Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Таҗикстанда Сабан туе узды

Таҗикстанның Дүшәнбе шәһәре янында Сабантуй бәйрәме үтте. Бу хакта «Татар-информ» журналистына Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлыкның (Россотрудничество) Таҗикстандагы вәкиллегенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Харангон» ял зонасы территориясенә Таҗикстанның күп районнарыннан – Бохтар, Дангар, Нурек, Гисса, Вахдаттан ватандашлар, шулай ук «Чит илләрдә Россия укытучысы» проектында катнашучылар, Россия Илчелеге һәм Россотрудничество вәкиллеге хезмәткәрләре килде.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм кунакларына адресланган котлавы укылды. «Төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә торган матур бәйрәм мәйданында спорт, җыр һәм бию сәләтләре ачыла, күп кенә мәдәниятләрнең үзара бәйләнеше һәм үзара баюы күзәтелә», – диелә котлауда.

 

 

Россия Илчелегенең Таҗикстандагы киңәшче-илчесе Шамил Шәмсетдинов, җыелганнарны котлап, болай диде: «Сабантуй халыклар дуслыгының көчен, гасырлар буе дәвам иткән гореф-гадәтләргә тугрылыкны символлаштыра. Без аны зур бәйрәм – Россия көне алдыннан билгеләп үтәбез. Бу көнне без зур ватаныбыз тарихын, мәдәниятләребезне искә төшерәбез, ата-бабаларыбызга хөрмәт күрсәтәбез һәм киләчәккә өмет баглыйбыз. Россия үзенең җирендә йөзләгән халыкның тыныч, иҗади яшәве белән дан тота. Бу мөнәсәбәтләрне кадерләү мөһим».

Балалар да, өлкәннәр дә Сабантуй ярышларында – капчык киеп, кашыкка йомырка салып, көянтә белән йөгерү һәм көрәштә бик теләп катнашты. Казаннан җырчы Альбина Мусина махсус кунак булды, ул татар җырлары башкарды.

 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев