Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Төркиядә Фатих Әмирхан әсәрләре буенча фәнни хезмәт якланган

Кастамону университеты магистранты Кюбра Шәйма Айдын Фатих Әмирханның «Тигезсезләр» һәм «Яшьләр» пьесаларын анализлаган.

Төркиянең Кастамону университетында Фатих Әмирхан әсәрләре буенча фәнни хезмәт язылган, ул якын көнннәрдә китап буларак дөнья күрәчәк. Бу хакта Кюбра Шәйма Айдын хәбәр итә.

Яшь галимә Кюбра Шәйма Айдын Фатих Әмирханның «Тигезсезләр» һәм «Яшьләр» пьесаларын анализлаган. Ул бу әсәрләрне иң элек төрекчәгә тәрҗемә иткән.

«Фатих Әмирхан әсәрләрен диссертациямнең темасы итеп фәнни җитәкчем Самәт Азап тәкъдим итте. Татарчаны үзлегемнән өйрәндем. Мин укыган университетта безгә татар теле дәресләре кермәде. Шунлыктан пьесаларны тәрҗемә итү җиңел бирелмәде», — дип сөйләде ул «Татар-информ» ның Төркиядәге хәбәрчесенә.

Галимә XX гасыр башында татар халкының театрга карашын, сәхнә әсәрләренең татар иҗтимагый тормышындагы әһәмиятен тикшергәндә 1926 елда «Төрек йорты» исемле төрек журналында чыккан хәбәрләрдән файдаланган. Анда әлеге елларда татар театр бинасы салу, татар театр мәктәбе ачу, татар опера театрын булдыру кебек театр сәнгатен борчыган мәсьәләләр телгә китерелгән.

Кюбра Шәйма Айдын фәнни хезмәтендә шул ук басмада дөнья күргән Гаяз Исхакыйның «Шимал төркиләрендә театр» дигән мәкаләсеннән кайбер фикерләргә урын биргән, күренекле язучының XX гасыр башында татар театрының милли булырга тиешлегенә басым ясавын белдергән. 

Кюбра Шәйма Айдын хезмәтендә Фатих Әмирханның тормышы һәм иҗатын, пьесаларының сценарий төзелешен, персонажларын, экспозициясен, вакыйгалар үсешен, кульминациясен, чишелешләрен, диалогларын, театрның әдәбият белән мөнәсәбәтен анализлаган.

«Фатих Әмирхан — социалистик карашларын милли аң белән берләштергән язучы. Аның фикеренчә, милләте өчен хезмәт итүче һәркем, нинди карашка ия булуына карамастан, бергә эшли һәм яши торган бер дөнья ярата ала. Ул әсәрләрендә җәмгыятьнең алга баруына комачаулаган, алгарышына киртә булган бөтен әйберне иләк аша үткәреп, каләме белән җәмгыятенә юл күрсәтүче булган», — дигән нәтиҗә ясаган. 

 

Рушания Алтай 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев