Мәдәни җомга

Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Доган: “Тукайны яратып укыйм”

Казанда Төркия консуллыгы, Россиядә иң беренче булып, 1996 елда ачылган иде. Шуннан бирле ул респуб­ликабызга Төркия инвесторларын тарту, төрек кардәшләребез белән мәдәни һәм икътисади бәйләнешләрне ныгыту юлында бер күпер булып тора.

БЕЛЕШМӘ: Әхмәт Садыйк Доган 1974 елда  Төркиянең Ыспарта шәһәрендә туган. Истанбулдагы Мәрмәрә университетының икътисад вә идарә факультетында белем ала. Лондонда Биркбек колледжында җинаять хокукы фәнен үзләштереп магистр була. Билькент университетының  Россияне өйрәнү үзәге үткәргән семинарларында катнаша. Карьерасын Төркиянең чит ил эшләре министрлыгында референт-атташе вазифасында башлый, 2 ел хәрби хезмәт үтә. Төркиянең Алма-Атадагы, Киевтагы, Лондон, Америкада, Софиядәге илчелекләрендә эшли. 


Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Садыйк бәй Доганның үз вазифаларына керешүенә шушы көннәрдә 1 ел тулды. Шуны сәбәп итеп, без аның белән төрек-татар мөнәсәбәтләре, илчелекнең эшчәнлеге хакында әңгәмә корып алдык. 

– Әхмәт  бәй, Казанга ияләшә алдыгызмы? 

- Әйе, шушы вакыт  эчендә Казан белән нык кына танышырга өлгердем. Җирле идарә органнары белән уңай мөнәсәбәтләр дулкынында аралашабыз. Башкача була да алмый: төрек һәм татар милләтләренең бик күп мәдәни кодлары үзара якын яки уртак. Әйтик, телләребез охшаш, динебез бер үк, тарихи элемтәләребез... Төркия белән Россия арасында мөнәсәбәтләр дә яхшыра бара. Татарстан, Казан – Төркия өчен бөтен Россиягә юл, ишек кебек ул.  

- Лондонда, Софиядә эшләгәннән соң Россиянең төпкелендәге бер шәһәргә эшкә җибәрелүне сөргенгә сөрелү кебек кабул иткәнсездер, мөгаен... 

- Һич юк (көлә). Казанга эшкә шатлык белән килдем.   Рус әдәбияты белән моңа кадәр азмы-күпме таныш идем. Әйе, Россияне күбрәк суык, караңгы ил дип күзаллыйлар... Ләкин мин зур теләк,  канәгатьлек белән эшлим. Чөнки һәр төрек дип­ломаты өчен Россиядә эшләү тәҗрибәсе зур мөмкинлекләр бирә, аны яңа үсеш дәрәҗәсенә күтәрә. Көнбатыш илләрендә эшләү бер нәрсә, ә менә Төркия аерым әһәмият биргән илләрнең берсе булган Россия, Татарстанда эшләү – бу бөтенләй башка. Кардәш халыкларыбыз яшәгән республикага җибәрелү бигрәк тә кадерле. Гомумән, монда эшләвемнән бик канәгать. Эш шартлары уңай. Бизнес делегацияләре еш килә. Без монда күз уңында дияргә була. 

- Сезгә кадәр Казанда эшләгән илче Турхан бәй Дилмач татарча яхшы сөйләшә иде. Сез бу мәсьәләдә аннан калышмыйсызмы? 

- Татар теле – бик матур, яңгырашлы тел. Монда килгәч тә, беркадәр шәхси дәресләр алдым. Шуны аңладым, безнең телләребез бик охшаш, уртак сүзләр күп. Төрекчәдә онытыла төшкән, актив кулланылмаган сүзләрне татар телендә очратам. Татар телен яхшырак өйрәнер өчен, миңа күбрәк татарча аралашу кирәк. Казанга килгәч тә сатып алган беренче китабым Тукай шигырьләре җыентыгы булды. Татарча  шигырьләр укыйм. Тукай әсәрләре миңа бик аңлаешлы. Башка татар шагыйрьләре, язучылары белән дә танышам, әңгәмә барышында аларны аңлау миңа зур рәхәтлек бирә. 

- Әхмәт бәй, гаиләгездә нинди телдә аралашасыз? (Әхмәт бәйнең хәләл җефете – Украинадан). 

- Хатыным Мария һәм ике балам бүгенге көндә минем белән Казанда яши. Гаиләм кайсы гына илдә эшләсәм дә, һәрвакыт минем белән булды. Казанга күчеп килгәч, тел мәсьәләсендә проб­лемалар чыкмады, чөнки рус телен гаиләдәге һәркайсыбыз белә. Кияүгә чыккач та, хатыным махсус курсларга йөреп төрек телен өйрәнде. Үзара күбрәк төрекчә сөйләшәбез. Балаларыбызның күп телләр өйрәнеп үсүен телибез. Әниләре алар белән туганнан бирле русча гына сөйләшә, ә мин тик төрекчә аралашам. Педагоглар да шулай киңәш итте. Өченче бер телдә сөйләшүче бала караучы алсак, аннан да үз телендә сөйләшүен сорар идек. Барлык катнаш гаиләләр дә шушы юлдан барса, балалар рухи бай булып үсәр иде. Ул балалар телләр белүләре белән башкалардан бер адым алдан барачак. Чөнки телләрне күбрәк белгән саен, бизнеста да, фәндә дә, аралашу мәсьәләләрендә дә өстенлегең арта бара. 

- Татарстан  Төркия өчен кайсы яктан кызыксыну тудыра? 

- Татарстанны бүген Төркиядә яхшы беләләр. Беренчедән, анда татарлар бик күп яши, үткән гасырларда ук Россиядән күчеп килгәннәре дә,  соңгы елларда төпләнгәннәре дә күп. Бизнес өлкәсендә элемтәләребез ныклы. “Алабуга” икътисади зонасында,  төзелеш объектларында күп төрек инвестицияләре салынган, бу шуңа дәлил. Төркиягә Казаннан туры очкыч юлы бар. Саннар теленә күчерсәк, Россиядәге 10,5 миллиард доллар төрек инвестициясенең 2,5 миллиард доллары Татарстанга туры килә. Бу аз түгел.  Мәдәни бәйләнеш­ләребез дә бар. Төркия Республикасы корылган елларда Й.Акчура, С.Максуди кебек күренек­ле татар зыялыларының хезмәте, эшчәнлеген бездә яхшы хәтерлиләр, Г.Исхакыйны әйбәт беләләр. Татарстанның кайбер шәһәрләре Төркия шәһәрләре белән “туганлашты”. 

- 90 елларда Татарстанда Э.Гази исемендәге төрек-татар лицейлары ачылды һәм халыкта 20 ел эчендә тирән ихтирам яулады. Әти-әниләр бу уку йортларындагы әхлакый тәрбияне һәм телләрне яхшы өйрәнүне аеруча яраткан иде. Ләкин берничә ел элек лицейлардагы төрек мөгаллимнәрен Россиядән куып җибәрделәр. Бу бушлыкны ничектер тутырыр өчен, мәгариф өлкәсендә Төркия белән Татарстан арасында яңа проектлар күздә тотылмыймы? 

– Әйе, Татарстанда төрек-татар лицейлары исеме белән бу белем бирү оешмалары озак еллар эшләде. Ләкин бу лицейлар белән идарә иткән Фәтхулла Гүлән оешмасы Төркиядә хәзер террористик оешма булып санала һәм киләчәктә Россиядә үз эшчәнлекләрен дәвам итә алмый иде. Мәгариф юнәлешендә башка күләмле уртак проектлар әзерләр өчен, вакыт кирәк, чөнки һәр илдә белем бирү системасының үз стандартлары бар. Ләкин Төркиядә югары белем алырга теләүчеләргә юллар ачык, күп кенә университетларыбыз махсус грантлар бирә.  Яшьләр ул грантлардан файдалансын, Төркиягә килеп, югары белем алсын иде. 

– Тагын  шул ук 90 нчы елларга әйләнеп  кайтыйк әле. Без ул чакта беренче тапкыр Төркияне ачкан идек: мәдәният ягыннан да, икътисади яктан да элемтәләр көчәйде. “Татурос” ширкәте ачылды,  “Заман” телевидениесе эшли башлады, “Заман” газетасы татарча дөнья күрде, йөзләгән бала Төркиягә укырга китте. Хәзер бу бәйләнешләр сүлпәнләнде кебек. Күпләр өчен Төркия ул – пляж, отель генә. Ләкин Төркия - гаҗәеп тирән мираслы, зур тарихлы бай кардәш ил. Безнең аралашу курорт өлкәсе белән генә чикләнергә тиеш түгелдер бит? 

– Әйе, килешәм, Анталияга барып ял итеп кайту ул Төркияне күрү түгел әле, ул Анталиянең үзен күрү дә түгел хәтта. Ял итергә баручылар еш кына үз курортларыннан да чыкмый. Мәдәни баг­ланышларны, зыялыларыбызның үзара аралашуын көчәйтергә кирәк, әлбәттә. Әйтик, мин Камал театрының Төркиягә килеп, кайсы да булса театрыбыз белән туганлашып, алмаш гастрольләр үткәрүен теләр идем. Һәр елны без Казанда төрек киносы атналыгы үткәрәбез. Татар һәм төрек дөньяларын бер-берләренә күрсәтәсе килә... Балалар өчен сәнгать фестивальләре оештырып, ике ил балаларын аралаштыру мөмкин булыр иде. Язучыларыбыз да ныграк аралашырга тиештер дип уйлыйм. Әлбәттә, бу мөнәсәбәтләр бер көндә эшләнми,  ләкин бу юнәлешләрне безгә үстерү кирәк. 

Әңгәмәдәш – Эльмира СИРАҖИ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: