Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Сайлау кайтавазлары

Президент сайлауларына кадәр, 13 март көнне, 8 кандидатның берсе - Павел Грудинин Казанда күренеп китте. Башта аның белән очрашу "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә үтәр дип көтелде. Әмма шәһәр үзәгендәге зал өчен аренда хакы берничә тапкыр күтәрелү (?!) сәбәпле, бу хыял тормышка ашмады. Ахыр чиктә, ярты миллион сум акча чыгарып салырга...

Президент сайлауларына кадәр, 13 март көнне, 8 кандидатның берсе - Павел Грудинин Казанда күренеп китте. Башта аның белән очрашу "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә үтәр дип көтелде. Әмма шәһәр үзәгендәге зал өчен аренда хакы берничә тапкыр күтәрелү (?!) сәбәпле, бу хыял тормышка ашмады. Ахыр чиктә, ярты миллион сум акча чыгарып салырга ризалашсалар да ишекләр барыбер ачылмады. Очрашуны Ленин исемендәге мәдәният сараена күчерделәр.
И-и, мондагы мәхшәрне күрсәгез икән?! Халык сәяси тамашага ташкын кебек агылды. Татарстаннан гына түгел, Мари Иле, Чуашия, Удмуртия респуб­ликаларыннан да вәкилләр килде. Залда алма төшәрлек түгел, энә төртерлек тә урын калмады. Сәясәт белән кызыксынучылар рәт араларына, ишек катына аягүрә басты. Диварда исә ТР Коммунистлар партиясе рәисе Хафиз Миргалимов тырышлыгы белән "Нефтяной край за Грудинина", "Нижнекамск за Грудинина", "Грудинин - безнең президент", "Татарстан за Грудинина" дигән шигарьләр балкыды. Кулларда кызыл әләмнәр җилфердәде. Кичке бишенче яртыда Павел Грудинин күренгәч, кул чабу, сызгыру, исем-фамилияне алкышлап кычкыру башланды. РФ Коммунистлар партиясеннән һәм йөзләп милли-ватанпәрвәрлек көчләре төркеменнән тәкъдим ителгән кандидатка, күренекле артистка хөрмәт күрсәтелгән кебек, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Югыйсә, халыкны Павел Николаевич Грудининнан ерагайту өчен, Россиянең мәгълүмат чаралары тарафыннан ниләр генә эшләнмәде бит! Газета сәхифәләрендә, телевидение экраннарында аны "каралтучы" нинди генә хәбәр таратылмады. "Ленин исемендәге совхоз" ябык акционерлык ширкәте директоры, мәсәлән, Россиядәге кыргый капитализмны һәм карак олигархларны кискен рәвештә тәнкыйтьләвенә, хуҗалыгында социалистик яшәү рәвеше алып баруына карамастан, "капиталист" дип тамгаланды. Аны "олигархка" тиңләүчеләр дә табылды. Җитәкченең башка ил гражданы булмавын, чит дәүләттә мал-мөлкәт тупламавын, шәхси сарай төзетмәвен, тән сакчысы тотмавын, тракторчы белән бер подъездда яшәвен онытып җибәрделәр. Ул "шома куллы" адәмнәргә җир пайларын сатмыйча, Мәскәү өлкәсенең Ленин районында совхозны саклап калган, җитештерүне киметмичә Россиядә иң алдынгы хуҗалык булдырган "кызыл директор" бит! Моны белә торып, аны бакча җиләген үстермичә, Төркия базарыннан алып кайтып сатучы итеп күрсәтергә дә азапландылар. Югыйсә, сүз 40000 сумлык айлык хезмәт хакына кызыгып килгән сезонлы эшчеләр турында бара ич. "Монда төп керем авыл хуҗалыгыннан түгел, җир кишәрлекләрен арендага бирүдән җыела", - дию­челәр дә табылды. Чынлыкта автомагистраль янындагы санаулы гектарлар гына әлеге максатта файдаланыла. Бу табыш яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзүгә тотыла, белем йортында укучыларны бушлай тукландыруга, балаларны түләүсез түгәрәкләргә йөртергә, хастаханәләрдә авырулардан акча сорамаска, торак-коммуналь хуҗалык бәяләрен арттыр­маска мөмкинлек бирә. Тагын совхоз директорының дәүләт белән идарә итүенә шикләнеп караучылар күренә. Баксаң, аның кебек җитәкче Александр Лукашенко - Беларусь Респуб­ликасы президенты. Аннары кайберәүләр Грудининның заманында "Бердәм Россия" фиркасеннән депутатлыкка тәкъдим ителүен, 2000 елгы президент сайлауларында Владимир Путинның ышанычлы заты булуын да искә төшерә. Чынлап та, булган мондый хәл. Әмма Павел Николаевич, алып барылган сәясәт белән килешмичә, хакимият партиясеннән киткән. Путин сәясәтенең санаулы олигархлар мәнфәгатенә хезмәт күрсәтүенә дә ризасызлыгын белдергән. Тик моны аңларга теләмәүчеләр өчен "Грудинин - Кремль проекты". Чынлыкта ул 70 кандидат арасыннан җиңеп чыга һәм ил җитәкчесенә кандидат итеп күрсәтелә. Тик Мәскәү журналистлары баштан узган төрле хәлләрнең асыл сәбәпләрен җәмәгатьчелектән яшерә. Кандидат шуңа күрә: "Чын дебат мондый булмый ул", - дип телевидение тапшыруында катнашудан баш тарта. Чынбарлыкны белдерү, халык белән аралашу өчен зур шәһәрләргә чыгып китә. Шул исәптән Казанда да туктала.
Кандидат сайлаучылар янына буш кул белән килмәгән иде. "Павел Грудининның 20 адымы" дигән программасын, "Советская Россия" газетасында сай­лау­чы хатлары нигезендә чыккан мәгълүмати бюллетень, ялганны фаш иткән "Голос правды" газетасын тараттырды. Үзе дә чыгыш ясады. Нотыгын кәгазьдән укымады, күңелендәге уйларын ачып салды. Сайлаучылар биргән сорауларга да, чынбарлыкны яшермичә, шундук җавап бирде. Һәрбер кандидат кебек, ул да халыкка ошарга тырыша. Кешеләргә рәхәтлек, җиңеллек китерү турында сүз алып бара. Җанны күңел көткән үзгәреш­ләргә өметләндерә. Татлы вәгъдәләрдән башны әйләндерә.
Совхоз эшчеләренең уртача айлык хезмәт хакын 74 мең сумга җиткергән җитәкче фикеренчә, азык-төлекнең сыйфатын яхшырту өчен кичекмәстән совет заманындагы стандартларны гамәлгә кертү сорала. Дәүләт корпорацияләрендә корал сату белән меңәрләгән кеше шөгыльләнгәндә, авыл хуҗалыгы продукциясе экспортына җавап бирүчеләр дә булырга тиеш. Шуңа күрә, Бразилиядә 110 миллиард долларлык ризык читкә чыгарылганда, Россиядә бу күрсәткеч 20 миллиард долларлык кына булып кала. Бер гектар җирне эшкәрткән өчен бирелгән 500 сумлык ярдәм дә игенчеләрне канәгатьләндерерлек түгел, чөнки Европада ул - 500 евро. Анда авыл хуҗалыгына тотылган 1 евроның 52 центы хуҗалыкка дәүләт дотациясе итеп кайтарыла. АКШта да шундый ук хәл. Кытайда бер киловатт электр энергиясе өчен 40 тиен түләнгәндә, бездә ул 5-6 сумга төшә. Халык күрәләтә болай талангач, дөньяда иң күп нефть, алмаз, палладий җитештерелгән, газ чыгару, алюминий, платина, никель, титан булдыру буенча - икенче, алтын чыгару өлкәсендә өченче урында торган илдә 22 миллион россияле хәерчелек чигенә килеп җитә. Айлык яшәү минимумы пенсионерларга - 8496, балаларга - 10181, өлкәннәргә 11160 сум булып кала. Шул ук вакытта "Саклык банкы" рәисе Греф бер айга - 53851000, "Роснефть" хуҗасы Сечин - 63643000, "Газпром" җитәкчесе Миллер 86646000 сум хезмәт хакы ала. Элегрәк 9 олигарх булса, хәзер алар 89. Ә менә мәктәпләргә акча кысыла, күптән түгел генә 48800 белем йорты исәпләнсә, кыскартылулардан соң алар 41900 гә кала. 2017 елда сәламәтлек саклау өлкәсенә сарыф ителгән 363 миллиард сумны да җитәрлек диеп булмый, түрәләргә бирелгән 1,9 триллион сум моннан биш тапкыр артык. Россия тәртип сакчыларына да чыгымны кызганмый. Илдәге 100 000 кешегә 477 полицейский туры килә...
Бер сәгать тә унбиш минутлык очрашу барышында Павел Грудинин байтак саннар китерде. Аларга нигезләнеп, илнең икътисади мескенлеген дәлилләргә омтылды. Әгәр президент итеп сайланса, хәлне яхшыртырга, үзгәртергә ышандырды. Ул ил җитәкчесе булса, мәсәлән, байларга зур салым салыначак. Югары белем бушлай биреләчәк. Хас­таханәләргә түләүсез дәвалау кайтарылачак. Коррупциягә каршы көрәш югары даирәдә урлашучыларны хөкем итүдән башланачак. Билгеле бер вакытка ссуда процентсыз биреләчәк. Шәһәр, бистә, авыл башлыкларын халык сайлап куячак, әгәр вазифасын башкара алмаса, эштән азат итәчәк. Массакүләм мәгълүмат чаралары хакимияттән, олигархлардан ирекле булачак. Судларга, дөреслекне яклаган кешеләрне хөкем итмәсен өчен, реформа ясалачак. Балалар гадел һәм намуслы итеп тәрбияләнәчәк. Аз санлы халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәниятләре сакланачак...
- Без - бергә! Әгәр бу ике сүзне хөрмәтләсәк, җиңәрбез! - дип чыгышын төгәлләде Мәскәү авыл хуҗалыгы производствосы институтын тәмамлап совхозга эшкә кайткан, трактор бригадасы бригадиры ярдәмчесе, механика остаханәләре мөдире, директорның сәүдә мәсьәләләре буенча урынбасары һәм директор (1995) булган Грудинин.
Әмма әйтелгәннәр хыялда гына калды. Гаделлек, Ватан, халык төшенчәләрен теленнән төшермәгән, социализм идея­ләрен хуплаган 1960 елгы Павел Николаевич үзе җитәкчелек иткән хуҗалыкта 50 проценттан артык, Татарстанның Азнакай районында, 21,57% тавыш җыйса да, ил буенча санаганда, күрсәткече түбәнәйде. Төбәк нәтиҗәләрен гомумиләштергәндә, илнең гамәлдәге Президенты Владимир Путинның - 76,69, башка кандидатлардан Павел Грудининның - 11,77, Владимир Жириновскийның - 5,65, Ксения Собчакның - 1,68, Григорий Явлинскийның - 1,05, Борис Титовның - 0,76, Максим Сурайкинның 0,68, Сергей Бабуринның 0,65% тавыш җыюы ачыкланды.
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев