Мәдәни җомга

Тарихчылар – Себер якларында 2

6500 ядкәр сакланган мирасханәдә Сырга елгасы буеннан табылган XII-XIII гасыр экспонатларына кадәр бар.

Тара шәһәренең 425 еллыгы (күрәсең, каланың нигезләнүен 1594 елдан гына исәпли башлаганнар) уңаеннан яхшы кәгазьдә төсле рәсем-фотолар белән 2019 елда нәшер ителгән китап-альбом белән дә танышырга туры килде, әмма татарлар турында мәгълүмат күрмәдем. Бары тик шәһәрнең Халыклар дуслыгы йорты турындагы язмалар янында рус халкының милли бәйрәме Масленица, латышларның Лигосы хакында язганда, татарларның Сабан туе турында да әйтеп үтелгән. Тараның туган якны өйрәнү музеенда да караңгы почмакка урнаштырылган мәктәп партасы кебек кенә витринада татар мәдәниятенә багышланган берничә милли ядкәр күрдек.

Омски өлкәсендә татарларның мактанып сөйләрдәй шәхесләре дә шактый югыйсә. Әйтик, бу яктагы милләттәшләребез Россиянең атказанган табибе, Омскиның мактаулы гражданины, депутат Марат Әдербаев белән аеруча горурлана. Медицина учреждениеләре даруларга, кирәкле җиһаз-әсбапларына кытлык кичергән заманнарда аңа балалар хастаханәсе белән җитәкчелек итәргә туры килгән. Әмма баш табиб нәни пациентлары өчен барлык кирәк медикаментларны табу хәстәрен күргән, хастаханәдә иң яхшы белгечләрне туплый алган, нәтиҗәдә балаларның бу учреждениедә уңышлы дәвалануы да тәэмин ителгән.

Тарада күңелгә иң ошаганы исә андагы «Халыклар дуслыгы йорты» булды. Биредә милләттәшләребез өчен бер бүлмә бирелгән. Татар үзәгенең җитәкчесе Гөлшат Сатышева тырышлыгы белән милли киемнәребез дә яңартып витринага куелган, борынгы ядкәрләребез тупланган бүлмәдә татар рухы булдырылган. Үзәктә якшәмбе мәктәбендә иганәчеләр ярдәме белән татар телен өйрәнәләр. Моннан тыш татар үзәге каршында оештырылган «Нур» фольклор ансамбле яшьләргә гореф-гадәтләребезне, җыр-моңнарыбызны һәм чын татар мохитен чагылдырган чыгышлар тәкъдим итә. Коллективның Тарада да үз тамашачысын табып өлгерүен дә тоемлавы авыр түгел. Тара сәнгать музеенда исә без милләттәшебез Р.Җамалдинов картиналары күргәзмәсенә тап булдык, аның биредә куелган иҗади эшләре  җылылыгы, сәдалыгы белән җәлеп итте.

Бүгенге көндә Омск өлкәсендә татар мәдәнияте «Енисей» корпорациясе президенты Тамир Алимбаев, эшмәкәр һәм фермер Сөмбел Хәсәнова ярдәме һәм Розалия Сайганова, Фәгыйлә Чумарова, Гөлшат Сатышева, Ләйлә Мөхәммәтшина, Зәлифә Рахманкулова, Сания Мирхәлиева кебек милләттәшләребезнең фидакярлеге нәтиҗәсендә саклана һәм алга бара.

Кайту юлында без Свердловск өлкәсендәге Урал таулары арасындагы үзәнлектә – Сырга елгасы буена сыенып утырган гаҗәеп матур Әрәкәй авылына кердек. Затлы мәдәният йорты каршында тамбур ысулы белән чигүле күлмәк, алъяпкыч, энҗеле калфак өстенә француз яулыкны артка кайтарып бәйләгән милли киемле гүзәл затларыбыз чәкчәкләр белән каршы алды. Авылда хәзер 413 кеше гомер итә. Совхоз булып берләшеп яшәгән вакытларда гөрләп торган, сигезьеллык мәктәбе булган авыл ул. 2015 елда башлангыч сыйныфларында унлап бала белем алган. Хәзер инде мәктәп ябылган. Балалар күрше Михайловскоега автобус белән йөреп укый. Авыл шактый таза тормышлы күренсә дә, әле газлаштырылмаган. Әмма мәдәният йорты гөрләп тора. «Әрәкәй милли-мәдәни комплекс» учреждениесе директоры Салават Гобәев безне музей белән таныштырды. 6500 ядкәр сакланган мирасханәдә Сырга елгасы буеннан табылган XII-XIII гасыр экспонатларына кадәр бар. Муенсалар, изү, чулпылар, беләзекләр, XVI гасырдан килгән китаплар, кияү кулъяулыгы... Иң кызыклысы – шәҗәрәләр. Авылда борынгыдан ук төп алты нәсел гомер иткән, бүген дә нигездә алты фамилияне йөртүче кешеләр яши. Гобәевлар, Хәкимов, Аракаев, Сөбханкулов, Нигамәтов, Гафаровларның һәркайсы кайчандыр җирле, таза тормышлы нәселләр булган. Гобәевларның нәсел агачы 1166 елдан башлана. Анда 12 буын барланган. Китапханәгә дә күз төшереп алабыз. Анда барлыгы 12 меңгә якын татар китабы тупланган. Аларның күбесе – Бөтендөнья татар конгрессы бүләге. Быел гына да 5500 китап алып кайт­каннар һәм татарлар укмашып яшәгән районнардагы 36 китапханәгә бүлеп биргәннәр. Авыл зур булмаса да, Әрәкәйдән техник фәннәр докторы Мидхәт Нигамәтов, Урал аграр университетының биотехнология һәм азык-төлек инженериясе факультеты галиме Шәйхетдин Гафаров, Уфа нефть институтының Стәрлетамак филиалы директоры, танылган галим-­экономист Әбүбәкер Хәкимов кебек күренекле шәхесләр ­чыккан.

Әрәкәй мәдәният йорты күп­тән инде Урал ягы татарларының үзәгенә әверелгән. Бүгенге көндә ул татар авылларындагы 17 филиалны, 10 китап­ханәне, 6 мәдәният йортын, бер музейны берләштерә. Һәр авылда сәнгать коллективлары булдырылган. Әрәкәй мәдәният йортында исә ай саен диярлек колачлы, кызыклы чаралар оештырыла, дистәдән артык төбәкара конкурс-фес­тивальләр уза. Алар арасында «Уйнагыз гармуннар», «Татар халык иҗаты» фес­тивальләре, «Яраткан моңнар» җыр конкурсы, «М.Җәлил», «Г.Тукай» исемендәге сәнгатьле сөйләм бәйгеләре, балалар өчен «Салават күпере» семинар-практикумнарын атап үтәргә мөмкин. Моннан тыш биредә мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр өчен Казаннан килгән зур белгечләр катнашында семинар да үтә. Авыл мәдәният йортында илгә танылган «Сардария» җыр һәм бию ансамбле эшли. Аны 1958 елда ук Пермь краеннан килгән Сардария исемле укытучы оештырып җибәргән. Ансамбль 1961 елда Мәскәү Кремлендә Бөтенсоюз смотрында чыгыш ясый, коллективны 1974 елда – халык коллективы, 2014 елда атказанган исемен биреп зурлыйлар. Шуннан соң Татарстан Президенты Р.Миңнеханов ансамбльгә зур автобус бүләк иткән. Коллективта дүрт буын, 100дән артык җырчы-биюче бар. Гастрольләргә 45 кешелек состав белән чыгалар. Румыниядә, Россиянең барлык төбәкләрендә чыгыш ясаганнар. Мәдәният йортының конференцияләр залы да буш тормый, анда киңәшмәләр, тамбур чигүе буенча осталык дәресләре үтә. «Тирә-күрше авылларның һәркайсының үз үрнәге бар. Алар буыннан буынга күчеп килә. Һәр авылның үз сәнгать коллективы бар», – ди С.Гобәев.

Әрәкәй авылында VI Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы дәвам итте. Анда илнең 22 төбәгеннән килгән 180 нән артык төбәк тарихын өйрәнүче катнашты. Чыгышларның күбесе тәҗрибә уртак­лашуга багышланганлыктан, ул конференциядә катнашучы тарихчы-төбәкчеләр өчен аеруча файдалы булды кебек.

Свердловск өлкәсендәге милләттәшләребезнең мәдәни-мәгърифәти тормышына кагылышлы чыгышлар татарстанлылар өчен кызыклы. Хәзерге вакытта Свердловск өлкәсендә 143 мең татар яши. Пермь, Курган, Чиләбе өлкәләрендә гомер итүче милләттәшләребезне дә кушып исәпләсәң, Уралда 500 меңнән артык (Башкортстандагы бер миллионнан артык татарны исәпләмичә) татар гомер кичерә. Өлкәдә 43 татар авылы исәпләнә, туган телебездә «Саф чишмә» дигән газета нәшер ителә, «ТНВ» каналының корпункты эшли, еш кына зур чаралар да татарча уза. Әмма шуңа карамастан, татарларның сан ягыннан кими баруы Свердловск өлкәсендә дә күзәтелә. 2002 елда үткән җанисәп белән 2010 елгысы арасында өлкәдә 15 меңгә якын татарның кимүе күренә. Моңа бер яктан демография, күчеп китүләр сәбәпче булса, икенче яктан хәтта авылларда да катнаш никахлар арта, урамга чыгып русча аралашучы балалар да ишәя. Чөнки мәктәп­ләрдә татар теле кысрыкланып чыгарыла бара. Ә телебезне бары тик мәктәптә татарча уку гына саклап кала ала. Свердловск өлкәсендә 19 мәктәптә татар теле укытыла. Шуларның унбишендә ул дәрес буларак, дүртесендә факультатив буларак кертелә.

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: