Мәдәни җомга

Төрек иленә сәяхәт

Төркия безне гүзәл таулы пейзажлары һәм 35 градуслы эсселек белән каршы алды.

Дөресен әйткәндә, ял итәргә илебезнең берәр матур почмагына – Кырым, Сочи кебек шәһәрләрнең берсенә генә барырга уйлаган идек. Ләкин юллама бәяләрен, кешеләрнең фикерләрен өйрәнә башлагач, чит илгә барып ял итүнең арзангарак төшәсен аңладык. Чит илләрдән күңелгә иң якыны, әлбәттә, Төркия. 

Үзем белән балаларның икесен – олысын һәм кечесен алырга булдым, калган ике уртанчыларын әтиләре белән калдырдым. Юл алдыннан Төркия сәламәтлек саклау министрлыгы сайтына кереп, махсус анкета тутырдык, һәркайсыбызга шәхси HES-код җибәрделәр. Бу код булмаса, чик аша чыгармаска мөмкиннәр. Китәргә өч көн кала коронавируска ПЦР-тест тапшырдык.  

Анталья шәһәре һава аланына иртән килеп төштек. Төркия безне гүзәл таулы пейзажлары һәм 35 градуслы эсселек белән каршы алды. Багажны алуга, турны саткан компаниянең автобусы безне Антальянең Аланья районына алып китте. Кондиционерлы автобуста сәгатьтән артык баргач, диңгез ярына урнашкан Конаклы бистәсенә, без яшәргә тиешле кунакханә янында төшерделәр. Сумкаларны бушатышкан автобус йөртүче «бахшиш бармы?» дип сорады, тик бахшишның нәрсә икәне тиз генә искә төшмәү сәбәпле, аны шатландыра алмадым. Уйлый торгач, искә төште: төрек теле укытучыбыз Шәрәфетдин бәй «Төркиягә килсәгез, бөтен җирдә бахшиш сораганга әзер булыгыз», – дип көлдергән иде. Бахшиш, ягъни чәйлек була инде.

Кунакханәдә бишенче катка урнаштырдылар. Бүлмә зур түгел, ләкин балконы диңгезгә карап тора. Телевизор бары тик «Россия» һәм НТВ каналларын гына күрсәтә булып чыкты. Вай-фай булырга тиеш дигәннәр иде, шуны белешергә төшеп киттек. Ресепшн хезмәткәре «вакытым юк» дип ыкы-мыкы килсә дә, үҗәтлегемә каршы тора алмыйча, парольне бирергә мәҗбүр булды. Шунда гына абайладым, ресепшнда парольне алу өчен дә махсус савытка бахшиш саласы икән. 

Без яшисе кунакханә Аланья шәһәренең Конаклы дигән бистәсенә урнашкан. Аланья – Урта диңгез буендагы курорт шәһәре, 100 мең халкы бар. Шәһәр кечкенә ярымутрауда утыра, аннан төньякка таба Тавр таулары күккә аша, ә көнь­ягыннан Урта диңгез чайпала. Аланьяның көньяк-көнбатышы аша Коньядан диңгезгә агып төшүче Дим-чәй елгасы уза. Шәһәргә рәсми рәвештә 1872 елда нигез салынган дип саналса да, аның тарихы борынгыдан килә. Римлылар, византиялеләр, гарәпләр, грек­лар бу кальга-шәһәрнең үсешендә үз эзләрен калдырган. XIII гасырда крепость Сәлҗүк солтаны тарафыннан яулана һәм шәһәрнең исемен борынгы византиячә Каланоростан Алайя дип үзгәртә. Хәзерге исемен исә шәһәргә 1935 елда монда ял иткәндә Ататөрек куша. Тагын Шәрәфетдин бәй сүзе искә төште. «Кем соң ул сезнең Ататөрек?» – дип сорагач, ул  студентларына: «Ул безнең Ленин бабай», – дип көлдергән иде.

Кунакханәбез диңгезгә бик якын, 200 метрлап кына читтә урнашкан. Урта диңгезнең суы иртән дә, кичен дә май кебек җылы. 

Ашарга күбрәк ногыт борчагы, булгур, кыздырган бәрәңге, күп төрле сыр, салатлар, колбасалар, тавык ите, карбыз, алма, виноград…бирделәр, ә итле ризыклары аз иде. Монда нигездә Россия, Украинадан килүчеләр ял итә, ахры. Спиртлы эчемлекләр тулы бар көне буе диярлек эшләп тора. Күпләр хәтта диңгезгә дә төшеп тормыйча, коктейльләр эчеп, отель янындагы бассейн янында гына кызынып ята. Мондагы күпчелек хезмәткәрләр русча сукалый. Кунакларны әллә ни хөрмәт итәләр дип әйтеп булмый. Ашау вакыты җиткәч, халык гадәттәгечә дәррәү кубып чиратка баса, югыйсә, ризык һәркемгә дә җитәрлек. Төрек егете уенын-чынын кушып, халыкны «Граждане из голодных краев, соблюдаем порядок!» – дип тәртипкә өндәп тора. Кичен рус телендә күңел ачу программасы башланып китә, ул ярты төнгә кадәр дәвам итә. Халык караоке җырлый, конкурсларда катнаша, барда кәефләнә…

Кунакханә эчендә чын төрек мунчасы – хамам урнашкан. Аннан туры чыгып бассейнга сикерергә була. Хамамның эчке ягы «Великолепный век» сериалындагы кебек: тымызык кына ут, таш сәкеләр, озын муенлы җиз комганнар, дымлы кайнар һава… Мунчачы хатын – кара тәнле Зара клиентларны сәкегә сузып салып, башта кыл бияләйләр белән сабын күбегенә батырып юындыра, аннары ниндидер скраб ясый, аннары коендыра да, сөлгегә төренеп, ял бүлмәсенә чыгып ятып торасың, каһвә китерәләр. Бераз хәлләнгәч, талгын музыка уйнап, хуш исләр аңкып торган тагын бер кечкенә бүлмәдә төрле майлар сөртеп, бөтен буыннарга үткәзеп массаж ясыйлар, яңадан туган кебек булып чыгасың. Мунчачылар икәү, Зарадан тыш ир-ат та эшли, ханымнар күбрәк үзләрен юындырырга һәм массаж ясатырга шул ир-атны сайлыйлар, ди… Хамамга ялның башында ук керергә киңәш итәләр, шулай итсәң, тән кояшта тигез вә матур булып карала икән.

Килеп урнашуның икенче көнендә үк компаниядән гид килеп төрле турлар тәкъдим итә башлады, бәяләре шактый тешли – кеше башына 50 доллардан башлап. Тик безгә алдан ук ресепшндагы төрек кардәш «алардан тур сатып алмагыз, кыйммәткә чыга, без сезгә үзебез оештырабыз» дип котыртып куйган иде. Җирле төрекләр оештырган диңгез сәяхәте өчен өчебезгә 50 доллар түләдек. Ул 5 сәгатьләп дәвам итәргә тиеш булса да, «янгын сүндерүче вертолетлар су ала торган зонага керергә кушмадылар» дип, сәгать ярымын кыскарттылар. Аланьяда карарлык җирләрдән Ататөрек паркын, Аланья кальгасын, Дамлаташ мәгарәсен, Кызыл башняны, археология музеен санарга була. Ләкин июнь-август айларында эсселек 40 дәрәҗәгә җиткәнгә күрә, экскурсияләрдә йөрү әллә ни рәхәт түгел, диңгездә коенып вакыт уздыру күпкә уңайлырак.

Аланьяда артык зур булмаган берничә сәүдә үзәге бар, ә вак базарлар адым саен, һәр отель янында үз кибет-базары эшли, анда азык-төлектән башлап барлык кирәкле әйберне алырга була. Кием-салым сыйфатлы һәм бездәгедән арзан. Сайлап алырга да мөмкинлек зур. Теләгән кешене күн һәм ювелир кибетләренә бушлай такси белән алып баралар. Без яшәгән кунакханәдә күн кибете менеджеры, азәри Иркин агай көне буе үзләренә клиент аулап утыра иде. Аның тәмле теленә чыдап булмады, без дә күн кибетенә барып кайттык. Бу күн һәм мех киемнәр сатыла торган зур 4 катлы кибет булып чыкты. Монда туннарның безнең кибетләрдә булмаган матурлары барлыгын шәйләмичә булмый. Курткаларның бәясе дә шактый икән, 200 доллар, ди... 

Бу – Төркиягә икенче сәфәрем, егерме еллар элек Истанбулда, Мәрмәрә университетында тел чарлап кайткан идем. Ул чакта да, хәзер дә игътибар иттем, бу ил – чын мәгънәсендә гөлләр иле! Бөтен җирдә чәчәк үсә, дөресрәге, монда таш арасыннан үсеп чыккан һәр агач ботагы чәчәк ата! Су да сипмиләр, ахры, яңгырлар да кышын гына ява, ә һәр куак гөлгә күмелеп утыра. Трассаларда юлны икегә бүлгән полосаларда нинди генә матур агач-куаклар үсми. Бездә паркта берәр чәчәк аткан куак булса, халык шуның янына чиратка тезелеп фотога төшә башлавы искә төшә… Шундый җәннәт кебек илдә яшәсәләр дә, Төркиядә дә ризасызлар бар. Без килгән чорда кабынган урман янгыннары – шуның бер мисалы. Берьюлы күп урыннарда кабынуы да утның кеше тарафыннан төртелүен раслый иде. Соңрак интернет челтәренә ут төртеп чыгып килүчене төшергән видеолар да куелды. Бу җинаятьне көрдләрнең «Ут балалары» террор оешмасы үз өстенә алды. Чыннан да алар эше булдымы, әллә шулай итеп сәяси көч тупларга теләделәрме, билгесез. Бәлки бер автономия булса да бүлеп бирсәләр, көрдләр дә тынычланыр иде...

Сигез көн ял сизелми дә узып китте. Илгә кайткач, өч көн эчендә кабат ПЦР-тест тапшырып, чир йоктырмавыңны расларга кирәк иде, анысын да эшләдек. 

Эльмира СИРАҖИ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: