Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сүз һәм гамәл

Салават һәм Бәхтияр ватанында (Дәвамы)

Бәхтияр Канкай улы турында сораштырам. Җавап мәгълүм инде: «Сыңар тыкрык та аның исемен йөртми, каһарманлыгы турында да ишетеп белүче юк»...

Мәчетле районының тарих музее Олы Ыктамактагы сәнгать мәктәбенең бер почмагында гына урнашкан. Аның мөдире Нәзирә ханымга Пугачев явында татарлар катнашуын тасвирлаган «Сәет батыр» атлы китабымны, бер кочак «Мәдәни җомга» газетасын бүләк иттем, атаклы Бәхтияр Канкай углын да искә алган булдым. Нәзирә ханым: «Бездә Бәхтияр исемен телгә алучы да юк шул!» – дип авыр сулады да тынды. Ялгышмаганмын, биредә Бәхтияр исеме сыңар тыкрыкка да кушылмаган, музейда аның татар рәссамнары ясаган портретыннан күчермәләр дә юк. «Бәлки, туган авылында табылыр», дигән сукыр өмет белән Акага юл алдык.

Юлда Әзекәй дигән авыл яныннан үтеп китәсе бар, ул иң беренчел мәлдә Кече Ака атын йөрткән икән. Бәхтиярнең шушы Әзекәй, Урта һәм Олы Ака, Богалыш авылларыннан тәүге отряд туплап чыгуын тарихи документлар буенча нык хәтерлим. Алда Урта Ака дигән күрсәткеч ялтырауга ук, машинаны шул тарафка бордык. Олы һәм Урта Акалар бер-берсенә терәлеп диярлек тора, үзәк урамнары аша бер очтан икенчесенә өч чакрым барасы. Олы Аканың Советская урамында гына да йортлар саны 170 тән арткан. Бәхтиярнең Красноуфимск кирмәненә бер меңгә якын җайдаклы отряд җыеп килүе мәгълүм. Шушы урамнар буйлап яуга киткәннәр бит, дип уйланып, ялт-йолт каранабыз. Урта Акада ХХ гасыр башында төзелгән агач мәчет басып кала. Олы Аканың Ленин урамында моннан 150 ел чамасы элек калыккан һәм Факиһә исемен йөртүче таш мәчет бүгенге байларны да сокландырырдай төзек һәм сау-таза. Ләкин шул ук Ленин урамында элек Хафиз бай Хәбибуллин яшәгән ике катлы йорт хәзер җимерек хәлдә. ХIХ гасырда Петербургтагы Исаакий соборын төзү өчен йөз меңнәрчә тәңкәлек әбунә биреп дан алган татар баеның йорты революциядән соң да әле дистә еллар буена балалар бакчасы булып хезмәт иткән. Ныклап саный башласаң, Ака авылында җимерек һәм ташландык йортлар саны йөздән артып китә. Яңа йортлар берән-сәрән генә. Авылның эчкерәк урамнарында, Урта Акада асфальт бөтенләй юк. Авыллар читендә бернинди мастерской яки ферма ише каралты-куралар күренми. Урта Ака урамында Екатеринбург номерлары таккан бер затлы машина белән «терәлешеп» үттек. Бәрәкалла, Ака авылларының күпчелек ир-егетләре 38 чакрымдагы Красноуфимск һәм аннан 50 чакрымдагы Екатеринбург калаларында эшләп йөри икән. Тора-бара, билгеле ки, шунда төп­ләнәләр. Ә Ака авыллары инде яртылаш бушап калган. Элеккеге колхоз җирләренең яртысын 8 чакрымдагы Габдулла авылы фермерлары сатып алган. Боларда, әйтик, безнең Балык Бистәсе районының Тәб.Чаллы авылындагы шикелле гаилә фермасын төзегән, брусчатка ясауны көйләгән эшмәкәрләр дә юк. Бәхтияр чорында ил айкаган, кулында ут уйнаткан асыл ирләр нәселе коргаксыган...

Соңгы өмет белән мәктәпкә юнәләбез. Өч катлы мәһабәт бина капиталь ремонтка ябылган. Подрядчик булып алынган оешма берьюлы сигез объектта эш майтара, иң очсызы – дәүләт учреждениесе, ахрысы. Әүвәл килеп мәктәпнең тәрәзә-ишек­ләрен, түшәм-идәннәрен сүтеп ташлаганнар да, урам яктан беренче катын минераль мамык­лы плитәләр белән тышлый башлаганнар. Мәктәп директоры Рәдис Әхмәтханов, аптыраганнан, чапкыч белән ихатадагы үләннәрне чабып йөри, борыны нык салынкы.

– Монда өч-дүрт ирне генә дежурга калдырдылар да баерак оешмага китеп югалдылар. Яңа уку елын яңартылган мәктәптә каршыларбыз, дигән хыял чынга ашмас сыман. Мәктәп эшләми тордымы, тагын дистәләгән бала йә район үзәгенә, йә Красноуфимскига күчеп китмәгәе. Болай да мин 30 ел элек килгән чактагы 350 баладан мәктәптә 128 укучы гына калды бит инде. Бетә, бетә безнең данлы Ака...

«Ата казыгыз күкәй саламы?» – дигән сыман итеп, Бәхтияр Канкай улы турында сораштырам. Җавап мәгълүм инде: «Сыңар тыкрык та аның исемен йөртми, каһарманлыгы турында да ишетеп белүче юк»...

Шушы авылда туып-үскән Булат Дәүләтбаев атлы филология фәннәре кандидаты 1992 елда «Олы Ака» атлы китап чыгарган булган, автор үзе ике ел элек вафат булырга да өлгергән. Китабында авыл тарихына багышланган файдалы мәгълүматлар да шактый, ләкин ул да Бәхтиярдән бигрәк Салават алдында тез чүккән, чөнки Башкортстанда «Салават иң бөегебез!» дигән бер мәдхия генә яшәүгә лаек шул. Үзем китапны укырга тырышам, ә эчтә ут. «Салават бригадир дәрәҗәсенә ирешкән, ә полковник Бәхтияр, көрәштәше булып, аңа буйсынып йөргән. Үзенең туган төбәгендә кечкенә отряд җыйгач, Салават Олы Акада туктап, 15 көн буена үз янына яңа яугирләрне туплаган... Салават Красноуфимскида да бер марҗа кызы белән типтереп алган, тегесе бала тапкач, аны бер авылдагы кешеләргә калдырып киткән, имеш...»

Салаватның хәтта Рогервик крепостенда да комендент кызы белән «типтереп», тегесенең «бала табуы» турындагы әкиятләрне моңа кадәр дә дистәләгән тапкыр укыган бар иде. Салаваттан мифик герой ясаулары тәмам шаккатыра. Кул-аякларына тимер зынҗыр тагылган, борыны киселгән, яңакларына һәм маңгаена «мөһерләр» сугылган Салаватның буе 147 сантиметр гына булган бит! Шул ир-атка дворян вә немец кызлары гашыйк булаламы? Нинди очсыз әкият сөю соң бу?!.

Бәхтиярнең язмышына кайтсак, ул 1773 елның октябрь аенда ук авылдашы Габделкәрим Күзкәев белән пугачевчылар сафына барып кушыла. «Падишаһ Петр Федорович хәзрәтләре»нең фәрманы буенча Бәхтияр – полковой старшина, Габделкәрим – йөзбашы дәрәҗәсе алып, 3 декабрьдә туган якларына отряд туплау һәм крепостьларны яулау өчен озатыла. Алардан бер атна чамасы соңрак полковник дәрәҗәсен һәм писарьлыкка татар егете Габдерәшит Галиевне ярдәмче итеп алган Салават та Оренбург янындагы Бирдәдән Шайтан-Көзәй волостена юлга чыга. Салаватка Себер юлындагы 19 волостьтан отряд туплау авыр бирелгәндер, чөнки ул хәтта бертуган Мөхәммәткилде, Якшыкбәт һәм Сөярембәт Габдрәковлар гаиләсен өйләренә бикләп, үзенә буйсынмаган өчен яндырып үтерергә «мәҗбүр» була. Шулай да, Салават Себер юлындагы 7 старшинаны, шул исәптән Кущин волостендагы башкортлар башлыгы Илчегол Иткулов белән татар-мишәр старшиналары Габдулла Туктаров белән Сөләйман Күзкәевны үз отрядына кушып куюга ирешә. 

Ә Бәхтияр әүвәл үзенең Кущин волостендагы Ака, Габдулла, Әзекәй, Богалыш авылларында йөзләгән җайдак туплый, аннары кул сузымында яткан Кызылбай авылында аны 400 дән артык яугир белән тулыландыра. Көнгер, Уса, Ижау, Пермь, Сарапул, Уфа, Минзәлә тарафларына да «падишаһ» эмиссарлары озатылган була бит, һәр якта фетнә уты кабына. Хөкүмәт карамагындагы вак отрядлар Көнгер белән Уфа калаларына бикләнә. Әле сугыш-фетнәләрсез чорда да казаклар саны 300 дән артмаган Красноуфимск крепосте тулысынча диярлек яклаучысыз-саклаучысыз кала. Бу хәбәрне Сарана һәм Сиргән заводларында яңа сугышчылар һәм корал-туплар җыеп йөргән Бәхтияр колагына да илтеп җиткерәләр. Бәхтиярнең Красноуфимскига төбәп килүен ишетүгә үк, крепость коменданты Н.Бахматов крепостьтан 18 чакрым ераклыкта, кулына ипи-тоз тотып, аны каршыларга чыга. Шунда ук Бәхтияргә берничә ат, ике пистоль (турок) бүләк итәләр. 9 гыйнвар көнендә Бәхтияр отряды крепость эченә бернинди атышларсыз гына барып керә. Ләкин 1736 елда полковник Котлыгмөхәммәт Тәфкилев тарафыннан нигезләнгән крепость эчендә коменданттан тыш сакчы-казаклар да бар бит әле. Шулар арасыннан комиссар Д.Попов, казак есауллары, аталы-уллы Григорий һәм Афанасий Овчинниковлар, казакларның элеккеге атаманы Максим Калашник 4 тупны, 24 пот дары һәм ядрәне, шәраб һәм тоз сатудан тупланган акча (монета) тулы 96 күн капчыкны яшереп куйган булалар. Ул капчыкларны табып алуга ук, Бәхтияр әлеге дошманнарның барысын да зинданга ташлаттыра, үзе кирмәндә башлык рәвешен ала. Нәкъ шул көнне Бәхтияргә полковник (!) Салават кул астындагы отрядның Кызыл Ярдан 110 чакрымдагы Котыш авылында торуы турындагы хәбәрне җиткерәләр. Комендант Бахматов белән Бәхтияр аны Красноуфимскига килергә чакырып, 19 яшьлек чаң кагучы Макар Попов белән Әбләзи Саккулов атлы җайдакларны юллый.

12 гыйнвар көнне Красноуфимскига якынлашып килгән Салават отрядын крепостьтан 12 чакрымда, юл өстенә чыгып каршылыйлар. Бәхтияр Салаватка ике туп, атлар бүләк итә. Ләкин Красноуфимск эченә үтеп керүгә үк, Салават белән Бәхтияр арасында дошманлык башлана. Чөнки полковник дәрәҗәсендә булганга күрә, үзен күркәдәй хис иткән Салават, Д.Попов һәм М.Калашник биргән 100 сумлык ришвәт хисабына, әсирләрне зинданнан азат итә. Бәхтияр аларның дошман һәм шымчылар икәнен исбатлап ярсый башлагач, инде аның да 8 мылтыгын, 2 пистолен, 12 сум акчасын, 2 атын талап, үзен зинданга ыргыталар, хәтта дар агачына асып кую белән дә яныйлар. Башкорт отрядларының рус авылларын талап йөрүе турындагы хәбәрләр Пугачевның Уфадан 12 чакрымдагы Чесноковка авылында штаб башлыгы булган Чика-Зарубинга да барып ирешкән була. Милләтара ызгышны туктату өчен, Зарубин Красноуфимскига Иван Кузнецов атлы казакны махсус эмиссар итеп озатыр­га мәҗбүр була, ул «барча рус һәм азиат гаскәрләренең юлбашчысы» дигән дәрәҗә белән дә олылана.

15 гыйнварда Көнгергә юнәлсәләр дә, фетнәчеләр аны 19 ы көнне генә тәүге тапкыр штурмлап карый (Бәхтияр Салаватка иярми, февраль ахырына кадәр Красноуфимск крепостенда кала). Андагы бәрелешләр 26 гыйнварга кадәр сузыла, ахыр чиктә Гагрин һәм Папава җитәкчелегендәге карательләрнең берләштерелгән ике отряды фетнәләрне кала тирәсеннән куып тарата. Салаватның исә яулар барышында аягы яралана һәм ул туган авылы Тәкәйгә кайтып китә. Карательләр Красноуфимск янына килеп җиткәч, Салават башлык итеп калдырган Гайнә волосте (бүгенге Барда районы) старшинасы Чүрә Рәсүлов һәм Түбеләс волосте старшинасы Собханкул Килтәков 30 гыйнвар көнне узган яуда әсирлеккә төшә (аларны 17 февральдә Көнгер каласында асып үтерәләр). 19 февральдә кабатланган яңа яуда Кызылбай авылыннан Салаватка кушылган башкорт старшинасы Илчеголның туганы Ишмән Иткулов һәлак була. Фетнәчеләр Красноуфимскидан 40 чакрымдагы Богалыш авылына чигенә. Богалыш янында җәза отряды башлыгы подполковник Папава белән бәрелешләр Салават кабат бирегә әйләнеп кайтканнан соң, 17 мартта янә кабатлана. Ләкин фетнәчеләр кулында кирәкле сандагы туплар да, алар өчен ядрә һәм дарылар да булмый, ахыр чиктә отрядлар авылларга тарала. 

Салаватның башбаштаклыгы турында шикаять язган Бәхтияр, гаделлек эзләмәкче булып, Оренбург янындагы Бирдә бистәсенә юнәлә. Ләкин хәерчегә (һәм татарга) һәрчак җил каршы шул. Карательләрнең сугышчан генераллар кул астында юлланган ике зур армиясе, 23 март көнне бердәм һөҗүм ясап, Бирдә бистәсенә һәм Уфа янындагы Чесноковка авылына тупланган фетнәчеләр гаскәрен тар-мар итә. Башкорт гаскәрләренең баш атаманы Кинҗә Арсланов (Салават өстеннән дә башлык генерал!) тәкъдиме буенча, Пугачев үз янында калган биш йөзләп фетнәче белән Урал тауларына менеп кача. Падишаһны күрүгә ирешмәгән Бәхтияргә янә туган ягына, әүвәл бүгенге Кыйгы районына әйләнеп кайтырга туры килә. Ул кайтуга, Уралдагы әллә ничә крепостьны яулап Белоретта тукталган Пугачевтан яңа фәрман килеп ирешә. Бәхтияр яңа отряд туплаудан тыш, әле үз төбәгендә дары ясау өчен кирәкле күкерт белән селитра җитештерү эшен җайга салырга тиеш була. Табылган күкерт һәм дары Олы һәм Урта Ака, күршедәге Әзекәй авылларындагы аерым хуҗалык базларына туплана. Бәхтиярнең бу гамәлен полковник Салават колагына тишәләр, ул Кущин волостеның башкортлар старшинасы Илчегол Иткуловны юллый, тегесе исә Бәхтияр отрядына кушылган һәм дары туплауда катнашкан ирләрне камчылар белән тотып яра башлый. Ахыр чиктә яклау эзләп, Бәхтияр 9 апрельдә үз отряды белән рус атаманы Иван Белобородов командасына барып кушыла. Күрәсең, Бәхтияр белән Белобородов дары-күкертләрнең бер өлешен Пугачев гаскәренә дә җибәреп өлгергәндер. 28 апрельдә аларның икесенә дә полковник дәрәҗәсе бирелү турында «падишаһ» фәрманы килеп төшә. Берничә көннән соң алар Уклы-Карагай крепосте янында Пугачев гаскәренә килеп кушыла (Ә байтак еллар узганнан соң Олы Ака авылының базларыннан, идән асларыннан дистәләгән капчык дары һәм күкерт табалар, ләкин алар дым суырып, ташка әйләнгән була). 

 Бәхтияр май ае дәвамында Пугачев гаскәрендә хәрәкәт иткәннән соң, өч мең кешелек үз отряды белән Бөре каласы өчен сугышларга озатыла. Бу төбәктә хәрәкәт итүче отряд башлыкларыннан Елдәк крепосте мулласы Гадел Бигашев, Барда һ.б. төбәкләрдән килгән Аладин Биктуганов, Әбди Абдуллов, Арслан Рангулов, Балтач Сәетов (Бикмәт авылыннан), Бүләк Якупов, Габделҗәлил Рыскулов, Яркәй Кадермәтов (Яңавыл районының Ишбулды авылыннан), Бәйки Туйкиев полковник Бәхтиярне үзләренең юлбашчысы итеп кабул итә. Берләштерелгән биш мең кешелек гаскәр 5 июньдә – Бөре крепостен, 9 июньдә янәшәдәге Әнгәсәк шәраб заводын яулап ала. 15 июньдә биредәге фетнәчеләр гаскәрен куып тарату өчен полковник А.Якубович җитәкчелегендәге карательләр корпусы килеп җитә, ләкин Сатаниха авылы янындагы канлы яудан соң, Якубович кабаттан Уфага таба чигенеп качарга мәҗбүр була. Моннан тыш, әле Сукаяз, Тимкә, Туктар, Атар, Күрзә, Чалкак авыллары янында да карательләр ягына чыккан сатлык старшиналар туп­лаган отрядлар белән бәрелешләр була. Әмма Пугачев төп гаскәре белән июнь ахырында Уса, Көнгер, Воткинск, Ижау крепость һәм заводларын яулап ала. 23 июнь көнне ул С.Юлаев, К.Усаев һәм тагын 2 полковникны Башкортстан җиренә, яңа фетнә учаклары кабызу һәм Уфа каласына һөҗүм оештыру өчен озата. Шул көннәрдә Бәхтияргә дә аерым фәрман – Пугачев гас­кәрен Уфа провинциясендә хәрәкәт итүче җәза отрядларының һөҗүменнән саклау бурычы җиткерелә. Бәхтияргә үз отряды белән Борай, Балтач, Яңавыл, Дүртөйле якларында хәрәкәт итеп, Пугачев гаскәренең тылын сакларга туры килә.

29 июньдә Пугачев Татарстан җиренә аяк баса. 4 июнь кичендә Бәхтияр дә өч мең кешелек отряд белән Мамадыш каласында «падишаһ»ның төп гаскәренә килеп кушыла. Җиңү артыннан җиңү яулап барган Пугачев янына иске таныш полковник килеп тез чүгү дә хуш килгәндер. Пугачев Бәхтиярне һәм аның писаре Әбүбәкер Теләчевны үзе тукталган йортта кунарга калдыра. Шул ук көнне аңа бригадир дәрәҗәсе бирә һәм икенче таңда, яңа отряд туплау һәм янә тылны саклап хәрәкәт итү өчен, Кама буендагы районнарга юллый.

Бәхтияр Мамадыш, Балык Бистәсе, Теләче, Питрәч районнары аша үтә һәм ике атнадан соң ук ике мең кешелек яңа отряд туплауга ирешә. Аңа Тегермәнлек авылы крестьяннары 96 кешелек отряд белән үзләре килеп кушыла. Аннары Бәхтияр Шиланка авылы крестьяны Гаврила Лихачев төзегән отряд белән берләшә, фетнәчеләр саны инде өч меңнән дә арта. Ләкин азатлык уты белән янган фетнәчеләр өчен дә кара төн якыная шул. 15 июньдә Казан янында Пугачев гаскәрен тулысынча тар-мар итәләр. Пугачев үзе Идел аръягына качып котылса да, ике мең крестьян яуда һәлак була, биш мең кеше әсирлеккә эләгә. Инде хәвеф узып китүен тоеп, җәзачы генераллар Кама буенда хәрәкәт итүче Бәхтияр отрядына каршы подполковник С.Неклюдов җитәкчелегендәге махсус корпус юллый. Бер-берсен күралмаучы ике көч әүвәл Балык Бистәсенең Байтирәк, аннары Мамадыш районының Җөри авылы янында бәрелешә. Сәнәк-чалгы белән коралланган крестьяннар туп-мылтыклы регуляр гаскәргә каршы тора алмый. Тар-мар ителгән отрядның бер өлеше Келәүш урманына кереп кача. Бәхтияр Канкаев та, аның белән бергә булган Габделкәрим Күзкәев, Халит Әминов, Габдулла Мостаев, Балтач Сәетов та билгесез рәвештә юкка чыга. Бәхтияр Әби патшаның 1775 елның мартында игълан ителгән гафу ителүчеләр исемлегенә кертелми, әмма ничек кенә эзләп карамасыннар, каһарман юлбашчыны таба алмыйлар...

Кабат Олы Ака язмышына кайтсак, Салават отрядына кушылган мишәр старшинасы Сөләйман Күзкәев 1774 елның җәй башында ук карательләр ягына чыга. Пугачев явы бастырылгач, генераллар Әби патшага «яуда 200 мең крестьян катнашты», дип рапорт юллый. Оренбург губернаторы да «фетнә барышында бездә 41 меңгә якын башкорт, 36 меңнән артык татар баш күтәрде», дип хисап тота. Бүгенге Мәчетле районының бер өлеше булган һәм составына Олы Ака авылы да кергән Кущин волосте буенча «Фетнәдә 573 башкорт катнашты», дип саны нык киметелгән рапорт бирәләр, әмма аның асыл составын тикшереп торучы булмый. Чынлыкта ул 573 санын С.Күзкәев кул астында йөргән 76 мишәр, Олы Акадан 42 типтәр, Кызылбайдан 26 мишәр, Габдулла авылыннан 57 типтәр дә тәшкил итә. Монда әле Урта Ака белән Әзекәй крестьяннары телгә дә алынмаган...

Волостьтагы идарә дилбегәсе карательләр сафына кушылган Сөләйман Күзкәев токымына күчә, аның уллары гына түгел, хәтта оныклары да гомер буе йорт (берничә авыл) старшиналары һәм муллалар булып, халыкны талап яши. Галим тиешле А.Усманов әле 1945 елда ук «Салават батыр» атлы китап чыгарып, анда «Салават 15 көн буе Олы Акада туктап торган, аның монда штабы да булган, хәтта үзе киткәннән соң да, авылның бер йортында дары склады сакланып калган», дип язуга карамастан, әлеге уйдыр­маның сыңар сүзендә дә хакыйкать юк. Без югарыда вакыйгаларны бөртекләп хәбәр иттек, нәтиҗә чыгару – сезнең хөкемдәдер...

1834 елгы җанисәп вакытында Олы Ака авылындагы 134 йортта 998 җан иясе яши, аларның 761 е – мишәр, 202 се – типтәр, ­35е башкорт катламына языла. 1859 елда халык саны инде 1417 гә җитә. Ләкин мөселманнарның бу рәвешчә үрчүе тәхет һәм Синод хуҗаларының үтенә тия, ахры, ХIХ  гасырда ук алар Кущин, Дуван, Тырнаклы, Морзалар волостьларына аеруча Пермь төбәгендә яшәүче урыс крестьяннарын күчереп һәм татар авыллары белән аралаштырып утырта башлый. Җир дә – бер үк, адәм баласының куллары да фәкать икәү генә, ләкин менә Ыктамак урыслары елына – 3 сум 33 тиен, ә типтәр һәм мишәрләр бер тәңкәгә күбрәк ясак түләргә мәҗбүр ителә. Бүген дә Татарстан ел саен берәр триллион сумга кадәр салымны үзәккә озатып, урыс өлкәләрен туендырып яши. Тарих тәгәрмәче алга тәгәри, тик аның тешләре безнең бугазга басып әйләнә шул һаман...

Бәхтиярнең эзе һәм истәлеге Красно­уфимск каласында беркеп калмаганмы? – дигән өмет белән без Екатеринбург өлкәсенә дә барып кайттык. Салават исеме бар, хәтта аны Сарапулны яулап алган, дип тә күзгә төтен җибәрәләр. Ә Красноуфимск, Бөре калаларын тәүге булып яулаган татар каһарманы турында сыңар сүз дә юк. Шулай, «ир какканны – мир каккан», дип дөрес әйтәләр ул. Үзебез кадерен белмәгәч, кайсы милләт зынҗырлы татар халкының каһарманын күккә чөйсен инде?..

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев