Салават һәм Бәхтияр ватанында
Салаватны зурлау гына түгел, ә туган төбәгеңә бирелгәнлек, газиз халкыңның һәрбер истәлеген энҗеләрдәй барлау һәм кадерләү хисен тәрбияли белүләренә тәмам шаккатасың!
Әле студент чагында, каһарман Бәхтияр Канкаевның көрәш юлы белән таныша башлагач та, әлеге Пугачев бригадирының туган ягын күрәсе килгән иде. Адәм гомере – агымсуларга тиң, ул хыял бөреләнә башлауга да 40 еллап үткән. Ләкин Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, күрәчәк ризык, барыбер, тешеңне сындырып булса да керә икән. Менә мин фәкыйрегезгә дә, җиденче дистәне кырлап барганда, атаклы Салават Юлаев белән каһарман Бәхтияр Канкаевның туган «төяк»ләренә сәяхәт кылу бәхете эләкте.
Бәхтиярнең кече Ватаны булган Мәчетле районы Башкортстанның иң көнчыгышында, Екатеринбург янәшәсендә икәнен карта аша гына эзләп белә идем. Юлдашым Рифат Каюмов белән Чиләбегә илтә торган юлны сайладык. Әмма Уфадан соң йөз чакрым чамасы ара узуга ук, тешне кысып түзмичә, сүгенергә дә туры килде. Без моннан Чаллы вәкилләре белән 22 ел элек тәүге тапкыр узган, ул чагында Чиләбе Сабан туен үткәрергә дип барган идек инде. Әле шул 2000 елда ук Уфа белән Чиләбе арасындагы юлны 15-20 чакрым саен ермачлап ташлаганнар, әле уң, әле сул ягында мәрмәр кыяларны кимереп, ташларын юл астына түшиләр, елга-инешләр өстенә бетон багана һәм плитәләр тезәргә эш фронты әзерләнгән иде. Чиләбе юлы – Россиянең Европа белән Азия өлешен тоташтырырга тиешле төп артерия, аның аша сәгать саен йөзәрләгән машина уза, аларның яртысы Урал аръягындагы тимер, чуен, бакыр, алюминий, никель заводларыннан меңәрләгән тонна металлны Европага ташый, шуңа күрә ул вакыттагы төзелеш һәм җимереклекләрне «вакытлыча гына бу, шулай тиеш», дип кабул иткән идек. Менә инде 22 елдан соң кабат «аяк бастык», ә Чиләбе юлы һаман яу кырындагы траншея һәм окопларга тиң. 15 чакрым ара узасың да йә бер ягы ябык күпер борынына, йә асфальтны актарып ташлаган «бомба» чокырына килеп төртеләсең. Чиләбе юлында һичнинди үзгәреш юк, ил шикелле үк, ул ташландык хәлдә. Миллионлаган адәм баласының сугыш чорында тоткыннар белән әсирләр төзегән агач баракларда кайнар су белән бәдрәф тә күрмичә «гомер» итүен, Себер киңлекләрендә ел саен йөз меңнәрчә гектар тайганың янып юкка чыгуын, миллионлаган гектар басуларны алабута белән билчән каплап бетерүен бөтенләй «онытканнар», шул килеш тә чиктәш халыкларга «үрнәк» ил рәвешен тагарга, чикне киңәйтергә җөрьәт итәләр бит!..
Сукрана-сукрана, туктый-туктый булса да, Сим каласына җиттек. Салаватның әтисе Юлай Азналин старшина булган Шайтан-Көзәй волостеның йөз мең дисәтинәсе өчен шалкан бәясе түләп, бер урыс сәүдәгәре 1760 елда монда завод китереп салган. Үзен төп башына утыртуны аңлап алган Юлай 1774 елның 23 маенда - Сим, ә аннары Өс-Катау, Катау, Йөрүзән заводларын, Орловка, Ерал авылларын яндырып юк иткән. Менә шушы «этлеге» өчен Юлайны әлеге заводлар каршында һәм Орловка авылы мәйданында 45 әр мәртәбә камчы белән яргач һәм борынын кисеп, яңакларына, маңгаена кыздырылган тимер белән «мөһер суккач», улы белән бергә Балтыйк буендагы Рогервик крепостена мәңгелек каторга эшенә сөргәннәр дә инде... Ә Cимдагы завод үзе тиз арада сафка бастырылган, һаман гомер буе металл койган. Дөрес, без үткәндә, завод торбасыннан төтен чыкмый иде, эшчеләре «каникулга» киткән. Кала урамнарының да байтагы әле булса утын яга икән... Ярты Рәсәй кебек үк хәерче кала үзе, ә бер карак бай юл читенә ялт итеп торган хәрчәүнә-кафе төзеп куйган тәки. Аның ишек төбендә йөзләрен сакал баскан, кылка киемдәге «өлкән агайлар» ике-өч тәңкә теләнеп үзәгеңә үтә. Гаҗәеп мәмләкәт бу: әле Пугачев чорында да нәкъ шушындый ук мәгыйшәт хөкем сөргән...
Шушы Симнан соң 23 чакрым ара узгач, Кропачево янында, бер асфальт юл Екатеринбург каласына алып китә. Чиләбе трассасында юлның ике ягын да йә мәрмәр кыялар, йә тоташ урман капласа, монысының тирә-юнендә иркен дала һәм ак болытлы, зәп-зәңгәр күк йөзе. Беркадәр баргач та, тау битендә «Шайтан-Көзәй ыруы» дип таштан тезгән язу очрап кала. Тагын 7-8 чакрым узуга, «Салаватның туган төяге» дигән шундый ук күрсәткеч. Инде Салават районы эченнән барабыз, үзәге – Малаяз атлы бик зур авыл. Әмма «Салават төяге» дигән тылсым ычкындырмый гына бит, тиз арада барып, нык күрәсе килә. Ходайның рәхмәте дигәндәй, юлның икенче ягында ДПС билгесе куелган машина күреп алдык. Юлның уртасында тоташ сызык сызылуга да карап тору юк, кырт борылып, янәшәсенә барып туктадык. Кабинадан бер капитан атылып чыкты. «Нинди әрсезләр бу? Протокол төзеп, штраф чәпәмәем!» Мин юатам, гафу үтенәм инде, ләкин тел очымда бөтенләй башка бер гамь: «Салаватның туган төяге, дигән ошбу җиргә ничек үтеп була, анда ниләр бар?» – дим. Аңлаштык. Айрат атлы бу капитан әүвәл Малаязга, С.Юлаев музеена барырга киңәш итте. «Директоры Зилә атлы бик мөлаем ханым, сезнең кебек ерак юлдан килгән кунакларны озатып йөрми калмас», – дип өметләндерде дә әле...
Малаязга кергәндә, Салават һәйкәленең силуэты төшерелгән «капка» каршы ала. Район үзәге төзек һәм гаҗәеп чиста. Өр-яңа йортлардан авылның читендә бистә үсеп чыккан. Хәер, иске урамнарында да яңа йортларны санап бетергесез. Административ биналар, мәдәният сарае, кибетләр – һәммәсе дә «энәдән» генә төшкән. С.Юлаев музее үзәк урам түрендә, бик зур мәйдан биләп урнашкан. Әлбәттә ки, коймалар бик затлы, ихатага брусчатка түшәлгән, һәр тарафта Урал тауларыннан күчерелгән нарат, чыршы, сәрби, зирек агачлары. Уртада өч катлы мәһабәт бина һәм каршыда карашы белән күк йөзенә омтылган Салават һәйкәле. Биредә атна саен диярлек туган якка, башкорт милләтенә һәм Салават рухына багышланган митинглар, фестивальләр уза, сабый балалар һәм яшь буын шушында милләтпәрвәрлек рухы белән янып китә икән.
Инде кичке 18 сәгать булса да, музей түрендә безне Зилә ханым үзе каршы алды. Капитан Айрат һич тә арттырмаган, Зилә ханым бик ачык күңелле, газиз Башкортстанына һәм горур Салаватка чиксез гашыйк бер җанатар икән. Эш сәгате тәмам, дип тә кисәтмичә, музей экспонатлары, тарихи документлар белән таныштырып чыкты, ә икенче иртәдә инде безне Салаватның туган төягенә алып китте. Шаккатмалы хәл бит: Салават туган Тәкәй авылы урыны нинди хилафлык беләндер Чиләбе өлкәсенә бүленеп бирелгән, ә ике чиктәш өлкә башлыклары былтыр күрешеп, шушы төбәкне кабаттан Башкортстан Республикасына кайтарып алган икән. Таулар әйләнәсендә урнашкан, үзәнлеге ашъяулыктай җәйрәгән бик тә матур төбәк. Элегрәк, әле Чиләбе өлкәсе җирләре булуга карамастан, биредәге бер як тау итәгенә кирпеч тирмә, карательләр тарафыннан яндырып юк ителгән авыллар исемлеге теркәлгән стенд һәм Тәкәй авылы урыны икәнен тәгаенләгән стела бастырып куярга өлгергәннәр. Ә хәзер инде Башкортстан хөкүмәте махсус карар кабул иткән, биредә Салават һәм Юлайга багышланган музей комплексы төзеләчәк, моның өчен асфальт юл салу эшенә әле быел ук керешәчәкләр икән...
Башкортстанның һәр төбәге җәза гаскәрләре белән тулып, Пугачев фетнәсе бастырыла башлагач Салават качып яткан мәгарә дә исән икән әле! Зилә ханым, һич тә иренмичә, Әлкә һәм Идрис авыллары аша безне Екатеринбург юлының уң ягында, Йөрүзән елгасы буенча тезелгән мәрмәр кыялар иленә алып китте. Биек бер кыя өстенә барып туктагач, гаҗәеп матур, әкияти панорама ачылды. Уртада йөгерек сулы, саллар агызырдай гайрәтле Йөрүзән боргалана. Елганың бер як ярында – тоташтан гел урман. Икенче ягында аксыл-соры, текә кыялар рәте сузылган, аларның өсләрендә дә тау-таш арасына тырнак-тамырларын батырган каен, нарат, чыршы урманнары. Алар арасында абага, кылган, аллы-гөлле меңәрләгән чәчәк, бөрлегән, җир җиләге. Фани дөньяның җәннәт дип аталган сихерле почмагына тиң табигать!..
Чиләбе ягыннан агып килгән Йөрүзән читендәге кыяларның берсендә өч кара күз. Якынлашкач төбәлсәң, алар – өч мәгарә авызы. Шуларның берсендә татар писаре Габдерәшит Галиев белән бергә Салават качып яткан. Кыялар өстеннән мәгарә авызына өстәге каеннарга аркан бәйләп төшкән алар. Бүген инде ул мәгарә янына төшү өчен сукмак булдырганнар. Үзе нәзакәтле, үзе мөлаем Зилә ханым белән бергә мәгарә янына без дә төштек. Мәгарәнең авызыннан мүкәләп диярлек узасы, ә эчтә тураеп басарга да була. Тыштан кеп-кечкенә булып күренгән мәгарә кыя астында 92 метрга сузыла. Аңлашыла булыр: карательләр кыя өстеннән төшеп, Салаватны кулга эләктерә алмаган. Ләкин бездә сатлыкҗан кабихларга кытлык һичбер вакытта юк. Җәмгур белән Мөхсин атлы бертуган Әбдесәламовлар Салаватның чаңгы тагып чыгуын сагалап торганнар да, аны арканлап, җәзачы поручик Лесковский кулына илтеп тапшырганнар. Лесковский Әби патша әмере белән шундук капитан дәрәҗәсенә лаек булган. Ә Салаватның үзен туктаусыз сорау алулар һәм җәзалаулардан соң 7 урында – әтисе ярдәме белән бергә яндырган Сим заводында, Юлай һәм Ләк авылларында, Кызыл Яр – Красноуфимскида, Көнгер белән Уса калаларында һәм Елдәк крепосте янында, җәзачы подполковник И.Рылеевка каршы яу урынында 25 әр мәртәбә камчы белән тотып ярганнар да, борынын кисеп, яңаклары белән маңгаена «мөһер» сукканнан соң, әтисе Юлай белән бергә Балтыйк буендагы Рогервикка сөргенгә озатканнар. Юлай шунда – 1796, ә Салават 1800 елның 26 сентябрендә вафат булган. Икесен дә, мөселманча догалар укып, ләхеткә нәкъ Салават шикелле үк Пугачев бригадиры Канзафар Усаев (Хөсәенов) иңдергән... Шушы кыядан ерак түгел зур аланда кыш айларында атна саен диярлек «Салават чаңгысы» дип аталган бәйге үткәрелә, ул качып яткан мәгарәгә сәяхәтчеләрнең туктап торганы юк. Хәтта, шартына Идрис авылы янындагы чишмәдән көянтәләп су ташу да кергән, Салаватның икенче хатыны Зөлфия исемендәге чибәрләр конкурсы да шушында үткәрелә!..
Салаватны зурлау гына түгел, ә туган төбәгеңә бирелгәнлек, газиз халкыңның һәрбер истәлеген энҗеләрдәй барлау һәм кадерләү хисен тәрбияли белүләренә тәмам шаккатасың! Уфа каласында Европадагы иң зур җайдак һәйкәле булып танылган Салават басып тора. Башкортстанда Салават районы гына түгел, шул ук исемдәге шәһәр дә бар. Аерым бер театр, спорт командалары, дистәләгән фестиваль һәм конкурслар Салават исеме белән атала. Шул ук вакытта Татарстанда яки Башкортстанда Пугачев гаскәрендә Салават белән бердәй бригадир дәрәҗәсенә ирешкән Канзафар Усаев, Бәхтияр Канкаев, Ярмөхәммәт Кадермәтов кебек татар каһарманнарының исемнәрен йөрткән сыңар тыкрык та юк, аларның батырлыгын бүген мең кеше дә белми!.
Салават төбәгеннән соң Мәсәгуть (Дуван районы үзәге), Котыш, Ахун авыллары, атаклы Янган-Тау санаторие яныннан туктый-туктый үттек, үзебез дә белмичә, Котыш һәм Ахун табигатен фотоларга төшердек. Рәми Гарипов җырларга күчергән Каратауның, Әй һәм Йөрүзән елгаларының гүзәллеге таң калдырды. Татарстан – җәннәт бакчасы, дип лаф орсак та, Башкортстан табигате биш баш өстен икән. Мәчетле районының үзәге булып торган Олы Ыктамак авылы да берьюлы ике елга суы белән каршы алды. Баш ваттык, сораштык – һични аңламадык. Олы Ака авылы ягыннан сузылган елга Ака булып агып килә дә, кечкенә бер инеш белән кушылгач, нинди хикмәттәндер Ыкка әверелә, әмма 5-6 чакрым да агарга өлгермичә, нәкъ район үзәгендә Әй елгасына килеп кушыла һәм алга таба Әй булып дан ала. Ака дигән ат урыс килмешәкләренең үтенә ярамаганмы, әллә географияне белүләре үтә чамалымы – нәтиҗәләр чыгарырлык түгел. Шунысы хак: мондагы вакытлыча Ыкның Татарстан җире буйлап аккан ярсу Ыкка һичбер катнашы юк...
(Дәвамы бар)
Вахит Имамов.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев