Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Төркиядә чыгучы төрки халыклар журналында Нәби Дәүли турында мәкалә дөнья күрде

«Мин бу җирдә калам» дип атаган мәкаләсендә автор — галимә Асия Рәхимова әдипне күркырлы иҗат кешесе итеп таныткан.

Төркиядә нәшер ителүче төрки халыкларның уртак басмасы «Кардәш каләмнәр» журналының соңгы санында татар язучысы Нәби Дәүли турында мәкалә чыкты. Аның авторы — КФУ галимәсе Асия Рәхимова. 

 

Мәкалә «Мин бу җирдә калам» дип исемләнгән. Анда автор Нәби Дәүлине күпкырлы иҗат кешесе итеп таныткан. Татар язучысының катлаулы тормыш юлын яктырту белән бергә, иҗатына әдәби-гыйльми анализ ясаган. 

 

Асия Рәхимова Нәби Дәүлинең язучылык осталыгыннан тыш, шагыйрьлек һәм рәссамлек сәләтенә дә ия булуын. аның сүзләренә җырлар иҗат ителүен ассызыклаган. Укучылар игътибарына шигырьләреннән өзекләр китергән һәм әдипнең кайбер әсәрләре өчен үзе ясаган рәсемнәрен тәкъдим иткән.

 

«Нәби Дәүлинең „Тормыш белән үлем арасында“ повесте һәм „Җимерелгән бастион“ романы укучылар тарафыннан яратып укыла. Бу документаль әсәрләр аның тормышы һәм сугыш еллары тәҗрибәләре нигезендә язылган. Алар тормышның бик катлаулы сынауларын кичергәндә дә кешеләрнең көчле рухлы булып кала алуларына дәлил булу ягыннан да, фашизмның кешелек дөньясына биргән зарарларын фаш итү ягыннан да зур әһәмияткә ия», — дип язган Асия Рәхимова. 

 

 

«Кардәш каләмнәр» журналында Нәби Дәүлинең «Тормыш белән үлем арасында» повесте белән танышу мөмкинлеге дә бирелгән: Асия Рәхимова әсәрнең бер өзеген төрек теленә тәрҗемә итеп, укучылар игътибарына тәкъдим иткән. 

 

 

Рушания Алтай 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X