Мәдәни җомга

Тарихчылар – Себер якларында

2007 елга кадәр өлкә районнарында 66 татар авылы исәпләнгән. Хәзер алар 60 лап кына калган. Аларның да берничә йортта гына тормыш сүнмәгән.

Себернең Омск, Тара яклары татар халкы өчен ят җир түгел. Бу - Себердә яшәгән милләттәшләребезнең борынгыдан төпләнеп яшәгән төбәге. Без дә, сентябрь ае башында 54 кешелек делегация, Бөтендөнья татар конгрессының төбәкчеләр оешмасы җитәкчесе, профессор Альберт Борһанов тарафыннан оештырылган VI Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында катнашу ниятеннән, бер вагон булып, Казанның тимер юл вокзалыннан шушы якларда гомер кичергән милләттәшләребез тарафына кузгалдык. Татар конгрессы Себердәге милләттәшләребезгә бүләк итеп күп китаплар да җибәрде. Делегация составында исә Идел буе төбәкләреннән җыелган тарихчылар, музей җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, журналистлар бар иде.

Тәрәзә аша болын-кырларны, сулыкларны күзәтәбез, фикер алышабыз. Төбәк тарихларын өйрәнеп, хезмәт язучылар инде күптән бер-берсен белә.  Аларның Казанда, Уфада, аннары берничә ел элек Томск якларында үткәрелгән һәм быел гына Мөслимдә узган конференцияләрдә дә иркенләп тәҗрибә уртаклашулары хәтердә. Әлбәттә, арабызда авыл, төбәк тарихлары белән кызыксына башлаган яшьләр дә бар.

Поездыбыз Омскига килеп туктаганда, төн уртасы якынлашкан иде. Безне Омск якларының актив татарлары каршы алды. Мин Омск татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Розалия Сайганова озатуындагы автобуска туры килгән идем. Омски якларында яшәгән милләттәшләребезнең рухи тормышы-яшәеше турындагы мәгълүматларны бирелеп тыңладым.

Омск өлкәсендә татарлар күп түгел. 1989 елда бу якларда 54 мең татар теркәлсә, 2010 елгы җанисәп буенча 42 мең 800 милләттәшебез яши. Гомумән алганда, түрәләр өлкә татарларын төрле төркемнәргә аерсалар да, милләттәшләребез үзара дус яши. Кайчакта милләтне таркату өчен махсус алып барылган эшләр дә туып тора икән. Үткән җанисәптә Себер татары, хәтта болгар дип язылучылар да булган. Бу якларда үз-үзен, әби-бабаларының үткәннәрен оныта башлаучылар да хәтсез, татарча сөйләшүләр дә югала бара. Башка милләт кешеләре белән кушылу да саннарның кимүенә китерә.

Омскида татар оешмалары 1989 елда тернәкләнгән. Эшчәнлеген фольклор ансамбльләре белән башлап җибәргән «Ибир» милли-мәдәни мохтарияте һәм «Иртыш» милли-мәдәни үзәге кебек оешмалар, өлкәне иңләп йөреп, милләттәшләребезне туп­лый, берләштерә. Эшне халык белән очрашып сөйләшүләр, аңлатулар аша алып барырга тырышалар. Элек уйламаган кешеләрнең дә үз милләтләренә йөз белән борылучылар бар. Анысы да оешма җитәкчеләрен сөендерә. Бу инде аларның хезмәте бушка китми, дигән сүз. Тамир Алимбаев химаячелегендә нәшер ителә торган «Татар дөньясы» газетасы да өлкә татарлары алып барган хәерле эшләр турында язарга тырыша. Ул – бу як татарлары өчен бердәнбер мәгълүмат чарасы. Омск төбәгендә 1989 елда өлкә телерадиокомпаниясен дә эшләтеп җибәргән булганнар. Розалия Сайганова Сания Мирхалиева белән бергәләп татар телендәге «Сәлам» тапшыруларын 20 елга якын алып барган. Тапшыру башта атнага бер тапкыр 20 минут барса, соңрак эфирга 40 минут чыккан. Аннары өлкә җитәкчелеге, «Сәлам»не файдасыз дип табып, айга бер тапкырга калдырган, ә инде 2007 елның башында тапшыруны, гомумән, япканнар. Аннары Розалия Сайганова һәм Сания Мирхалеева, губернаторга хатлар язып, «Сәлам»не тагын эшләтеп җибәргәннәр. Әмма тапшыруларның бу юлы гомере аеруча кыска була,  3-4 ай эшләгәч, аларны тагын ябып куялар.

Омскида Томскидагы һәм Россиянең башка кайбер шәһәрләрендәге кебек татар бистәсе юк. Заманында 17-18 яшьлек егет-кызларны, вагоннар белән, Омскиның химия заводлары төзелешенә китергәннәр. Аларның күбесе төпләнеп калган. Милләттәшләребез беренче, икенче линия дип аталган урамнардагы шәхси йортларда тупланып яшәгән. Алар шунда үзара аралашып гомер кичергән, егет-кызларыбызга үзара танышу өчен дә уңай булган. Әмма агачтан салынган өйләр тузган, анда яшәүчеләр күпкатлы йортлардагы фатирларга күченгән.

2007 елга кадәр өлкә районнарында 66 татар авылы исәпләнгән. Хәзер алар 60 лап кына калган. Аларның да берничә йортта гына тормыш сүнмәгән. Авылларның таралуында төп сәбәп исә, аларны, киләчәге булмаган җирлекләр исәбенә кертеп, мәктәпләрнең ябылуы, кибетләренең ишегенә йозак салынуы. Аннары халык үзеннән-үзе китә башлый. Соңгы вакытта Сеитово (Хуҗавыл) дигән авылны тергезү буенча эш башланган. Анда – Омск өлкәсе Тара районындагы «Татар әкиятләре музее» проектын үстерүче эшмәкәр һәм фермер Сөмбел ханым Хәсәнова терлекчелек белән шөгыльләнә. Кешеләр авылга, эш булгач, кире кайта башлаган. Аңлашыла ки, бу – диңгездәге дулкын кебек кечкенә генә бер хәрәкәт.

Татар авылларындагы мәктәпләрдә фәннәр күптән рус телендә генә укытыла. Быелдан кайберләрендә атнага бер тапкыр татар теле дәресләре кертелә башлый.

Төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең иртәсе Омск шәһәре, өлкә үзәгенең тарихи һәм истәлекле урыннары белән танышудан башланды. Омск дәүләт тарихи-туган якны өйрәнү музеенда төбәкнең һәм 300 яшьлек Омск шәһәренең үткәннәре шактый киң яктыртылган иде.

Белүебезчә, XV гасырда Алтын Урда таркалганнан соң, бу җирләрдә Себер ханлыгы оешкан. Татарлар һәм башка халыклар гомер иткән ханлык җирләре Пермь төбәге һәм Ногай Урдасы, Казах ханлыгы һәм телеутлар белән чиктәш булуы теркәлеп калган, биләмәләр шулай ук Обь елгасы иңкүлекләренә, көнчыгыштан Ала Урдага (Пегая Орда) барып җиткән. Бу дәүләтнең баш шәһәре Иртыш елгасының уң ягында урнашкан Кашлык шәһәре булуы билгеле, әмма аңардан хәзер бернәрсә дә калмаган. Бу шәһәрнең урыны хәзерге Тубыл өлкәсе биләмәләренә туры килә. 1563 елда Себер ханлыгы Күчем хан кулына күчкән, беркадәр вакыттан соң аның руслар белән мөнәсәбәтләре бозыла, һәм Строгановлар Иван Грозныйга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Себердә патша кушуы буенча атаман Ермак җитәкчелегендә казаклар пәйда була. Себер татарлары бу гаскәрләрдән зур зыян күргән. Ул вакытта казаклар кулыннан дистә меңнәрчә татар һәлак булган. Әлбәттә, экскурсияне алып баручы  милләттәшләребезнең Ермактан күргән җәберләре, аның татарларга колониализм рухындагы мөнәсәбәте турында сөйләп тормады. Хәер, Омск шәһәренең мәдәният һәм ял паркында Ермакка һәйкәл дә куеп өлгергәннәр. Өлкәнең татар оешмалары, җәмәгатьчелек кансыз яулап алучының бюсты куелуга каршы көрәшкән, хатлар язган, имзалар да җыйган (аңа хәтта руслар да кул куйган). Әмма мөрәҗәгать белән чыгулар да, митинг үткәрүләр дә, Бөтендөнья татар конгрессы гаризасы да булышмаган. Җитмәсә, шәһәр полициясе урамга чыгучылардан тавыш куптармауны таләп итеп басым ясаган.

Шулай ук шактый иркен музейда татарларга багышланган ядкәрләр шактый саран куелган. Экскурсия барышында Себер татарларының терлекчелек һәм игенчелек белән көн күрүләреннән тыш, аларның яхшы аучылар, балык тотучылар булуы, шулай ук туку, күн иләү, ятьмә үрү, көймә, чана,чаңгы ясау белән дә шөгыльләнүләре искә алынды. Бер тар гына витринада татарларның сөлге, бишмәт, камзул, муенса калфак, йөзек, яулык кебек милли киемнәре игътибарны җәлеп итсә, тагын бер урында татар ир-егетенең җәмәгате белән өстәл янында чәй эчеп утыру күренеше эшләнгән, биредә шулай ук кул эшләре, сандык һ.б. ядкәрләр куелган. Экспонатлар арасында гарәп имлясындагы язулар белән бизәлгән, үзенчәлекле ишек япмасы зур кызыксыну уятты. Конференциянең беренче секция утырышында да татарларга кагылышлы экспозицияне киңәйтү кирәклеге турында тәкъдимнәр әйтелде. Шунда ук татарларның төбәктә сан буенча ничәнче урында булулары белән дә кызыксындык. Экскурсовод әйтүенчә, өлкәдә казахлар – икенче, украиннар – өченче, татарлар дүртенче урында икән. Казахларның саннары күп булу яңа гына сафка баскан Җәмигъ мәчетен караганда да сизелде. Бу Аллаһ йорты казах байлары акчасына төзелгән. Гаҗәеп матур бизәлешләре дә – казахларныкы. Имам-хатыйб та казах милләтеннән. Безне Казандагы Россия ислам институтын, Болгардагы ислам академиясен тәмамлаган, Омскида туып-үскән татар имамы каршылады. Гомумән алганда Омскида бүгенге көндә сигез мәчет эшләп тора. Җәмигъ мәчетенә җомга намазларына 50ләп мөселман җыела икән.

Тарихчылар өчен XVIII-XIX гасырларда Себер линияләрен ныгыту өчен төзелгән Омск кирмәненең сакланып калган кайбер өлешләрен карау да кызыклы булды. Шушы кирмәннәре булуы нәтиҗәсендә, Себернең баш шәһәре исемен алуы мәгълүм. Кирмән ике тапкыр төзелгән. Аның беренчесеннән бернәрсә дә калмаган, икенчесенең кайбер өлешләре генә шул вакыйгаларны хәтерләтеп тора. Бу биләмәләрдә хәзер шәһәр музейлары эшли.

Шул ук көннең икенче яртысында Төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумының секция утырышлары узды. «Себер, Идел-Урал һәм Евразиянең башка төбәкләрендә урнашкан шәһәрләрнең татар бистәләре һәм авыллары халкы бердәмлегенең төп нигезе, милли мәдәниятне һәм заманча икътисадны саклап калу һәм үстерү. Үткәннәр, бүгенгебез һәм үсеш перспективалары» дигән темага форумны секция утырышлары башлап җибәрде. Россиянең 21 төбәгеннән җыелган 150гә якын татар тарихын өйрәнүчеләр, галимнәр дүрт секциягә бүленеп фикер алышты. Икенче көнне эшебез төбәкче тарихчыларыбызның язган хезмәтләреннән оештырылган күргәзмә белән танышудан башланды. Йөзләрчә китапның һәркайсы милләтебез үткәннәренең бер өлеше булып хәтердә калды. Пленар утырышта, алга таба Тара шәһәрендә узган йомгаклау өлешендә һәм Свердловск өлкәсе Аракай авылында узган конференциядә барлыгы 160лап чыгыш тыңланды.

Себер татарлары, аларның тарихы галимнәребез тарафыннан әле өйрәнелеп җитмәгән. Әйтик, тарих фәннәре докторлары Д.Исхаков һәм Ф.Вәлиев авторлыгында «Сибирские татары: этнокультурные и политические проблемы возрождения» дигән хезмәт язылуы мәгълүм. Бу якларны өйрәнүче татар галимнәре арасында шулай ук Әлфрид Бостанов бар. Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова исә Новосибирскидан Салехардка кадәр барып, байтак татар авыл һәм шәһәрләрдә булып, Себер якларын аркылыга, буйга йөреп өйрәнгән, шушы белемнәренә нигезләнеп романнар һәм хезмәтләр язган. Әйтик, «Һиҗрәт» романында  сурәтләнгәнчә,  өлкәнең Большеречье районындагы Каракүл, Яланкүл, Үләнкүл, Тусказан авылларыннан 100 гә якын гаилә Төркиягә һиҗрәт кыла. Язучы аларның балалары белән күрешү өчен Төркиягә дә барып кайткан. Әсәрдә милләттәшләребезнең һиҗрәт вакытында күргән-кичергәннәре тасвирланган. Моннан тыш Ф.Бәйрәмова Тубылда, Пермь өлкәсенең төньягында, Новосибирск якларының Кирмән дигән урынында булып, «Күчем хан» дигән роман иҗат иткән. Язучының шулай ук Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә туып-үскән күренекле дин галиме Габдерәшит Ибраһимов турында аерым хезмәте дә бар. Фәүзия ханым конференциядә ясаган чыгышында Г.Ибраһимовның бар дөньяга мәгълүм шәхес булуын, аны немецлар да, японнар, төрекләр дә өйрәнүен искәртте. Язучының «Сибирская цивилизация» дигән хезмәте дә әһәмияткә ия. Без, Казан татарлары, Себер ханлыгын гына беләбез. Фәүзия ханым Себер татарларының өч башкаласы булуы турында да сөйләде. Беренчесе – ул хәзерге Омск өлкәсенең Усть-Кучум якларында, Кызыл Яр дигән авыл янында торгызылган Кызыл Тура шәһәре. Икенчесе – Алтын Урданың Төмән олысы башкаласы Чинги Тура (Тубыл шәһәре янында, әле дә бар). Күчем ханның ял итәргә туктый торган урыннары күп булган. Шуларның берсе –Тара шәһәре. Кала ул заманнарда Яллы Тура дип аталган. Күчем хан үзе Новосибирск өлкәсендә һәлак булган.

Себер татарларының тарихы гаять борынгы. Ф.Бәйрәмова да татар халкының матрицасы нәкъ менә Себердә булуын белдерде. Монда уйгур, казах, үзбәк, ногай, кара калпак һәм, әлбәттә, татар элементлары да бар. Себер татарларында, Казанныкылардан аермалы буларак, буыннан-буынга тапшырылып килгән ике традиция яши. Беренчесе – аларда борынгы дастаннар күп булуы. Казан татарларының да дастаннары бар. Әмма, язма китап культурабыз алга киткәнлектән, күп дастаннар Себер якларыннан җыеп алынган. Икенчесе – Себер татарларындагы астаналык культы. Ягъни, алар борынгы вакытларда ук вафат булган изге шәехләрнең каберлекләрен карап, чис­тартып торуны бер-берләренә нәселдән-нәселгә тапшыра. Бу якларда «Астана тотучы» дигән статус та бар. Ә аның өчен үз шәҗәрәңне белергә кирәк. Себер татарларының, бездән аермалы буларак, китап культурасы, дәүләтчелек культурасы өзелгән. Бездә, Казан алынса да, ул традицияләр сакланып калган, китаплы булу ярдәм иткән. Себер якларында яшәүче милләттәшләребез исә халык иҗатын, дастаннарны саклап яшәүне алга куйган. Шуңа карамастан, Казан татарлары Себердәге милләттәшләренә һәрвакыт үз җилкәсен куйган. Без – бер халык булып яшәгәнбез. Язучы һәм галимә Ф.Бәйрәмова татарларның ике канаты бар, дип белдерә. Ул аның берсен сары чәчле, зәңгәр күзле Европадан килгән болгарчылар икәнлеген, икенчесе – шушыннан чыккан Чыңгызхан, Атилла татарлары булуын ассызыклый. Алар атлар белән тумырылып шушы яклардан килгән. Казан - барлык татар халкын берләштереп торган кала. Ул һәрвакыт Себердә гомер кичергән милләттәшләребезгә мөгаллимнәре, дин әһелләре, китаплары белән ярдәм иткән.

Автобусыбыз өлкәнең Большеречье районына килеп керде. Безне бу яклар белән район башлыгы урынбасары Виктор Рыбалочкин таныштырды. Бу төбәктә татарлар сан буенча биредә яшәгән халыкның 30 процентын тәшкил итә, башкача әйтсәк, алар – бу якларда икенче халык. Районда 55 авылның дистәдән артыгында татарлар гомер кичерә. Әмма туган якны өйрәнү музеенда милләттәшләребезгә багышланган экспозиция тар гына бер шкафка сыеп беткән. Хатын-кыз күлмәге, изү, сарауц (Себер татарлары калфагы), милли бизәк белән нәкышләнгән башмак. Экскурсияне алып баручы ханым фондларда татарларның ядкәрләре хәтсез икәнлеге, хәтта читек тә булуы, әмма аларның инде нык тузганлыгы турында искәртте. Әлбәттә, истәлекләрне табу мөмкиндер, авылларга барып сорасалар, аларга теләсә кайсы әбекәебез булышыр, ярдәм итәр иде. Татар сандыгын, җиһазларны да табу авыр булмас иде. Аннары район үзәгендә мөселман зираты булмавы турында да ишетеп, хәйран калдык. Татарларны да христиан динендәгеләр белән бер каберлеккә җирләргә мәҗбүрләр икән. Элек мөселман кардәшләребезне, татар авыллары зиратларына алып барып, соңгы юлга озата торган булганнар. Хәзер ковид зәхмәте килеп чыккач, анда читтән алып килгән җәсәдләрне кертми башлаганнар. Татарларның вафат булган кешеләре берәр атна җирләнмичә яткан очраклар да булган. Большеречьеның үзендә мәчетләр дә юк, гыйбадәт кылу өчен аерым өйләр генә бар. Районның имамы Рафикъ Җәләлов Казан кунакларына бу хакта елый-елый сөйләде.

Районда гомер итүче милләттәшләребез өлкәнең барлык районнарында да татарларга мөнәсәбәтнең начар булуы турында да бәян итте. «Татарларга бу якларда килмешәк халык кебек карыйлар», – диде татар авылында озак еллар укытучы булып эшләгән ханым. Әлбәттә, милләттәшләребезнең күңеле үзләренә булган бу гаделсезлектән генә әрнемәгәндер. 

(Дәвамы киләсе санда).

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: