Сәер телле “гәҗитләр”
Шушы көннәрдә “Гаилә гәҗите” һәм “Юлдаш” газеталарын укып чыгарга туры килде.
Һәр ике газета да әдәби телдән үзгә, ниндидер ясалма, сәер телдә языла икән. Аларда басылган язмаларны укыганда, бу газеталарны чыгаручылар, миллионлаган татар халкының меңнәрчә еллар буена формалашкан, камилләшкән телен санга сукмыйча, үзләре теләгәнчә үзгәртелгән телдә иҗат итә икән, дип уйлыйсың. Аннары бу газеталарны оештыручы каләм ияләре татар әдәби теле фәненнән, журналистика таләпләреннән хәбәрдар түгел, ахрысы, дигән фикер дә туа.
Газеталарда иң күзгә ташланган нәрсә шул: язмаларда аңлашылмый яки авыр аңлаешлы сүзләр бик күп. Алар килеп чыгышлары һәм төзелешләре буенча газета әһелләре үзләре ясаган һәм күбесенчә уңышсыз ясалган лексик чаралардан, иске әдәби телдә кулланылып, хәзер инде кулланылыштан чыккан гарәп һәм фарсы алынмаларыннан, диалектализм һәм гади сөйләм сүзләреннән гыйбарәт. Андый сүзләр бик күп булганлыктан, аларның бер өлешен генә күрсәтеп китәбез.
“Юл вәкыфләрен кыексалым белән бәйләмәсәң дә ярый”; “Үзәкнең көндәшлек хезмәте”; “Тамгалык җыемы”; “Китап-тәкъвимнәргә языла аласыз”; “Азык чытыры”; “Мәтбага: Казан, Җәмашев зурур, 37”; “Ленинтау”; Түбән Чулман; “Яшелчәк”; “Авазә”; Будда рәһибе, Өстенәүкәт; “Зәнҗәбил тамыры”; “Элпәле савыт-саба тәбигый әчемнәргә бирешми”; “Җуганда йомшак болытча гына кулланыгыз”; “Җылыткычлар ут кебек кызу иде”; “Корычатчы булып күмәк хуҗалыкта калдым”; “Мәетлек”; “Хатлар язу өчен сәрнәмә баглантылар”; “Ташыма салымы түләүдән азат ителәчәк”; “Мәхкәмә кайтармаакча түләү турында карар чыгарды”; “Сазлак та суны йомшартырга ярдәм итә”; “Мин рухан”; “Күмәкҗитәк килеп керде”; “Күрсәткедән аналары ташлап киткән балалар”; “Күренгечләрне барлап”; “Сатмалык буенда басып торган ханым”; “Раслыкнамә”; “Йомыкыйлык чире белән авыручы яшүсмер”; “Зяб бистәсе 18 нче тораклыгы”; “Ягулык-утчылык һөнәрияте”; Казанда авыруларга бирешмәүчәнлек зәгыйфьлегенә китерүче йогыш (ВИЧ) булган кешеләр саны буенча куркыныч хәл күзәтелә.
Мондый башваткыч сүзләр һәм җөмләләрдән торган текстларны укучылар ничек кабул итә икән һәм аларны аңлап укыйлармы икән?
Телебездә инде дистәләрчә, йөзләрчә еллар кулланылып килгән һәм һәркемгә яхшы аңлаешлы сүзләрне халык аңламаслык, уңышсыз ясалган сүзләр белән алмаштыруның кемгә һәм нигә кирәге бар соң? Югарыда телгә алынган газеталар эшләгәнчә, таблица сүзен җәдвәл (тапкырлау җәдвәле) дип, командировканы эшсәфәр, лифтны меңгермәлек (“бер эшче меңгермәлек коесына төшеп киткән”), изоляторны тотмалык, пособиене эшсезлек акчасы, автомобильне тимерат, компьютерны санак, ферманы терлекхәнә, гостиницаны юлхәнә, училище, колледжны һөнәрхәнә, саклык банкын акчахәнә, акчалык дип үзгәртү һәм башка күп санлы мөгез чыгаруларның телдә буталчыклыкка, аңлашылмаучылыкка китерүе көн кебек ачык.
Әлеге газеталарның журналистлары яңа сүзләр уйлап чыгару белән шулкадәр мавыга ки, хәтта телефон (шалтыраткыч), нефть (карамай), газ (зәңгәр ягулык), финанс министрлыгы (акча эшләре министрлыгы) кебек сүзләрне дә “татарчалаштырып” маташалар.
Туган телебезне куллануда башбаштаклык, анархия булырга тиеш түгел. Бер генә газета һәм журналны да аны иҗат итүчеләрнең үзләре теләгәнчә үзгәртелгән телдә язарга хаклары юк. Безнең югары дәрәҗәле, бай тарихлы, камил төзелешле әдәби телебез бар, һәм ул бернинди төзәтү, “сипләү”гә мохтаҗ түгел. Барлык газета- журналлар да, радио-телевидение тапшырулары да шушы телдә гамәлгә ашырыла. Һәр мәкалә дә, эфир тапшыруы да һәркемгә аңлаешлы дөрес, матур әдәби телдә башкарыла.
Үзен журналистикага багышлаган һәрбер каләм иясе, тел ярдәмендә башкарылырга тиешле җитди эшкә керешкәнче, татар әдәби телен, аның бөтен үзенчәлекләрен, кагыйдәләрен, нормаларын, шул исәптән сүзләрне сөйләмдә белеп куллану, дөрес язу тәртибен яхшылап өйрәнергә тиеш. Әдәби телне ярым-йорты гына үзләштергән килеш, ниндидер яңа тел төзү белән шөгыльләнеп маташырга кирәкми.
Йөзләрчә сүзләрнең орфография сүзлекләрендә теркәлгән, меңләгән язучылар, журналистлар, укытучылар, башка төрле белгечләр дистәләрчә еллар күнеккән язылыш тәртибен бозып, тузга яхмаган рәвештә кулланылуын аңлап та, аңлатып та булмый. Гыйбрәт өчен бу газеталарның декабрь аенда чыккан 47, 51 нче саннарындагы текстлардан алынган сүзләрнең язылышына игътибар итик:
Иркөт (Иркутск), Сургыт (Сургут), Кәмил (Камил), Вәһит (Вахит), Әлбирт (Альберт), Рәдик (Радик), Зәһитева (Заһитова), Җәмашев (Ямашев), әдәм (адәм), хәстә (хаста), мәшәкәт (мәшәкать), сәләмәт (сәламәт), һәләкәт (һәлакәт), бәлә (бәла), кәдерли (кадерли), ниһәят (ниһаять), хәләт (халәт), аугуст (август), синтәбер (сентябрь ), наябер (ноябрь ), дикәбер (декабрь ), сәләр (соляр), кәдәр (кадәр), мәглүмәт (мәгълүмат), кәбер (кабер), иләһи (илаһи), шәфкәт (шәфкать), йәмле (ямьле), җуып алырга (юып алырга), тәбигый (табигый), кәчтрүл (кастрюль), балкашык (бал кашыгы), ыстакан (стакан), һәләл (хәләл), маяниз (майонез), кәнсирләнгән әнәнас (консервланган ананас), памидур (помидор), кәнәфер (канәфер), кәбәхәт (кабәхәт), хәттә (хәтта), идәрә (идарә), кәләм (каләм), җоклау (йоклау), әлиминт (алимент), мәтди (матди), кәнәгатьсезлек (канәгатьсезлек), градыс (градус), хәйван (хайван), гөрәл (горилла), хәүфле (хәвефле), мәтбага (матбага), шәһәдәт (шәһадәт), мөләем (мөлаем), хәттә (хәтта), курткы (куртка), хәтирә (хатирә), җегет (егет), җылый (елый), тәләп итү (таләп итү), фиркә (фирка), кина (кино), кила (кило), сүрәт (сурәт), берәз (бераз), җәрәһәт (җәрәхәт), җәһит (яһүд), Алийә (Алия), Илиас (Ильяс), җинәят (җинаять).
Мондый сәер сүзләр исемлеген озак дәвам итеп була. Ләкин күрсәтелгәннәреннән дә җитди нәтиҗәләр ясарга мөмкин.
“Гаилә гәҗите”, “Юлдаш” газеталарын чыгаручылар, татар әдәби телен тупас бозып, халыкка аңлашылмый торган йөзләрчә ясалма лексика кулланып, традицион орфография кагыйдәләре белән исәпләшмичә, меңнәрчә сүзләрне гарипләндереп язып, нинди максатка ирешергә тели икән? Бәлки, алар башка журналистлардан ничек булса да аерылып тору, үзләрен өстен кую, оригиналь итеп күрсәтү өчен шулай эшлиләрдер дип уйларга туры килә.
Ничек кенә булмасын, мондый “новаторлык” матбугат ярдәмендә халыкка дөрес, саф, популяр телдә кызыклы, мәгънәле, файдалы информация бирү, яшьләрне, урта буын кешеләрен үрнәк татар теленә өйрәтүгә ярдәм итү бурычларына һич кенә дә җавап бирми.
Рүзәл ЮСУПОВ, академик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев