышлы бер җырга тап була. Немец галиме тарафыннан язып алынган 19 көй арасында күпләргә таныш яңгырашлы "Мәхбүс" дип аталганы да бар. Профессор Мәхмүт Нигъмәтҗанов раславынча, ул ноталары буенча нәкъ менә "Туган тел"гә, дөресрәге, аның хәзерге көенә тулысы белән туры килә. Димәк, мондый аһәң ерактан килә. Менә сиңа кирәк булса, "Туган тел"нең хәтта көе дә ачы горбәттә күпне кичерергә өлгергән.
Шулай фараз итәргә мөмкин: Габдулла Тукай үзенең шигыренә әлеге көйне гүяки җыр-моңлы вөҗүде белән тартып китергән. Моның сәбәпләре тирәндә ята. Шагыйрь музыка сәнгатенә беркайчан да битараф булмаган, алай гына түгел, үзендә хәтта җырчылык сәләте барлыгын да таныган. "Мин кечкенәдән үк җыр­чы идем, - дип искә ала ул тамак чарлаган шәкерт чагын. - Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем. Мәдрәсәдә хәлфәләр, кече атнакичләрдә, бер кадак симәнкә, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрендә дә мине онытмыйлар иде. Мин, самавыр артына гына утырып, алар кушкан көйләрне җырлап бирә идем, шул җырлавым бәрабәренә хәлфәләрдән берәр уч симәнкә һәдия кыйлына иде". Һәм аннары Габдулла Тукай җитдилек белән өстәп куя: "Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телемезне сөю тугъды".
Мәдрәсәдә үткәрелгән җыр-бию мәҗлесләрендә беренчелекне алган Габдулла, үзеннән-үзе аңлашылганча, теләсә кайда авыз эченнән нидер көйләргә яраткан. Иртә белән юыну бүлмәсендә дә ул кинәт кенә җырлап җибәргән. Чордашлары аның Җаектагы күңел ачу урыны - Хан урманчыгында онытылып көй сузуын искәртә. Чаган елгасы буенча да шул җырлар кабатланып тора. "Тукай бераз милли көйләремезне сайрагач..." Сабакташы Ярулла Моради үзенең истәлегендә, әнә, хәтта "сайрау" сүзен кулланырга җөрьәтләнгән. Ә Габдулла Кариев мәдрәсәдә укыган чакта аның "һөнәрчел" булуы, хәтта рус шигырьләрен дә көйләп йөрүе турында искә ала. Кече атнакич уеннарында ул җырлаган да, зур маһирлык белән кубыз да тарткан. Коръәнне җентекләп үзләштергән Габдулла, Каһирә университетында белемен тирәнәйткән Камил Мотыйгыйның өенә йөреп, Мисыр мәкамен дә өйрәнгән.
Кемдәдер сорау туарга мөмкин: музыкага һәвәс Габдулла Тукай нинди көйләрне күбрәк яраткан? Замандашлары раслаганча, ул халык җырларыннан "Ашказар", "Әллүки", "Зиләйлүк", "Мәдинәкәй", "Ончы Фәхри", "Сакмар суы", "Уел"ны, кыска көйләрдән "Аклы шәл", "Әминә гүзәлем", "Колаксыз Зариф", "Пороховой Фатыйх", "Порт-Артур", "Җомга"ны якын күргән. Аның әледән-әле көйләү гадәте гомере буена дәвам иткән. Казан кунакханәләрендә яшәгән чакта, ятагында тезләрен кочаклап, иртә-кич үзалдына моңланып утырган. Шул арада үзе хөрмәт иткән шагыйрьләрнең кайсыбер назымнарын да төрлечә көйләп алган. Хәтта мунча ләүкәсендә дә ул ләззәтләнеп «сайрарга» тотынган... Кем белә, Габдулла Тукай күңелендә "Туган тел" шигыренә канат биргән аһәңнәр дә яңгыраш тапкандыр, чөнки соңра әсирлек моң-зарларын үзенә сеңдерәчәк әлеге көй халыкка инде билгеле булган.
Истәлекләрдә басым ясап әйтелгәнчә, Габдулла Тукай халык җырларын йомшак-нәфис тавыш белән, үзенең вокаль мөмкинлекләреннән шактый оста файдаланып башкарган. Шагыйрь җиренә җиткереп җырлауны башкалардан да таләп иткән. Мәсәлән, аның Казанда язучы һәм тәрҗемәче Солтан Рахманколый белән очрашкалап торуы, озын көйләрне сузып җибәрергә яраткан каләмдәшенә кайбер киңәшләр бирүе мәгълүм. "Җыр­лаган вакытта минем музыка хаталарымны табып төзәтә иде", - дип искә төшерә талымлы заттан сабак алган замандашы. Югыйсә Солтан Рахманколыйның тавышы шактый чиста булган, өстәвенә ул мандолинада да бик килештереп уйный белгән. Күр әле, шагыйрьнең эчке куәсенә тора-тора гаҗәпләнеп куясың.
Тагын бер хатирә. Композитор, дирижер, фольклорчы һәм педагог Антон Эйхенвальд 1907-1911 елларда Казан император университетында эшләп йөргән. Төгәлрәк әйткәндә, ул төрки телләр белгече, этнограф Николай Катанов белән бергә уку йортының эксперименталь фонетика кабинетында гыйльми эзләнүләр алып бара: музыкаль фольклор үрнәкләрен җыюда катнаша, халык җырларының метро-ритмик төзелешен өйрәнә, татар һәм башкорт көйләрен гармонияләштерә. Бервакыт язмыш юллары аны Габдулла Тукай белән очраштыра. Аннары алар арасында дустанә мөнәсәбәт урнаша. Халык көйләрен күптавышлы итеп төзү тәҗрибәсе шагыйрь өчен аеруча кызыклы булып тоела. Шундый ихласлык нигезендә хезмәттәшлек башланып китә. "Ул профессиональ музыкант түгел иде. Ләкин халык җырларын көйләгәндә яки көйләрне үзе иҗат иткән чакта мин аңа гаҗәпләнә идем, - ди Антон Эйхенвальд, хәтер йомгагын сүтеп. - Озак вакытлар зур тырышлык белән эшләү һәм Тукайның барлык күрсәтмәләрен бик җентекләп анализлау соңында мин үземнең нинди хаталарым булганлыгын аңладым... Музыка өлкәсендәге күпьеллык хезмәтләрем һәм Европа музыкаль техникасына нигезләнгән белемнәрем миңа Тукай биргәнне бирә алмаган иде". Һәм аннары истәлек авторы йомгак ясагандай әйтеп куя: "Әгәр Тукай музыканы ныклап өйрәнсә, аннан гүзәл бер композитор чыккан булыр иде".
Әйе, кечкенәдән җыр-музыкага тартылган шагыйрь халык көйләрен җыю белән дә шөгыльләнгән, аларга аңлатмалар биреп, "Шәрык клубы"нда җәмәгатьчелек үтенече буенча әзерләнгән лекция укырга да өлгергән. Менә шундый каләм әһеле тарафыннан иҗат ителгән "Туган тел"нең халыклашып китүе, гомумән, аның дистәләрчә шигыренә ягымлы көйләр тәгаенләнү бик табигый рәвештә кабул кылына. Шулай шул, күңелгә салынган аһәң барыбер үзенекен эшли. Габдулланың Кырлайда кыюсыз гына скрипкага үрелүе дә, ә Җаекта кубыз уйнавы да очраклы түгелдер. Әле шагыйрь талантының тагын бер ягы, аның һич көтелмәгән вазифага алынуы мәгълүм. Монысы Мәкәрҗәдә була. Биредә сәфәр юллары татар халкының өч күренекле затын - Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал һәм Габдулла Кариевны очраштыра. "Двухцветная" кунакханәсе идарәчесе Тимерша әфәнде Соловьев аларны кунаклар алдында чыгыш ясарга күндерә. Кечкенә сәхнәдән җырлар агыла. Икенче көнне хуҗа кызыл фәсләр алдыра. Бердәнбер зәңгәр фәс исә Габдулла Тукайга бирелә, чөнки аңа ансамбльнең капельмейстеры бурычын үтәү йөкләтелә. Халык­ка арты белән торып, шагыйрь дирижерлык итә башлый. Ул репертуарны да үзгәрткәләп тора, концерт программасына яңа җырлар кертә... Дөрес, үз-үзе­нә таләпчәнлек күрсәтүчән Габдулла Тукай соңыннан әлеге "кәмит"не искә төшерергә яратмаган, "Калдыр әле шуларны!" кебек сүзләр белән әңгәмәгә тизрәк нокта куярга тырышкан.
Ничек кенә булмасын, тормышта табигый рәвештә килеп чыккан мондый хәлләр ша­гыйрь­нең җыр-музыка белән нык һәвәсләнеп китүен күрсәтә. Шулай фаразлау өчен дә бик ышанычлы нигез бар: ул "Туган тел"не күмәкләп җырлаган миллионлы халыкка да алды белән борылган хәлдә дирижерлык итә алыр иде. Хәер, милли символыбызга әверелгән Габдулла Тукай безне инде болай да җырлата.
Сүз-фикер сөрешеннән кат-кат аңлашылганча, "Туган тел" шикелле илаһи гүзәл әсәр иҗат итеп калдыру өчен Габдулла Тукай бөтен яктан да әзерлекле, лаек һәм хаклы иде. Шуңа күрә аны барча төрки кавемнәр ятлап алды, шулай ук башка халыклар да яратып кабул кылды. Дөньяның 30лап теленә тәрҗемә ителгән шигырь милләтара илчелек чикләрен һаман саен киңәйтә. Чуашстанның халык шагыйре Педер Хузангай әйтмешли, "Габдулла Тукайның чакыру авазы бүген тулы көченә яңгырый: "Яшәсен туган тел!"
Халык үзе шаһит, хәзерге чорда "Туган тел"дән файдалану рухи-мәдәни тормышның төрледән-төрле өлкәсен колачлый. Әмма аның рухландыргыч һәм тәрбияви мөмкинлекләре күз­алланган чаралар белән генә төгәлләнми әле. Яшәеш атрибутына әверелгән әсәрнең йогынтылы көчен арттыру өчен күрер күзгә гадәти булмаган заманча алымнар куллану кирәк. Гамәлгә ашырылуны көткән кызыклы идеяләр шактый. Әйтик, ничәмә-ничә халыкка бер гасырдан ары юлдашлык итеп килгән "Туган тел"гә төрки кардәшлек мәркәзе саналган Казанда үзенчәлекле һәйкәл куя алабыз лабаса! Аны болайрак эшләргә була: озынча мәрмәр панно уртасында "Туган тел" татарча, сулда - русча, уңда инглизчә язылган; артта әлеге шигырьне шундый ук тәртиптә гарәп графикасында, башкортча, төрекчә укырга мөмкин; алда милләт дәвамчысын гәүдәләндергән малай, чүгәләгән көенчә, гимн-мәдхия сүзләрен иҗекләп күңеленә сеңдерә; аның иңбашына уң кулын куйган хәлдә, үзебезчә киенгән яшь ана басып тора.
Европа илләрен бизәгән сыннарны махсус карап йөргәнем хәтердә. Мәсәлән, Австрия, Германия, Польша, Чехиядә нинди генә һәйкәлләр салынмаган! Алар арасында гадәти скульптура үрнәкләре дә, кабатланмас булып тоелган ансамбльләр дә очрый. Алдында торып күзәтәсең, аннары арттан багасың. Күпчелеге төрле яктан да бик килешле рәвештә күренә. Хәер, безнең борынгы башкалабызда да күзгә эләрлек сыннар хәтсез: Идел-ана, Хөррият, Хәйрияче, Су ташучы, Элемтәче, Су анасы, Былтыр белән Шүрәле һ.б. Әнә, шәһәр үзәгендәге Бауман урамында Екатерина II каретасы басып тора. Казан мәчесе дә таш постаментка күтәрелгән. Боларны күпсенергә кирәкми. Игенчеләр сарае каршында да зур һәйкәл пәйда булачак. Анысы Хезмәтчел крестьянны мәңгеләштерер. Менә шулар арасында "Туган тел" скульптур ансамбленә - бөек шагыйребезнең мөкатдәс әманәте гәүдәләнешенә урын табылмасмы?!
Мантыйк күрсәткәнчә, беркадәр күнегелмәгән әлеге һәйкәл башкалабыз үзәгендә, Габдулла Тукай мәйданы тирәсендә ур­­наш­тырылырга тиеш. Төгәлрәк әйткәндә, аны җәяүлеләр генә йөри торган Бауман урамы башланган төштә, яки Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры алдындагы мәйданчыкта, яисә "Әкият" Татар дәүләт курчак театры янында күрәсе килә. Һәйкәл урыны Казаныбыз туристлары өчен дә, экскурсиягә килүчеләр өчен дә уңайлы булсын. Аның хозурында Туган тел көне тантаналарын да, "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең кайбер чараларын да, мәктәп-гимназияләрнең ана теле буенча күчмә дәресләрен дә, танылган ша­гыйрь­ләр белән очрашуларны да үткәрергә мөмкин. "Туган тел" скульптур ансамбле шартлы очрашу урынына әйләнсен. Биредә фоторәсемгә төшү дә бик истәлекле килеп чыгачак. Аннары инде ошбу һәйкәлнең кечерәйтелгән үрнәген ясату да, аны шәһәрдә сату да көн тәртибенә килеп басар. Мондый символик макет гомуми белем йортларындагы татар теле һәм әдәбияты кабинетларын да, төрле дәүләт учреждениеләрен һәм бала тәрбияләүче ишле гаиләләр яшәгән һәрбер өйне дә, чит төбәкләрдә һәм аерым илләрдә эшләп килгән милли җәмгыятьләрне дә бизәп торачак.
Инде исбат ителсә кирәк, күп кенә халыкка бәһаләп бетергесез хезмәт күрсәткән "Туган тел", һичшиксез, күпне кичергән ана телебез пайтәхетендә мәһабәт һәйкәл куюга лаек. Гомуммилли идеябезнең бер күрсәтмә әсбабына әверелгән очракта, аның берләштерү һәм тәрбияви әһәмияте зураеп китәчәк. Мондый игелекле гамәлне бергәләп тормышка ашырсак, һаман саен катлаулана барган тел мәсьәләләренә игътибар көчәеп, дәүләт статусындагы телгә ихтирам тагын да артыр иде. Шундый кайгыртучанлык күрсәтсәк кенә без элгәрләрнең иң олуг мирасын киләчәккә илтеп, Габдулла Тукай сыман рухи әйдәманнар алдындагы мөкатдәс бурычны өлешчә кайтара алырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев