Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Таиланд тарихында беренче Сабантуйга меңнән артык тамашачы җыелган

Оештыручылар киләсе Сабан туена Татарстаннан профессиональ көрәшчеләр килүенә өметләнә.

Таиланд тарихында беренче тапкыр уздырылган Сабантуй бәйрәменә меңнән артык кеше җыелган. Сабантуй Пхукет утравындагы Халыкара мәктәп ишегалдында үткән. Бу хакта «Татар-информ»га Пхукеттагы «Рассвет» рус мәктәбе җитәкчесе Камилла Медярова хәбәр итте. Әлеге мәктәп милли бәйрәмнең оештыручылары булып тора.

Бәйрәмне Россиянең Таиландтагы илчесе Евгений Томихин ачып җибәргән. «Безнең илебез күпмилләтле, гаҗәеп уникаль ил. Биредәге халык гасырлар дәвамында бер-берсе белән дус-тату гомер кичерә. Үзара традицияләр алмашу безне рухи яктан тагын да баета», - дигән ул үзенең чыгышында. Шулай ук Евгений Томихин бәйрәм кунакларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткергән.

Камилла Медярова сүзләренчә, Пхукеттагы Сабантуйның төп үзенчәлеге - аның милләтләр дуслыгы фестивале форматында узуы.

«Халыкара мәктәпкә йөрүче бик күп милләт вәкилләре татар халкының милли бәйрәме, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышу, тәмле ризыкларыбызны авыз өчен җыелды, рәхәтләнеп күңел ачты», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

 

 

Сабан туенда Пхукетның аш-су осталары татарлар, көнчыгыш халыкларның милли ризыкларын пешереп тәкъдим иткән. Бәйрәмгә килүчеләр өчпочмак, чәк-чәк, кош теле кебек тансык ризыкларны чират торып алып бетергән.

Милли бәйрәмдә капчык киеп йөгерү, җәядән ату, аркан тартышу кебек ярышлар уздырылган. Ә бүрәнәдәге капчык бәрешендә салам урынына бамбук тутырылган капчыклар белән бәрешкәннәр.

 

 

Камилла Медярова Таиландтагы Сабан туенда милли көрәш уздырылмау сәбәбен әйтте. «Көрәштә катнашырга теләк белдергән спортчыларыбыз бар иде. Ләкин без милли көрәшнең тактикасын дөрес итеп бәяләүче профессиональ мастер булмау проблемасы белән очраштык», - диде ул. Камилә алдагы елларда Таиланд көрәшчеләренең чыгышларын бәяләргә Татарстаннан профессиональ көрәшчеләр килүенә өметләнә.

«Моңа кадәр чикләүләр булу сәбәпле, халык бәйрәмнәрне бик сагынган. Сабан туеннан барысы да яхшы кәеф белән таралышты. Алдагы елларда милли бәйрәмебез тагын да кызыкларак итәргә, колачлы масштабларда уздырырга ниятлибез. Татарстаннан көрәшне бәяләүче судьялар, профессиональ җырчылар, биючеләр килә алса, тагын да әйбәтрәк булыр иде», - диде ул.

 

 

Сабан туен бик күп халыкара бәйгеләр лауреаты «Катюша» рус бию академиясе укучылары чыгышы бизәгән. Әлеге бию ансамбле Бангкоктан махсус Пхукет Сабан туена дип килгән. Алар Сабан туе кунакларына уннан артык халык биюен күрсәткән.

 

 

Халык бурят җырчысы Мария Осипованың варганда уйнаганын яратып караган. Алай гына да түгел, ул милләттәшләребезне кубызда уйнавы һәм төрле хайван тавышлары чыгара алуы белән дә таң калдырган. Таиландта яшәүче Башкортстан җырчысы Рамил Медяров бәйрәм кунакларына үзенең иң популяр җырларын бүләк иткән.

Әлеге бәйрәмне оештыруда волонтерлар актив катнашкан, проект иганәчеләр хисабына уздырылган. 

 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев