Мәдәни җомга

ТАРИХИ МИРАС ГОРУРЛЫК ТӘРБИЯЛИ

Халкыбызның рухи байлыгын, тарихи-мәдәни мирасын түкми-чәчми яшь буынга җиткерү өлкәннәрнең мөкатдәс бурычы булып санала. Без - бала күңеле белән эш итүче тәрбиячеләр бу мәсьәләгә аеруча игътибар күрсәтергә тиешле. Чөнки нәкъ менә сабый чакта, дөньяга караш формалашканда баланың кальбенә үз милләтенә, диненә, гореф-гадәтләргә мәхәббәт орлыклары чәчеп калдыру кирәк. 2012 ел республикабызда...

Халкыбызның рухи байлыгын, тарихи-мәдәни мирасын түкми-чәчми яшь буынга җиткерү өлкәннәрнең мөкатдәс бурычы булып санала. Без - бала күңеле белән эш итүче тәрбиячеләр бу мәсьәләгә аеруча игътибар күрсәтергә тиешле. Чөнки нәкъ менә сабый чакта, дөньяга караш формалашканда баланың кальбенә үз милләтенә, диненә, гореф-гадәтләргә мәхәббәт орлыклары чәчеп калдыру кирәк. 2012 ел республикабызда Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителгәч тә без тарихи-мәдәни темага багышланган материалларыбызны янәдән барладык, яңа эш формалары хакында фикер алыштык.

Безнең Чаллы шәһәрендәге 8 нче "Таңсылу" балалар бакчасына татар һәм урыс балалары йөри. Үзем нәниләргә татар теле өйрәтәм. Алар һәммәсе дә телебез белән бердәй дәрәҗәдә кызыксына һәм аны теләп өйрәнә. Аеруча соңгы елларда гамәлгә кереп барган коммуникатив укыту технологиясен кулланганда балаларны мондый изге вазифага җәлеп итү бермә-бер җиңеләя. Алар әле бер ел гына шөгыльләнсә дә, инде гади җөмләләр белән мөрәҗәгать итәргә, үз фикерләрен аңлатырга өйрәнделәр.

Үзем, бакчаның татар теле укытучысы буларак, башка хезмәттәшләрем өчен "Идел-Чулман төбәгендә яшәүче аз санлы халыкларның телләре" дигән темага дәрес-консультация үткәрдем. Төп максатыбыз, әлбәттә, балаларда толерантлык, башкаларга карата түземлелек тәрбияләү иде.

Февраль аенда "Казанның тарихи һәйкәлләре" исемле стенд ясадык. Аны әзерләүдә әти-әниләр дә бик теләп катнашты. Башкалабыздагы тарихи йортларның юк ителүе, "Болгар" номерларының җимерелүе хакында бик әрнеп сөйләүчеләр булды. Безнең әти-әниләребез милләтебез тарихына битараф түгел икән әле, дип сөенеп куйдым хәтта.

Бакчабызда тәрбиячеләрнең педагогик осталыгын арттыру өчен дә төрле чаралар үткәрәбез. Әйтик, күптән түгел тәрбияче Ф.Ильясова хезмәттәшләрен балаларга халык сәнгате турында ничегрәк аңлаешлы итеп сөйләргә, гадәт-йолаларны балалар теле белән аңлатып бирергә өйрәтте. Тарихи мирас - ул, әлбәттә, иң элек туган як дигән сүз. Үзенең газиз нигезе турында сөйләшүне һәркем ярата. Шуңа күрә без дә әти-әниләрне туган якка багышланган дәресләргә чакырдык, бергәләп балаларга туган җир кадере хакында сөйләдек. Балалар бик әсәренделәр.

Апрель ае - Тукай ае. Балалар белән бергәләп, сөекле шагыйребез һәйкәле янында сөйләү өчен махсус рәвештә шигырьләр ятладык, җырлар өйрәндек. Һәйкәлгә чәчәкләр салып, шунда концерт куеп кайту балаларга зур шатлык китерде, ул аларның хәтерләренә тирән уелып калды.

Апрельдән соң бәйрәмнәр ае башлана. Җиңү көнендә дә без Сугышчылар һәйкәленә барабыз, ветераннар белән очрашабыз, бергәләп фильмнар карыйбыз. Сугыш афәтләре, яугирләребез батырлыгы хакында сөйләнгән хикәятләр балалар күңелендә сакланып кала, сөйләшү барышында алар бик күп сорау да бирәләр.

Яңа кала булса да, Чаллының да бай тарихы бар. Без һәр гаилә шәһәр тарихы музеенда булырга тиеш дип саныйбыз һәм әти-әниләргә балалар белән бергәләп барырга киңәш итәбез. Соңыннан музейда күргән-белгәннәре турында әңгәмә корабыз. Чаллыда Милли киемнәр музее да бар. Бакчабыз белән анда экскурсиягә бардык. Ул балаларга бик тә ошады. Шулай ук мәчеткә сәяхәт тә бик тәэсирле үтте. Хәзрәтләр дә балаларның күңелен күрергә тырышты.

Кыскасы, тарих һәм мәдәният - балалар өчен бик кызыклы өлкә. Кызыксынулары көчле булганга, өйрәтү, аңлату да җиңелгә килә. Шул рәвешле безгә, әлеге кызыксынудан файдаланып, сабыйларда милли узаң, горурлык тәрбияләү мөмкинлеге бирелә. Ә аннан дөрес файдалана белү безнең иҗтиһатыбыз дәрәҗәсен билгели.

Рәшидә АМАНДЫКОВА,
Чаллы шәһәрендәге 8 нче балалар бакчасының I категорияле тәрбиячесе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: