Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Ульяновск шәһәренең Жәмигь мәчетендә мәктәп балалары өчен җәйге лагерь эшли башлады

Киләсе елда лагерь программасына татар телен өйрәнү дә керәчәк.

Ульяновск шәһәренең 2нче тарихи Җәмигь мәчетендә мәктәп балалары өчен беренче тапкыр көндезге җәйге лагерь эшли башлады.

Малайлар һәм кызлар биредә Ислам дине йолаларын өйрәнә, Коръән серләре һәм намаз уку тәртибе белән таныша.

Мәчет имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фәткуллов белдергәнчә, программа буенча лагерьда төрле спорт уеннары, бәйгеләр дә каралган. Төшке аштан соң балалар өйлә намазында катнаша. Моннан, тыш шәһәр буйлап төрле экскурсияләр, теплоходта Идел буйлап сәяхәтләр дә планлаштырылган.

Рәсүл хәзрәт киләсе елда ата-аналар үтенече буенча әлеге лагерьда татар теле дәресләрен дә программага кертергә ниятли. Моның өчен буген инде дәреслекләр булдыру эше дә башланган. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев