Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Рөстәм Миңнеханов: “Эшебез – Кыш бабай булу”

Татарстан Президенты Яңа елдан могҗиза көтми, ә аны булдырырга үзеннән көч кертергә тырыша. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов елдагыча республиканың әйдәп баручы матбугат чаралары вәкилләре белән очрашуда белдерде. Журналистлар республика җитәкчесенә төбәккә һәм милләткә кагылышлы сорауларын юллады.

Вакцина
Татарстанга коронавирустан 3 мең доза “Спутник-V” вакцинасы кайтартылган иде.
– Коронавирус йоктыру куркынычы янаган кешеләр вакцина ясатырга бик ашыкмый. Пилот проект буларак, безнең субъектка 3 мең доза “Спутник -V” вакцинасы кайтартылган иде. Без вакцина ясатырга әзер, – диде Президент һәм 50 процент татарстанлыда антитәнчекләр булуын да билгеләп үтте. Коронавириуска антитәнчекләр булганнарга исә вакцина ясату кирәкми.

Кече бизнес
Пандемия сәбәпле Татарстанда кече бизнесның барлык формалары да югалтуларга дучар булмады.
– Кече бизнесның барлык формалары да җитди зыян күрмәде. Бездә 150 меңнән артык кече бизнес субъекты бар, аларда 530 мең тирәсе кеше җәлеп ителгән. Аларның 2 проценттан артыграгы гына ябылды, ә ил буенча бу сан шактый югары, – дип искәртте Президент.

Татар теле – онлайн
Австралиядә яшәүче Финзия Газизова чит илләрдә яшәүче балалар өчен онлайн-татар мәктәбе оештырырга тәкъдим итте.
– Әлбәттә, телне өйрәнү бик мөһим. Без төрле юллар эзлибез. Әйтик, “Ана теле” дигән платформа бар. Бу Россия өлкәләрендә дә файдалы булыр. Анда татар телен өйрәнү буенча мөмкинлекләр бик юк. Бу мәсьәлә буенча Марат Әхмәтовка әйтербез. Пандемия вакытында без онлайн укытуны оештырдык. 
Электрон формада аның сыйфаты күзгә-күз карап эшләүдән начаррак булыр, әлбәттә. Әмма бу - ниндидер мөмкинлек, – диде Президент.

Кыш бабай хакында
“Шаян ТВ” телеканалы алып баручылары Президентка Кыш бабайдан нәрсә сорар идегез, дигән сорау җиткерде.
– Безнең эшебез - Кыш бабай булып эшләү, Кыш бабайдан нәрсәдер сорау түгел. Аның ниндидер функцияләрен үтәү, – дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов. 
Рөстәм Миңнехановның иртә торуын барыбыз да яхшы белә. Балалар республика җитәкчесенең ничә сәгать йоклавы белән дә кызыксынды.
– Көнгә 6-7 сәгать йоклыйм, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент хоккей уйный һәм машина узышларында катнаша. Баксаң, машина аңа якынрак икән.

Җәмигъ мәчете
Республиканың төп мәчете хакында сорауга Татарстан Президенты болай җавап кайтарды.
– Зур бәйрәмнәр булганда, 10 мең кеше сыярлык мәчет кирәк. Пандемия безне бераз туктатты. Бөтенләй туктап бетмәдек, әлбәттә. Бу эш буенча икенче елда фикерләшеп, эшне башларга тиеш булабыз, – диде Президент.

 

Лилия ЛОКМАНОВА

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев