Мәдәни җомга

Язмышны үзгәртеп буламы?

Укучыбыз соравына Рамил хәзрәт ЮНЫС җавап бирә

«Менә язмыш, дибез. Аллаһ кушмаса, яфрак та селкенми, диләр. Маңгайга язылган язмышны күрмичә, адәм баласы гүргә керми, диләр. Димәк, теләгән теләкләр бушка була? Алдан язылгач, күпме гомер теләсәң дә, кыска гомерле  булсаң, үләсең. Ярлы итеп язылган булса, димәк, күпме байлык сорасаң да, булмый. Ә бит теләк кабул булды дибез, димәк, без теләгән өчен түгел, ә алдан язылганга шулай килеп чыга…»

Укучыбыз соравына Рамил хәзрәт ЮНЫС җавап бирә:

– Әгүзү билләһи минәш-шәйтан ирраҗим. Бисмилләһир-рахмани рахим. Язмыш ислам динендә авыр мәсьәләләрдән. Андый авыр мәсьәләләр өчәү. “Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләнең хак сыйфаты нинди, ничек?” дигән сорауга без җавап бирә алмыйбыз. Ягъни Аллаһ ничек күрә, ничек ишетә? Без беләбез: Ул ишетә, Ул күрә, Ул рәхимле.  Ул бу галәм белән идарә итә. “Әмма ничек?” дигән сорауга без җавап бирә алмыйбыз. Хәтта бу сорауны бирергә дә ярамый. Бу адәм баласының мантыйк-акылына сыймый. Шундый ук  мәсьәләләрдән – ул җан мәсьәләсе. Һәрберебезнең күкрәгендә җан булса да, аның нәрсә икәнен адәм баласы җир йөзендә яшәп киткәнче аңлый, белә алмый. Бу да бит үзенә күрә бер могҗиза. Үзебезнең күкрәгебездә йөри могҗиза, ә без аны белмибез, ниндилеген аңламыйбыз. Шулай ук язмыш мәсьәләсе дә безнең өчен анык түгел. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә бу галәмне яралтырга 50 мең ел алдан “Ләүхүлмәхфүз” дигән бөек китапка һәрнәрсәнең тәкъдирен, язмышын язды, әмма ул китап нинди, анда нәрсәләр бар, нәрсәләр юк, кемгә нәрсә язылганын без беребез дә белмибез. Шуңа күрә белмәгән язылган язмыш белән без хөкем чыгарыр­га тиеш түгелбез. Әлбәттә, ул яфрак яки җаны булмаган барлык матдәләр алар Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире белән, Аллаһ ничек әйтте, шулай барлыкка килә, юкка чыга. Әмма барлык мәхлуклардан, барлык матдәләрдән кала, адәм баласында әле  ихтыяр, сайлау көче бар. Ул тәкъдир белән генә түгел, ягъни компьютердагы программа белән  генә яшәми адәм. Шул ук вакытта без бөтенләй үк ирекле дә түгелбез. Аллаһы Тәгаләнең чикләве бар. Ягъни Коръәни Кәримдә әйтә: “Аллаһ теләмәсә, сез теләмәссез”, – ди. Ягъни, минем Айга менеп намаз укыйсым килә ди, ләкин мин анда менеп намаз укый алмыйм, анда күтәрелә алмыйм. Мин җәйне кыш итә алмыйм, кышны җәй итә алмыйм. Без тормышка ашыра  алмый торган теләкләр бар. Әмма шушы Аллаһы Тәгалә тарафыннан чикләнгән кодрәтебез, безнең мөмкинчелегебез даирәсендә Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә безгә ирек тә бирә. Ул бер аятьтә әйтә: “Сез үзегезне үзегез үзгәртмичә торып сезнең тирәдә булган халәт үзгәрмәс”, – ди. Ягъни без үзебезне үзебез үзгәртергә мөмкинчелегебез бар. Без гамәлләребезне, сүзләребезне, гыйбадәтләребезне, тормышка карашыбызны үзгәртә алабыз икән,  Коръәни Кәрим моңа рөхсәт, мөмкинчелек бирә. Әлбәттә, дога кылу да бит язмыш, ягъни гамәл-нәтиҗә генә түгел, ә синең дога кылуың да ул тәкъдир. Шуңа күрә без әле үзебезгә нәрсә язылганын белмибез,  ә Аллаһы Тәгалә бездән гамәл-гыйбадәт таләп итә. Ул беребезгә дә әйтми, сезне язмышыгыз белән хөкем итәрмен дип,  юк, гамәлегез белән хөкем итәрмен, ди. Шуңа күрә бу сорауга җавап йөзеннән әйтәсе килә: адәм баласы, менә минем язмышым шул дип, минем гомерем фә­кыйрь үтә, бәхетсез үтә дип беркайчан да уфтанырга тиеш түгел. Үзгәртә алабыз! Теләк белән, дога белән, Аллаһтан сорау белән, үзеңнең тырышлыгың белән! Син үзеңнең тормышыңны үзгәртәсең икән, әлбәттә, бу да синең язмышыңда, әмма син тырыштың.

Рәсүлебез саләллаһу галәйһи вәсәлләм  көннәрдән бер көнне халык каршына ике китап белән чыкты, берсе – уң  кулында, берсе – сул кулында. Әйтте: “Уң кулдагы китапта җәннәт әһелләре язылган, – диде, – сул кулдагы китапта җәһәннәм әһелләре язылган. Монда инде башка беркем дә өстәп язылмас”, – дигәч, берсе шул сорау­ны бирде: “Йа Рәсүлуллаһ, ә нәрсәгә дип без гамәл-гыйбадәт кылабыз соң? Барысы да язып куелган лабаса?” Бу сорау­га Рәсүлебез болай җавап бирде: “Гамәл кылыгыз! Кемнең нинди гамәл кылуы җиңеләйтелде, аның өмете бар-шул гамәл, ягъни җәһәннәм гамәле булса, җәһәннәмгә китәргә, җәннәт гамәле булса, җәннәткә керергә өмете барлыкка килде», – диде. Ягъни гамәлсез тормагыз – намазыгызны укыгыз, ураза тотыгыз, догалар кылыгыз, хаҗ кылыгыз, зәкят бирегез, корбан чалыгыз. Менә шушы эш син аны дәвамлы эшли башлагач, ул синең өчен җиңеләя, спортчыга тренировкалар уңыш китергән кебек. Шуңа күрә кем гамәлне күбрәк кыла, кем намазларны күбрәк укый, кем догаларны күбрәк кыла, кешедә “мин җәннәт әһеле икән” дигән өмет барлыкка килә. Әгәр бернәрсә дә кылмасаң, намазларың укылмаса, гөнаһлы юлда йөрсәң, бу да синең өчен җиңеләячәк, моның бер авырлыгы да булмаячак. Намаз укымасаң да, җаның авыртмый, гөнаһ кылдым дип тә җаның авыртмый – менә бу вакытта исемең сул як китапта булырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә безгә әйтте, вәгъдә бирде: “Гамәл-гыйбадәт кылсагыз, мин сезгә вәгъдә бирәм җәннәтле итәргә”, – диде. Ягъни, гамәл-гыйбадәттә булып, гөнаһтан тыелсагыз, җәннәт вәгъдә итәм, диде. Язмыш бар, язылган, әмма адәм баласы  үзенең гамәл-гыйбадәтен   уйлап, догалар кылып, нинди гамәл кылдым, кабул булды микән, гөнаһларымнан арындым микән дип яшәсә, җәннәтле булырга йөз процент өмете бар.

Эльмира СИРАҖИ әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: