Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Хыяллар тормышка аша

Узган ел милләттәшләребез өчен зур сынау – җанисәп кампаниясе узды. Р.Ямалиев җитәкчелегендәге оешмалар да милләтебезне бу чарага әзерләүдә дә саллы өлешен кертте.

Биш еллар элек таныш журналист «Мәскәүдә яшәүче бер танылган абзый белән очрашу була, «Милләт йорты» на кил әле», дип чакыргач, әлләни исем китмичә генә барганым хәтеремдә. Кунак ул вакытта «Мәскәү татарлары штабы» җитәкчесе Рөстәм Фәиз улы Ямалиев булып чыкты. Ишетеп белсәм дә күргәнем, ул җитәкләгән оешма турында язганыбыз юк иде. Р.Ямалиев беренче карашка ук тыныч, һәр гамәлен уйлап башкара торган, чәчрәп чыгуны бик өнәми торган кеше булып тоелды. Танылган галимнәребез, әдипләребез, дин әһелләре катнашында үткән бу утырышта катнашучылар Мәскәүнең татар штабы, аның җитәкчесе, ул алып барган эшчәнлек белән тирәнрәк танышты. 

Кешенең холкына да, аның үз-үзен тотышына да гаиләдә нигез салына диюләре – күптән расланган хакыйкать. Рөстәмнең әтисе Фәиз, әнисе Гөлҗәүһәр дә танышлары хәтерендә гаилә җанлы, «эш» дип янып яши торган уңган, булдыклы, игелекле кешеләр буларак кереп калган. Фәиз аганы уен-көлке белән сөйләшергә яратучан, баянда халкыбыз көйләрен яңгыратучы, биюче, кунакчыл кеше итеп тә хәтерлиләр, хәтта «Мунча ташы»ның беренче тамашасының, нигездә, Ф.Ямалиев мәзәкләренә корылуын әйтәләр. Әтиләре балаларына шахмат буенча Татарстан чемпионы булуы, Әгерҗе һәм Минзәлә районнары авыл Сабан туйларында татарча көрәштә батыр калуы кебек гамәлләре, эше, яшәеше белән дә үрнәк була, кызы Лениза, улы Рөстәмне теләсә нинди хәлдә дә кешелекле булып калырга, авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәтә. Фәиз аганы, үзе дә көрәшче буларак, Түбән Кама Сабан туйларында бу төр ярышны оештыруга, аңа гадел судьялык итүгә күп көч куючы буларак та хәтерлиләр. Рөстәм Фәиз улының сабырлыгы, тынычлыгы, һәр карарны ныклап уйлап кабул итүе – әнисеннән. Нәсел тамырлары исә Әгерҗе һәм Менделеев районнары чигендәге Уразай авылына, урман һәм тегермән хуҗалары Хәбибҗамал һәм Нурмөхәммәт Җамалиевларга барып тоташа. Аларга татар халкының беренче казые Мөхлисә Бубиның килеп йөрүе дә мәгълүм. 

Рөстәм әфәнденең балачагы Минзәләдә Биккол авылында үткән. Әтисе Фәиз Нурмөхәммәт улы җитәкләгән «Гигант» күмәк хуҗалыгы тирә-якта уңышлары белән дан тота. ТАССР партия өлкә комитеты секретаре булган Фикрәт Табеев авыл хуҗалыгында яхшы күрсәткечләргә ирешкән колхоз-совхозларга игътибарын кызганмый. Республика җитәкчесе шуңа да, Минзәлә якларына юлы төшкән саен, Фәиз Ямалиев җитәкләгән хуҗалыкка кереп чыга. Бергәләп кармакка балык тоткан, чәй өстәле янында утырган чак­ларында да сөйләшүләре исә һаман да эш, хуҗалыкны алга җибәрү, республика киләчәге турында. Балык каптырганда, аларга кечкенә Рөстәм исә зур булышчы, ул кармакларга суалчан киертә. 

Еллар уза. Орлык үстерү буенча махсуслашкан совхоз җитәкчесе Фәизнең, Кама буенда ак кала төзелә башлагач, күңеле кузгалып китә, гаиләсе белән шунда күченә. Биредә аны халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты директоры итәләр. Ике ел да үтми, Ф.Ямалиев җитәкчелегендәге комбинат республикабызда беренче урынны алып, күчмә Кызыл байракка ия була.

Казан химия-технология, аннары Ярославль икътисад институтларын, ВЛКСМ югары мәктәбен тәмамлаган Рөстәм дә 1993 елда  Мәскәүне яуларга килә. Бу елларда комсомол оешмасы таркала, яшь белгеч предприятиедә эшли башлый һәм ике елдан соң туган ягы Түбән Камага кайтып китә. Әмма «Түбән Кама нефтехим»да җитәкчелек алмашына, гаилә корырга да өлгергән Р.Ямалиев кабат Мәскәүгә юл тота. Бу юлы аның исәбе – башкалада ныклап төпләнү.Ул төзелеш бизнесын башлап җибәрә. Билгеле ки, башкалада ныклап урнашканчы, берничә ел гаиләсеннән аерым яшәргә дә туры килә. 

Ф.Табеев 1990 елларда «Китайгородская стена» комплексында ул елларда Советлар Союзының сәүдә министры урынбасары булган Анатолий Козлов янында Татарстаннан Мәскәүгә килгән кешеләрдән торган берләшмәне оештырып җибәрә. Алар арасында сәясәтчеләр дә, табибләр дә, эшмәкәрләр, икътисадчылар, финансистлар һ.б. була. 1995 елда ширкәтне «Клуб деловых людей – ДЛ-16» («Эшлек­ле кешеләр клубы») исеме белән рәсмиләштерәләр, химаячеләре исә – Козлов, Кузьмин, Табеев. Р.Ямалиев та шушы клубка йөри башлый. Аңа анда яшьләр белән эшләүне йөклиләр. Клуб җитәкчеләре Мәскәүдә Татарстан идеологиясен үткәрү һәм оешмага яңа кешеләрне тарту ниятеннән төрле чаралар уздыра башлый. Хәтта Татарстаннан килүчеләрне берләштергән «Эшлекле кешеләр клубы» урнашкан «Китайгородская стена» комплексы республиканың бер кечерәк биләмәсе кебек була.

Татарстан белән 20 ел җи­тәк­челек иткән, зур заводлар төзетеп, аның бик күп икътисади мөмкинлекләрен формалаштыр­ган Ф.Табеев Татарстанда үз эшенә бирелгән, фидакяр, югары вөҗданлы белгечләр эшләвен искәртә торган була, аларның Россия башкаласында да үз потенциалларын кулланыр урын табуларын тели. Рес­публиканың элекке җитәкчесе клубта яшьләр катнашында үткәрелгән кичәләрдә аларның чыгышлары белән Татарстаннан икәнлекләрен, араларында депутатлар, җитәкчеләр булырга, аларның һәрвакытта да лидерлыкка омтылырга тиешлекләрен, хәтта таләпчән формада кабат-кабат белдерә тора, аларны һәрвакыт бердәм булырга чакыра. Ул яшьләргә «Сезнең һәркайсыгыз Мәскәүдә иң әһәмиятле, мөһим татар», дип юл күрсәтә. Бу очрашулардан егет-кызлар рухланып, яңа уй-хыяллар белән китә торган була. Клуб, дөрестән дә, зур эшчәнлек алып бара, бик күпләр аның ярдәмен дә күрә. Ә галим Азат Зыятдинов белән якыннан аралашып яшәгән, уртак милли идеяләр белән янган Р.Ямалиевны Мәскәүдә егет-кызларның туган халкы мәдәниятенә, теленә битарафлыгы борчый. Шуңа да ул милләтебезне күтәрү, яшьләрнең үз туган телләрендә аралашуы кебек мәсьәләләрне алга куя. Шулай итеп «Эшлекле кешеләр клубы» каршында яшьләрне берләштергән «Татар штабы» барлыкка килә.

Ф.Табеев вафатына 4-5 ел кала Мәскәүдә якташлар очрашуларын тулысынча Р.Яма­лиевка тапшыра. Иш-ишен таба. «Штаб» та тора-бара киңәя, милләтен яраткан, үз телендә аралашасы килгән татарларның күбесе «Мәскәү татарлары штабы» тирәсенә көннән-көн күбрәк тартыла һәм туплана бара. Моннан тыш алар биредә үз кызыксынулары һәм һөнәрләре буенча да берләшә башлый. «Штаб» каршында хәрбиләр, эчке эшләр органнарында хезмәт куючылар – «Офицерлар», Мәскәүнең медицина уку йортлары студентлары һәм табибләр – «Гиппок­рат», яшь эшмәкәрләр – «Масш­таб», «Каһарманнар», журналистлар, әдипләр – «Милли каләм», «Иҗади зыялылар»  клубларына, өлкәнрәкләр – Мәскәү аксакаллары советына, тарихчылар, әдәбият һәм мәдәният эшлек­леләре берләшмәләренә оешып, үзара аралашып, киңәш-табыш итеп эшлиләр. «Татарча мафия» интеллектуаль уены, «Аулак өй», «Татар яшьләре штабы», «Яшьләр якшәмбесе» кебек проектлар үзенә яңадан-яңа милләттәшләребезне тартып китерә, берләштерә.  

Штаб шулай ук яшьләр теләге белән КВН командасын,  Татарстанның «Ак Барс» һәм «Нефтехимик» хоккейчылары Мәскәү стадионнарында көч сынашканда, җанатар булып утырган фан-клубларны да оештыра. Оешма тырышлыгы белән «Штаб»та инде шактый еллар дәвамында өч айга бер тапкыр «Беренче намаз» акциясе уздырылып килә. Хәзрәтләрдән динебез турында вәгазь тыңлату, аннары бергәләп намазлыкка басу үз нәтиҗәләрен бирә, милләттәшләребез арасында ислам дине кушканнарны алга куеп яшәүчеләр ишәя бара. Биредә яшьләр очраша, таныша, үзләренә яр таба, никахлаша. Әлбәттә, барысы өчен дә матди чыгымнар таләп ителә. Төп әһәмият исә әлеге дә баягы милли мәдәниятне һәм телебезне саклау һәм татар кадрларын әзерләү юнәлешләренә бирелә, клуб­лар үз эшләрен шушы максатка җайлап алып барырга тырыша. Әлбәттә, мәгариф учреждениеләрендә татар теле кысрыклап чыгарылган заманда, бурыч – аеруча катлаулы.  

Шунысы – әйбәт, «Штаб»ка йөрүче кызлар-егетләр үзара татарча аралаша, гаилә кора икән, бу инде оешма эшчәнлегенең күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗәсе булуы турында да сөйли. «Эшне иң элек үзеңнән башларга кирәклеген искәртеп торабыз. Һәркемнең күңелендә, бүгеннән башлап балаларым белән татарча гына аралашачакмын, дигән фикер беркетүе әһәмиятле. Менә шул чагында тел өйрәнү мәсьәләсендә күпмедер алга китеш булачак. Гомумән, татар гаиләсе институтына зур игътибар бирергә кирәк. Монда әби-бабаларыбызның ярдәменнән башка гына булмый», – ди Рөстәм әфәнде. 

Бүген инде Мәскәүдә Р.Яма­лиев җитәкчелегендә дүрт иҗтимагый оешма эшләп килә. Татар һәм төрки халыкларның милли конгрессы,  Мәскәү өлкәсе татарларының милли үсеш үзәге, «Эшлекле кешеләр клубы (ДЛ-16)» һәм Мәскәү татарлары штабы. Аларның барысын да татар телендә аралашу  аша милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, милләтебезне саклау һәм үстерү кебек уртак максат берләштерә. Милли конгресс исә бүгенге көндә Мәскәүдә Татарстан сәясәтен популярлаштыруда, милли мәсьәләләрне күтәрүдә форпост булып тора. Оешма шул вакытта күләмле социаль проектларны, программаларны тормышка ашыруда Бөтендөнья татар конгрессының ышанычлы партнеры да. 

Гомумән, оешмаларның һәркайсы һәрвакыт шау­лап-гөрләп тора, биредә төрледән- төрле очрашулар, кичәләрдән тыш, яшьләр катнашында чаралар, флешмоблар, фес­тивальләр, концертлар уза. Оешманың эшчәнлеге Рамазан аенда тагын да активлаша. Быел Рамазан аендагы догалы-сәгадәтле ифтарлар, Мәскәүдәге «штаб»та һәм мәчетләрдән кала, Татарстанда, хәтта Сочида да узган. Ифтарлар татар морзалары, аксакаллар, милли хәрәкәт ветераннары, галимнәр, яшьләр өчен аерым-аерым оештырылган. Изге аебыз дәвамында исә мәчетләргә, китапханәләргә, мәктәпләргә, балалар йортларына һәм мохтаҗларга хәйрия ярдәме күрсәтелгән.

 Узган ел милләттәшләребез өчен зур сынау – җанисәп кампаниясе узды. Р.Ямалиев җитәкчелегендәге оешмалар да милләтебезне бу чарага әзерләүдә дә саллы өлешен кертте. Әйтик, Рөстәм әфәнде финанславында 10000 тираж белән нәшер ителгән «Үз җиремдә – үз телем» – һәр татарның горурлыгын уятырлык, озак еллар дәвамында өстәл китабы булырлык китап. Аны Россиянең 20 шәһәрендә тәкъдим иттеләр. 

Бүген өч бала атасы булган Р.Ямалиевның үз акчасына ел саен ветераннарга, мәктәпләргә, мәдәният учреждениеләренә илнең төрле төбәкләрендә нәшер ителә торган татар матбугатын 16000 данәдә яздыруын да әйтергә кирәктер. Ә инде меценатның 5000 данәдә тарала торган газетасы, өстәл календаре теләсә кемнең күңеленә хуш килерлек. Алар барысы да үткәрелә торган кичәләрдә, утырышларда бушлай таратыла. Рөстәм Ямалиев җитәкчелегендә эшчәнлек алып барган оешмалар тарафыннан илдә, рес­публикада барган зур вакыйгалар уңаеннан төшерелгән роликлар (алар шактый күп) интернет киңлекләрендә аеруча популяр. Әлбәттә, хыяллар, ниятләр – зурдан. Әйтик, татар театр студиясе булдыру, меценатлар һәм, әлбәттә, дәүләт ярдәме белән татар студентлары өчен тулай торак төзү, Мәскәү янында татар мәктәбе, балалар бакчасы булган бистә торгызу – шундыйлардан. Штаб шулай ук милләттәшләребезнең бердәм архивын туплауны, федераль татар яшьләре оешмасын, татарлар өчен туган телдә эшләүче бердәм социаль челтәрен булдыруны һәм үз телебездә тапшырулар алып бара торган федераль радио­канал ачуны да күңелендә йөртә. Аның бәхете исә – уйлаганнарының тормышка аша баруында. 

Сөембикә КАШАПОВА. 

РЕДАКЦИЯДӘН. Бу көннәрдә Рөстәм Фәиз улы үзенең 60 яшьлек юбилеен  билгеләп үтә. Аны гомер бәйрәме белән ихлас котлыйбыз, алга таба да игелек­ле хезмәтендә, гаиләсендә уңышлар телибез.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев