Мәдәни җомга

Үзенчәлекле пар: Кукмара кызы белән Алжир егетенең гаҗәеп тарихы

Альбина һәм Хусин интернет аша таныша. Әмма аралашуның беренче көннәреннән үк Хусин шарт куя.

Кукмарадагы кибетләрнең берсенә кергәч күргән идем мин аны. Күкрәгендәге бейджикта Альбина Флифла дигән ят сүзне укыгач, сатучы һөнәренең яңа төр исеме дип уйладым. Тел тик тормый бит инде, кызыксынасы иттем: Альбинаның фамилиясе булып чыкты ул.

Алжир егете Хусин Флифлага Кукмара кызы биш ел элек кияүгә чыга. Бүгенге көндә шәһәрнең Октябрь урамындагы йортларында тормыш дигән йомгакның төрле төсләреннән тыныч һәм тату гына гаилә бишеге үрә алар. Бакчаларындагы беседкада Альбина белән сөйләшеп утырганда Кукмарадагы  «Мастер и камень Индустрия» җәмгыятендә эшләүче Хусин икенче сменага барырга дип өйдән чыкты. Русча, татарча һәм вата-җимерә берничә инглиз сүзе кулланып сөйләшеп алдык. Альбина кайвакыт тәрҗемәче ролен дә үтәде.

- Хатын-кыздан оялам мин, чөнки безнең илдә ирләр һәм хатын-кызлар аралашмый, - диде ул. - Россиядә ошый-ошамый дип әйтә алмыйм, ярыйсы. Кыш көне элек бик туңа идем, хәзер ияләнеп киләм инде. Элек рус телен бөтенләй аңламаганлыктан, аралашырга бик кыен иде. Россия гражданины булмагач, эшкә урнашуы авыр, һәр компаниядә кызыл төстәге паспорт сорыйлар. Ә Альбинага килсәк, ул – бар яктан да искиткеч хатын-кыз. Бик яхшы күңелле. Аның белән кавышканыма үкенмим.

Газета укучыларга укырга уңайлы булсын өчен, танышу-кавышу маҗараларын, бүгенге тормышларын алга таба Альбина исеменнән бәян итәм.

Без  гаиләдә ике кыз үстек, мин – олысы, - дип сүз башлады ул. - Маркетинг белгечлеге буенча югары белем алгач, кияүгә чыктым. Улыбыз Айдар, кызыбыз Ясминә туды. Әтиләре салгаларга яратты, түзә алмадым, 12 ел торганнан соң аерылыштык. Мин күбрәк әби белән шушы нигездә үстем. 13 яшьтән ураза тота идем инде. Аерылышкач озак та тормады, әбием дә үлеп китте. Аерылышу, аның вафаты күңелемә нык тәэсир итте, башыма яулык ябып, намаз укый башладым. ВКонтакте сайтында фотоларым юк иде, сеңлем Мамадыш яр буенда яулык ябып төшкән бер матур фотоны куярга күндерде. Һәм миңа күп җирдән дуслашырга теләк белдереп хәбәрләр килә башлады. Язучыларның берсе Алжирның төньяк-көнчыгышындагы Сетиф шәһәрендә яшәүче Хусин иде. Ул ничектер шунда ук үзенә җәлеп итте. Инглизчә, кайбер сүзләрне гарәпчә әйтеп, ике ел дәвамында интернетта аралаштык аның белән. Көнгә бер тапкыр скайп, телефон аша сөйләшеп алмасак, күңелгә нидер җитми иде. Әмма ул беренче көннәрне үк шундый шарт куйды: сөйләшә башлыйбыз икән – кавышачакбыз. Алар илендә алдан очрашуларга йөрү, аралашу юк икән. Ни өчен ике ел буе очрашмаганнар дигән сорау туарга мөмкин. Россиягә килү өчен ул бик озак һәм бик күп төрле документлар әзерләде. Безнең илгә керергә рөхсәт көтте. Тиешле таләпләр буенча мин аңа чакыру җибәрдем, өч айга гына виза бирделәр. Бу еллар эчендә өйдәгеләр, бигрәк тә әни, вакытыңны нигә ул кеше белән аралашып әрәм итәсең, барыбер монда кайтачак кеше түгел бит инде ул, дип борчылдылар. Ә мин аңа ышана идем. Татар егетләре арасыннан да танышырга теләк белдерүчеләр булды. Әмма алар: «Алимент алмыйсыңмени, кайда яшисең?» - дигән сораулардан соң юкка чыгалар иде.

Хусин беренче тапкыр Россия иленә 2015 елның 22 июлендә аяк басты. Мин аны Мәскәү аэропортына барып каршы алдым. Самолет төште, бөтен кеше аннан чыгып бетте, өч сәгать вакыт үтте, ә Хусин юк. Яныма Федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре чыгып: «Хусин Флифла сезгә кем була ул, нинди максаттан килде?» - дип сораштыра башладылар. Самолетта да берничә кеше аннан сорау алган. Мөселман динендәге Хусин гел шундый, мин күз алдына китергән кебек иде. Шул ук көнне Казанга очтык, андагы мәчетләрнең берсендә никах укыттык. Якыннарыбызга бүләкләр, ә миңа алтын балдаклар һәм күлмәкләр алып кайткан иде. Виза вакыты беткәч, яңадан туган ягына очты, берничә айдан соң янә килде, Россиядә булу срогы чыккач, тагын китте. Шулай өч тапкыр кайтып-китеп йөрде. Миңа ул вакытта – 34, Хусинга 33 яшь иде. Бу юлы өч елга рөхсәт алдык. Әле Россия гражданины дигән исеме юк. Хусин эш урынын компания дип атый, үзе әйтмешли, кызыл паспорты булмагач, Казанда эш табуы авыр булды, Кукмарада ана капиталы акчасына төзегән йортым бар, шунда кайтып урнаштык. Аңа кадәр әти белән әни анда газ, су кертеп, уңайлыклар тудырганнар иде. Казанда кызыбыз Мәйсүн туды, өченче яше китте.

Элек каршы булсалар да, хәзер Хусинны әти-әниләр дә, туганнарым да хөрмәт итә, Айдар һәм Ясминә белән дә мөнәсәбәтләре әйбәт. Ул тугыз балалы, яхшы тормыштагы гаиләдә туып-үскән. Әнисе Россиядәге мөселман кызына өйләнгәненә сүз әйтмәде, «33 яшен тутырды, өйләнмәс тә инде» дип борчыла торган булган. Гаиләдә әтиләре генә эшләгәнлектән, Хусин яшьтән үк акча табарга өйрәнгән. Куллары алтын, бар эшне белә. Бабалары борыч игү белән шөгыльләнгән, фамилияләре дә шуннан алынган. Алжирда әти-әнигә хөрмәт бик зур, ул Россиядәге үзара мөнәсәбәтне күреп, ничек шулай була инде, дип шакката. Аларда, гомумән, бер-береңә ярдәм итү бик көчле. Әйтик, Франциядә вакытта бер ватандашы бик авыр хәлдә кала. Шунда яшәүче алжирлылар моны белеп алып, бер үк вакытта һәрберсе берничә сумка ризык күтәреп килеп җитәләр. Россиядә яшәүчеләр арасында ватсапта үз төркемнәре дә бар. Телләре алжирча: яртысы француз, яртысы гарәптән алынган. Ризыкка килсәк, аларда итне аз кулланалар икән. Күбрәк чак-чоки (яшелчәләр: борыч, баклажан, кабачки шакмаклап туралып парда пешерелә) пешерәм, ә менә кәбестәне салатта килеш кенә ашый ала. Шуңа күрә борщ, солянка кебек ашларны аерым әзерлим. Хусинның карабодай боткасын күреп исе китте, башта көн саен пешертте.

Бер-беребезгә матур итеп эндәшәбез. Ул миңа Зара (чәчәк) ди, мин Хабиби (мәхәббәтем минем). Монда якыннары булмагач авыр инде Хусинга, аңлыйм мин аны. Балалар балигълык яшенә җитмичә, мин дә Алжирга бара алмыйм. Ә яңадан да тормышымны үзгәртергә туры килсә, нәкъ шушы «сценарий»ны сайлар идем.

 

Лилия НУРГАЛИЕВА
Хезмәт даны

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: