Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Удмуртиядә үзешчән театрлар фестивале узачак

Бәйге ике яшь категориясендә уза: 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәр, 16 яшьтән өлкәнрәкләр.

Удмуртиянең Татар иҗтимагый үзәге 27 февральдә «Спартак» халык иҗаты йортында Республикакүләм Кәрим Тинчурин исемендәге «Зәңгәр шәл» үзешчән театр коллективларының фестиваль-конкурсын уздыра.

Фестиваль татар телен саклап калу һәм үстерүгә, татар халкының милли мәдәниятен пропагандалауга, Россия халыкларының этномәдәни күптөрлелеген саклауга, гомумроссия гражданлык патриотизмын һәм теләктәшлеген формалаштыруга юнәлдерелгән, дип хәбәр итә оештыручылар.

Фестиваль-конкурс Удмуртия дәүләтчелегенең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә. Аның максаты — Удмуртия Республикасында яшәүче татар халкының үзешчән театр сәнгатен үстерү.

Бәйгедә театр коллективлары, татар үзешчән иҗат коллективлары татар драматургларының спектакльләре белән катнаша алалар.

Бәйге ике яшь категориясендә уза: 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәр, 16 яшьтән өлкәнрәкләр.

Фестиваль-конкурс нәтиҗәләре буенча жюри коллективларның чыгышын һәм ике яшь категориясе буенча җиңүчеләрне билгеләячәк. Шулай ук «Иң яхшы режиссура», «Иң яхшы ир-ат роле», «Иң яхшы хатын-кыз роле», «Иң яхшы балалар роле» номинацияләре буенча җиңүчеләрне ачыклаячаклар.

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев