Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Савапка ирешүнең иң гади ысулы

Мөселманнарга савапка ирешү өчен иң гади ысул нинди?

Әлбәттә, сәлам бирү. “Әссәләмү галәйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү”. Мөселманнар бер-берсе белән шулай исәнләшә. Бу искиткеч күркәм гадәт, чөнки “Сәлам” сүзе Аллаһу Раббыбызның бөек исемнәренең берсе, шуңа да сөекле Расүлебез аны “Арагызда таратыгыз”, - дип әйтеп калдырган. Кешеләр “Сәлам!” дип исәнләшкәндә бер-берсен каршылап кына калмый, ә чын-чынлап Алланы искә ала һәм аны үзара зикер итә дигән сүз, дип яза “Ислам нуры”.

Шуңа да бу эш бик саваплы. Ислам динендә сәлам бирү – ул сөннәт гамәл булса, сәламне кайтару – ваҗип гамәлләрдән, ягъни Аллаһы Тәгалә тарафыннан әмер ителгән. Димәк, сәламне җавапсыз калдырсаң, гөнаһлы буласың. Сәламләшү турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) тагын бер хәдисендә: “Мөселман кардәшеңне очратканда беренче булып сәламләш!” - дигән. Ике кешенең беренче булып исәнләшүчесе һәм очрашкан вакытта кардәшенә ачыграк йөзлесе күбрәк савапка ирешә.

Мөселман кеше кардәшен очратканда гына түгел, ә аерылып киткәндә дә сәламләргә тиеш. Кыска гына “Сәлам!” дип елмайса да ярый. Ә кардәшенә дога рәвешендә: “Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү!” (“Сиңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте ирешсен!”), - дип дәшсә, бигрәк тә күркәм һәм саваплы булачак. Сәламне кайтарганда исә мөселманнар: “Вәгаләйкүм сәлам, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү” (“Сиңа да Аллаһы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте ирешсен!”), - дип җавап кайтара.

Фото: ислам.ру

 Фануз Хабибуллин

Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев