Мәдәни җомга

Язмыш – үз кулыбызда

Политолог, сәяси күзәтүче Руслан Айсин – республикада билгеле шәхес. Ул соңгы вакытлардагы вәзгыятькә карата фикерләре белән уртаклашты.

– Руслан, соңгы елда Россиядә рус булмаган халыкларга карата алып барылган рәхимсез сәясәт һәм милли телләрнең мәктәптән куылуы шәхсән татарның бик күңелен төшерде, бу илдә бәхетле яшәү өметләрен сүндерде. Соңгы елны гына якыннарым арасыннан ике татар гаиләсе Төркиягә һәм Каһирәгә яшәргә күченеп китте. Ничек уйлыйсың, тора-бара безнең хәлләр мөһаҗирлек белән зимагурлыкка калыр микәнни?  

– Һиҗрәт бар инде ул. Заманында Мөхәммәд (с.г.в.) үзе дә, яңа җәмгыять төзү максаты белән, Мәккәдән Мәдинәгә күченгән. Татарларга да күченеп йөрү хас. Күчмә тормыш – ул безнең геннарда сакланган. Яшьләрнең читтә бәхет эзләүләрен зур бәла димәс идем. Шул ук вакытта асыл милләттәшләрне югалтасы да килми. Читкә каеруның сәбәпләре ачык: илдә безне кимсетәләр! Тел, дин, милләт ягыннан илнең сәясәте безгә карата гаделсез, анык басым ясала. Мин аны “постимпер” синдромы дип атыйм. Чөнки Россия инде империя түгел, ул 25 ел элек таркала башлады. Хәзер иң авыры – империя таркалу чоры бара. Кайчандыр бер Рим императоры болай дигән: “Империя таркалу алдыннан аның идарәчеләре ахмак кануннар чыгара”. Без дә байтактан инде бик күп төрле тыюлар чыгарылуын күзәтәбез. Салым арттыралар, ирекне тыялар... Болар халыкның тормыш хәлен яхшырту өчен түгел, ә бәлки властьны ныгыту өчен башкарыла. Әмма тарихның үз закончалыклары, кагыйдәләре бар. Аны берничек тә инкяр итеп булмый. Минемчә, берничә елдан вәзгыять үзгәрергә тиеш.  Чөнки гел аска тәгәрәүнең дә чиге бар. Татар халкы андый изүләргә инде күнеккән. Совет заманында да безнең хәлебез шәптән түгел иде. Сәяси вәзгыятькә турыдан-туры бәйле булдык. Ә сәясәт безнең милләтне юк итүгә корылган. Хәзер безнең алда зур сорау тора. Каршы тора алырбызмы без бу сәяси һөҗүмгә, әллә эскимослар, чукчалар кебек гомеостаз, ягъни юкка чыгу этабына күчәрбезме? Һәрхәлдә милләтләрнең үсеш һәм сүнү фазасы бар. Гомеостаз – ул табигатьтән аерым яши алмаслык хәлдә калган милләтчелекне (общность) аңлата. Әмма без империя­ле халык булганбыз. Без мәгърифәтле, әдәбиятлы милләт. Шуңа күрә гомеостаз безгә янамый. Бәхәс юк: татар милләте тирән кризиста. Милли элита, милли идея, татар мәктәпләре булмавы – кризисның төп сәбәпләре. Шулардан чыгып, без яңа стратегия тудырырга тиеш. Идеясез берни дә майтарып булмый. Милләтне идея генә берләштерә ала. Мисалга без белгән большевиклар хәрәкәтен китерер­гә була. Большевиклар  партиясенең I съездында 15 кеше катнаша.  Икенчесендә 37, алары да икегә бүленә. Әмма аларның яндырып тотарлык идеяләре була. Шуның ярдәмендә алар 70 ел буена илне яулап тотты. Кайчандыр төркиләр дә зур булмаган кабилә рәвешендә яшәгән. Дала буйлап күчеп йөргән. Әмма тарихның бер чорында бу халыкка, Лев Гумилев әйтмешли, “Югарыдан пассионар импульс” килеп, алар дәүләт төзегән. Импульс дип галәмнән килгән куәтне атыйлар. Гарәпләр өчен ул Мөхәммәд галәйһиссәлам туу булган. Пассионар импульслы кешеләр – алар энергиясе ташып торган, идея өчен җанын да, малын да бирергә әзер булып, янып торучы кешеләр. Бер милләттә 5-7 процент шундый элита булса, бу халык зур үзгәреш­ләр китереп чыгарырга, дөньяны яулап алырга сәләтле. Бездә элита дип берничә югары белеме булган кешене санау гадәте бар. Һич тә алай түгел. Адәм баласында милли хис йә була, йә юк.  Бу хисне тәрбияләү дә авыр. Гадәттә ул тумыштан килә. Менә шундый милли хисләре көчле булган лидерлар бергә тупланып милләт идеясен тормышка ашырганда ренессанс һичшиксез туачак.

– Гасырлар буе изү астында яшәү милләтнең эчке куәтен кимергән. Татар милләте – арыган милләт. Ахмак кануннар илендә бу талчыккан милләткә бик авырга туры киләчәк. Күптән түгел бер язучыбыз: “Безнең әдәбият күптәннән өйрәнелеп, тикшерелеп беткән. Милләткә куәт бирерлек әсәрләр юк”, – диде.

– Тарихка борылып карыйк. XIX гасыр башында татар мәдрәсәләрендә каты бәхәсләр барган, мәгърифәтчеләрне тәнкыйть утына тотканнар. Иске дөнья урынына яңасы килгәндә һәрвакыт шулай. Хикмәт искене бөтенләй инкяр итмичә, аңа яңа сулыш өрүдә. 

Һичшиксез, Тукай, Исхакый кебек милләтчеләр кирәк. Бүгенге тормышның да мөмкинлекләрен милләт файдасына эшләтергә була. Заманында Исхакый да рус милләтенең, аның мәдәниятенең, алдынгылыгының татарларга файдасы зур булуын язып чыккан иде. Минемчә, безгә футурологлар җитми. Ягъни уйларын киләчәккә төбәп фикер йөртүчеләр. Мәрхүм галим Илдус Әмирханның татар милли университетына багышланган хезмәте белән танышкан идем. Ул 90 нчы еллар башында язылган. Нинди кирәкле һәм вакытлы идея булган ул.  Кызганыч, татар милләте аны үз вакытында тормышка ашырмаган. Ул чакта Милли университет эшли башлаган булса, хәзер инде милли лидерлар төркеме өлгергән булыр иде. Ике чыгарылыш укып чыкса да, бу гаять зур көч дигән сүз. Кайчандыр Камбоджада яшәүче француз эмигрантлары өчен махсус  лицей ачканнар. Максатлары – шул илгә хезмәт итәчәк французлар тәрбияләү булган. Әмма ул уку йортыннан яңа бәйсез француз дәүләтенең лидерлары тәрбияләнеп чыккан. Гыйлем күп нәрсәгә күзне ача. Исхакый әйткәнчә, милли мәгариф – милли азатлыкка беренче адым.  Милли мәгарифнең эчтәлеге мөһим. Моңа кадәр без  омтылган бөтен фәннәрне дә татар телендә укыту мәҗбүри дә түгел. Андагы мохит, эчке тормыш милли рухта булсын.

Мин яһүд милләтенең үз-үзен саклап калу механизмнарын үзебездә куллану кулай булыр иде, дип уйлыйм.  Алар дөньяга сибелү, ягъни аларча “галут”, шартларында милләт булып яшәүнең камил механизмнарын булдырган. Шәхси мәктәпләр, шәхси университет милләткә зур терәк була ала. Татарстанда дөньякүләм билгеле университет филиалларын ачарлык та матди мөмкинлек бар. Сабан туйлары, спорт ярышлары белән мавык­мыйча, милли тормышның эчтәлеген кайгыртырга бик вакыт.

Икенчедән, галимнәргә милли проектлар белән шөгыльләнергә шартлар тудырырга кирәк. Фән һәм иҗат әһелләренә шартлар тудыру – хөкүмәтнең бурычы. Безнең хөкүмәт үз өстеннән бурычларны төшерә бара. Әйтик, туган телне балаларыгызга өйдә өйрәтегез, дип фәрман чыгардылар. Балага туган телен өйрәтергә дә ярамагач, мондый хөкүмәткә нигә салым түләп торырга?

Үзебезнең милләтнең яшәү тәҗрибәсен дә яңадан куллану кирәк. Әйтик, мәхәллә системасын нигә кабат кайтармаска? Ул бит инкыйлабка кадәр татарны саклап калган. Хәзер дә сакланып калу алгы планга чыкты. Ә мәхәлләләр оештыру өчен шартлар бар. Казан тирәсендәге бистәләрдә бик күп татар урамнары бар, мәчетләр төзелгән. Шул тирәдә яшәүчеләр җыелышып татар мәктәбе, татар сыйныфлары сорый ала. Менә шул халык яшәгән җирләрдә милли үзаңны көчәйтү өстендә эшләргә иде. Безнең халык бит җир ярата, аның яшәү потенциалы зур әле. Татарлар ниндидер күзгә күренмәгән  җепләр ярдәмендә бер-берсенә тартыла,  туплана да белә. Татар язмышын бары татар гына хәл итә. Барысы да үзебездән тора.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: