Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Төмән татарлары «Ике шагыйрь, ике йолдыз» әдәби-иҗат бәйгесе оештырды

Төмән өлкәсенең Ялутор районы татар авылларында «Мин татарча сөйләшәм» Бөтендөнья акциясе кысаларында «Ике шагыйрь, ике йолдыз» әдәби-иҗат бәйгесен үткәрү традициягә әверелгән.

Быел ул татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына – 136, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулуга багышланды. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Төмән татарлары» төркеме хәбәр итә.

19 апрельдә әлеге чара Аслана, Красный Яр, Яңа Атьял авылларында Калмаклар-Красный Яр башлангыч мәктәбе, Яңа Атьял урта гомуми белем бирү мәктәбе, «Яшь буын» өлкә яшьләр оешмасы, Аслана Татар мәдәнияте үзәге  хезмәткәрләре белән берлектә уздырылды.

 

 

Биредә бөек шагыйрьләрнең иҗатына битараф булмаган тамашачылар җыелды. Балалар һәм өлкәннәр Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләде, инсценировкалар күрсәтте.

Бәйрәм ахырында жюри нәтиҗәләр ясады һәм барлык катнашучыларга «Бәрәкәт» хәйрия фонды, «АРТИКПРОМИЗЫСКАНИЕ» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ (директоры – Реваль Хөснетдинов), шәхси эшкуар Тимур Яинов әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Чара барысына да ошады, һәммәсе канәгать калды.

"Татар-информ"

 

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев