Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Татар морзалары Мединскийдан «татар-монгол изүе» төшенчәсен бетерүне сорарга җыена

«Бу бик зур эш. Әмма мондый мәсьәләләр тиз арада гына хәл ителми. Максатыбызга ирешә алсак, бик сөенер идек», - диде Сәлим Хәсәнов.

Санкт-Петербургта Татар морзалары оешмасы җитәкчесе Сәлим Хәсәнов Россия Президенты Ярдәмчесе Владимир Мединскийга «татар-монгол изүе» төшенчәсен яңа дәреслекләрдән бетерүне сорап мөрәҗәгать ясаячак.

«Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтына «татар-монгол изүе» төшенчәсен яңа дәреслекләрдән бетерергә сорап, мөрәҗәгать иттек. Ул төшенчә дөреслеккә туры килми. Хәзерге вакытта без шул мәсьәлә буенча Россия Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов белән очрашып, Россия Президенты Ярдәмчесе Владимир Мединскийга мөрәҗәгать итмәкче булабыз», - диде ул Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Татар морзалары оешмасы активы белән очрашуда.

Аның әйтүенчә, очрашуда морзалар үзләренең һәм галимнәрнең фикерен аңлатырга тели. «Бу бик зур эш. Әмма мондый мәсьәләләр тиз арада гына хәл ителми. Максатыбызга ирешә алсак, бик сөенер идек. Без хәл итә алмасак, бездән соңгы буын хәл итә алыр, бәлки. Эшләргә һәм алга барырга кирәк», - диде Сәлим Хәсәнов.

«Бүгенге көндә безнең бурыч – мәдәни-агарту эшен алып бару. Без булмасак, кем алыр барыр? Бу мәсьәлә белән безнең буын шөгыльләнә, ә киләчәктә нәрсә буласын беркем белми. Мөмкинлегебез, көчебез күпмегә җитә – шулкадәр эшне алып барабыз», - диде ул.

Татар морзалары оешмасы җитәкчесе Россия Император Йорты Канцеляриясе белән хезмәттәшлек итүен искәртте. «Канцелярияны Станислав Думин җитәкли, ул чыгышы белән Литва татары. Безнең эшчәнлеккә теләктәшлек белдерә. Романовлар Йорты Татар морзалары оешмасын таный һәм ул безнең өчен зур мәртәбә», - диде Хәсәнов.

 

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев