Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Себер татарларының «Әминәнең кияүгә баруы» дигән беренче мюзиклы чыкты

4 февраль көнне төмәнлеләр шәһәр татар мәдәният үзәге сәхнәсендә “Әминәнең кияүгә баруы” дип исемләнгән себер татарларының беренче мюзиклыннан бер өзекне тамаша кылдылар.

 Өлкәдә яшәүче татарлар өчен бу бик куанычлы яңалык, әлегә булмаган хәл дип әйтеп була. Бу тарихи чарада катнашып калырга теләүчеләр саны күп булды, тамашачылар хәтта Тубыл, төньяк шәһәрләреннән махсус килгәннәр иде. Әлеге мюзиклга көй язган, дирижер һәм спектакль җитәкчесе вазифаларын башкарган Тубыл егете Айдар Ниязов иҗат җимешенең язылу тарихы турында:

- Бүгенге көндә мин Казан музыка колледжында белем алам. Беренче курсның икенче семестрыннан мин татар классик музыкасы белән кызыксына башладым. Беренче татар композиторлары тормышы белән танышып китапханәдә утырган чакта, башыма шундый уй килде: Нәҗип Җиһанов дөньяда күренекле милли симфоник оркестр булдырды, илебезнең иң яхшы югары уку йортларының берсе булган консерваторияне ачты! Фәрит Яруллин 29 яшь кенә яшәвенә карамастан, данлыклы “Шүрәле” балетын язып калдырды. Менә шулар турында кемгәдер сөйли башласаң, татар музыкасының шундый искиткеч тарихы булганы белән горурланасың. Кызганыч, үземнең себер татарларымның горурланырлык музыкасы турында беркемгә дә сөйли алмыйм, чөнки юк ул... Шулчак күңелемдә себер татарларымның тарихы өчен үземдә җаваплылык хисе тойдым. Һәм мин телефонымны кулыма алып, Төмәнгә, Клара апа Кучковскаяга шалтыраттым. Ул минем идеямне бик хуплады, бер айдан ул миңа “Әминәнең кияүгә баруы” дигән әсәр язып җибәрде. Шуннан эш китте инде”, - дип аңлатты.

Тамашачыларны Айдар Ниязов белән, шул минутларда горурлык хисе кичергән укытучысы, Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәп җитәкчесе Сәет Хисмәтуллин таныштырды.

- Айдар 2012 елда 15 мәктәпкә 1 сыйныфка укырга керде һәм шунда ук Наҗия Хәкимова җитәкләгән «Сүзге» вокаль ансамбленең кече төркеменә эләкте. 2014 елда Алябьев исемендәге сәнгать мәктәбендә, баян классы буенча укып китте. Гомуми белем бирү программасы Айдарга җиңел бирелде, шуңа күрә ул үз көчен нәкъ менә музыка юнәлешендә үстерүгә юнәлдерде. Нәтиҗәләр озак көттермәде. «Сүзге» ансамбле күп тапкырлар шәһәр, район, төбәк, халыкара конкурслар лауреатлары булдылар. Екатеринбург, Семипалатинск, Казан, Новосибирскида искиткеч чыгышлар ясадылар. Айдар сәнгать мәктәбен тәмамлагач, мөстәкыйль рәвештә думбра, гитара, скрипка, фортепьяно һәм башка төрле музыка коралларында уйнарга өйрәнде. 2020 елны 9 сыйныфны тәмамлап, Казан музыка көллиятенә укырга керде. Һәм менә бүген ул үзенең беренче иҗат җимеше белән таныштыра. Аның иҗат командасында безнең «Сүзге» ансамбле солисткасы, хәзер Төмән сәнгать һәм мәдәният көллияте студенты Зәлия Шаморатова һәм безнең мәктәптә музыка укытучысы Земфира Шәрипова белән хореография укытучысы Гөлфирә Шәмсетдинова да катнашалар. Безнең мәктәп коллективы Айдарны һәм аның командасын премьера белән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез”, - дип сөйләде ул.

“Әминәнең кияүгә баруы” пьесасын Клара Кучковская тормышта булган хәлләргә таянып язган. Әсәрнең кыскача сюжеты болай: мулла кызы Әминә күрше авыл егете Нигъмәтҗан белән яратышып йөриләр. Әмма Кәбир мулла кызын бай егеткә биреп, бирнәгә сыер алу турында хыяллана. Егет белән килешеп, туй көне билгеләнә. Язмышы белән килешә алмаган Әминә иптәш кызы Камилә белән җырлашып-елашып туй күлмәге тегеп утырган чакта, шыпырт кына туган апасы килеп керә дә, Әминәнең киемнәрен киеп, тегәргә утыра. Ә Әминә апасының киемнәрендә урамга, Нигъмәтҗаны янына чыгып кача. Әсәр ахырында егет белән кыз өйләнешеп, себер татарларының гореф-гадәтләре буенча туй ясыйлар. Җор телле, җыр-моңга, юморга бай автор бу әсәрдә себер татарларының җыр-такмакларын, йола-ырымнарын киң кулланып, гади халкыбызның тормышын күрсәтергә тырышкан. Шул ук вакытта әсәр халыкчан юмор белән дә сугарылган. Гомумән әйткәндә, автор укучысын мавыктыргыч дөньяга алып кереп көлдерә дә, борчылдыра да, уйландыра да һәм әхлакый сабак та бирә.

Мюзиклның презентациясен оештыруда зур ярдәм күрсәткән өлкә себер татар язучылары берлеге әгъзасы Максим Сагидуллин да үзенең фикерен әйтте.

- Себер татар музыканы эстрада-симфоник оркестр йаңкыратты. Пы – өмөртә пулмаган кәл. Ошо эшне уйлап пашлап йебәреүце – Тубыл йегет Айдар Ниязов. Ул үсе, Клара Кучковскаятан либретто (сюжет) йаскалы сурап, аңа музыкаль номерлар кергесеп, музыканы үсе йасып, әр музыка шайга партитуралар йасып, Төмәнкә килеп, кыска уакытта оркестр төсөп, спектакльның музыкаль йагын килештереп, кеше алтка аны цыгарыу – олло эшләрнең оллосо. Оркестрга йыйылган Төмәннәң музыка колледжның угыуцылары тың тырышып эшләтеләр. Ария-йырларны пашкарган солистлар – үнәрле осталарыбыс. Земфира Шәрипова күптәннән таныш себер татар активистларның пересе. Зәлия Шаморатова талантлы йырауцы кыс. Кәлил Уагайлы үс колоритын өстәте. Аның көр тауышы оркестр пелән тың килешеп эшетелте. Презентацияга милләтләре пуйынца урыс пулган кешеләр тә килтеләр. Әйтеүләренән күргәнцә, аларга мюзикл эшкәрә ошаты. Пы олло эшне ойошторган Төмән улыс себер татар йасыуцылар союзы кәрәкле эш эшләте. Масараны үткәргәле пулышкан “Бәрәкәт” фондка олло рәкмәтләр пелтереләте. Мюзиклның тулы версиясы цыгар тигән өмөт пар, ник тисәң, аны оста үнәрле кешеләр эшләйтеләр”, - дип сөйләде.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, өлкәбездә Татарстан артистларының концертларын оештыручы мәдәният белгече Фәрит Хәкимовның фикерен белешмәү, бер дә дөрес булмас иде.

- Айдар искитәрлек зур эш башкарды. 2 нче курста гына укыган егетнең бу эше 4 курстагы студентның диплом эше кебек күренде. Егетебезнең киләчәге бик ышанычлы дип әйтер идем, чөнки бик тирәннән, төптән карый. Мюзикл язу бик катлаулы, җаваплы эш, анда партитура, әллә ничә төрле уен коралының партияләрен, уйнала торган тәртипләрен яза, нотага сала белергә кирәк. Аннары ул оркестр белән үзе дирижерлык итте, үзе язган арияләрне дә башкарды. Ә инде иң кыйммәтлесе – ул Төмән музыка колледжында укыган рус милләте студентларын җыеп, кыска вакыт эчендә, татар көйләрен уйнарга өйрәтте. Бу, әлбәттә, бер дә җиңел эш түгел. Дирижерлык ягыннан караганда, мин үзем Чиләбе дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең оркестр дирижеры бүлеген тәмамлаган белгеч буларак, күрәм – бик остабашкара, ул һәр нотаны, һәр музыка коралының тавышын ишетә. Аларга тиешле сигнал биреп, алар белән оста идарә итүен күреп, мин аның өметле егет икәненә инандым. Еллар буенча өйрәнеп тә мондый нәтиҗәгә килмәскә мөмкин. Айдарны аяк бармакларыннан алып чәч очларына хәтле музыка илендә яши дип әйтер идем. Киләчәктә Себергә хас булган көйләр язган композиторыбыз, ул моң-көйләрне уйнап, себердә яшәүче татарларны дөнья күләм таныткан симфоник оркестрыбыз да буласына бер дә шигем юк. Айдарга иҗади уңышлар телим, - дип сөйләде.

 

Рәүфә КАНГАЗИНА

"Яңарыш"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев