Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Татарстан белгечләре Якутия салкыннарына чыдый торган умарта оясы уйлап тапкан

«Мондый умарта оялары җиңел, кышкы чор өчен дә бик җылы, җәен анда бик уңайлы, ягъни термостат кебек», — ди Рөстәм Гыйләҗев.

Бүген Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында бал фестивале булды. Биредә бал, перга, кәрәз, ветеринария препаратлары, умартачылык өчен кирәкле җайланмалар һәм әйберләр күргәзмәсе оештырылган. Мамадыш вәкиле фин пенополистиролыннан ясалган гадәти булмаган умарта оясы алып килгән.

«Умарта оясы экологик яктан чиста, азык-төлек продуктлары өчен зыянлы түгел. Мондый умарта оялары бигрәк тә өлкән яшьтәге умартачылар өчен уңайлы, ул җиңел, әмма хәтта кышкы чор өчен дә бик җылы, ә җәен анда бик уңайлы, ягъни термостат кебек», — ди Рөстәм Гыйләҗев.

 

 

Ул Якутиядә климат сынауларын узуларын әйтте. «50 градус салкында да умарталарга берни булмады, алар мондый оялардан файдаланлар. Бәясе буенча гадәти умарта оясына караганда арзанрак чыга», — дип сөйләде Рөстәм Гыйләҗев.

Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректоры Николай Титов, «Татарстан Республикасы аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ директоры Марат Миңнебаев һәм башка җаваплы затлар катнашты. 

 

 

«Татарстан бүгенге көндә иң зур бал җитештерүче. Балга ихтыяҗ зур, шуңа күрә аны дөрес дөрес һәм матур итеп күрсәтергә кирәк, чөнки яхшы, сыйфатлы продуктка ихтыяҗ һәрвакыт зур була. Әмма умартачыларның күбесе моны ничек эшләргә кирәклеген, үз продукцияңне ничек һәм кайда сатарга мөмкин булуын белми, шуңа күрә хәзер боларны бергәләп хәл итәргә мөмкинлек бирә торган кооперацияләр оештырыла», — диде Ленар Гарипов.

Күргәзмә барышында һәр теләгән кеше тармактагы яңалыклар белән танышты һәм 62 төрле балны татып карады. Дегустация нәтиҗәләре буенча иң тәмле һәм иң сыйфатлы бал билгеләнәчәк.

Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректоры Николай Титов, 9-19 февральдә институт базасында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узуын әйтте. 

 

 

«Татар-информ» 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев