Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Троицкида Габдулла Тукайга бюст ачтылар

Ватандашларыбыз бөек шагыйрь хөрмәтенә чәчәкләр салды.

Бу көннәрдә Троицк шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай бюсты ачылды.

Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер, Россия Югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков һ. б. чараның мәртәбәле кунаклары булды.

Шулай ук ватандашларыбыз Габдулла Тукай бюстына чәчәкләр салды.

2016 елның 11 июлендә Троицкида шагыйрьнең тууына 130 ел тулу уңаеннан, Октябрь урамында (элеккеге Оренбург урамы) тантаналы рәвештә тарихи бина фасадына гранит мемориаль такта куелды. 1913 елда бу бинада Габдулла Мөхәммәтгариф улы тукталган булган. Октябрь урамында шагыйрь исемен Татар һәм башкорт әдәбияты китапханәсе йөртә.

Моннан тыш, бүген Троицкида «Расулев укулары: Россия тарихында һәм хәзерге тормышта ислам» дигән фәнни-гамәли конференция уза.  

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев